+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кинофестивальне ябу тантанасына рәхим итегез!

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенә караганда,бүген Уфада “Башкортстанның хатын-кыз киносы” фестивален ябу тантанасы үтәчәк. Фестивальне ябу һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең икенче корпусында (Октябрь революциясе урамы, 10 А) сәгать 5тә башлана, керү ирекле.

Жюри составында билгеле журналистлар Шамил Вәлиев, Ләйлә Аралбаева, Елена Шарова, Надежда Вәлитова, Ирина Гайнуллина эшли. Фестивальне ябу тантанасында абруйлы кунакларны режиссер хатын-кызлар тәбрикләячәк һәм Уфадан Анета Уотманның event-cinema «WoMens Movie» (Сочи шәһәре) проекты кысаларында төшерелгән “Орчык” фильмы күрсәтеләчәк.
Читайте нас: