+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 декабрь 2016, 02:00

Сәхнә гөле — Гөлли

9 декабрьдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында СССРның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе, педагог, режиссер, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Гөлли Мөбәрәкованың 80 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы кичә узды.

Кичәнең беренче өлешендә тамашачыга Гөлли Мөбәрәкованың үз тормышындагы мөһим вакыйгаларны теркәп барган көндәлегеннән юллар укылды, актрисаның күңел серләре белән таныштык. Икенче бүлектә Гөлли Мөбәрәкова котлау сүзләрен кабул итте.

Актрисаны котларга аның иҗатын яратучы, хөрмәт итүче рәхмәтле тамашачылар җыелган иде. Республика Башлыгы исеменнән Гөлли Арслан кызын Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов тәбрикләде. Зур юбилей уңаеннан актриса “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнде. Шулай ук, җылы котлау сүзләре белән Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрыннан хезмәттәшләре, профессорның укучылары һәм тамашачылар чыгыш ясады. Кичәдә Русиянең мәдәният министры Владимир Мединскийның котлау телеграммасын укып ишеттерделәр. Заман техникасы ярдәмендә хәтта Мәскәү, Австрия, Америка, Бельгиядән һәм башка тарафлардан да рәхмәтле сәләмнәр яңгырады.

Гөлли Мөбәрәкованың театр сәнгатенә керткән өлеше искиткеч зур. 1959 елда А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтының башкорт студиясен тәмамлап, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры труппасына кабул ителгәннән соң, ул театрның тарихында җуелмас эз калдырган дистәләрчә чагу образ гәүдәләндерде. Ә 1978 елда Гөлли Мөбәрәкова үзен киноактриса буларак та танытты, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” пьесасы буенча төшерелгән кинофильмда Таңбикә ролен башкарды.
Читайте нас: