+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фольклориададан түгел, ялга барудан куркырга кирәк!

Башкортстанда үтүче Халыкара фестиваль чараларында барлык санитар-эпидемиологик таләпләр дә катгый үтәлә, ә менә кеше өстенә кеше өелгән диңгез яры пляжларында алай дип булмый.

Башкортстанда үтүче Халыкара фестиваль чараларында барлык санитар-эпидемиологик таләпләр дә катгый үтәлә, ә менә кеше өстенә кеше өелгән диңгез яры пляжларында алай дип булмый.

VI Бөтендөнья фольклориадасы һәм төбәктә вакциналау барышы — шушы ике тема республика Башлыгы Радий Хәбиров 1 июльдә киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, журналистлар һәм блогерлар белән үткәргән очрашуда төп игътибар үзәгендә булды. Бу очраклы түгел, билгеле, чөнки Фольклориада барышында барлык хәвефсезлек, санитар-эпидемиологик таләпләрнең төгәл үтәлүенә — республикадагы иминлек, үз чиратында, күпчелегебез вакциналанган булып, төбәкнең дөньякүләм чараны эпидемиологик җәһәттән имин хәл-шартларда каршы алуына Фольклориаданың югары дәрәҗәдә үтүе дә турыдан-туры бәйләнгән.

— Фольклориада — дөнья дәрәҗә­сен­дәге иң чагу мәдәни вакыйга ул. Республика өчен — икътисад һәм туризм өлкәсендә дә, гомум халык тормышында да аның уңай йогынтысы зур булыр дип уйлыйм. Безгә 37 илдән кунаклар килә. Алар безнең республика, кешеләр, бай табигатебез белән танышачак, кунакчыллыгыбызны күрә­чәк. Шуңа да бу Башкортстанны һәм Уфаны дөнья күләмендә тагын да ныграк таныту өчен гаять мөһим чара булып тора. Дәрәҗәсе һәм әһәмияте ягыннан аны 1957 елда Мәскәүдә үткән Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале белән чагыштырырга мөмкин, — диде очрашуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ров.
Республика җитәкчесе белдерүен­чә, Башкортстанда әле булган санитар-эпидемиологик хәл-шартлар бездә шундый дәрәҗәдәге чараны кабул итү мөмкинлеге бирә. Тиешле карар кабул ителгәнче бу мәсьәлә белгечләр тарафыннан җентекле һәм эзлекле тикшерелгән.
— Әлеге карарга килгәнче без хәл-шартларны һәрьяклы эзмә-эзлекле өйрәндек. Әйе, кире карашларга ияреп, без Оештыру комитетына Фольклориаданы үткәрмәүне үтенеп тә мөрәҗәгать итә ала идек. Ләкин без бу адымга бармадык. Фольклориаданы үткәрү турында карар эпидемиологик хәл-шартларны аек акыл белән бәяләп кабул ителде. Безнең туристлар, шул исәптән Мәскәү аша, кая гына очмый. Төркиягә, Кипрга, Азәрбайҗанга, Әрмәнстанга, Берләш­кән Гарәп Әмирлекләренә... Әлбәттә, анда, өелешеп, комлыкта, кеше арасында ятканда, Фольклориада чаралары вакытындагы белән чагыштырганда, коронавирус йоктыру ихтималы күпкә зуррак, — диде бу җәһәттән Радий Фәрит улы.
Аннары, республика җитәкчесе белдерүенчә, Фольклориадага килүчеләр иң нечкә санитар-эпидемиологик “иләк” аша үтә. Алар барысы да ПЦР тестлары белән килә, һәр этапта термометрия үтә. Битлек режимын, социаль дистанцияне саклау оештыручыларның иң җитди игътибар үзәгенә алынган. Халыкара фести­валь­дә катнашучыларның күпчелеге вакциналанган. Кемнеңдер вирус йөртүенә аз гына шик туган очракта да аны башкалардан изоляцияләү һәм тикшерү өчен махсус обсерваторлар әзерләнде.
— Диагноз раслана икән, “Роспот­ребнадзор” регламентына ярашлы, кешене шунда ук изоляциялиячәкләр, ул бәйләнештә булган барлык кешеләрне ачыклаячаклар. Андый хәл була калса, республика медицина учреж­дениеләрендә сыйфатлы итеп дәвалау өчен барлык тиешле шартлар булдырылган, — диде Радий Хәбиров.
Шул ук вакытта соңгы атнада Башкортстанда да коронавирус белән авыручылар санының сизелерлек арта баруында һәм июль ахырына хәлнең тагы да кискенләшүе көте­лүенә, очрашуда катнашкан “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак белдерүенчә, Фольк­лориаданың бер генә катнашы да юк.
— Коронавирус белән авыручылар саны Фольклориада узса да, узмаса да, һичшиксез, артачак. Бу Русия территориясендә бүген авыру штаммнарының киң таралуы белән бәйле. Вакциналау дәрәҗәсен һәм эпидемиологик хәл-шартларны исәпкә алып, июльнең икенче яртысында һәм ахырында авыручылар санының бермә-бер артуын көтәргә кирәк, — диде, аерым алганда, Анна Казак.
Әйтергә кирәк, дөньякүләм Фольк­лориаданың бездә үтүе, бу очракта ничек кенә сәер яңгырамасын, әлеге хәл-шартларда төбәктә коронавируска бәйле эпидемиологик хәлне тотрыкландыру өчен файдага гына да булырга мөмкин. Эш шунда: Анна Казак белдерүенчә, Фольклориада көннә­рендә республикага Русиянең “Микроб” үләт чиренә каршы фәнни-тикше­ренү институты белгечләре килде. Фольклориада чараларында кайдадыр инфекциягә шик туа икән, алар шунда ук шул урынга чыгып, тиешле ашыгыч чаралар күрәчәк.
Шулай да коронавирусның өченче дулкыны якынайган чорда авырмас, авырган очракта да аны җиңел үткәрү өчен вакциналану иң нәтиҗәле бердәнбер чара булып тора. Шуңа да Радий Хәбировның киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуында бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелүе һич очраклы түгел. Әйе, республикада беркемне дә вакцина кадатырга мәҗбүриләү юк. Әмма үзеңнең, якыннарыңның авырмавын, авырудан өзлекмәвен, ахыр чиктә үлмәвен телисең икән, һәркем аңлы рәвештә шушы адымга барырга һәм мотлак прививка ясатырга тиеш. Чөнки бу гомум иминлегебез өчен кирәк. Барыбыз да вакциналанган очракта гына коллектив иммунитет формалашачак һәм шул рәвешле зәһәр авыруны җиңә алачакбыз. Әлеге очрашуда да шушы фикер кызыл җеп булып үтте.
Бөтендөнья фольклориадасы республикада уйланылганча үтсә, 21-25 июльдә Уфада узарга тиешле “Яшь профессионаллар” (Worldskills Russia) Милли чемпионаты финалының ки­чектерелүе дә мөмкин. Июль ахырына илдә һәм төбәктә коронавируска бәйле фаразларны исәпкә алып, аның буенча ахыргы карар федераль дәрә­җәдә якын көннәрдә кабул ителәчәк.
Очрашуда, шулай ук, башкалада экологик хәлне яхшырту, Уфаның 450 еллыгына һәм язучы Сергей Довла­товның тууына 80 ел тулуга әзерлек мәсьәләләре тикшерелде, башка темалар буенча да ачыктан-ачык сөй­ләшү булды.
— Мин киңкүләм мәгълүмат чара­ларының ролен һәм әһәмиятен бик яхшы аңлыйм. Шуңа да мондый очрашулар даими үтәчәк, — диде ахырда, журналистларга актив һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барган өчен рәхмәт белдереп, Радий Хәби­ров.

Илдар Фазлетдинов.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: