1972 елда оештырылган театрга 1994 елда “халык театры” дигән дәрәҗәле исем өстәлә. Җитмешенче еллардан аңа республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйтүнә Зәйнашева җитәкчелек итә. Театрның кырык елдан артык эшчәнлегендә, дрматургиянең йөзек кашы булырлык әсәрләр (“Ай тотылган төндә”, “Кыз урлау”, “Кара йөзләр”, “Гөргөри кияүләре”, “Ана хөкеме”, “Башмагым”, “Мәхәббәт кошлары”) белән беррәттән, яшь авторларның әсәрләре дә куелган.
— Әлбәттә, олпат драматургларның әсәрләрен сәхнәләштерү зур көч таләп итә. Ләкин, минем фикеремчә, классиканы уйнарга кирәк. Ул безне — артистларны да, тамашачыларны да — уйланырга мәҗбүр итә, җаваплылык өсти. Елына икешәр спектакль куябыз. Халык теләп йөри, премьераларыбызны көтеп ала, — ди Зәйтүнә Зәйнашева.
Театр республика дәрәҗәсендәге конкурсларда җиңү яулый. Әйтик, 2006 елда “Кыз урлау” 156 театр катнашкан “Алтын тирмә” театрлар фестивалендә Гран-прига лаек булган. Өч елдан соң әлеге фестиваль Гафури районында үткән. Гомумән алганда, мондый фестивальләрдә “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Иң яхшы ир-ат роле” номинацияләрендә гафурилеләр даими җиңеп килә.
Театрның утызга якын артисты бар. Араларында укытучыларны, эшчеләрне, тәрбиячеләрне, пенсионерларны һәм башкаларны очратырга мөмкин. Әйтик, 80 яшен тутырган Флүрә Садыйкова театр ачылган көннән алып сәхнәдә. Рәзилә Хәбибуллина, Рима Зверева, Әнвәр Газизов, Рамил Сәйфуллин һәм башкалар тамашачыларның яраткан артистларына әйләнгән. Театр район халкын мәдәни агарту юлында зур эш башкара. Шулай ук “Красноусол” курортында ял итүчеләр дә аена ике тапкыр Гафури артистлары белән очраша.
Спектакльләрдән тыш, сәхнә осталары алар алдында концерт белән дә чыгыш ясый. Районда өлкән яшьтәгеләр оештырган “Ханым” клубының җырлары республика халкын да әсир иткән. Быел сентябрьдә Уфада узган “Яратам сине, тормыш!” конкурсында “Фольклор коллективы” номинациясендә лауреат булып кайтканнар.
Агымдагы елда театр тамашачысын бер-бер артлы ике спектакль белән куандырган. Лек Вәлиевның “Кәләш әйттергәндә” комедиясен сәхнәгә гыйнвар ахырында чыгарсалар, мартта якташлары Мөнир Кунафинның “Люксембургка барып кайтканчы” дигән комик фарсының премьерасы булган. Соңгысында эчкечелек проблемасы күтәрелгәнгә, ул бүгенге көнгә бигрәк аваздаш.
Пьесаның шулай аталу мәгънәсен, серен спектакль башында ук авыл Советы рәисе аңлатып үтә. Имеш, Бөек Ватан сугышы гарасатын кичеп кайткан бер авылдашлары Люксембург дигән бәләкәй генә ил хакында сөйли икән. “Их, шунда барып кайтырга!” дип хыяллана, ди. Һәм салмыш чаклары атналарга сузылган вакытта ире турында сорашканнарга аның хатыны “Люксембургка китте” дип кенә җавап бирә икән. Аннары бу сүз халык теленә кереп китә. Гомумән, спектакль көлдерә дә, елата да...
Әлеге ике спектакль — Зәйтүнә Зәйнашеваның чираттагы уңышы. Театрга янә талантлы яшь көчләр җәлеп ителгән. Димәк, буыннар бәйләнеше дәвам итә, театр яңа сулыш ала.