+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 ноябрь 2016, 02:13

Баян кемнәр кулында?

Стәрлебаш районының “Көмеш моңнар” ансамбле милли көйләрне халыкка җиткерә.Күрер күзгә генә алар баянда һәм гармунда уйный. Чынында исә, күңелнең иң нечкә кылларына, иң яшерен хисләргә кагыла, җанны моңга чорный.

Стәрлебаш районының “Көмеш моңнар” баянчылар һәм гармунчылар ансамбле 2009 елда оешкан. Былтырдан коллектив “халык” исемен йөртә. Югары башкару дәрәҗәсе, уен коралларын популярлаштырганы өчен ансамбль төрле ведомстволар тарафыннан күп тапкыр грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.

Коллектив оешканнан бирле аңа Рөстәм Галиев җитәкчелек итә. Нәкъ аның тырышлыгы белән район халкы уен кораллары сәнгате белән яхшы таныш. Стәрлебашта нинди генә чара, яки бәйрәм узмасын — аны “Көмеш моңнар” бизи. Бигрәк тә халык көйләреннән попуррины яратып, сорап алалар.

Ансамбль — республика һәм төбәкара чараларның да актив катнашучысы. Татар җырын башкаручыларының Әлфия Авзалова исемендәге төбәкара конкурс-фестивале, “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” җырчы-башкаручылар төбәкара конкурсы, республика “Моңга бай гармун бәйрәме” кебек бәйгеләрдә еш һәм зур теләк белән катнашалар.

Әле төркемдә алты кеше. Җитәкче Рөстәм Тимербулат улы (Турмай авылыннан) тальянда, татар курае — флейтада, синтезаторда оста уйный. Аранжировкалар эшли. Җырлый да. Менә шундый күпкырлы талант иясе ул.

Районның Хәлекәй авылы егете Хәлим Латыйпов гармунда алты яшеннән уйный башлаган. Махсус музыкаль белеме булмаса да, гармун, баян, тальян аның кулыннан да төшкәне юк. “Җырлавын кәеф булганда гына җырлыйм”, — дип серен чишә Хәлим абый.

Фәнил Дияров Айтуган авылында клуб мөдире булып эшли. Мәдәниятне үстерү максаты белән яшәгәнлектән, ансамбльгә дә вакытын кызганмый.

Җәүдәт Мифтахов 80нче еллардан бирле сәхнәдән төшми, дисәк тә буладыр. Махсус белеме хор-тынлы оркестр белән бәйле. Заманында Кабакуш авылында аның тырышлыгы белән хор оештырылган.

Аккомпаниатор Рәсил Азаматов 2003 елдан бирле Яшерган клубында эшли. Ә Әмир Гайсин озак еллар тракторчы булып эшләгән, бүген хаклы ялда. Бәлки, кемдер әле аны былтыр телевидение аша күрсәтелгән “Курай” тапшыруы буенча исенә төшерер. Авыл өендә аның кебек пианино белән аккордеон саклаган кешеләр күп түгел. Кашык та суккалый Әмир абый, гармуннар ремонтлый, сандыклар ясый. Кыскасы, алтын куллы!

Соравыма җавап итеп, гармунчы абыйларым татар көйләрен көйләде. Әбиемнең: “Яратмыйм шул заманча даңгыр-доңгыр башкарылган көйләрне, җырның сүзләрен дә аңлап булмый”, — дигән сүзләрен искә төшереп, саф чишмәдәй челтерәп аккан көмеш моңнарга иркәләнеп, назланып тыңладым. Югала гына күрмәсен инде гармун-баян моңнары!
Читайте нас: