+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Халык хәтерендә озак сакланачак!

Дөнья күләмендәге мәдәни чара кысаларында республика кешеләрен мавыктыргыч тамашалар көтә.

Дөнья күләмендәге мәдәни чара кысаларында республика кешеләрен мавыктыргыч тамашалар көтә.

Билгеле булуынча, VI Бөтендөнья CIOFF ® фольклориадасы республикада 3-10 июльдә узачак. Аны ачу тантанасы “Уфа-Арена” боз сараенда 3 июльдә булачак. Бүген үк республика кунакларны кабул итәргә әзер дияргә була. Әлеге вакытта соңгы оештыру эшләре алып барыла.

Бу чарада бик күп волонтерлар эшләячәк. Шул исәптән бөтен Русиядән мобильлек программасы буенча 30 волонтер җәлеп ителә­чәк. Әлеге программада волонтер буларак Intermediate (B1) дәрәҗәсендә инг­лиз телен белүче 18 яшьтән өлкән­рәк булган гражданнар катнаша ала.
Кандидатлар онлайн-тест узачак һәм остазлар белән әңгәмәләшәчәк. Волонтерларның мобильлек программасы — Волонтерлар үзәкләре ассо­циа­­циясенең Бөтенрусия һәм халыкара эре вакыйгаларда һәм белем бирү стажировкаларында катнашуга җәлеп итү проекты.
Гомумән алганда, бире­дә 800­дән артык волонтер катнашачак. Аларның барысы да коронавируска каршы вакциналана. Уфада кунакларны 450дән артык волонтер каршы алачак. Башкалар деле­гацияләрне республика буйлап фестиваль округларында озатып йөриячәк. Күп волонтерлар вакци­наның беренче компоненты белән прививка ясаткан да инде, хәзер икенчесен алалар.
Фольклориада волон­терлары­ның тим-лидеры Рәмзис Зәйдуллин белде­рүенчә, алар чараның ачылуы, ябылуы һәм “Ватан” паркындагы төп сәхнә өчен җа­вап бирәчәк.
Шулай ук, Фольклориаданы оештыру комитетыннан хәбәр итүлә­рен­чә, Мәскәүдән килгән волонтерлар командасы да бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын каршы алачак. Чит ил катнашучылары Бөтендөнья фольклориадасына Уфага Мәскәү аша киләчәк­ләр. “Мосволонтер” ресурс үзә­ге җитәкче­леген­дәге волонтерлар командасы килгән кунакларга аэровокзал комплексы тер­риториясендә адашмыйча йөрергә ярдәм итәчәк. Мә­скәү­нең өч аэропорты җәлеп ителәчәк.
Республиканың волонтерлар хәрә­кә­те һәм яшьләр башлангычларына ярдәм үзәге директоры урынбасары Юлия Почуева барлык волон­терлар­ның вакциналаначагы яисә аларның антитән­чек­ләр хакында белешмәсе булачагы хакында белдерде.Тагын бер вариант — барысы да ПЦР ысулы белән тест үтәчәк. Волонтерлар гомум­дәүләт календаренда каралган мотлак прививкаларны да эшләтә.
Фольклориада кысаларында тантаналы чаралар бик күп районнарда узачак. Аеруча Бөр­җән районы халкын сөенечле хәбәр көтә. Би­редә канатлы Акбузатка һәй­кәл ачылачак. 6 июльдә Елкычыккан кү­ле янында узачак тантаналы чарада көнчыгыш фестиваль округында (Әб-җәлил, Бөрҗән районнары, Учалы, Сибай, Белорет шә­һәр­ләре) чыгыш ясаучы делегация­нең бер өлеше катнашачак.
Республика кунаклары һәм тамашачылар өчен һәйкәл ачуның кыскача программасы тәкъдим ителә­чәк, ул аларны башкорт хал­кының бай мәдәни мирасы, эпослар белән таныштырачак. Тантана Роберт Юлдашев һәм “Курайчы” төр­кеме концерты белән тәмам­ланачак.
Бу – башкорт халкының эпик әсәр­ләренә беренче һәм әлегә бер­дәнбер һәйкәл. Тулпар, эпосларда әйтелгәнчә, бераз көмеш йөгертелгән, куәтле канатларга ия һәм аның кылычы бар. Һәйкәл Кәсле архитектура-художестволы кою заводында чуеннан коелган. Авторы – танылган башкорт сынчысы Өлфәт Кобагышев. Һәйкәл­нең биеклеге – 5, атның биеклеге – 3,5 метр. Монументаль-скульптура композициясе “Урал-батыр төбәге” истәлекле урынына куелып, төзелеп килүче “Шүлгән­таш” музее белән бердәм туристик комплексын тәшкил итәчәк.
Шулай ук, VI Бөтендөнья фолькло­риадасын оештыру комитетыннан бел­де­рүләренчә, чара кыса­ларында уни­каль милли бизәк барлыкка киләчәк. Республика­га 48 илдән кунаклар килә­чәк. Алар барысы да тәңкәләр алып кайтачаклар. Аларны башкорт хатын-кызларының бизәкле күкрәкчәсен ясау өчен куллану планлаштырыла. Бу уникаль әйбер Башкорт­стан­ның Милли музеенда сакланачак.
Чарада күренекле артистлар чыгыш ясаячак һәм үзенчәлекле концерт номерлары күрсәтеләчәк. Игълан ителүенчә, биредә Сербия­нең атаклы режиссеры Эмир Кустурица катнашачак. Музыкант мәдәни форумны ябу тантанасында “The No Smoking Orchestra” фольк-рок төркеме составында чыгыш ясаячак. Мәгълүм булуынча, фестиваль үз эшен 10 июль­дә “Торатау” Конгресс-холл амфитеатрында тәмамлаячак. Чара “Тормыш агачы. Ки­ләчәк буыннарга юллама” дип исем­ләнгән күргәзмә кысаларында М. Пятницкий исемендәге дәүләт академия урыс халык хоры чыгышы белән дәвам итәчәк. Программа кысаларында рәсми кешеләрнең чыгышы һәм Фольклориада әләмен төшерү тантанасы һәм аны VII Бөтендөнья фольклориадасы үтәсе ил вәкиленә тапшыру планлаштырылган.
Венгриядән киләчәк коллектив исә әлеге вакытта башкорт телен өйрәнә. Башкортстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, “Kecskemet” төркеме “Карабай” башкорт халык җырын башкарачак.
Гомумән алганда, Бөтен­дөнья фольклориадасын ачу тантанасында 800­дән артык артист катнашачак. 4 июль­дән 9 июльгә кадәр форум­ның төп концерт мәйдан­чыгы “Торатау” Конгресс-холл амфитеатры булачак. Концертлар көн саен Фольклориадада кат­нашучы­лар­ның чыгышлары белән башланып, чакырылган, бөтен дөньяга таныш булган коллективлар чыгышлары белән тәмамланачак.
Алар арасында – “Русская песня” ансамбле, Кубань дәүләт академия хо­ры, “Вайнах” Чечен дәү­ләт бию ансамбле, Мәскәү сорнайчылар оркестры, Русиядән “Евровидение”дә катнашучы җырчы Манижа, Plantec(Франция), Ulytau (Казахстан) һәм The Hatters (Русия) рок төркемнәре чыгыш ясаячак.
Делегация номерларыннан тыш, Фольклориада программасы халык кәсеплә­ре халыкара күргәзмәсен һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре буенча CIOFF конференциясен үз эченә алачак.
Күрүебезчә, алда республика халкын үзенчәлекле, бай программалы чара көтә. Дөрес, пандемиягә бәйле, барлык кешеләр дә анда үтә алмаячак. Бу чараны барып күрер өчен вакциналану, яисә коронавирустан антитән­чекләр булу турында рәсми белешмә булырга тиеш.

Ример НАСРЕТДИНОВ
Читайте нас: