Башкортстанның халык артисты Флүрә Ногмановага – 85 яшь.
Кырмыскалы районының Күлләр авылында җыр-моң яраткан гаиләдә туып-үскән Флүрә исемле кыз тәүдә Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт училищесында, аннары Уфа сәнгать училищесында, Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегендә белем ала. Сәләтле кызның биюгә дә маһирлыгы зур була, хәтта Фәйзи Гаскәров үз ансамбленә биюче булырга да чакыра. Тик Флүрәнең җырга мәхәббәте көчлерәк булып чыга.
Флүрә Ногманова Уфа сәнгать училищесында вокал буенча танылган педагог, Уфа сәнгать институтының булачак профессоры Миләүшә Мортазинада укый, ул, җырчының табигый тавышына бик сакчыл карап, аның иң яхшы сыйфатларын ачу өчен махсус дәресләр программасы төзи.
Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң Флүрә Ногманова укуын Казан кон-серваториясендә дәвам итәргә була (Уфа сәнгать институты 1968 елда гына ачыла). Үз хыялын тормышка ашырыр өчен ул бик күп авырлыклар аша үтә. Казанга кадәр билет сатып алыр өчен генә дә аңа үзенең иң яратып кигән, яхшы сыйфатлы ике күлмәген сатарга туры килә. Казанда ул искиткеч җырчы һәм педагог Наталья Лучининада укый. Укытучысы яшь җырчының меццо-сопрано тавышын тулысынча формалаштырырга ярдәм итә.
Флүрә Ногманова 1967 елда укуын тәмамлап кайткач, Уфа сәнгать училищесында укыта башлый. Ә инде 1972 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли. Биредә ул бик күп катлаулы һәм күләмле рольләр башкара. Заһир Исмәгыйлевнең “Салават” операсында Көнбикә, “Агыйдел дулкыннары”нда Гөлмәрия, “Кодача” музыкаль комедиясендә Шәмсия, Рәүф Мортазинның “Давыл” операсында Яланбикә образларын җырчы зур осталык белән башкара.
Җырчының бай репертуарында чит ил, урыс композиторларының операларыннан рольләр дә шактый күп була. Шундыйлардан Чайковскийның “Иоланта”сында Лаура, “Евгений Онегин”да Ларина, Гуноның “Фауст”ында Марта, Делибның “Лакме”сында Роза кебек партияләрен атап үтәргә кирәк.
Флүрә Ногманованың концерт репертуарында халык җырлары аерым урын алып тора. Ул “Агымсу”, “Ашкадар”, “Илче Гайса”, “Гыйльмияза”, “Ильяс”, “Хисам”, “Элмәлек” җырларын югары осталык белән башкара.
Флүрә Галимҗан кызына илебезнең төрле тарафларында чыгыш ясау бәхете дә насыйп була. Аны Мәскәү, Ленинград, Казан, Волгоград, Әстерхан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан тамашачылары да алкышлый.
1983 елда Флүрә Ногманова Уфа сән-гать училищесына янә педагог булып кайта һәм барлык булмышы белән укытучылык эшенә чума.
Флүрә Галимҗан кызы “Кызыл таң” гәзите журналисты Фәрит Фаткуллинга биргән бер интервьюсында болай ди: “Миңа гел авыл балаларын укытырга туры килде. Уен коралында бөтенләй уйный белмәгәннәрне дә, башка укытучылар белән уртак тел таба алмаганнарны да. Безнең эш авыр һәм җаваплы. Табигать бүләк иткән тавышны бозмый, дөрес җырларга өйрәтү өчен яшь кешенең мөмкин-лекләрен ачыкларга зирәклек, ныклы ихтыяр көче кирәк. Укучыларыңа зур ихтирам белән карау, үз көчләренә ышаныч, өмет уяту, үз балаларың кебек курчалап тору зарур. Шунсыз бернәрсә дә килеп чыкмаячак”.
Флүрә Ногманова, зур-зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, алкышларга күмелгән җырчы булса да, ул бүген күбрәк укучылары турында сүз алып барырга ярата. Минемчә, моның башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки ул бик күп яшь җырчыларга сәнгать дөньясында үз урыннарын табарга ярдәм итүче, якты хыялларын тормышка ашыручы да. Үзе укыткан студентларының һәркайсының иҗаты, тормышы белән кызыксынып тора. Флүрә Галимҗан кызы үзе дә укытучысына әле булса рәхмәтле. Минем белән сөйләшүне дә ул шуннан башлады.
— Тормышта бер генә очрашу да, танышу да юкка гына булмый, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Тормыш юлымда укытучым Миләүшә Мортазина очравы язмышымда бик мөһим роль уйнады. Искиткеч белемле, оста укытучыда белем алуым белән мин бүген дә бәхетле һәм аңа рәхмәтле. Укытучымнан алган белемнәремне соңрак, үзем дә укытучы булгач, инде үз укучыларыма да бирергә ты-рыштым. Әлбәттә, укучы уңышка ирешер өчен аның үзеннән дә күп нәрсә таләп ителә. Мин шундый укучыларым булу белән горурланам. Җәмил Әбделманов, Флүрә Килдиярова, Ләйлә Әхмәтҗанова, Гүзәл Үлмәскулова, Сирина Вахитова, Резеда Әминева, Зифа Фәйзуллина, Юлай Муллаянов, Дамир Әхмәтов һәм башкаларның укытучысы булу – чынлап та, зур мәртәбә. Үз укучысының уңышларын кү-рү укытучыны бәхетле итә. Аллаһка шөкер, мин бу яктан да бәхетле. Инде картайган көнемдә дә алар мине онытмый, хәлемне белеп торалар. Үзегез беләсез, өлкән яшьтәге кешегә җылы караш, ягымлы сүз дә җитә бит. Тәнзилә Үзәнбаева, Җәмил Әбделманов, Ләйлә Әхмәтҗанова, Резида Әми-нева, Вадим Тякмин, Илшат Шәйхул-лин бик еш хәлемне белеп, ярдәм кулы сузалар.
Яшьләргә дә әйтер сүзем бар. Әгәр дә кеше җыр сәнгатен үз һөнәре итеп сайлаган икән, ул, һичшиксез, укытучы биргән белемне мөмкин кадәр үзенә күбрәк сеңдереп барырга тиеш. Моның өчен ин-де дәресләрне калдырмаска, тырыш булырга кирәк. Әгәр дә кешенең осталыгы булмаса, ул сәхнәгә менү турында уйларга да тиеш түгел, чөнки сәхнә сәләтне, осталыкны һәм тырышлыкны ярата, — ди Флүрә ханым.
Аың кызы да, әнисе кебек, сәнгать юлыннан киткән. Шәүрә Фәрит кызы Уфа сәнгать училищесында фортепиано бүле-гендә укыта, сәнгать академиясендә аспирантура тәмамлап, хәзер Уфа хореография училищесында эшли.
Җырчы гомере аның җырлары гомере белән үлчәнсә, укытучы гомере аның укучылары гомере белән дә үлчәнәдер. Флүрә Ногманова бу яклап та бәхетле, чөнки, үз канаты астында тәрбияләп үстергән бихисап студентларыннан тыш, аның үрнәгендә эшен дәвам итүчеләр дә бар.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Редакциядән:
Кызганычка каршы, кичә, гәзиткә кул куйганда, халык артисты Флүрә ханым Ногманованың үз туган көнендә вафат булуы хакында хәбәр килеп иреште. Без аның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, Ходайдан сабырлык телибез.
Үз укучысының уңышларын күрү — укытучы өчен иң зур бәхет, дидек. Флүрә Галимҗан кызы укыткан студентлар арасында дәрәҗәле исемнәр, зур сәхнәләр яулаганнары, эстрадабызның чагу йолдызлары булып балкыганнары бихисап. Шундыйларның берсе — Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институты профессоры Җәмил Әбделманов:
– Гомерем буе иҗади тормышыма юллама биргән укытучыларыма хөрмәт һәм рәхмәт белән карыйм. Әмма бүген, 25 еллык педагогик эш стажы булган вокал сәнгате кафедрасы профессоры буларак, өметле булган кешене профессиональ сәхнәгә чыгару өчен күпме тырышлык, түземлек һәм осталык кирәклеген аңлыйм.
Чын педагог нәзакәтле, сизгер булырга һәм үз тәрбияләнүчесенең вокал мөмкинлеген дөрес юнәлештә ачарга һәм үстерергә тиеш. Үз эшенең танылган осталары – Башкортстан Республикасының халык артисты Флүрә Ногманова, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Салават Әскаров җитәкчеле-гендә уку бәхетенә ирештем.
Минем педагогларны күп нәрсә берләштерә. Алар – бик зур башкару тәҗрибәсе булган педагоглар.
Аларны Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында илнең опера сәнгатенең танылган осталары – совет, Русия, чит ил вокалистлары, режиссерлар һәм дирижерлар белән аралашу тәҗрибәсе булган алдынгы солистлар сыйфатында нәтиҗәле эшләү дә берләштерә. Бу бәһасез белем багажлары белән алар үз студентлары белән уртаклашты.
Флүрә Ногманова белән минем шәхсән танышуым 1985 елның җәендә булды. Ул безнең авылга бер төркем артистлар белән концерт куярга килгән иде. Ә мин армия сафыннан кайткан идем. Билгеле инде, популяр җырчыларның концертына бик теләп киттем.
Тамашачылар белән очрашу вакытында Флүрә Галимҗан кызы Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегендә эшләве, үзенең иҗаты һәм педагогик эшчәнлеге турында сөйләде. Кыюлык туплап, концерттан соң мин сәхнә артына юнәлдем һәм аның белән таныштым. Үземнең дә училищеның вокал бүлегендә профессор Миләүшә Мортазинада укыганлыгымны әйттем. Флүрә Галимҗановна Миләүшә Мортазинаның хәзер сәнгать институтында гына эшләвен хәбәр итте һәм мине үзендә укырга чакырды. Шулай итеп, мин булачак педагогым белән таныштым, һәм 1985 елның 1 сентябреннән Уфа сәнгать училищесының икенче курсында Флүрә Ногманова классында укуымны дәвам иттем.
Укытучымның дәресләре бик кызыклы үтә иде. Ул иң кыюсыз студентларны да канатландыра белә иде. Үзе күп нәрсәне тавыш белән күрсәтте, артистлар, шагыйрьләр, язучылар, композиторлар турында сөйләде, алар белән иҗади шәхес буларак актив хезмәттәшлек итте. Классик репертуарны да яхшы белүче, халык һәм эстрада җырларын искиткеч башкаручы буларак, ул дәресләрендә иҗади мохит тудыра белде. Тикмәгә генә аның кул астыннан чыкканнар соңыннан танылган башкаручылар, педагоглар һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре булмагандыр.
“Ашкадар”, “Абдрахман”, “Гөлҗамал”, “Илче Гайса”, “Элмәлек”, “Хисам” кебек халык иҗаты шедеврларын оста итеп башкарып, ул актив концерт куючы җырчы да булды. Ул башкорт композиторларының күпсанлы әсәрләрен радио фонды өчен яздырды.
Башкорт мәдәниятенә чын мәхәббәт һәм киң эрудиция аңа “Җырлар тарихы – халык тарихы” проектының авторы булырга, төрле сәхнә мәйданчыкларында 20дән артык концерт программасы төзергә һәм башкарырга мөмкинлек бирде.
Флүрә Галимҗан кызы бик күп башкорт халык җырларын җыйды һәм нотага салды, аларны Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе “Ядкәр” фольклор ансамбленә бик теләп тапшырды. Бу бәһасез тикшеренү һәм концерт эшчәнлегенә ул, сәнгать осталарыннан тыш, иҗади яшьләрне — вокал бүлеге студентларын, курайчыларны һәм Уфа сәнгать училищесының халык уен кораллары бүлегендә укучыларны җәлеп итте.
Ул елларда студентларның һәм педагогларның актив концерт-башкару эшчәнлеге нәкъ менә аның вокал бүлегенә килүе белән бәйле. Ул һәрвакыт: “Сыйныфта укып кына яхшы башкаручы булып булмый. Бер аяк – сыйныфта, икенчесе сәхнәдә булырга тиеш!” — дип әйтә иде.
Флүрә Галимҗан кызы күпләребез өчен, күптән түгел генә әти-әнисеннән аерылган малай һәм кызларга – икенче әни, ә аның ире, хөрмәтле Фәрит Фатыйх улы, икенче әти булды. Кемгә – азык-төлек, кемгә кием өләштеләр, ә кайчагында акча да биреп тордылар. Ә берәр студент авырып китсә, бөтенләй өйләренә дәваланырга алып кайтып китәләр иде.
Бәхетле, ваемсыз студент елларыннан соң утыз елдан артык вакыт үткән. Бүген, артта калган елларга карап, педагогыңның профессиональлеге, зирәк киңәшләре, ярдәме һәм шәхси үрнәге аша күп нәрсәне аңлыйсың. Хөрмәтле педагогыбызның безнең өчен башкарган эшләренең иң мөһиме — бездәге җырчы булу теләгебезгә өмет уятуы һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләве.