Баштагы чорда шәһәр Вавилонны хәтерләтә. Биредәге халыкның этник составы бик чуар була: урыс, башкорт, татар һәм чувашлардан тыш, 1943 елда хәрби Октябрьскийда 77 украин, 53 грузин, 53 әрмән, 52 белорус, 26 үзбәк, 29 казах, 16 әзербайҗан, шулай ук аварлар, кумыклар, лезгиннар, ногайлылар, уйгырлар, каракалпаклар, поляклар, литвалылар һәм башкалар була. Баштагы еллардагы документларда немец һәм яһүд исемнәре һәм фамилияләре күп. Монда швед Константин Нордлунд урыс драма театры оештыра, ул Башкортстанда беренче булып халык театры исеменә лаек була.
Октябрьскийда бүгенге дөнья халкы мәдәнияте тантанасы күпмилләтле шәһәрнең һәм кунакчыл Башкортстанның тарихын дәвам итте.
Шәһәр өчен мөһим булган ике вакыйганың туры килүе уңаеннан истәлек итеп Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев һәр ансамбльгә башкорт кызы статуэткасы бүләк итте. Алар Октябрьскийдагы «Башкирский фарфор» заводында югары сыйфатлы фарфордан ясалган.
— Бу истәлекле бүләкләр безнең кунакларга Октябрьский шәһәрендәге җылы очрашу турында искә төшерер, - дип билгеләп үтте Алексей Шмелев, сувенирларны тапшырганда.
Фольклориадада катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән республиканың мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина сәламләде.
Концерт программасын шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары Фольклориаданың асылы белән аваздаш булган символик һәм күпмәгънәле исем астында «Традицияләрнең тере җебе» дип аталган вокаль-хореографик композиция белән ачтылар. Башкортстан халыкларының җыр, инструменталь, йола традицияләрен «Аяз» халык фольклор хоры, халык уен кораллары ансамбльләре, «Волюшка» халык казак ансамбле, солист Әлфия Сәитова, «Аманат» курайчылар ансамбле, «Юмарт кич» урыс халык җыры хоры тәкъдим итте.