+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 ноябрь 2016, 02:00

Сәләтлеләргә канат куйсын, дәртләндерсен бу бүләк!

Бакалы районында җиденче ел рәттән “Талантлар йолдызлыгы” чарасы үтте.“Талантлар йолдызлыгы” дигән чарада Русия һәм республика кү­ләмендә узган олимпиадаларда, спорт ярыш­ларында, төрле фести­вальләрдә һәм конкурсларда призлы урыннар яулаган укучыларга һәм аларны әзер­ләгән укытучыларга-тренерларга “Талантлы яшь­ләргә булышлык фонды” тарафыннан дипломнар һәм грантлар тапшырыла.

Агымдагы елда да бу тантанага сәләтле балаларны һәм алар белән шө­гыльләнүче мәгариф хезмәт­кәрләрен тәбрикләргә республика авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев, мәгариф министры­ның беренче урынбасары Айбулат Хаҗин, сәламәтлек саклау министры урынбасары Рамил Хәмитов, торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урын­басары Юрий Кислицин, яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Павел Мөслимов, “Сә­ләтле яшьләргә булышлык итү” фонды рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Наил Баһа­ветдинов, Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев, “Якташлар — бакалылылар” җәм­гыя­тенең башкарма комитеты рәисе Равил Кәримов һәм башка дәрәҗәле кунаклар килде.

Быелгы чара һөнәр сайлауга багышланган “түгәрәк өстәл” артындагы сөй­ләшүдән башланды. Чара­ың мәртәбәле кунаклары, укучылар, аларның укытучылары һәм ата-аналары каршында чыгыш ясап, өлкән сыйныф укучыларына хез­мәт базарында ихтыяҗ бе­лән файдаланылучы һөнәр­ләрне сайларга киңәш итте, залда утыручыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга да җавап бирде.

Арытаба чараның иң дулкынландыргыч мизгеле — сәләтле­ләрне бүләкләү тантанасы башланды.

— Районда барлыгы 24 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнә. Сыйфатлы белем алу өчен уңайлы шартлар булдырылган мәктәпләрдә 500дән артык мәгариф хезмәткәре эшли. Бүген бу сәхнәгә аларның “иң-иң”нәре күтәреләчәк һәм дәрәҗәле кунаклар кулыннан дипломнар һәм грантлар алачак.

Шунысын аерып билге­ләп үтәргә кирәк: якташыбыз, “Сәләтле яшьләргә булышлык фонды” рәисе Наил Баһаветдинов башлангычы белән җиденче ел үткә­релүче чара матур нәтиҗә­ләрен бирә башлады. Районда туып-үскән меңнән артык егет һәм кыз бүген республиканың һәм Русия­нең төрле югары уку йортларында, күбесе бюджет бү­лекләрендә белем ала. Фонд эшләп, грантлар тапшырылып торганда, килә­чәктә бу күрсәткеч тагын да яхшырыр, дип ышанабыз, — дип белдерде район хакимияте башлыгы Александр Андреев.

Быел уку, иҗат һәм спорт эшчәнлеге буенча 70тән артык актив һәм сәләтле яшь кешегә һәм аларның укытучыларына-тренерларына фондның дипломнары һәм акчалата бүләкләре тапшырылды.

Бу ярдәм киләчәктә дә талантлы укучыларның сәләтләрен арытаба үсте­рергә булышлык итәр һәм яңа җиңүләргә юл ачар, дигән теләктәбез.
Читайте нас: