Сәләтле, моңлы, өметле җырчы Айдар Рәкыйпов белән әңгәмә.
Башкортстанның бәрәкәтле Илеш районы җирлегендә туган галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре бихисап. Бу эчәр суга бәйледерме, әллә инде нәкъ шушы төбәктә нечкә күңелле, хисчән, эшсөяр, сәләтле, максатчаннар яшидерме, белмим. Тик шунысы мәгълүм: бу “Илеш феномены” буыннан-буынга кабатланып тора, өлкәннәрне яшьләр алыштыра.
Бүгенге кунагыбыз яшь буын вәкиле — ТМТВ, “Болгар радиосы” милли премияләре лауреаты, “Курай даны” беренче милли телепремиясендә “Ел җырчысы” номинациясендә җиңүче, шулай ук, “Юлдаш” радиостанциясе хит-парадлары һәм бик күп бәйгеләр җиңүчесе — татар-башкорт эстрадасының сәләтле, моңлы, өметле җырчысы Айдар Рәкыйпов.
— Без, журналистлар, әңгәмәдәшебез белән сөйләшүне, гадәттә, аның туган ягы, балачагы, әти-әнисенә кагылышлы сораулардан башларга гадәтләнгәнбез. Чөнки, ни генә дисәң дә, һәр елганың башы кечкенә чишмәдән башлана. Әнә шул чишмә суын эчеп үскәндә кешенең холкы, тормышка карашы, кешеләргә карата мөнәсәбәте формалаша. Айдар, без дә сөйләшүне нәкъ туган төяк, туып-үскән гаиләңнән башлыйк әле.
— Мин Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында Лидия һәм Рәмзил Рәкыйповлар гаиләсендә туганмын. Гаиләдә бер генә бала үстем. Әтием белән әнием, сәнгать кешеләре булмаса да, алар күңелләре белән сәнгатькә якын. Балачагымнан тирә-ягымда гармун тавышы, җыр-моң яңгырап торды. Әтием сигез балалы гаиләдә үскән. Шуларның алтысы — малай. Аларның барысы да баянда уйный белә. Әнием гаиләсендә дә тәрбия ысулларының берсе сәнгатьне үз итү булган. Минем әнием оста биюче һәм ул бик матур җырлый.
— Гадәттә, бер генә балалы гаиләдә ул иркә булып үсә. Син үзеңә карата шулай дип әйтә аласыңмы?
— Юк, мин иркә малай булып үсмәдем. Һәрвакыт әти-әнигә йорт тирәсендә ярдәмләштем. Минем әти элек тә, әле дә әйтә: “Улым, әгәр дә машина, я фатир аласың килә икән, димәк, үзең эшләп ал”, — ди. Бервакытта да әзергә генә яшәмәдем. Минемчә, бу — әти-әниемнең миңа биргән дөрес тәрбиясе.
— Балачакта әтиең кебек оста гармунчы булырга теләдеңме?
— Әтием мине Яркәйдәге музыка мәктәбенә баян классына укырга биргән иде. “Улым, әйдә син дә минем кебек баянда уйнарга өйрән”, — диде. Тик, нишләптер, ул уен коралында уйнарга теләгем зур булмады. Шуңа күрә хор бүлегенә күчтем. Соңрак вокал бүлегендә аерым шөгыльләнә башладым. Вокал буенча беренче укытучым Рәсилә апа Басыйрова булды.
— Мәктәп елларында укыганда бәйгеләрдә катнаштыңмы?
— Әйе, райондагы барлык диярлек чараларда катнаша идем. Шулай ук, республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә дә катнашып, җиңү яулаган чаклар күп булды.
— Хәтереңдә иң уелып калганнары бармы?
— Мөгаен, “Чулпылар” телевизион конкурсыдыр. Анда катнашу, чыгыш ясаулар аерым бәйрәм булса, республикабызның башкаласына бару — ул үзе бер кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт иде. Хәтта Яркәй — Уфа арасы ул вакытта озын юл кебек тоела иде.
Әйтергә кирәк, мин “Чулпылар”га бик зур рәхмәтлемен, чөнки шул бәйгедә үстем дисәм дә ялгышмам. Тәүге тапкыр видеокамера алдында чыгыш ясаулар да нәкъ шул вакытларда булды. Ә бу инде, бер яктан, тәҗрибә туплау булса, икенче яктан, канатларны ныгыту дигән сүз. Тагын шуны да әйтеп узасы килә: “Чулпылар”да катнашып, бик күп чын дуслар таптым һәм алар белән әлеге көнгә кадәр аралашып яшибез.
Республикабызның иң мәртәбәле бәйгеләренең берсе булган “Чулпылар”да 2004 елда башкорт халык җыры “Азамат”ны башкарып, миңа Гран-при яуларга да насыйп булды.
— Балачактан ук “Мин җырчы булам” дигән теләгең бар идеме?
— Андый теләгем булганын төгәл генә хәтерләмим. Тик үземне белгәннән бирле, шул сәнгать өлкәсендә кайнап яшәгәч, башка һөнәр сайлау турында уйламадым да. Минем өчен сәнгать дөньясы — ул сихри, матур бер дөнья. Шуңа күрә дә 11нче сыйныфны тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесына укырга юлландым. Бу 2007 ел иде. Имтиханнарны яхшы тапшырып, вокал бүлегендә Әдилә Шәйхлисламова классында укый башладым. Тик миңа укуымны ул укытучыда тәмамларга язмаган булып чыкты. Әдилә Хәбиб кызы вафат булгач, укуымны Әлфия Низаметдиновада дәвам иттем һәм уңышлы тәмамладым.
— Күпләр училищеда укыганда ук сәләтләрен үстерергә тырыша. Әлбәттә, моның өчен төрле бәйгеләрдә катнашу таләп ителә. Бу инде буш вакытыңны кызганмыйча өстәмә шөгыльләнү дигән сүз. Син дә шундый тырыш укучылар сафында булдыңмы?
— Училищеда укырга да, төрле бәйгеләрдә катнашырга да өлгердем. Икенче курста белем алганда Мәскәүдә узган “Роза ветров” бәйгесендә беренче дәрәҗә лауреат булдым. Шул ук елда 5нче Бөтенрусия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында Гран-при яуладым. Шушы җиңүдән соң миңа Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыка училищесында укырга тәкъдим иттеләр. Тик мин укуымны Башкортстанда дәвам итәргә булдым.
— Айдар, син Уфа сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң Казанга юллангансың, гәрчә Башкортстанда Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтында, яки башка шәһәрдә белем алу мөмкинлеге булса да. Моның сәбәбен әйтә аласыңмы?
— Казан белән тәүге танышуым 2011 елда “Татар моңы” халыкара конкурсы аша булды. Мин шул бәйгенең катнашучысы һәм лауреаты булдым. Беренчедән, бу шәһәр күңелемә кереп калды. Икенчедән, монда мине консерваториягә укырга чакырдылар. Тик язмыш юллары мине Казан мәдәният һәм сәнгать институтына алып килде. Укытучыларым Венера Ганиева белән Рөстәм Маликовка чиксез рәхмәтлемен.
— Институтны тәмамлагач, кай тарафларга юлландың?
— Укуымны тәмамлагач, мин туган якларга кайттым. Бер еллап Уфада яшәп иҗат иттем. Җырлар язылды, клиплар төшерелде. Хәзерге көндә беркемгә дә сер түгел, моның өчен күп кенә чыгымнар да таләп ителә. Мин зур сәхнәгә беренче адымнарымны ясаганда әти-әнием дә ярдәм итте. Шулай итеп, минем иҗади процесс бервакытта да тукталмады.
— Хәзер инде синең үз продюсерың бар. Аның белән дә таныштырып үт әле.
— 2019 елның мартында “MinStar” продюсерлык үзәге белән килешү төзедем. Продюсерым Җәмил Миңгалиев җырлар яздыру, клиплар төшерү, ротацияләр эшләүне үз өстенә алды һәм, Аллаһка шөкер, әлеге көнгә кадәр бергә эшләп киләбез. Җәмил Рәхимҗан улы — сәнгать җанлы кеше. Ул үзе дә матур җырлар иҗат итә, барлык күңелен биреп эшли. Мин аңа бик зур рәхмәтлемен.
— Айдар, синең беренче концертларың турында афишалар күренгәч тә пандемия башланды. Бу чорны ничек үткәрдең?
— Пандемия башланганчы декабрь, гыйнвар, февраль айларында сольный концертлар белән чыгыш ясарга өлгердек. Һәм минем өчен бик тә мөһим вакыйга — Казан шәһәрендә беренче концертым булды. Ул “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында узды. Ә инде пандемия вакытында гастрольләргә йөрмәсәк тә, эшсез утырмадык — яңа җырлар иҗат иттек. Менә яңадан концертлар оештыруга рөхсәт булгач, әлбәттә, без, артистлар, моңа бик тә шатбыз.
— Хәзер эстрада сәхнәсендә артистлар бик күп. Минемчә, үз урыныңны, үз тамашачыңны табу да җиңелдән түгел. Син моңа нинди карашта?
— Һәр артистның үзенчәлеге, үз стиле була. Шәхсән үземә килгәндә, яраткан эшемне башкарам, һәвәскәр түгелмен, минем шушы һөнәрем буенча укып алган дипломым бар.
— Синең репертуарда халык җырлары да күп, шулай бит? Ә син ничә телдә җырлыйсың?
— Әйе, мин балачактан халык җырларын башкарып үстем. Без, җырчылар, ата-бабалар мирасын киләчәк буынга тапшырырга тиешбез. Шуңа күрә дә минем репертуарда татар һәм башкорт халык җырлары мөһим урын ала. Икенче сорауга килгәндә — татар, башкорт, урыс һәм итальян телләрендә җырлыйм.
— Айдар, мин, синең иҗатны кызыксынып һәм күзәтеп баручы буларак, шуны искә алдым: син “Туган тел” каналындагы “Татлы тел” тапшыруында катнашып, яшелчәләр белән спагетти пешердең. “Сөембикә” журналында Яңа ел табынына әфлисун һәм алма белән тутырылган үрдәк пешереп күрсәттең. Бу синең концертлар алдыннан алып барылган реклама эшеме, әллә инде мин ялгышаммы? Гомумән, ашарга пешерергә яратасыңмы?
— Юк, бу реклама түгел. Оештыручылар мине үзләре чакырып тора. Әйе, ашарга пешерергә яратам. Әле балачакта ук, мәктәптә укыган чакта, күршем һәм дустым Илшат белән әниләр кайтуына кекс пешереп куя идек. Бер көнне — бездә, икенче көнне — аларда. Шуннан, училищеда укыганда тулай торак тормышы белән яши башлагач, ашарга пешерергә ныклап өйрәнелде.
— Җырлаудан тыш, тагын яратып башкарган шөгылең бармы?
— Мин спорт белән шөгыльләнәм. Бигрәк тә волейбол һәм йөзүне үз итәм.
— Хыялсыз кеше — канатсыз кош, диләр. Киләчәккә иң зур хыялың белән дә уртаклаш әле.
— Хыяллар, эшләнәсе эшләр күп. Шулай да әлегә алар сер булып калсын.
— Син — яшь, чибәр, талантлы егет. Шуңа күрә сиңа гашыйк кызлар бирергә тиешле сорауны мин юллыйм. Син гаиләлеме?
— Юк, мин әлегә өйләнмәдем. Тормыш юлында кулга-кул тотынышып, миңа терәк булып, бергә узардай кызны эзлим. Чөнки, минемчә, дөньяда хатын-кыздан да көчлерәк җан иясе юктыр. Мин моны әниемнең тырышлыгы, сабырлыгына карап әйтә алам.
— Айдар, ихлас әңгәмә өчен рәхмәт! Киләчәктә сиңа иҗади уңышлар юлдаш булсын!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.