+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 ноябрь 2016, 02:12

Мәдәният аша — халыклар бердәмлегенә

Чабаксарда шулай дип аталган форум үтте.Чабаксарда Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Русия Мәдәният министрлыгы, Чувашстан Республикасының Мәдәният, милләт һәм архив эшләре буенча министрлыгы, Русия Китапханәчеләр ассоциациясе ярдәме белән “Мәдәният аша — халыклар бердәмлегенә” дип аталган форум үтте. Анда Башкортстан, Дагыстан, Карелия, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Хакасия һәм Чувашстан республикаларыннан, Алтай крае, Белгород, Свердловск, Ульяновск, Ырынбур, Пенза өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, шулай ук Кыргызстан һәм Молдовадан килгән ике йөзләп кеше – мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр, китапханә белгечләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары, кинематографистлар катнашты.

Чувашстан башкаласында фо­румның абруйлы кунагы, халык­ара “Алеко”, Сергей Михалков һәм Николай Гоголь исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Бөтенрусия һәм халыкара иҗади конкурсларда җиңүче, “Русиянең алтын каләме” бүләге иясе, Башкорт­станның күренекле сатирик язучысы һәм шагыйре Марсель Сәлимовның (Мар. Сәлим) иҗат кичәсе үтте. Аны Чувашстанның Һөнәри язучылар һәм Журналистлар берлекләре оештырды.

Матбугат йортының конференция залында билгеле язучылар һәм журналистлар, халык шагыйрьләре, иҗади оешмалар җитәкчеләре, республика гәзит һәм журнал­ларының баш мөхәррирләре, Мар. Сәлим иҗатын яраткан укучылар җыелды. Чувашстан­ның Һөнәри язучылар берлеге рәисе Геннадий Максимов билгеләвенчә, мәшһүр башкорт сатиригы – чуваш язучы­ла­рының һәм журналист­ла­рының чын дусты. Мар. Сәлим әсәрләрен беренче булып чуваш теленә тәрҗемә иткән “Капкан” сатирик журна­лының элекке баш мөхәррире Николай Максимов белән аның урынбасары Владимир Кузьмин “Һәнәк” журналы баш мөхәрриренең 1980 елда Чабак­сарга беренче тапкыр ки­лүен көлеп-елмаеп искә алды.

— Без аны көзге боз өстеннән тәпиләп Идел аша Марий Эл ягына озатып куйган идек. Мар. Сәлим — тормышта да, иҗатта да кыю сатирик, — диде Николай Максимов.

Владимир Кузьмин, үз чиратында, башкорт дустына “Сөяксез тел” китабын бүләк итте. Ул аның яңа сатирик хикәяләрен һәм юморескаларын чувашчага тәрҗемә итеп, шушы җыентыгында бастырган икән.

Чувашстанның халык шагыйре Валери Тургай Мар. Сәлимнең әле генә чуваш теленә тәрҗемә иткән “Сабан туе” шигырен укып ишеттерде. Ә Рәйсә Сәрби үткер телле иҗатташына багышлап юмористик шигырь язган.

Башкорт сатиригының әсәрләре Виталий Енеш, Порфирий Афанасьев, Юрий Семендер, Борис Борлен, Анатолий Смолин тәрҗе­мәләрен­дә Чувашстанның вакытлы матбугатында даими дөнья күрде. “Таван Атал” әдәби журналының баш мөхәррире Василий Кошкин-Кервен белдерүенчә, чираттагы санда Чувашстанның халык шагыйре Юрий Семендер тәрҗемә­сендә Мар. Сәлимнең яңа шигырьләр шәлкеме басылачак.

— Без Марсель Сәлимов белән үткән гасырның 90нчы елларыннан башлап танышлар һәм дуслар. Бу вакытта ул Башкортстанның Журналистлар берлегенә җитәкчелек итте. Без ике арадагы иҗади элемтәләрне ныгыту буенча күп­төрле чаралар оештыра идек, — дип сөйләде Чувашстан Журналистлар берлеге рәисе һәм китап нәшрияты директоры Валерий Комиссаров. — Соңгы елларда тугандаш әдәбиятлар арасында бераз йомшарган бәйләнешләрне ныгыту нияте белән без күренекле сати­рикның юмористик әсәрләр җыен­тыгын бастырып чыгардык. Бу күңелле китапны чуваш укучылары бик җылы кабул итте, — диде Валерий Комиссаров һәм авторга Иван Яковлев исемендәге медаль тапшырды.

Марсель Сәлимовның Чабаксарда дөнья күргән “И сез, егетләр!..” дип аталган китабын билгеле чуваш сатиригы, башкорт язучыларының күптәнге дусты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виталий Енеш чувашчага тәрҗемә иткән. Мар. Сәлим үзе дә аның әсәрләрен башкорт һәм татар телләренә тәрҗемә иткән. Әлеге кичәдә ул иҗатташ дустын 75 яше белән котлады.

Чабаксарда үткән башкорт һәм чуваш әдәбиятлары дуслыгы бәйрәме Чувашстан матбугатында киң яктыртылды. “Хыпар” республика гәзитендә бу мәдәни вакыйга турында язмалар басылып чыкты. Милли телевидение исә махсус репортаж әзерләп күрсәтте.

Башкортстан кунагының “Әдә­биятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы!” дип аталган иҗат кичәсендә башланган күңелле һәм кирәкле сөйлә­шүне икенче көнне форумда сәнгать һәм мәдәният эшлек­леләре, язучылар шагыйрь­ләр, тәрҗемә­челәр, китапханә­челәр дәвам итте.

Форум ачылу тантанасында чыгыш ясап, Башкортстан вәкиле чуваш кардәшләргә Салават Юлаев белән Константин Ивановның, Мостай Кәрим белән Яков Ухсайның туган ягыннан кайнар сәлам тапшырды.

— “Сәлам” сүзе башкорт, чуваш һәм татар телләрендә бер үк төрле яңгырый. “Дуслык – Туслых” та нәкъ шулай, – диде Марсель Шәйнур улы. – Безнең ата-бабаларыбыз гасырлар буе бергә дөнья көткән, без әле дә шулай тату яшибез. Бердәмлектә – безнең көч!
Марсель Сәлимов Чувашстан Республикасының мәдәният, милләт һәм архив эшләре буенча министры Константин Яковлев белән Милли китапханә директоры Светлана Стариковага китапларын бүләк итте.

Арытаба “Чуваш китабы” үзә­гендә “Русия һәм Европа контекстында милли телләргә тәрҗемә итүнең актуальлеге” дигән темага “түгәрәк өстәл” үтте. Анда Башкортстан язучылары Марсель Сәлимов, Лилия Сәгыйдуллина һәм Гөлчирә Гыйззәтуллина чыгыш ясады.

Форум кысаларында шулай ук Чувашстанның балалар һәм үс­мерләр китапханәсендә Мар. Сәлим, Юрий Семендер һәм Елена Светлая белән очрашу узды. Анда катнашкан студентлар Чуваш­станның халык шагыйре белән Башкортстанның көлке остасы арасындагы чын күңелдән ачыктан-ачык сөй­ләшүне рәхәтләнеп тыңлады.

Милли шигърият фестивале төп мәдәни чара буларак күпләрнең хәтерендә уелып калды. Тамашачылар алдында Русиянең төрле төбәкләреннән килгән билгеле шагыйрьләр Виктор Куллэ (Мәскәү), Алия Кәримова (Казан), Мар. Сәлим, Лилия Сәгыйдуллина (Уфа), Татьяна Мокшанова (Саранск), Юрий Семендер, Раиса Сарби, Светлана Азамат, Людмила Селиванова, Дмитрий Воробьёв, Светлана Берёзкина, доктор Бассам Аль-Балауи, Елена Светлая (Чабаксар) чыгыш ясады. Мар. Сәлим үзенең сатирик һәм юмористик шигырь­ләрен башкорт, чуваш һәм урыс телләрендә укыды.

Елена ПЕТРОВА,
Әлим ФӘЕЗЕВ.
Читайте нас: