Илеш районының Торачы авылы егете Рөстәм Әхмәтов турында шулай диләр.
Күзләрне камаштыргыч табигать матурлыгы, таң ату, кызарып кояш бату, зәп-зәңгәр диңгезләр киңлеге, күз явын алырдай чәчәкләр яланы – кем кайда нинди матурлык күрә белә бит. Бүген үзем генә сокланып йөргән матурлык турында бәян итмәкчемен. Матур архитектектуралы өйләр, капка-коймалар, бакчалар – һәрвакыт күз уңымда. Соңгы вакытта киң таралу алган тимерне чүкеп эшләнгән капка-коймалар, көнкүреш әйберләре сокландыра.
Тимерчелек борынгыдан, ата-бабаларыбыздан калган һөнәр. Элек тимерчеләр дөнья көтәр өчен кирәк булган бөтен эш коралларын гади чүкеч, тоткыч, сандал, күмер ярдә-мендә тимерлектә эшләгән. Тимерче һәрвакыт нәфис фильмнарда, картиналарда зур гәүдәле, көчле, оста һөнәр иясе итеп сурәтләнгән. Хәзерге металлны нәфис чүкү белән тимерчелек эше бер үк һөнәр төрләре кебек. Шул ук бик күп көч таләп итә торган авыр эш, ләкин аермасы да бар. Югары ювелир осталык таләп итүче бик вак эш дип күз алдына китерәм мин аны. Нәфис чүкү эшенең бар нечкәлекләре белән танышу өчен әллә кайдан осталар юллап йөрмәдем. Останың үз арабыздан чыгып, бүгенге көндә танылып килүче, үз эшләнмәләре белән туган ягы халкын сөендереп яшәве бигрәк тә күңелгә якын. “Корал эшли, ир мактала”, – дигән бик тә тапкыр әйтем бар. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирердәй бер хикәя искә төшә. “Бер бала әтисе кебек оста итеп кадак кагарга өйрәнәсе килеп, аның чүкеч сатып алуын үтенә. Әтисе вакыты юклыгына сылтанып, улының кулына үзенең иске чүкечен тоттыра. Монысы белән өйрәнә тор, соңыннан кибеттән яңасын алып бирермен, ди. Бераз вакыт үткәч, малай кадак кагарга өйрәнә. Әтисе: “Әйдә улым, яңа чүкеч алыйк”, – ди. Улы әтисенең чүкечен күкрәгенә кысып: “Әти, яңа чүкеч кирәк булса, үзеңә ал, ә минем чүкечем бар инде”, – дип кибеткә барудан баш тарта. Бәләкәйдән кулыннан эш коралын төшермәгән, бүгенге көндә үзенә 70 төрле һөнәр дә аз тоелган оста – Рөстәм Әхмәтов турында сүзем.
Торачыга кергәндә сырлап, тимер-дән чүкеп эшләнгән авылның исеме язылган. Аны эшләүче шушы авыл егете, Әлфия һәм Радис Әхмәтовларның алтын куллы уллары Рөстәм. Алар яшәгән йорт капкасын да уллары үзе эшләгән. Ихатага үткәч тә, Рөстәм үз куллары белән ясаган җиһазларның бихисап икәнлеген күрәсең.
Дүртенче сыйныфта укыган улының бөтен эшкә кулы ятканын күргән әти-әнисе улларының туган көненә кораллар тутырылган чемодан бүләк итә. Рөстәм кечкенә чагыннан әтисенең тегү машинасы артында тиредән туннар, бүрекләр, биялиләр, унтылар тегүен, эретеп ябыштыру аппараты белән тимердән капка-коймалар эшләвен күреп үсә. Менә шулар этәр-геч бирә дә инде аңа чемодандагы коралларны үзенә буйсындыра башларга. Агачтан эшләп куйган рамнарны, урындык-өстәлләрне әти-әнисенең, укытучыларының, сыйныфташларының хуплавын күргәч, зуррак эшләргә дә алына.
Мәктәптә укыганда ук Рөстәм бик матур итеп үзаллы һәм, җыр укытучысы киңәшләрен тотып, гармунда уйнарга өйрәнә. Мәктәптә, авылда үткән күп чараларны музыкаль яктан Рөстәм бизәде. Аның гармун тавышына өзә басып биюче, салмак көйләргә вальс әйләнүче, кушылып җырлаучылар күп булды.
Рөстәм солдат хезмәтендә булып кайта, Нефтекама автотранспорт колледжын тәмамлый. Колледжда укытучылары аңа укытучы-мастер булып калырга тәкъдим иткәч, берсүзсез риза була. Күп эшләргә осталыгыңны өйрәнеп калырдай укучыларың яныңда булу – аның үзен дә яңа эшләргә өнди. Һәм ул тимерне нәфис чүкү кебек бик тә авыр тоелган һөнәрне үзенә буйсындырырга карар итә. Күрәсез, аның уйлаган хыяллары тормышка аша. Бүген инде Рөстәм турында бу эшнең чын остасы дип әйтергә була.
Рөстәм вакытын бушка уздыра торганнардан түгел. Аның яңа гына машинасында ялга кайтканын күрәсең, әнә инде ул үзе ясаган “Буран”ны җигеп урман-кырлар гизә, әле күрше-ләргә капка куя, үзе ясаган күмгече белән бәрәңге арасын эшкәртә, печә-нен чаба, ташый. Әти-әнисенә шулай ярдәм күрсәтеп, тагын үзенең эш урынына ашыга Рөстәм.
Ул өйләнде, матур итеп, бөтен авыл белән шаулатып туен үткәрдек. Тормыш иптәше белән бүгенге көндә алар уллары Аязны үстерәләр. Рөстәм, киләчәгең бүгенге кебек яңа һөнәрләрең белән яңа үрләргә чакырсын сине. Эшләгәне кеше өчен булса да, өйрәнүе үзе өчен икәнлекне аңлаганнар бервакытта да юлыннан тайпылмас!
Мәрьям ШӘМСИЕВА,
ветеран укытучы.
Илеш районы,
Торачы авылы.