+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Нур” да, “Моң” да, “Әкият” тә үзләренеке!

Әмир авылында уңган, дәртле һәм бердәм халык яши.

“Нур” да, “Моң” да, “Әкият” тә үзләренеке!
“Нур” да, “Моң” да, “Әкият” тә үзләренеке!
Әмир авылында уңган, дәртле һәм бердәм халык яши.

Авыл клублары элек-электән чын мәгънәсендә, мәдәни учак булып тора. Зур сәхнә яула­ганнарның күбесе беренче адымнарын нәкъ туган авылы­ның клуб сәхнәсендә ясый. Авылдашлар алдында чыгыш ясау – җаваплы һәм дулкынландыргыч. Монда сине күккә чөеп мактарга да, җитешсезлекләрең булса, күзеңә карап әйтергә дә мөмкиннәр. Һәр авылның йөзек кашы, горурлыгы булган үзеш­чән артистлары да бар. Стәрлебаш районының Әмир авылында да андыйлар бихисап.

Әмир мәдәният йортында “Нур” театры, “Әкият” курчак театры, “Ак чишмә” татар вокал, “Бәхетле балачак” бию, “Моң” инструменталь ансамбльләре эшләп килә. Аларда катнашучылар үз авылында танылган үзешчән артистлар булса, тирә-як авылларда — көтеп алынган кунак.
– Әмир авылы мәдәният йор­тының бай тарихы бар. 2019 елда аның 60 еллыгын зурлап үткәрдек. Бер ел алдан гына тәрәзәләрне алыштырып, түбәне яңартып япкан, эчке ремонт эшләре үткәргән идек.
Клубны ремонтлауда “Матросов” хуҗалыгы җитәкчелеге ярдәм күрсәтте. Аның рәисе Илвир Халитовка рәхмәтлебез. Алар ярдә-ме белән сәхнә зурайтылды.
Бәйрәм көнне район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов кулыннан 100 мең сумлык сертификат алып, шул акчага баян сатып алдык.
Шундый зур чараны үткәрүдә матди ярдәм күрсәтсәтүчеләр дә табылды. Шуларның берсе — Мәүлияр Гомәров. Ул күчергән 100 мең сум акчага музыкаль аппаратура һәм китапханәгә киштә­ләр сатып алдык. Мәүлияр абый хаклы ялда. Күптән түгел сиксән яшен тутырды. Аның әтисе Тимергали шушы клубны төзүгә күп көч салган булган. “Әтием төзегән бинада җыр-моң өзелмә­сен иде”, – дигән теләкләр белән шушы изге гамәлен кылды ул.
Клуб алды территориясен матурлауга да авылдашларыбыз зур көч салды. Тимерхан Халитов үз башлангычы белән нарат үсен­теләре утыртты. Илдус Халитов “Ак чишмә” коллективына костюмнар тегү өчен 50 мең сум акча күчерде.
Менә шундый изге күңелле кешеләр булганда һәм эшләү өчен уңайлыклар тудырылганда без, клуб хезмәткәрләре, үз чиратыбызда, җиң сызганып эшләргә тырышабыз, – ди Әмир авылы мәдәният йортының сәнгать җи­тәк­чесе Гүзәлия Галиева.
“Нур” театрында 40-70 яшь­лекләр шөгыльләнә. Коллектив өч кенә ел эшли. Шушы вакыт эчендә Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар”, Равил Мир­хәйдәрнең “Татарча өйләнү” пьесалары буенча спектакльләр куел­ган.
– Актерлар авыл кешеләре булуга карамастан, бик талантлы. Аларның уйнаганын авылдашлары яратып кабул итә. Гомумән, клубта берәр чара күрсәтелсә, күрше Карагыш, Хәлекәй, Табылды, Күндерәк, Кабаккуыш авылларында яшәүчеләр дә Әмиргә килеп, рухи азык ала. Үзебез дә, шулай ук, күрше авылларга гаст­рольләргә чыгабыз.
Курчак театрына уенчыклар балалар бакчасында тәрбия­ләнгән балаларның әти-әниләре хәстәрлеге белән булдырылды. Түгәрәккә биш яшьтән алып, унике яшькә кадәр балалар йөри.
Җәүдәт Мифтахов җитәкче­легендәге “Моң” инструменталь ансамбленә алты гармунчыбыз йөри. Алар һәр бәйрәмнең, чара­ның бизәге булып тора.
“Бәхетле балачак” бию ан­самбленә дә балалар теләп йөри. Тик коллективның үз костюмнары юк. Сәхнәгә чыгар алдыннан иң зур проблема шушы. Ә бит концерт номерының 50 процент уңышы нәкъ костюмга бәйле.
“Ак чишмә” татар вокал ан-самб­ленә йөрүчеләребез дә бик активлар. Бу коллектив оештырылуга — 20 ел. Монда чын-чынлап җыр-моң яратучылар йөри. Алар бар яклап та сәләтле, өлгер. Әле генә сәхнәдә җырлый­лар, икенче карасаң инде алар башка мәшәкать белән йөри. Әйтергә кирәк, ремонт вакытында Авыл мәдәният йортында эшләп килүче бер генә коллектив әгъзалары да читтә калмады. Эшләрне күмәк көч белән башкарып чыктык. Авылдашларыма һәм шушында туып, инде районыбызның төрле төбәкләрендә яшәп, һәрдаим яр­дәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт­лемен. Үткәрелгән һәр чара тагын да ямьләнә, бәйрәм төсе ала ба­ра, – ди Гүзәлия Кәрим кызы.
Без сөйләшкән арада репе­тициягә җыелып өлгергән апалар арасыннан берсенең: “Ипием кабарган, җиләк кайнатмасын пли­тәгә утырткан гына идем, репети­циягә чакыргач, чыгып йөгердем инде”, – дигән сүзләрен ишетеп калдым. Әйе, кырык эшен кырык якка ташлап, мәдәни учакны сүндермәскә тырышып йөрү­челәр булганда, авылның яшәячәгенә өмет бар. Тик аларга алмашка килер­дәй балалар һәм яшьләр булырмы? Авылның мәдәни учагы килә-чәктә дә дөрләр­ме? Һәрхәл­дә, шулай булачагына ышанасы килә.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: