-4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 февраль 2017, 02:00

“Башмагым” кайтты

Чүәкләр шул ук, ә спектакль яңа!Уфа “Нур” татар дәүләт театры юбилей елында тамашачысына үзенчәлекле бүләк әзерләде: нәкъ 25 ел элек, театрның беренче иҗат сезонында куелган “Башмагым” спектакле яңадан сәхнәләште­релде.

Шунысы кызыклы: чирек гасыр элек тә, әле дә спектакльнең режиссеры бер үк — Башкортстанның һәм Татар­станның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов. Тик беренче куелышта классик әсәргә җитди күзлектән караш ташланса, бүген ул нечкә юмор, җиңелчә ирония, ихлас елмаю аша куела.

“Башмагым” музыкаль комедиясен Хәбибулла Ибраһимов 1916 елда язган. Әсәр ХХ гасыр башы татар сәүдә­гәрләренең көнкүрешен, аларның тормышка карашын тасвирлый. Геройлар кыйммәт башмаклар югалуга бәйле төрле көлкеле хәлләргә тарый.

Әлеге пьеса нигезендә Таҗи Гыйззәт татар музыка сәнгатендә беренче булып язган либреттоның (композиторы — Җәүдәт Фәйзи) премьерасы 1942 елда Татар опера һәм балет театрында узган. Сәрвәр ролен ул чакта күренекле акт­риса, Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкая, Галимҗан ролен Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Фәхри Насретдинов башкарган.

Әйтергә кирәк, спектакльнең язмышы уңышлы. Комедия Казан театрларында гына түгел, Екатеринбург, Киев, Харьков, Улан-Удэ, Ташкент, Сәмәрканд һәм башка шәһәрләрдә куелган һәм уңыш казанган, күп телләргә тәрҗемә ителгән.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры, алда әйткәнчә, әлеге спектакль белән беренче театр сезонын ача. Музыкаль комедия 1992 елның ноябрендә сәхнәгә чыга. Режиссер Байрас Ибраһимовтан тыш, ул вакытта сәхнә әсәрен рәссам Таң Еникеев, костюмнар буенча рәссам Рида Шәрәфетдинова, музыкаль җитәкчеләр Ләлә Муллабаева белән Башкортстанның атказанган укытучысы Тәнзилә Кәримова әзерли. Бүгенге спектакльнең музыкаль җитәкчесе — Ришат Сәгыйтов, сәхнә рәссамы — Татарстаннан Булат Ибраһимов. Костюмнарны Наталья Степанова иҗат иткән, бию хәрәкәтләрен Арсен Ильясов куйган. Акробатика педагогы — Владислав Илюшев, вокал буенча репетитор — Нурия Мортазина, хормейстеры — Афәрим Акчурин. Спектакльдә бөтен труппа диярлек катнаша.

Төп рольләрдә — Гөлназ Биктимерова (Сәрвәр) белән Вилдан Мисбахов (Галимҗан). Сәрвәрнең әнисе булып Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резидә Фәхруллина белән Ирина Ганиева уйныйлар. Әти, яки Кәрим-бай, ролен Айрат Фатыйхов гәүдәләндерә. Җиһан — Башкорт­станның атказанган артисты Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Зыя Гафуров — Альберт Шәйхетдинов, Кучер — Эльмир Газизуллин. Сәрвәрнең ахирәтләре — Гөлназ Мөхәммәдиева, Ленария Хаҗиева, Алина Дәүләтшина, Зилия Сафиуллина, Илгизә Муллабаева, Эльза Ибраһимова, Майя Гринева. Эзләүчеләр (сыщиклар) ролендә Риф Гобәйдуллин белән Илшат Салаватов. Ахирләр — Альберт Шәрәфетдинов, Айнур Баянов, Эльмир Хәертдинов, Фәнил Гайзетдинов, Азат Вәлиуллин.

Комедия җыр-биюгә бай. Кызлар сәхнәне чәчәктән-чәчәккә очучы күбәләкләрдәй бизи. Төрле төстәге нәфис киемнәр күзне иркәли. Яшь кызлар гына түгел, ә Әни белән Әбинең дә киемнәре матур. Тагын бер момент: спектакльдә шул ук — 25 ел элек булган башмаклар кулланыла!

Декорация катлаулы түгел, үтә гади, әмма шулай ук нәзакәтле, “яратып” башкарылган. Яктылык бөркүче элементлар күп. Агачлар төрле төсләр белән уйный, хәрәкәтләр күчешендә экранны кызыл-яшел утлар “кисә”.

Әлбәттә, музыкаль комедиядә җыр күп. Театр актерларының сәләте менә кайда ачыла! Тере тавышка җыр башкару җиңел түгел. Тик сәхнәдә җырчылар түгел, ә актерлар. Шуңа да бер актерның җыр сүзләрен онытып җибәрүе ихлас елмаю гына тудырды. Аннары, күмәк сәхнәләр өчен алдан яздырылган композицияләр дә бар. Спектакльнең дәвамында сәхнәдә тере оркестр уйнады. Бусы да тамашаны бик җанландыра. Театрда соңгы вакытта актерларның вокал, бию дәресләренә аеруча зур игътибар бүленә. Күп сәгатьле күнегүләр үткәрмичә катлаулы бию элементларын башкарып булмас та иде.

Режиссер, яңалык артыннан куып, классик әсәрне “җимермәгән”. Башмаклар югалуга бәйле кызыклы хәлләр генә түгел, милли бизәкләр дә сакланган. Комедиянең башында геройлар — бүгенге көндә, алар заманча бию башкара. Бер мизгел үтүгә — алар тарихта. Әмма бу мөһим түгел. Еллар узса да, кешене барыбер шул ук төшенчәләр борчый ич. Мәхәббәт, байлык һәм фәкыйрь, хәйлә һәм мәкер, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте кайгырта кешене.

Әлбәттә, пьеса язылганда күп нәрсәгә караш башкачарак булган, әмма бүгенге тормышта да әсәрдә чагылган проблемалар юк түгел. Комедиядәге тискәре геройлар карикатур рәвештә ачыла. Аларның ямьсез сыйфатлары күпертеп күрсәтелә. Режиссер пьесадагы хәлләргә җиңел елмаю белән карый. Сәрвәрнең комедия дәвамында диярлек курчак күтәреп йөрүе дә шуның белән аңлатыла булса кирәк.

Элек тә, хәзер дә мәхәббәт барлык киртәләрне дә җиңеп чыга. Спектакльдә бу җиңү бик күркәм чишелеш тапкан. Сәрвәр белән Галимҗан, томанга чорналып, көймәдә тибрәлә. Көймә сәхнәдән югарыда эленеп тора: әйе, Мәхәббәт барлык нәрсәдән дә өстен. Шулай булган, була һәм булачак.
Читайте нас: