+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 февраль 2017, 02:00

Әдәби премияләр тапшырылды

Зәйнәп Биишева исемендәге премия лауреатлары исемлеген быел кемнәр тулыландырды?Күгәрчен районының Туембәт авылында Зәйнәп Биишева исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы үтте.

Премиянең 2016 ел лауреатлары: тарихны өйрәнүгә керткән өлеше, Зәйнәп Биишева иҗатын популярлаштырганы өчен Йомагуҗа модельле авыл китап­ханәсенең баш китапха­нәчесе, “Йомагуҗа. Эшләрдә һәм язмышларда тарих”, “Талантлар җире” китаплары авторы Зәйтүнә Әбдрәшитова; Зәйнәп Биишеваның эшчәнлеге һәм тормышы хакындагы публицистик чыгышлары өчен Морак башкорт гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, 10 методик хезмәт һәм мәкалә авторы Зилә Псәнчина; Зәйнәп Биишева исемен һәм иҗатын популярлаштыру һәм пропагандалау, халык язучысының исемен мәңгеләш­терүгә керткән өлеше өчен Мәгарифне үстерү институты­ның туган телләр һәм әдәбият­лар кафедрасы мөдире, күпсанлы укыту-методик әсбаплар авторы Зәкия Габитова.

Тантанада әдибә исемен­дәге премия лауреаты Ләлә Биишева, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Читайте нас: