Комлыкүл җәүһәрләре!
Уфа районының Комлыкүл мәктәбе укучылары яхшы уку белән генә түгел, талантлы булулары белән дә горурлана ала. Җыр-моңга әвәс, биюгә оста, бер сүз белән әйткәндә, коеп куйган артистлар тәрбияләнә бу белем учагында. Биредәге кызлар һәм малайлар туган телне, ата-баба йолаларын, милли гореф-гадәтләрне белеп һәм өйрәнеп үсә. Башлангыч сыйныф укытучылары Әлфинә Гыйндуллина һәм Илвина Ардванова укучыларга белем бирү белән бергә, аларның сәләтен ачуга, күңелләренә халкыбызның җыр-моңнарын җиткерүгә, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә күп көч сала.