+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Йөрәктән — йөрәккә!

80-90нчы елларда хит булган “Алтын балдак”, “Син утырткан муел”, “Аккошлар”, “Яшел яулык”, “Ромашкалар”, “Ник елмайдың?” кебек җырларны янә бер ишетеп, хыял канатларында яшьлеккә кайтып, хатирәләргә күмеләсегез килсә, 17 мартта Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясенә рәхим итегез. Бу көнне генә сезнең өчен Роза Аккучукова һәм аның дуслары чыгыш ясаячак.

Республиканың чагу сәхнә йолдызларының берсе, үзенчәлекле тавышы һәм репертуары лирик җырларга бай булуы белән аерылып торган Башкортстанның халык артисты Роза Аккучукова яз кояшыдай чагу концертына чакыра.
Бәйрәм кичәсендә билгеле эстрада йолдызлары - Гөлсем Бикбулатова, Вилдан Яруллин, Зөлфия Кудашева, Марсель Котыев, Рөстәм Шаһбалов, Җәмил Баймырзин, Илшат Яхин һәм башкалар катнаша. Сез яратып тыңлаган җырлар белән беррәттән, Роза Аккучукова башкаруында яңа җырлар һәм яңа дуэтлар көтелә.
Башкортстанның халык артисты Роза Аккучукова - халык һәм композиторлар җырларын башкаручы буларак популярлык яулаган җырчы, ул гомере буе бер мәдәният учагына – филармониягә тугрылыгын саклый.
“Мондый билгеле мәдәният учагында эшләвем белән үземне бәхетле саныйм. Филармония бит ул — җыр-моң чыганагы. Ул минем иҗади үсешемдә мөһим роль уйнады һәм уйный”, — ди Роза Аккучукова.
Читайте нас: