+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Үзен илгә багышлаган, шуның белән ялгышмаган

Шагыйрь Әдип Маликовның тууына – 100 ел.

Шагыйрь Әдип Маликовның тууына – 100 ел.

Яңавыл районының Югары Чат авылында туган Әдип башлангыч белемне “Галия” мәдрәсәсен тәмамлаган әтисе Малик Гарифуллиннан ала. Яңавылда сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Пермь татар педагогия техникумының икенче курсына укырга керә. Керү имтиханында ирекле темага иншасында 12 яшендә әтисе белән Уфага барганы, анда Мәҗит Гафури белән очрашканнары турында яза.

Әдипкә әдәбият җене алтынчы сыйныфта укыганда кагыла. Класска шигырь сөйли-сөйли керә торган укытучы Кәримовтан күреп, укучылар шигырь яза башлый. Әдип тә алардан калышмаска тырыша. Аның беренче шигыре “Ялкау Нурислам” стена гәзитендә басыла. Сыйныфташы Нурислам, шигырь бәясе урынына, “Ә, шулаймы, ялкаумыни?” – ди дә Әдипнең бүрегенең ике колакчынын да өзеп ыргыта. Шул ук елда Әдипнең кечкенә шигыре “Пионер” журналында басыла.

Әдипнең гомере кайда гына узса да, ул беркайчан да туган авылын, туган ягын онытмады. Югары Чатның урамы беткәч тә текә яр башлана, анда берничә чишмә бар. Алар бер дә гадәти чишмәгә охшамаган. Ташлар арасында тар гына ярыклар, алардан гөрләвек кебек су бәреп чыга. Су коңгырт доломит ташны кисеп иреккә чыга да инешкә юнәлә. Аларның челтерәве суга килүчеләрне ерактан чакырып тора. Авыл кешеләре ярыкларны балта белән чабып киңәйтеп, чүмеч сыярлык кына куышлар ясаган.

2001 елда Әдип абзый туган авылы Югары Чатка кайткан иде. “Авыл чишмәләреннән чыккан сулар безнең балачак сафлыгына тиң, аларның шаулап агуы безнең яшьлек омтылышы кебек”, – дип язды ул үзенең шул ук елда чыккан “Гомер мизгелләре” китабында. “Сагындыра туган як” шигырен алыйк:

Күзем йомсам күз алдымда

Болыннарың, кырларың.

Мәңге җуелмас күңелдән

Үзәк өзгеч моңнарың.

Ә “Туган илемә” шигырендә:

Ят җирләрдә синдәге күк

Җанга рәхәт тапмадым.

Иңгә ияргән комыңны да

Төсең итеп сакладым.

Техникумны тәмамлагач, Әдип азмы-күпме эшли дә алмый, 1939 елның көзендә аны Кызыл Армия сафларына чакыралар. Хәрби хезмәт елларында өлкән сержант Әдип Маликов Япониягә каршы сугышта катнаша, Көньяк Сахалинны азат итә, контузия ала. Ил һәм халык алдында солдат бурычын геройларча үтәгәне өчен Әдип Маликов икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Каләм тәмен татып өлгергән Әдип хәрби хезмәт елларында “Атаудагы хисләр” поэмасын яза. Куллары биш ел буе винтовка, автомат тоту белән бергә, каләм тибрәтүен дә дәвам итә. Үлем белән күзгә-күз очрашкан солдатлар өчен фронт шартларында окопларда, автомат түтәсендә язылган шигырьләр җан азыгына тиң булган. Менә нәрсә ди ул үзенең окопташларына:

Чын дусларны вакыт үзе сайлый,

Дуслык булсын утка чыдарлык.

Туган җиргә булган мәхәббәтне

Үлем аша алып чыгарлык.

Малик бабай Әдипне хәрби хезмәткә озатканда аңа ике сүз әйткән: “Сынатма, улым!”

Улы сынатмады. “Сынатма, улым!...”

Юеш окопларда Догам булды шушы сүзләре,

Кузгалганда канлы атакага

Озата барды әткәм күзләре.

Үзен илгә багышлаган, шуның белән ялгышмаган Әдип Маликов 1942 елда “Ил язмышы – ир язмышы” шигырен яза: Ул игенче иде, Кырда үсте, Җырлар җырлап иркен сулышка. Арышлары белән саубуллашып, Китеп барды канлы сугышка. Күтәрмәсә бергә ил язмышын, Ир булуда мәгънә бармы соң?! Алып кайтыр егет иңнәрендә Җиңү иртәсенең нурлысын! Армиядән кайткач Әдип олы максатлар белән Казанга китә, татар әдәбияты классиклары Сибгат Хәким, Әхмәт Исхак, башка берничә язучы белән кул биреп таныша. Әлбәттә, алар Әдипнең шигырьләре белән таныш булганнар. “Атаудагы хисләр” поэмасы да Казанда басылып чыккан була инде.

1949 елда Әдип Татарстан Язучылар берлеге рәисе киңәше белән Мәскәүдәге Горький исемендәге әдәбият институтына укырга китә. Ул елларда әдәбият институтында күп кенә хәрбиләр, сугыш инвалидлары да укыган. Икесенә бер пар пирчәткә яки ботинка сатып алучы студентлар да булган, дип яза Әдип. Беренче курсны тәмамлагач, Әдип Татарстанга кайта, авылына да сугыла. Аны тимер юл станциясендә әтисе белән 10 яшьлек энесе Ил каршы ала. Поездның бер вагоныннан Әдип төшә, ә икенче вагонына утырып, Әдипнең булачак тормыш иптәше Саҗидә Сөләйманова Әбҗәлил районына эшкә китә. Саҗидәне Уфада педагогия институтын тәмамлагач, шунда эшкә җибәргәннәр. Әдип Саҗидәне беренче тапкыр Аксәет авылы клубында күрә. Күбәләк кебек киенгән, очкын кебек җитез кыз, гармун көенә ияреп, түгәрәк уртасына чыгып бии башлый. “Очар кош сыман талпынды ул”, – дип яза Әдип. Икенче очрашулары Әдип техникумны тәмамлагач, Түбән Тәтешле җидееллык мәктәбендә була. Әдип – укытучы, җиткән егет, Саҗидә алтынчы сыйныфта укый; үзен укучылар сыйныф старостасы итеп сайлаганнар. Анда әдәбият укытучысы Әдип Маликов җыр дәресләрен алып барган. Дәресләрнең берсендә “Ак каен” җырын искә төшерәләр. Укучыларның берсе: – Ак каенны Саҗидә башласын, абый, – ди. Малайларның берсе өстәп тә куя: – Аның тавышы куян мамыгы шикелле йомшак.. Сугыш елларында контузиягә эләккән Маликов Әдипнең сәламәтлеге какшый. Дарусыз йокы алалмый. Санаторийга җибәрәләр. “Үзәк нерв системасының таушалуы” дигән диагноз куялар. Табиблар киңәше буенча бер елга академик отпуск алырга мәҗбүр була. Ул Казанга кайта. Аңа Минзәләдә эшләргә тәкъдим итәләр. Эшкә урнашканчы, әтисе-әнисе янына кайтып килергә була. Тәтешлегә барып, Саҗидә белән ЗАГСка кереп, гаилә коралар.

Күптән таныш булган ике яшь йөрәкнең кушылуы уңаеннан Аксәеттә студентларча мәҗлес үткәреп, Минзәләгә яшәргә китәләр. Анда икесе дә эшкә урнашалар, әмма торак мәсьәләсе ачык кала. Әдип институтта укуын читтән торып дәвам итә. 1955 елның җәендә Әдип гаиләсе белән Әлмәткә күченә. Татарстан Язучылар берлеге Әдипкә әдәбият түгәрәге ачарга киңәш итә. Әдип өчен яхшы эшнең башы булган әдәбият түгәрәге татар урта мәктәбендә үзенең эшен башлый. Анда талантлар җитәрлек булгандыр, күрәсең. Ул түгәрәктә Шамил Бикчурин, Клара Булатова, Илдар Әхсәнов кебек әдәбият сукмагына баскан яшь язучылар катнаша. Еш кына бер-берсенең шигырьләрен яшьләрчә ярсый-ярсый тикшергәннәр. Түгәрәк әдәби берләшмәгә әверелә, зурая. Әдип Маликов җитәкләгән әдәби оешма яшь язучылар тәрбияләү мәктәбенә әверелә дисәк, һич тә ялгышмабыз. Тора-бара берләшмәгә игътибар арта. Әдипнең күңеле күтәрелә, дәрте арта. Әдип Әлмәт язучылары белән 1975 елда Уфага әдәби атналыкка килә. Аларны Уфа аэропортында Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми каршы алалар. Машинада шәһәргә килгәндә Мостай Кәрим:

– Әлмәт оешмасыннан көнләшәбез, Бәләбәйдәме, Яңавылдамы безгә дә шундый бүлекчә ачарга кирәк булыр, – ди.

Кичен кунакханә залында Башкортстан язучылары белән тантаналы әдәби очрашу була. Анда әлмәтлеләр үзләренең иҗат җимешләрен тәмләтәләр, иҗади планнары белән бүлешәләр. Башкортстан язучылары кунакларга, татар әдәбиятына зур ихтирам күрсәтеп, яңа иҗади уңышлар теләп озатып калалар. Яңавыл төбәгеннән унлап язучы чыккан. Алар арасында Әдип белән Саҗидә дә бар. Башкортстанга килгән Әлмәт язучылары берничә Башкортстан язучысы белән бергә Яңавылга юл тоталар. Яңавылда аларны каршылау тантанасы була. Язучылар якташларын үзләренең иҗаты белән таныштыра. Язучыларның бер төркеме Яңавылдан Тәтешлегә юллана. Әлбәттә, Аксәеттә, Әдипнең әнисе – җиде малай, ике кыз анасы – янында булалар. Авыл мәдәният йортында узган кичәдә Әдип әнисе каршында үзенең “Әниемә” шигырен укый:

Тәгәрәшеп үстек җиде малай,

Җиде малай, тагын ике кыз.

Бәхетләрен саклап һәр балаңның

Баш очында тордың йокысыз.

Шатлыгын да, хәсрәт әчесен дә - Син барын да бергә кичердең.

Хәсрәтеңне юып күз-яшь белән,

Безгә, әни, ширбәт эчердең.

Икенче елны Әлмәткә җавап визиты белән Уфадан язучылар бара. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы секретаре Әдип Маликов җитәкчелегендәге делегациянең Башкортстан язучылары белән иҗади аралашуы ике тугандаш республиканың дуслык символы булып тора. Әдип Маликов шигырь язуда гына шагыйрь түгел. Ул нәрсә язса да ша-гыйрь – проза әсәреме, мәкаләме – барысында да. Аның язмаларын укыганда һәрчак шигъри моң сизәсең. Ачлык газапларында сыналганда, салкын окопларда сызланганда аның бу эчке сыйфатлары ярдәмче булгандыр. Яланда төзелә генә башлаган Әлмәт шәһәренә күчү, гомере буе диярлек анда яшәү, төзүчеләр, нефтьчеләр арасында кайнау, Әдипне дә төзүче, нефтьче итте. Аның “Ташчы”, “Гайшә апа”, “Фәрдәнә”, “Бергә яккан учаклар” поэмалары ул елларда кайнаган көчле хезмәт пафосы белән сугарылган. “Ташчы” поэмасындагы сүзләрен алыйк: Транспортлар зыр килә – Өскә менә ак ташлар. Чүкеп, сыйпап, сихерләп, Шәһәр сала якташлар. Ала меңенче ташны, Карый, сыйпый, уйната... Бу – ташчылар эше. Ә Әдип Маликов? Ташчының һәр ташы үз урынында булган кебек, аның һәр сүзе үз урынында Ул һәр сүзнең аһәңен тыңлагач кына кирәк урынына утырта. “Солдатың мин бүген дә” поэмасыннан: Сайла, дус, һәр сүзеңне, Энҗе-мәрҗән тезгәндәй. Асфальтны тишә үлән – Шундый көч бар сүздә дә. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы секретаре Әдип Маликов үзе өчен лозунг булган бу сүзләрне яшь язучыларга да сеңдерә. Алар арасында эшче, укытучы, игенче дә булган. Мәктәп елларыннан ук укытучы булырга омтылган Шагыйрь Әдип Маликов – шагыйрь-укытучы дисәк, бер дә ялгышмабыз. Аның шигырьләре, поэмалары, иң беренче чиратта, Туган илгә, туган якка, эшче халыкка мәхәббәт белән сугарылган. Шушы үзе өчен изге булган төшенчәләрне яшь язучылар күңеленә сеңдерүне гражданлык бурычы итеп санаган ул.

Әдип Маликов “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул Әлмәт шәһәренең шәрәфле шәхесе иде.

Нәдһәт Фәтхиев.

Яңавыл районы, Югары Чат авылы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: