+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 апрель 2017, 12:07

“Уфадан сөю белән!”

Уфа турында яңа романтик комедияне тәүгеләрдән булып Казан тамашачысы карады. 4 апрельдә режиссер Айнур Әскаров Казанда III «Время кино» Бөтенрусия форумында катнашучыларга “Уфадан сөю белән!” дигән тулы метражлы картинасын тәкъдим итте.

“Бу – режиссерның Татарстан кинотеатрларында һәм мәдәният йортларында күрсәтелгән икенче кинотасмасы”, -- ди форумның матбугат хезмәте җитәкчесе Фатыйма Янбаева.
Фильмның режиссеры мәртәбәле форумга “Кино проектлары питчингы” секциясенә эксперт буларак килсә, “Төбәкләрдә киноны үстерү” темасына “түгәрәк өстәл”гә катнашучы итеп тә чакырылган. Уфадан килүчеләр арасында “Инә аю, яки Кирәкле кеше” мистик драмасына яңа сценарий белән яшь режиссер Фәрзәнә Утарбаева да бар. Сценарийны ул 6 апрельдә яклады.
“Уфадан сөю белән!” романтик комедиясе 13 апрельдә экраннарга чыга. Уфа, Салават, Стәрлетамак, Октябрьский кинотеатрларында – ике атналык прокат, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Екатеринбург шәһәрләрендә бер тапкыр күрсәтү каралган.
Читайте нас: