+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 гыйнвар 2021, 12:45

“Күңелем һәрчак һәм һәркемгә ачык!”

Шушы көннәрдә алтын юбилеен билгеләүче актриса Гөлназ Мөхәммәдиева чын-чыннан тормышка гашыйк.

Шушы көннәрдә алтын юбилеен билгеләүче актриса Гөлназ Мөхәммәдиева чын-чыннан тормышка гашыйк.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиева туган көнен елына ике тапкыр билгели. Сәбәбе бик гади – ул туган көндә Бакалы районының Куштирәк авылында 24 декабрьдә көн бигрәк тә суык торган. Дүртенче баласы дөньяга туарга теләк белдергәндә авылның фельдшер-акушерлык пункты ул көнне ягып-җылытылмаганга күрә, әни кешене күп тә уйлап тормыйча иң якын урнашкан бала тудыру йортына – Азнакай районының Тымытык авылына илтәләр. Шулай кыз икенче республикада дөньяга килә, бала табу йортында “Заграничная” дигән кушамат та ала. Аннан кайтып җитеп теркәлгәнче 1 гыйнвар җитә.

Гөлназ Мират кызының актив тормыш позициясе, әлбәттә, гаиләдә формалаша. Мөхәммәдиевлар нәселе белән аз гына булса да таныштырып үтик. Әтисе яклап картәтисе Габдрәүф белән картәнисе Мәридә бик тырыш, тәвәккәл кешеләрдән булган. Габдрәүф Мөхәммәди улы Беренче бөтендөнья, фин, Бөек Ватан сугышларында катнашкан, колхозлар төзелгән елларда бригадир, колхоз рәисе булган. Мөхәммәдиевлар ун балага гомер, аларның һәрберсенә лаеклы тәрбия биргән. Кызганычка каршы, өлкән уллары Габделбәр, сугышта күп батырлыклар күрсәтеп, 1945 елда һәлак булган. Авыр сугыш елларында ун баладан барлыгы бишесе исән калган.
Туган авылда төпләнеп калган өч баланың берсе Мират Мөкәрәмә исемле уңган кыз белән гаилә корып яши башлый. Дүрт балалары туа. Бер нигездә өч буын вәкилләре егерме елга якын тату гомер кичерә. Гаиләдә үскән балалар өлкәннәргә ихтирам һәм хөрмәт белән карарга кирәклеген кечкенәдән аңлап-күреп үсә. Сугыштан соңгы авыр елларда чыныккан Мират чаңгы, гер спорты, җиңел атлетика белән шөгыльләнә, җәмәгать эшендә актив катнаша. Хезмәтен гади тракторчы булып башлап, бригадир, инженер, озак еллар партия оешмасы җитәкчесе, рәис урынбасары, авыл Советы рәисе булып эшли. Хаклы ялга чыккач та озак еллар Ветераннар советы рәисе булып сайлана әле ул. Фидакарь хезмәте күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бил­геләнә.
Җәмәгате, пар канаты Мөкәрәмә Шәфигулла кызы аңа зур терәк була, йорт-җирен һәрчак тәртиптә тота. Ул 40 елга якын гомерен мәктәптә балаларга аң-белем, тәрбия бирүгә багышлый. “РСФСРның мәгариф алдынгысы” дигән мактаулы исем, Башкорт АССРы Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф, югары мәктәп, фәнни учреждениеләр хезмәткәрләре проф­союзының республика өлкә коми­тетының Мактау грамотасы белән билгеләнә.
Мөкәрәмә белән Мират Мөхәммә­диевлар гаиләсендә тәрбияләнгән балалар һәрберсе тормышта үз юлын таба, лаеклы гомер кичерә. Һәркайсы, үз һөнәреннән тыш, спортта да уңышларга ирешә.
— Әнием белән әтием үрнәгендә кечкенәдән үк сәнгатькә һәм спортка гашыйк булып үстем. Чаңгы һәм җиңел атлетика буенча район һәм республика ярышларында даими катнаштым. Әти белән әни үзешчән сәхнәдә спектакль­ләр уйный, концертлар куя иде. Җырлау — әнидән килгән сәлә­тем. Ә илһамланган чакларда, әтием кебек хискә бирелеп, күңелемдә туган шигырь юлларын ак кәгазьгә күчерәм, — ди Гөлназ.
Гөлназ Мират кызы Уфа “Нур” татар дәүләт театрының тәүге артист­ларының берсе. 1993 елда ул Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый һәм “Нур” театрында эш башлый. Шул ук елда Казанда Кәрим Тинчуринга багышланган төрки телле театрлар фестивалендә уңыш һәм танылу яулый. Гозәер Хаҗибәковның “Аршин мал алан” музыкаль коме­диясендә Телли ролен башкарган өчен ул “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номина­циясендә билгеләнә. Казанда һәм Уфада узган матурлык конкурслары лауреаты, “Нәүруз гүзәле”, “Гыйффәт туташ” кебек чын татар кызларының эчке дөньясын, рухи байлыгын ачучы, мәртәбәсен күтәрүче бәйгеләрдә җиңү яулады. “Актер җыры-94” республика конкурсы, “Дуслык моңы-2000” башкорт һәм татар җырын башкаручылар фестивале дипломанты, “Туган тел” республика конкурсының Гран-при иясе, “Йөрәк сүзе” шигърият бәйгесе җи­ңүчесе, “Башкортстанның яшь йолдызлары-2003” республика премиясе лауреаты. Яшьләрне тәрбияләү эшенә, башкорт һәм татар мәдәнияте үсе­шенә керткән өлеше өчен Баш­корт­станның Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Башкорт­стан­ның атказанган артисты (2006). Фи­дакарь хезмәте, мәдәниятне үстерүгә салган көче, керткән өлеше өчен Уфа шәһәре хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
“Нур” театрының әйдәүче актри­саларының берсе, күпсанлы кабатланмас образлар тудырган.
Решат Нури Гюнтекинның әсәре буенча куелган “Сайрар кошым” спектаклендә — Фәридә, Г. Хаҗибә­ковның “Аршин мал алан”ында — Телли, А. Островскийның “Гаепсез гаеп­леләр”ендә — Коринкина, М. Фәй­зинең “Галиябану”ында – Галиябану, Н. Асанбаевның “Су юлы”нда — Зөләйха, Х. Ибраһимовның “Җиз­нәкәй”ендә — Саҗидә, Илгиз Зәй­ни­евның “Хыял йорты”нда — Нәфисә һәм башка рольләре белән тамашачы мәхәббәтен яулады.
Кино артисты һәм телевидение алып баручысы буларак та тәҗрибәсе бар. Б. Йосыповның “Бабич” һәм “Беренче республика” нәфис фильмнарында төшкән. “Матур ТВ” каналында “Йөрәктән – йөрәккә” музыкаль котлаулар тапшыруын алып бара.
Яңалыкка, белемгә омтыла, һәр­вакыт үз-үзен камилләштерү өстендә эшли. Быел Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. Русия Театр эшлек­леләре берлегенең “Нур” театрындагы вәкиле буларак, берлек үткәргән һәр чарада, фес­тивальдә катнашырга тырыша, моның өчен команда белән җитди әзерлек эшләре алып бара. Түккән көч, тырышлык бервакытта да югалып калмый. Ике ел рәттән мондый бәй­геләрнең иң мөһимендә “Нур” театры командасы беренче урынга лаек була.
— Тормышта мин бик гади. Һич кенә дә уйный белмим, — ди Гөлназ. — Ә бит кайвакыт яраклаша, кирәк җирдә дөрес итеп елмая, максатына ирешү өчен дус булып кылана белүчеләр очрый. Мин алай булдыра алмыйм. Күңелем һәрчак һәм һәр­кемгә ачык. Кешеләрдә ихтирам иткән сыйфатларым — кешелеклелек, ихласлык, гаделлек, изгелек кылуга омтылыш, тугрылык. Минем өчен эшләрнең чын күңелдән, барлык тырышлыгыңны һәм мөмкинлегеңне файдаланып, җиренә җиткереп башкарылуы мөһим.
Гөлназ — туган җанлы сеңел, сөекле хатын, ышанычлы дус һәм бәхетле әни. Гаиләсен тәмле ризыклар әзерләп сөендерә. Йортларына яшәү яме өстәп, яхшы хисләр бүләк итә. “Тормышны гөрләтеп алып баруга этәргеч бирүче мотор ул!” — ди аның турында якыннары. Ире Фәнир белән ике бала тәрбия­ләп үстерәләр. Уллары Иреккә 25 яшь, ул аккордеон буенча музыка мәктә­бендә белем алган, авиация университетын тә­мамлап, магистр дәрәҗә­сенә иреш­кән. Үз теләге белән армия сафларына хезмәткә юлланып, шушы көн­нәрдә туган йортына әйләнеп кайтты.
Кызлары Сафия өченче сыйныфта укый. Бии, җырлый, фортепиано буенча музыка мәктәбендә укый. Рәсем төшерүгә оста.
Яңа ел чорында гомер бәйрәмен билгеләүче Гөлназ ханым теләкләрен барлык дөньяга җиткерергә ашыга.
— Яңа елны яңа өметләр, яңа план­нар белән каршы алабыз. Килер көннәребез бәхетле, уңышлы булсын, исәнлектә-саулыкта, гаилә учагыбыз җылысында, бәрәкәтле, мул мәхәб­бәтле, изге ниятле, яхшы эшләр белән сугарылып, бәхет дулкыннарында тирбәлеп үтсен гомер юлларыбыз! — ди.
Үзенә дә шул ук теләкләрне юллыйбыз!

Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас: