+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада дөнья рекорды куелды!

“Торатау” Конгресс-холлы янындагы амфитеатрда оештырылган дуслык хороводында 57 ил һәм 71 милләт вәкиле булган 2700дән күбрәк кеше катнашты.

“Торатау” Конгресс-холлы янындагы амфитеатрда оештырылган дуслык хороводында 57 ил һәм 71 милләт вәкиле булган 2700дән күбрәк кеше катнашты.

Башкортстанда 10 июльгә кадәр узачак CIOFF ® ️ VI Бөтендөнья фольклориадасының беренче делегацияләре 1 июльдә килә башлады. Беренчеләрдән булып Панама, Һиндстан, АКШ, Мексика, Перу коллективлары Уфа җиренә аяк басты.
Фольклориаданы тантаналы ачу чарасы “Уфа-Арена” боз сараенда узды. Аннан туры трансляцияләрне БСТ, “Башкортостан-24” телеканалларының эфирларында һәм социаль челтәрләрендә, Фольклориада сайтында карарга мөмкин булды. “Дулкын”, “Беренче Май” һәм “Дим” паркларында 3 фан-зона оештырылды, анда Уфа кунаклары һәм халкы туры трансляцияләрне карый алды.

Зур һәм колачлы вакыйгада дөньяның 37 иленнән иҗат коллективлары катнашты – бу 1100 артист. Тантана берничә “Җир”, “Җан”, “Мирас” блокларыннан торды. Алар халык гореф-гадәтләренә – фольклорга нигезләнде.
VI Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасында Гиннессның рекордлар китабы рекордчысы Эльбрус Нигъмәтуллин катнашты. Русиянең һәм дөньяның иң көчле кешеләренең берсе Урал батыр образында тәкъдим ителде.
Беренче тапкыр Уфада Фольклориада гимны яңгырады. “Уфа-Арена” сарае сәхнәсендә тантаналы композицияне Русия җырчысы Марина Девятова һәм Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков башкардылар.
VI Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасында Русиянең халык артисты Надежда Бабкина һәм “Русская песня” ансамбле, Кубань дәүләт академия казак хоры катнаштылар. Концерт программасын Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе, “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле чыгышлары бизәде. Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсенең бию театры, Туймазы шәһәренең “Сәфәр” хореография ансамбле, Учалы дәүләт филармониясенең “Уралтау” бию ансамбле һәм Учалы шәһәреннән “Берхомут” халык бию ансамбле һәм республиканың башка фольклор коллективлары катнашты.
Халыкара фестивальне ачу тантанасының рәсми өлешендә Русия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы укылды. Сәламләү сүзе белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы президенты Филипп Боссан чыгыш ясадылар.
– Бүген Башкортстан VI Бөтендөнья фольклориадасын каршы ала.
Русиядә беренче тапкыр традицион мәдәниятләрнең мондый киңкүләм форумын уздыру мөмкинлеге нәкъ безнең республикага бирелүе белән горурланабыз, — диде чараны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе билгеләп үтүенчә, Евразиянең үзәгендә, Көнчыгыш һәм Көнбатыш очраша торган республикада Фольклориаданы уздыру символик мәгънәгә ия.
“Әйе, без – төрле. Безнең үз телләребез һәм мәдәниятләребез бар. Әмма без — тугандаш, яхшы күршеләр. Һәм бердәмлегебез белән көчле. Без җиребезне яратабыз, бергәләп Ватаныбызны көчлерәк һәм баерак итәбез. Уртак уңышларга куанабыз. Һәм бу шулай булырга тиеш тә!” — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы билгеләп үтүенчә, бу көннәрдә без дистәләгән ил халыкларының чыгышын караячакбыз, Фольклориадада катнашучыларның талантларына сокланачак­быз.
“Бу көннәрдә Фольклориада безгә Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар форумы атмосферасын искә төшерә, ул 1957 елда Мәскәүдә үткән иде. Фольклориада һәммәбез өчен халыклар дуслыгы символына әйләнсен. Чын иҗат һәм илһам бәйрәменә, онытылмаслык вакыйгага әверелсен. Сезгә чагу хисләр, онытылмас тойгылар телим! Башкортстанга рәхим итегез, дуслар!” — дип сәламләде Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларны республика Башлыгы.
Дөньякүләм чараны ачу тантанасында СIOFF президенты Филипп Боссан ихлас сәламнәрен, яхшы теләкләрен җиткерде, фестивальгә уңышлы эш теләде.
Фестиваль кысаларында матур парад — “Уфа-Арена” боз сарае залында 36 катнашучы ил вәкилләре узды. 37нче ил — Индонезия калганнарга икенче көнне кушылды. Сәхнәгә чыккан һәр делегацияне залда алкышлар белән каршы алдылар.
Финал өлеше “Фольклориада, сәлам!” дип аталды.
Фольклориаданы ачу тантанасы кысаларында “Уфа-Арена” боз сараенда фестиваль эмблемасы төшерелгән почта маркировкасы конвертын рәсми гамәлгә кертү тантанасы да узды.
Почтада куллануга фестиваль эмблемасы төшерелгән махсус штемпель дә чыгарылды. Шундый ук эмблема һәм “VI Бөтендөнья CIOFF®, Уфа шәһәре, 2021 елның 3-10 июле” дигән язу почта конвертында бар. Конвертларга штемпельнең беренче штампларын Филипп Боссан, Радий Хәбиров һәм Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова
сукты. Барлык катнашучылар да дөньяның теләсә кайсы почмагына “Уфа-Арена”дан уникаль бәйрәм конверты җибәрү мөмкинлеге алды. Почта продукциясен махсус штемпель белән басу 3-10 июльдә генә мөмкин булачак. Билгеле даталар белән мондый штемпельләр чыгару еш булмый, шуңа бу игътибарны җәлеп итә, аеруча филателистларныкын. Уникаль штемпель штампы бул­ган маркалар, конвертлар коллекционерлар арасында аерым кыйммәткә ия. VI Бөтендөнья фольклориадасы эмблемасы булган почта конверты 500 мең тираж белән басылган һәм Русия почтасы бүлекләренә таратылган.
Тантанадан соң CIOFF Русия милли секциясе президенты, Василий Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова жур­на­листлар белән аралашты. Аның фикеренчә, бу тантана Башкортстанның “без күргән барлык Олимпия уеннарын да җиңүен” күрсәтте.
Инде бүген үк Уфа Олимпиаданы кабул итә ала – һәм моңа бөтен дөнья сокланачак. Сездә авыл клублары гына да 2 меңнән артык. Мондый саннар Русиянең бер генә төбәгендә дә юк. Без Радий Фәритовичка чиксез рәхмәтле. Моның өчен көч, ихтыяр һәм җаваплылык кирәк. Башкортстан Башлыгы булмаса, бу тауны без яулый алыр идек микән? Баш иябез! Барыгызга да уңышлар! Барысы да әйбәт булачак, мин моңа ышанам”, – дип билгеләп үтте Тамара Пуртова.
Фольклориаданың икенче көне Башкортстан Милли музеенда VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган “Дөнья халыклары битлекләре” халыкара күр­­гәзмәсен һәм “Дөнья халыклары уен кораллары” халыкара фотокүр-гәзмәсен ачудан башланды.
– VI Бөтендөнья фольклориадасы – халыклар дуслыгын, гореф-гадәтләре-безне һәм тамырларыбызны саклау символы ул. Без бүген күп халыкларның мә-дәнияте белән танышабыз. Тәкъдим ителгән экспози-циядә теге яки бу йоланы, мәдәниятне гәүдәләндергән битлекләр бар. Шулай ук төрле халыклар үзләренең хисләрен уен коралы аша күрсәтә. Аның яңгыра­шын­да халыкның күңеле дә чагыла, – диде чараны ачу тантанасында респуб­ли­каның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Маскалар күргәзмәсендә 24 уникаль эшләнмә тәкъ­дим ителгән, аларны VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучылар алып килгән. Моннан тыш, килү-челәр традицион мәдә­ният­нең әлеге элементы белән бәйле фото һәм видеоматериаллар күрә алачак. Күргәзмә битлекләрне мә­дәни мирасның уникаль өлеше буларак популярлаштыруга юнәлтелгән.
Шулай ук CIOFF® Яшь-ләр координация комитеты оешмалары тарафыннан төзелгән традицион уен кораллары фотокүр­гәз-мәсе эшли башлады. Проектның максаты – музыка ярдәмендә мәдәни күптөр­лелек идеясен алга сөрү һәм шул ук вакытта төрле мәдәниятләрнең охшашлыгын күрсәтү. Экспо-зи­цияләр 9 июльгә кадәр Уфа шәһә­ре, Совет урамы, 14 адресы буенча эшләя-чәк. Битлек кию режимын саклап, керү ирекле.
Шул ук көнне Салават Юлаев исемендәге мәй-данда CIOFF Халыкара ко­митетының интерактив ак­цияләре узды. Ул VI Бө­тен­дөнья фольклориадасы кысаларында CIOFFның Яшьләр комитетының шә­һәр халкы һәм кунаклары өчен интерактив акцияләре иде. “CIOFFның төрле ил­ләрдә яшьләр комитетлары һәм вәкиллекләре бар, алар матди булмаган мәдәни мирасны саклау өлкәсендә эш алып бара, ул эш балалар, яшьләр арасында төрле мәдәни күренешләрне алга этәрүгә юнәлтелгән. Фольклориадада без төрле акция­ләр белән мәйданчык оештырдык. Моннан тыш, Башкортстан Республикасы Милли музеенда CIOFFның Яшьләр комитеты тарафыннан оештырылган традицион музыка уен кораллары күргәзмәсен дә карый аласыз”, – диде CIOFFның Яшьләр комитеты рәисе урынбасары Лауре Лопез.
Оештыручылар кызыклы программа әзерләгән, аңа бөтен гаилә өчен дөнья халыкларының традицион уеннары, осталык дәрес-ләре, төрле балалар уеннары (рәсем, аквагрим һәм башкалар) кергән. Күңел ачу чараларыннан тыш, катнашучылар һәм кунаклар үзләренә матур кадрлар ясый алсыннар өчен фотозоналар урнаштырылган.
Шул ук көнне “Торатау” Конгресс-холлында “Дөнья­­күләм мәдәни ми­расның бер өлеше Русия Федерациясе халык­ла­рының матди мирасы буларак” дигән халыкара конференция булды. Конференция фести­вальдә катнашучыларга Русия Феде-ра­циясенең мәдәният министры Ольга Любимова юллаган видеокотлау белән башланды.
Сәламләү сүзе белән шулай ук республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чыгыш ясады. Ул CIOFF тара­фыннан күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде, рес­пуб­ликаның миллә­тара гармонияле мөнәсә­бәтләр урнаштыру буенча зур тәҗрибәсе барлыгын ассызыклады.
Җавап сүзе белән CIOFF директоры Филипп Боссан да чыгыш ясады.
Конференциянең икенче өлешендә катнашучылар Русия халыкларының матди булмаган мәдәни мира­сының кайбер объектларын тәкъдим итте. Мәсәлән, Республика халык иҗаты үзәге­нең генеральный директоры Артур Әлибәков “Урал-батыр” эпосын тәкъдим итте.
“Фольклориада йөрә­ге” күргәзмәсе VI Бөтен-дөнья фольклориадасы кысаларында 4 июльдә Салават Юлаев исемендәге мәйдан каршында ачылды.
– Кичә без сокландыргыч тамашаның шаһитлары булдык, Башкортстан Республикасы аны 40ка якын ил вәкилләре катнашлыгында оештырды. Бүген парад һәм социаль төркемнәр сез­гә искиткеч тамаша карарга уникаль мөмкинлек бирәчәк. Пандемия шартларында яңа дуслык дөнья­сын төзергә һәм барыбыз бергә – бүген, иртәгә һәм мәңгегә моны истә тотарга кирәк”, – диде күргәзмәне ачу тантанасында Фольклор фес-ти­вальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы президенты Филипп Боссан.
“Һөнәрчелек күргәз­мәсе иң катлаулысы. Әгәр җыр­лар, бию­ләр, музыканы сез үзегез белән хәтердә генә алып китә алсагыз, һө-нәрче­ләрнең эшләнмә­ләре безнең матур бәйрәмебез турында бик озак хәтерләтә­чәк”, – диде Василий Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова.
Күргәзмәне ачу тантанасында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Бөтен­дөнья фольклориадасы илчесе, Русиянең халык артисты Надежда Бабкина, Бөтендөнья фольклор универсиадасын әзерләү һәм үткәрү комитеты рәисе Алехандро Камачо Гонсалес катнаштылар.
Күргәзмәдә чит ил кунаклары урындагы осталар эше белән танышачак, кубыз һәм курай ясау процессын күрәчәк. Келәм сугу, киез басу, тукымага рәсем ясау буенча осталык дәрес­ләре узачак. Анда кунаклар да үзләренең мәдәнияте һәм кәсепчелек традиция­ләре турында сөйләячәк. Көн саен мәйданда Уфа фольклор ансамбльләре һәм чит ил делега­ция­лә­ренең иҗат коллективлары катнашлыгында концертлар узачак. Күргәзмә 10 июльгә кадәр 11 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Шул ук көнне “Торатау” Конгресс-холлының матбугат үзәгендә конференция узды. Анда Филипп Боссан, Тамара Пуртова, Башкортстан халык иҗаты үзәге генеральный директоры, VI Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү дирекциясе Башкарма директоры Артур Әлиба­ков, Бөтен­дөнья фольклориадасын ачу һәм ябу тан-та­насының директоры һәм режиссеры, “Фольклориада йөрәге” фестивале координаторы Айдар Зөбәйдул-лин журна­листларның сорауларына җавап бирде­ләр.
– Барысы да искиткеч югары сыйфатта. Бик күп чараларда катнашканым булса да, фестивальне мондый искиткеч ачу тантанасын күргәнем булмады. Оештыручыларга, режиссерга, катнашкан һәр коллективка зур рәхмәтлә­рем­не белдерәм, – диде Филипп Боссан.
VI Бөтендөнья CIOFF фольклориадасы ачылыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале бе­лән параллель охшашлык үткәрде. Быелгы Фольклориадада да безнең республикага килгән иҗат кол­лективларының 90 процентын яшьләр тәшкил итә.
“Коллективлар CIOFF милли секцияләре җитәкче­легендә илләрне үзләре сайлады. Әйтик, Мексикада конкурс сайлап алуында 25 коллектив катнашты. Әл­бәттә, коллективларда өл­кән буын да бар, тик, кагый­дә буларак, аларның күпче­леге – студентлар, – дип билгеләп үтте Филипп Боссан. — Бу – минем Уфага алтынчы визитым. Миңа монда барыннан да бигрәк дуслык ошый, коммуника­ция­ләр булдырганда төп максатыбыз – кешеләр белән тынычлык сөюче мө­нәсәбәт­ләр төзү. Монда без эшкә сәләтле һәм хезмәт сөючән команда төзи алдык. Һәм иң зур байлык – Башкортстанда яшәүче бик яхшы кешеләр”.
VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында узган дөнья халыклары парады һәм хороводында бөтен Русиядән халык иҗа­ты йортлары һәм үзәкләре директорлары катнашты. Алар барысы да илнең төрле төбәкләреннән килгән халыкларның милли костюмнарын тәкъдим итте. Бу хакта журналистларга Русия халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова хәбәр итте.
Кичен Уфа урамнары буйлап VI Бөтендөнья Фольклориадасы “Милли костюмнар” парады үтте. Бу үзенчәлекле парадта Фольк­лориадага килгән барлык илләр дә катнашты. Уфа урамнарындагы ха­лыкның, катнашучыларның киемнәрендәге чагу төслә­реннән, күзләре камашты. Һәр ил вәкиле милли кием­нәрдә үз халкының иң чагу җыр-моңын тәкъдим итте.
Парадта катнашучылар “Ватан” этно-паркында зур әйлән-бәйләнгә тезелде. Шулай итеп, Башкортстанда берьюлы ике дөнья рекорды куелды.
VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында 57 ил вәкилләре дуслык хороводында әйләнде. Бу әйлән-бәйлән милләтләр саны буенча да дөньяда иң зурысы булды: Кояшны символлаштырган әйлән-бәйләнгә 71 халык вәкилләре кушылды. Милли киемнәрдәге 2700 кешенең әйлән-бәйләне халыклар дуслыгы символына әверелде. Рекорд куелганнан соң Фольклориаданың әләме күтәрелде.
“Торатау” Конгресс-холлы амфитеатрында Башкортстанда узучы бәйрәм­нең төп мәйданчыгы – “Фольклориада йөрәге” эш­ләде. Катнашучыларны һәм тамашачыларны экраннан Русиянең мәдәният министры Ольга Любимова сәлам­ләде. Русиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров та Уфада узучы Бөтендөнья фольклориадасын оештыручыларга һәм катнашучыларга сәлам юллады.
“Фольклориада йөрәге”-нең беренче кичендә Русия­нең халык артисты Надежда Бабкина һәм “Русская песня” ансамбле, Кубань дәүләт академия казак хо­ры, “Гжель” Мәскәү дәүләт академия бию театры, “Вайнах” Чечня дәүләт бию ансамбле, өзләүче Олена Уутай чыгыш ясадылар.
Кичә Фольклориадада катнашучылар республика буйлап таралышты. Тамаша программалары рес­публиканың 22 муниципаль берәмлегендә уза. Фести­вальнең берсе Салават шә­һәренең “Нефтехимик” Мә­дәният сарае каршындагы мәйданда барды. Тамашачылар Австрия, Боливия, Словакия, Греция, Мексика, Индонезия, Русия­нең мәдә­нияте белән танышты.
Камерун, Палестина, Франция, Белоруссия, Төньяк Македония, Перу, Эквадор, Румыния коллективлары Мишкә районында “Триумф” комплексы каршындагы мәйданда чыгыш ясады.
Дүртөйле дә фести­валь­дә катнашучыларны кабул итте. Матур программаны Азәрбайҗан, Хорватия, Һиндстан, Эстония, Чили, Парагвай һәм Бенин иҗат коллективлары күрсәтте.
Республиканы иҗади форумда шәһәр һәм район­нарның сәнгать коллективлары тәкъдим итәчәк.
Кичә чит ил кунакла­рының чыгышларын Уфа шәһәрендә дә күрә алдылар. Көндез “Торатау” Конгресс-холлының югары мәй­данчыгында Польша, Панама, Италия иҗат ан­самбль­ләре уникаль шоу күрсәтте. Кичке сәгатьләрдә “Торатау” амфитеатрында фольклор коллективлары: Болгария, Испания, Казахстан, Колумбия катнашлыгында концерт программасы старт алды. Ырынбур дәүләт академия халык хоры, Русия җырчысы Тина Кузнецова һәм Zventa Sventana фолк-проекты кичәнең хедлайнерлары булды.
VI Бөтендөнья фольклориадасы турында барлык актуаль мәгълүмат хәзер мобиль гидта бар: https://­folkloriada кonline. Биредә чаралар тәртибен, концертлар узачак мәйдан­чыклар һәм башкала кунакларына тәкъдим ителгән истәлекле урыннар турында мәгълү­матны карарга, шулай ук зур халыкара форум­ның иң соңгы яңалыкларын белер­гә мөм­кин.
Фестиваль үз эшен алдагы көннәрдә дә дәвам итә­чәк, ул 10 июльдә тәмам­ланачак.

Зөһрә ИСЛАМОВА, Резеда ГАЛИКӘЕВА, Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН, Ләйсән ЯКУПОВА.
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: