+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Иҗат — көрәш ул”

Иртәгә 90 яшен тутыручы Башкортстанның халык язучысы Азат Абдуллин яшәү асылын шунда күрә.

Иртәгә 90 яшен тутыручы Башкортстанның халык язучысы Азат Абдуллин яшәү асылын шунда күрә.

Булачак күренекле прозаик һәм драматург 1931 елның 26 июнендә Зианчура районының Үрген авылында колхозчы гаиләсендә туган. 16 яшендә урта белем турында аттестат алып, шушы ук мәктәптә пионервожатый һәм укытучы булып хезмәт биографиясен башлап җибәрә. 1949-53 елларда — Башкорт дәүләт педагогия институтының тарих факультетында, арытабангы өч ел­да Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институты аспирантурасында укый. Кайтып бераз вакыт Башкорт дәүләт университетында укыта да яңадан Мәскәү­гә китә. Арытаба бөтен гомерен әдәби иҗатка багышлый.

Азат Абдуллин үткән гасыр­ның утызынчы елларында үзенең туган якларында зоотехник булып эшләгән урыс совет шагыйре Сергей Чекма­ревның тормыш һәм иҗат юлын озак еллар дәвамында җентекле өйрәнеп, 1963 елда “Онытма мине, кояш!” дигән пьеса яза. Мәскәүдә туып-үсеп, шунда авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, башкорт далаларында эшләргә үз теләге белән килгән егетнең фаҗигале язмышы чагылган бу пьеса буенча эшләнгән спектакльләр Башкорт дәүләт академия театры һәм илебез­нең башка байтак театрлары сәхнәләрендә гөрләп бара.
Нигезендә тормышның аяусыз хакыйкате яткан шушы тәүге әсәрендә үк Азат Абдуллин үзенең язучылык бурычын анык билгели. Шул бурычның төп мәгънәсе — әсәрнең башыннан ахырына кадәр сынландырылган көрәш. Кеше кушканча яшәү, югарыдан төшерелгән күрсәтмәләргә генә сылтанып утыру — ул яшәү түгел. Яшәү — ул көрәш. Тормыш — ул гамь белән яшәү. Менә шул кануннар, намус, иман, рух булып, кешегә кешелек төшенчәсен бирә. Әгәр алар юк икән, кеше исемен күтәреп йөрүдән ни мәгънә? Менә шушы идеяләр, принциплар яткан бу әсәрнең автор повесть вариантын да яза. Алар икесе дә 1973 елда Мәскәүдәге “Искусство” һәм “Детская литература” нәшрият­ларында аерым китаплар булып дөнья күрә. 1974 һәм 1976 елларда алар Башкортстан китап нәшриятында басыла.
Шул ук җитмешенче елларда халыкның олысы-кечесе Азат Абдуллинның “Актан-ак сөт” дигән документаль повестен йотлыгып укыганын хәтерлим. Ул — Хәйбулла районыннан данлыклы терлекче, 30 яшендә “Социалистик Хезмәт Герое” исемен алган, быел 27 мартта вафат булган Килдебай Сөләйманов турында.
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче башкорт әдибе гомер буе туган ягындагы кешеләр, эшләр, проблемалар белән даими танышып тора. Берничә ел, төрле үзәк гәзит һәм журнал­ларның штаттан тыш хәбәр­чесе булып, ил буйлап командировкаларда йөри, кешеләргә якыная, аларны тыңлый, хәл­ләренә керә, сизгерлеге көчәя, сүз кодрәтенә ирешә.
Авылдашларының эш шарт­­ларын җиңеләйтү, тормыш-көнкүрешләрен яхшырту хакына колхоз рәисе Иван Андреевич Снимчиков закон бозарга мәҗбүр була. Моның өчен аны төрмәгә утырталар. 22 яшьлек Азат Абдуллин аны якларга алына. Берничә еллар дәвамында ил җитәкчелегенә, партия съездларына хатлар яза. Яшь язучы һәм публицист максатына ирешә: Снимчиков­ның өстеннән нахак гаеп ташлана. Җитмешенче еллар ахырында Советлар Союзының гына түгел, байтак чит илләр сәхнәләрен шаулаткан, күп бәхәсләр тудырган “Унөченче председатель” драмасының төп герое Морат Сәгадиевның прототибы — нәкъ менә шул Снимчиков.
Евгений Вахтангов исемен­дәге театрда бу әсәр буенча 1979 елда куелган спектакль Мәскәүнең аяз күгендә яшен аткан кебек тәэсир итә. Ләкин ул сәхнәдә озак бармый — илнең баш идеологы Михаил Суслов күрсәтмәсе буенча туктатыла. Төп рольне башкарган СССРның халык артисты Василий Лановой соңрак “Театральная жизнь” журналына биргән интервьюсында болай дип сөйләячәк: “Пьесадагы аңлатып бетә алмаслык сызлану безнең барыбызны да Сәгадиев яклы булырга мәҗ­бүр итте. Соңгы мәлдә мондый да оешканлык, бердәм­лек, илһамланып эзләнүне хәтерләмим дә. Безнең өчен эш вакыты да юкка чыкты, кичләрен, төнен дә эшләдек. Спектакль барышында тамаша залындагы бу кадәрле кайнар алкышларны гомерем эчендә башка бер җирдә дә күргәнем булмады”.
Бу сүзләргә кушып, Мәскәү тәнкыйтьчесе Александр Кацура фикерләрен китерү дә урынлы булыр: “Абдуллинның драматург сәләте күзгә күре­неп ачыла. Геройларының иңенә төшкәннәрне үзе чынбарлыкта кичермәгән хәлдә дә, автор аларны документаль дөреслек һәм тормыш хакыйкатен күңел аһәңе белән берләштерү аша тергезә.
Азат Абдуллин бу пьесасын ике алымга кора. Беренчесе — гаепләү алымы. Гаепләү-челәрнең дәлиле көчле һәм кире каккысыз. Икенче бүлектә шаһит хатын-кызларның берсе аны тагын бер тапкыр тыңлау­ларын сорый. Һәм суд барышын боза. Бу алым — каршылык. Пьеса оста язылган — кискен, тулы, саллы. Җиде шаһитның һәрберсе үзләренең җитәкчесен гаепләүчеләр алдында гына түгел, ә үзе эчен­дә, күңелендә, үзе алдында якларга омтыла. Әмма шунысы: колхоз рәисе Сәгадиевның язмышы ничек кенә хәл ител­мәсен, күңелдә кеше намусы һәм горурлыгы белән сокла­нуның арытаба дәвам итүе мөһим. Менә шушы пьесаның төп драматик асылы да. Җиде персонажның һәрберсендә Сәгадиев калкып чыга. Гүя, председатель (рәис) рухының очкыннарын алар үзләрендә җыйган. Власть менә шушында Сәгадиевның иң зур гаебен күрә дә инде, чөнки герой саф­ның алдында гына бармый, ә күпне үз өстенә ала, акылын тәкәббер туңбашларга каршы куя һәм төзүче рух утын үзен уратып алган кешеләргә тапшыра. Халык күңелендә онытылмаслык изге истәлек калдыра. Сәгадиевның иң мөһим отышы шунда”.
СССРда беренче булып колхоз авылы тормышындагы тирәнтен каршылыкларны, кешеләр арасындагы социаль, әхлакый, рухи конфликтларны ачып салган “Унөченче председатель” пьесасы буенча куел­ган спектакльләр, Вахтангов театрыннан тыш, илнең Сверд­­ловск, Алма-Ата, Фрунзе, Воронеж кебек йөздән артык театрында зур уңыш белән бара. 35 чит ил (мәсәлән, Болгария, Чехословакия, Румыния, АКШ) тамашачылары да аны җылы кабул итә. Мәскәү­дәге премьерадан соң дүрт ел үткәч, Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсе­нә дә менә ул. Әмма аның озак баруына юл куймыйлар.
Аның дәвамы буларак 1985 елда иҗат ителгән “Соңгы узаман” (исеме бераздан “Сагыш елгасы” дип үзгәртелә) пьесасы Мәскәүдәге “Театр” журналында 1986 ел ахырында басылып чыгар алдыннан туктатыла. Драматургның үз әсәрен яклау буенча көрәше аның файдасына тәмамлана. “Соңгы узаман”ны “Беренче председатель” белән бергә дилогия итеп тәү тапкыр Грузия һәм Эстония театрлары куя. Бераздан гына урыс һәм башкорт сәхнәләренә күтәре­лә.
Шулай итеп, “Соңгы узаман”. Себер тайгаларында бернинди гаепсез дүрт ел буе иза чигеп кайткан Сәгадиевны колхоз умартачысы итеп тә­гаен­лиләр. Моңлы хисләр белән башланган һәм фаҗи­гале тәмамланган спектакль (дилогиянең икенче өлеше) умарталыкта бара. Сәгадиев бал кортларына карый да уйга кала: “Нилектән бал корты белән чәчәк бер-берсеннән үзләренә кирәкнең барысын ала, ә икесе дә хөр яши?” һәм хакыйкать ача: “Корт чәчәкнең рәхмәтенә ирешә! Тик шуңа күрә генә аны илһамландыра ала...” Чын хакыйкать! Бу һәр кешегә һәм һәр җитәкчегә кагыла.
Александр Кацура мәкалә­сеннән өзек: “Күпләр теләгән һәм зарыккан ялкынлы шәхес образын тудырмый торып, драматургка уңышка ирешүе авыр булыр иде. Бер тоткын “Комсомольская правда”да Вахтангов исемендәге театрдагы спектакль хакындагы мәкаләне укып, төрмәдән чыккач та бу тамашаны карарга туры Мәскәүгә юл тота. Бу турыда “Дружба народов” журналында аның якташы сөйләп, тоткынның сүзләрен китерә: “Үземнең иреккә чыкканым өчен генә түгел, ә шушындый кеше — Сәгадиев белән очрашуыма куанып елыйм”. Менә шулай Сәгадиев күпләр­нең, бик күпләрнең туганына әйләнә — гади колхозчыдан — сәнәгать эшлеклесенә, тоткыннан академикка кадәр. Шул вакытта драматург та кешеләр акылында һәм йөрәгендә халык драматургына әверелә түгелме?!”
Азат Абдуллинның “Нездешний сад” (башкортчага ул, Г. Тукай сүзләре белән, “Раббым бакчасы” дип тәрҗе­мә ителгән) драмасы ниге­зендә — бөек биюче Рудольф Нуриев язмышы. Авторның сүзләренә караганда, “художестволы образ реаль кеше образыннан шуның белән аерыла: пьеса нигезендә хәтта танылган шәхес язмышы ятса да, анда автор үзе күргән-кичергәннәр дә катнаша. Ул үзен башка кешедә күрә. Шуңа да драманы Рудольф Нуриев турында дип әйтү аны тарайту булыр иде. Шул күздә тотылып, пьесада төп герой фамилиясез, Рудольф дип кенә алынган. Биредә язмыш сызыгы, характер һәм рух — прототиптан, ә сүзләр һәм фикер­ләр — нигез­дә автордан. Матбугат битлә­рендә аның турында билгеле булганнарны монда кертмә­дем. Шуңа күрә бу пьеса билгесез Нуриев турында дип әйтергә җөрьәт итәм”.
Хәйбулла районы җитәкче­леге 1983 елда Сергей Чекмарев исемендәге премия булдыра һәм аның иң беренчесен Азат Абдуллинга тапшыра. 1984 елда драматург “Почет билгесе” ордены белән бүләк­ләнә. Республикабыз Президенты указы белән 2014 елда аңа “Башкортстанның халык язучысы” исеме бирелә.
Башкортстан “Китап” нәш­рияты 2011 елда Азат Абдуллин әсәрләренең икетомлыгын бастырып чыгарды. Андагы әсәрләрнең, язмаларның урыс­ча һәм башкортча бире­лүе укучы яшьләрнең тел­ләрне яхшырак өйрәнүенә ярдәм итүне күздә тота. Беренче томга “Раббым бакчасы”, “Унөченче председатель”, “Сагыш елгасы”, “Ялгызы” (Сергей Чекмарев турында) драмалары һәм алар турында кайбер рецензияләр кергән. Икенче томда — “Онытма мине, кояш!”, “Актан-ак сөт”, “Кызыл чык”, “Рурда озакка сузылган йокы” повестьлары, шулай ук публицистика һәм хатлар. Ә ул хатлар үз әсәр­ләрен, алардагы кайбер прототипларны яклап КПСС съездларына, Югары судларга, прокуратураларга адрес­ланган.
Бу мәкаләне язар алдыннан шушы икетомлыкны һәм башка кайбер чыганакларны укыганда 1978 елда Үргенгә шул авыл да кергән “Заветы Ильича” колхозының алдынгы савучысы, СССР Югары Советы депутаты Рәмзия Колдәү­ләтова турында язарга баруымны хәтерләдем. Колхоз­ның партком секретаре Мәҗит Абдуллин драматургның бертуган абыйсы иде. Ул туып-үскән йортларын күрсәтте, энесе турында сөйләде. Ул чакта Мәҗит абыйның Венер исемле улы Уфа сәнгать училищесында укый иде. Озакламый Венер Абдуллин бик популяр яшь җырчы булып китте, аңа “Башкортстанның атказанган артисты” исеме бирелде.

Фәрит Фаткуллин.


Читайте нас: