+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Җир", "Җан", "Мирас" бергә кушылды

Алдан хәбәр итүебезчә, Уфада Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасы узды.

Алдан хәбәр итүебезчә, Уфада Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасы узды.


Зур һәм масштаблы вакыйгада дөньяның 37 иленнән иҗат коллективлары катнашты - бу 1100 артист. Тантана берничә - "Җир", "Җан", "Мирас" блокларыннан торды. Алар халык гореф-гадәтләренә - фольклорга нигезләнгән иде.

Эпос геройлары тамашачыларны башкорт халкы тарихының йөз еллыгы аша үткәрде, җирдә тынычлык барлыкка килү мизгеленнән алып, сабантуй бәйрәменә кадәр юл мифлар белән тулыландырылып күрсәтелде. Кабул итүче як буларак, республика матур программа – үзенчәлекле шоу тәкъдим итте.

CIOFF ® VI Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасында Гиннесның рекордлар китабы рекордчысы Эльбрус Нигъмәтуллин катнашты. Русиянең һәм дөньяның иң көчле кешеләренең берсе борынгы Урал батыр образында тәкъдим ителде.

Беренче тапкыр Уфада Фольклориада гимны яңгырады. "Уфа-Арена" сәхнәсендә тантаналы композицияне Русия җырчысы Марина Девятова һәм Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков башкардылар.

CIOFF ® VI Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасында Русиянең халык артисты Надежда Бабкина катнашты.

Концерт программасын Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе, «Мирас» фольклор җыр һәм бию ансамбле, Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт акалемия халык биюләре ансамбле чыгышлары бизәде. Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсенең бию театры, «Сәфәр» хореография ансамбле (Туймазы шәһәре), Учалы дәүләт филармониясенең «Уралтау» бию ансамбле һәм «Берхомут» халык бию ансамбле (Учалы шәһәре) һәм республиканың башка фольклор коллективлары катнашты.

Ачылу тантанасының рәсми өлешендә Русия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы укылды.

Сәламләү сүзе белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы президенты Филипп Боссан чыгыш ясадылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзенең чыгышы ахырында Филипп Боссан башкорт телендә сөйләде.

Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасы өчен 500дән артык интеллектуаль яктылык приборлары, 800 квадрат метр светодиодлы экран, ачылу тантанасы өчен махсус эшләнгән уникаль механизмнар һәм автоматлаштыру системалары, дистәләгән иң заманча лазер видеопроекторлары, 100 кВттан артык тавыш җайланмалары, төтен һәм крио эффектлары кирәк булды.


Фото: Динар Кәлимуллин



Читайте нас: