+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 апрель 2017, 13:57

Чуклы чапан кая качкан?

“Беренче канал”дагы “Модный приговор” программасын даими караучылар Александр Васильевны да, аның чуклы чапаннарын да сагынды. Кая булган соң ул?

Инде бер ай чамасы әлеге тапшыруны алып баручыга тәгаенләнгән сырлы кәнәфидә дизайнер Андрей Бартенев утыра. Александр Васильевның телеканалдан китүе турындагы имеш-мимешләр дә ешрак ишетелә башлады. Баксаң, ул Мәскәүдәге Тарихи музейның күргәзмәләр комплексында “Чибәр ир-егет. ХVIII гасыр уртасы – ХХ гасыр башында урыс моднигы” дип аталган шәхси күргәзмәсенә әзерләнгән икән.

- Борчылмагыз, мин әле генә тапшыруның яңа чыгарылышларын төшерүдә катнаштым, алар әлеге искиткеч гүзәл күргәзмә ачылу алдыннан гына тәмамланды, - диде ул.

Мода тарихчысын шәхси күргәзмә ачуы белән котларга, соңга калып булса да, Андрей Бартенев та килеп җиткән.
Читайте нас: