+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ике гасыр хәбәрчесе

Күренекле журналист Равил Карамовка — 80 яшь.

Ике гасыр хәбәрчесе
Ике гасыр хәбәрчесе
Күренекле журналист Равил Карамовка — 80 яшь.

Язу-сызу эшен, төгәлрәк әйткәндә, журналистиканы үсмер чактан ук һөнәре итеп сайлаган, гомер буе аңа бөтен булмышын биреп, намус белән хезмәт иткән һәм шундый өлкән яшьтә дә аның белән тыгыз элемтәдә яшәүчеләр әлеге вакытта безнең республикада бармак белән генә санарлык. Аларның берсе — элекке хезмәттәшебез, бүгенге актив авторыбыз Равил Карамов.

“Кызыл таң”ны бала чактан ук даими укып баручы буларак, бу исемгә мин беренче тапкыр 55 ел элек игътибар иттем. Армиядә хезмәт итүче бу авторның “Саумы!” дип башланган мәкаләләр циклы кызыксыну тудырды. (“Саумы, әткәй!”, “Саумы, әнкәй!”, “Саумы, якташ!”, “Саумы, Баймак!” һәм башкалар. “Саумы!” циклын әлегә кадәр дәвам иттерде ул). “Өч кыш, өч җәй” дип аталган солдат язмаларын укып, бу авторның армия хезмәтен тәмамлавын белдем. Шуннан аның гәзиттә бер-бер артлы басылучы күләмле тәнкыйть материалларына, очеркларына игътибарым артты. Дистә ел чамасы үткәч, Равил абый белән “Кызыл таң” редакциясендә күрешкәли башладык: ул Башкортстанның Радио һәм телевидение комитетында эшли һәм элекке хезмәттәшләре янына килеп йөри иде. 1981 елда “Кызыл таң”га кайтты — авыл хуҗалыгы һәм партия тормышы бүлекләренә җитәкчелек итте. Төгәл ун ел бер коллективта эшләдек. 1991 елда башка эшкә күчсә дә, ул һаман үзен “Кызыл таң”чы дип исәпли. Гәзитебездә язмалары әледән-әле күренә. Биш тапкыр “Кызыл таң”ның ел лауреаты булды.

...Тәкәрлек авылы мулласы Әбел­карам Шәйхетдин улы Шәйхетдинов­ның тәүге хатыны, ике кызын, бер малаен ятим калдырып, бакыйлыкка күчә. Күккуян авылының 15 яшьлек кызы Камилә үзеннән 20 яшькә өлкән иргә — хәләл җефет, ятим өч балага әни булып бу гаиләгә килеп керә. Үзе дә 16 бала тудыра.
Дингә хезмәт итүдән баш тартмаган өчен яңа властьлар, әлбәттә, тынгы бирмиләр. Колымага ике тапкыр сөрәләр. Беренчесендә — ишле мал асрый, хәлле яши, димәк, кулак дип. Икенче сөрелү “сәяси хатасы” аркасында 1936 елда була. Сайлауга әзерлек көннәре. Клубка җыелган халык алдына район вәкиле чыга да сүз башлый:

— Иптәшләр, район Советына депутатлыкка кемнең кандидатурасын тәкъдим итәргә уйлыйсыз?

Шундук Әбелкарам мулла уры­ныннан күтәрелә дә:
— Райкомның уе ничек? Кемне сайларга куша? — дип сорауга каршы сорау бирә.

— Ах, син, контра, саботажник! — дип тузынып китә район вәкиле. — Халыкның иреген бумакчысыңмы?! Демократиягә каршысыңмы?!

Вәкилгә ияреп килгән милиционер мулла абзыйны өенә дә кертеп тормый, Дүртөйлегә ала да китә. 58нче статья буенча гаеп тагып, “халык дошманы” дип, янә Колымага озаталар.

Ирен икенчегә алып киткәч тә аны бер күрү, сөйләшү өчен Урал аша чыгып, бөтен Себерне үтеп, Колымага кадәр барып җи­тәргә 31 яшьлек кенә Ками­ләдә нинди көч, чыдамлык, тә­вәк­кәллек булгандыр, Ходай гына белә. Җитмәсә, йөрәге ас­тында туачак сабые да бар. Ана карынында дөнья гизеп кайткач туган малайга “Риза” дип исем кушалар. Туганчы ук әнисенә юлдаш булып, шундый хәтәр юл үтәргә ризалашкан сабыйга бик тә ятышлы исем!

Гаилә башлыгы Колымада икенче срогын тутырып кайткач, Риза абыйсыннан соң дүрт ел үткәч кенә — 1941 елның 11 ию­лендә якты дөньяга килергә насыйп була Равил Карамовка.

Бертуган унтугыз Карамов­ның күпчелеге исән-сау үсеп җитә, тиешле белем, һөнәр ала, төрле тармакларда хезмәт сала. Бөек Ватан сугышында Равил­нең өч абыйсы, ике җизнәсе катнаша. 17 яше генә тулганда хәрби кием кигән Ләбиб Харьков өлкәсендә туганнар каберле­гендә мәңгелек йокыга тала. Сугыш тәмамланган елда туган малайга мулла “Ләбиб” исемен куша. Бу исем өйдә яңгырап тор­сын, рухы зур гаиләсендә озак яшәсен дигән теләктән эшли ул моны. Кече Ләбиб тә университет тәмамлап, туган төбәгендә билгеле укытучы дәрәҗә­сенә җитеп, Карамов фамилиясен еш кабатлаттыра. Равилнең ике абыйсы дошманны җиңеп кайта. Зөфәр исемлесе сугыштан соң Мәскәүдә яшәп, эшләп, ике дистә ел элек дөнья куя. Рәшит Львовтагы телевизорлар җи­теш­терү заво­дының баш инженеры дәрәҗә­сенә кадәр күтәрелә, 88 яшен тутырып вафат була, Украинада җирләнә.

“Мин кечкенә чакта ук өебезгә районның “Ярыш” һәм республи­ка­ның “Кызыл таң” гәзитләре килә иде, — дип хәтер йомгагын сүтә бүгенге мәкаләм герое. —Хәреф танымаганда да мин алар­ның рәсемнәрен карый идем. Ә мәктәпкә төшеп, укырга-язарга өйрәнгәч, аларны укый да башладым. Моны күргән әтием миңа эш тапты: “Улым, минем күзләрем бик начар күрә, гәзитне миңа кычкырып укысаң иде”. Бу тәкъдимне теләп кабул иттем. Ни өчен? Чөнки кычкырып укыганда гәзит битләрендә басылган материал­ларның эчтә­леген дә аңлыйм. Әткәм өчен генә түгел, үзем өчен дә укыйм булып чыга. Телевизор түгел, радио да юк иде әле авылыбызда. Кыскасы, гәзиттә языл­ганнар зур дөнья белән таныштыра иде.

Бераздан өебезгә абзыйлар һәм апалар килә башлады. “Әткәң “Кызыл таң”да шундый-шундый мәкалә басылуын әйт­те, шуны безгә дә укып күрсәт әле”, — диләр. Менә шулай кайчагында безнең өй уку залын хә­терләтә иде. Ул вакытта авылда бәлә­кәй генә клуб бар иде, әмма китапханә күрше авылда гына. 3-4нче сыйныфларда укыганда без аларга да йөри башладык”.

70 яше тулып килгәндә Равил абый редакциябез журналистлары белән очрашу үткәргән иде. “Сез ничек авыл хәбәрчесе булып киттегез? Шул хакта сөйлә­гез әле”, — диде яшьләр­дән бе­рәү. Бу сорауга ул тәфсилләп җавап бирде.

“Туган авылымда — башлангыч, күрше Гөбелекөчектә — җидееллык, ә район үзәге Дүртөйледә 1нче татар урта мәктәбен тәмамладым. 7нче сыйныфта мине мәктәп директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әгъләм Хәбиров тәкъдиме белән стена гәзите мө­хәррире һәм укучылар комитеты рәисе итеп куйдылар. Дүртөйлегә килү белән директор Нәҗип Нәбиев бүл­мәсенә чакырып болай диде: “Бездә дә шул ук вазыйфаларны башка­ра­чаксың”.

Урта мәктәп ул – бөтенләй башка дөнья. Укырга районның күп авылларыннан җыелганнар. Килгәннәрдән бер башка югарырак торган район үзәгене­келәр урысча да яхшы белә. “Миңа иртәрәк, мәктәп тормышы белән ныклап танышыйм әле...” ди генә башлаган идем, директор: “Җидеел­лык мәктәптән килгән характеристикаң сине җәмәгать эшләре өчен өлгергән дип раслый. Бетте. Эшкә тотын!” — дип, хәтта кулымны да кыс­ты.

Эшләп киттем. Төрле сыйныфлардан хәбәр язарлык, рә­сем төшерерлек укучылар таптым. Ике сан чыккач, укытучылар да активлашты. Үзләре күргән-белгәннәрне хәбәр итә башладылар. Бераздан мин 10 “А” сыйныфында ( ә анда район үзәгенекеләр генә) исемнәре “Ярыш” гәзите аша таныш Вил Казыйханов һәм Эдуард Әгъ­замов укуын белеп алдым. Мә­ка­ләләре ара-тирә “Кызыл таң”­да да күренә. Ә нишләп әле стена гәзитенә язышмыйлар? Очрашып сөйләштем. “Без инде анда күп яздык, хәзер чират сезнең буынга җитте. Гәзитең мәгъ­нәле, эчтәлекле, укымлы. Сиңа да район гәзитенә языша башларга вакыт. Аннары: син — авылдан, ә анда язардай хәбәрләр бик күп”, — ди болар.

Өлкәнрәк сабакташларның киңәше үтемле булды. Уйланып йөри торгач, Тәкәрлектә китап­ханә булмауга авыл­даш­ларым­ның зарлануы искә төште. Мәка­лә язу ирекле темага инша бе­лән бер икәнлеге барыбызга да билгеле. Ә менә аны район гәзи­тендә укырлык итеп язу үтә дә җавап­лы. Инде ничәмә еллар якташларым күрше авыллар китапханәсенә йөри. Ниткән эш бу? Ниһаять, тәнкыйть мәкаләсе туды. Беркем белән дә киңәш­ләшмичә аны редакциягә илтеп бирдем. Басылып чыкты. Шул көннәр­дә авылга кайткан идем. “Әнә күрегез, язучы кайткан, язу­чы!” — дип сәлам­ләмә­сен­нәрме! Еллар үткәч, мин бу кеч­кенә вакыйганы, тыйнаклык сакламыйча микән, Җиһанны әйләнеп кайткан Юрий Гагаринны каршылау тантанасына тиңләдем. Иң мөһиме – тиздән бездә китапханә ачтылар. Матбугат сүзенең көчен кем-кем, ә мин шунда ныклап аңладым.

Стена гәзитен мәктәп тәмам­ла­ганчы чыгардым, ә 9-10нчы сыйныфларда район гәзитенең штаттан тыш хәбәрчесе таныклыгы белән күп колхозларда булып, мәкаләләр һәм сурәтлә­мәләр яздым. Мәктәптә чакта әткәй-әнкәйдән акча алмый идем, чөнки гәзитләрдән килгән гонорар үземә җитә иде.

Ул заманда урта мәктәп тәмам­лаучыларның 2-3 ел эшләргә тиешлеге хакында Үзәк Комитет күрсәтмәсе бар иде. Ә без бит инде законны хөр­мәт итүче буын. Укып бетерү белән мине район гәзитенә эшкә алабыз дигәннәр иде, урын булмый торды. Шуңа бер ел Иске Сол­тан­бәктә, Гөбе­лекөчектә китап­ханәче, бер үк вакытта колхоз­ның комсомол оешмасы секретаре эшен алып бардым. 1959 елда редакциягә әдәби хезмәт­кәр итеп эшкә алдылар...”

Равил Карамов ул вакытта КПСС сафларында тормаса да, партия райкомы карарларын, беренче секретарь­ның чыгышларын әзерләүдә актив катнаша. Партия райкомы инструкто­ры Зәйнәп Сөләйманова белән бер­лектә атнасына өч тапкыр урындагы радиотапшырулар әзерләп алып бара. Аларның эш тәҗрибәсен уртаклашу ния­теннән Башкортстан радиокомитеты махсус брошюра да чыгара.

Егет биредә эшләгәндә интервью оештырырга өйрәнә. Бервакыт рай­ком­ның беренче секретаре Газиз Батыев аңар­дан хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләү барышы хакында кичке эфирда чыгыш тексты язып бирүне сорый. Район хуҗасы Равил язганны укып чыга да болай ди: “Туганкаем, бик әдәби телдә язгансың, ә мин килештереп укый алмам. Син болай ит: бүген беренче секретарь белән очрашып, мал азыгы туп­лау бурычлары турында интервью алдым, диген”. Эфирга кадәр вакыт шактый тыгыз бул­са да, егет чыгышны интервью итәргә өлгерә. Ә бу интервью эшләү аның гоме­рендә беренче тәҗрибә була. Тапшырудан соң Батыев, телефоннан шалтыратып, минем абруйны күтәрдең, дип, рәхмәт әйтә.

Равил редакциядә бер ел эчендә үзен шактый таныта. КПСС әгъзалы­гына кандидат итеп алына. СССР Журналистлар берлегенә керергә документлар тутыра. Югары белем алу турында да хыялы башыннан чыкмый. Ләкин мөхәррир монысын хупламый, райком җибәрмәс, ди. Тагын бер ел эш­ли, имтиханнарга да ныграк әзерләнә, һәм нияте турында мөхәрриргә әйтмичә, июль аенда чираттагы ялын ала. БДУга имтиханнар тапшыра, укырга кабул ителүе турында кулына кәгазь тотып, редакция­гә кайта. Мөхәррирнең кәефе кырыла. Батыев рөхсәт итсә, укырга китәрсең, ди. Район хуҗасы аның бу адымын шатланып хуп­лый. Шуннан соң гына аны хезмәттәшләре котлый, укуында уңышлар тели.

Октябрь ахырларында йомышы төшеп, БАССР Югары Советы Президиумы бинасына барса — коридорда Батыев абыйны очрата. “Сезне бирегә нинди җилләр ташлады? Хәер, Сез депутат булгач, сорап торасы да түгел инде...” Студент­ның бу сүзлә­ренә каршы Батыев: “Мин бит биредә эшли башладым. Анда, Дүртөйледә, син булмагач, миңа нишләргә?!” — дип шаяртып җавап бирә. Һәм үз янына кереп йөрергә чакыра.

Урта мәктәптә бергә укыган, гәзит­ләргә бергә язышкан Вил һәм Эдуард биредә, филология факультетында, тәҗрибәле студентлар була инде. Укуда алар­ның да ярдәмнәре тия. Соңгы курска җиткән бу якташ егетләр аны стена гәзите мөхәррире һәм башка җәмәгать эшләренә тәкъ­дим итә. “Егетләр, мин монда укырга килдем, университет тормышы белән танышыйм әле”, — дип караса да, барыбер ризалаша. Беренче курста ук КПСС әгъзасы итеп алына. СССР Журналистлар берлеге билетын аңа республика буенча иҗади берлекнең җаваплы секретаре Камил Гыйрфанов курсташлары алдында тантаналы шартларда тапшыра.

Икенче курста гарәп теле укытыла башлый. Аның укытучысы Закир Шакиров беренче дәрестә бу телнең тарихы һәм бүгенгесе турында сөйли. “Ислам дине белән гарәп теле татарларга да килеп җитә... — ди дә өсти: — Тик хәзер Башкортстанда гарәп телен белүче мин берүзем генә калдым инде”. Соңгы җөмлә студент Карамовны сагайта һәм ул, сүз алып: “Закир Шакирович, Сез аз гына ялгышасыз кебек. Гарәп телен белүче тагын бер кеше бар бит”, — ди. Абзый берничә минут уйланып тора да: “Кем ул?” – дип сорый. “Шәйхетдинов Әбел­ка­рам Шәйхетдин улы... Минем әтием ул”, – ди Равил. Тирән тынлык урнаша, берничә минуттан абзый янә телгә килә: “Әллә ул исән? Әйе, ул гарәп телен белә. Октябрь револю­циясенә кадәр без аның белән, мәгъ­рифәтче буларак, казах далаларында балалар укытып йөрдек.” Равил Карамов бу фактка бүген болай дип ачыклык кертә: “Башкортстанга кайткач, Закир Шакиров – фән, ә минем әти указлы мулла дәрә­җәсендә дин юлыннан киткән. Кызганыч, бу ике картны исән чакларында очраштырып булмады, минем аша сәламнәр генә алыштылар...”

1964 ел. Өченче курс студенты Равил Карамов “Кызыл таң”га чираттагы зур язмасын алып килә. Яңа тәгаенләнгән мөхәррир Таһир Ахун­җановка туп-туры барып керә, аңа кычкырып укып чыга. Егетнең кыюлыгы да, язган мәкаләсе дә ошый мөхәрриргә. “Син анда университетта ыштан төбе туздырып утырма, читтән торып укуга күч тә безгә эшкә кил”, – ди. Проректорга шалтыратып, шулай хәл итәләр: Равил төп курста, яшәгән тулай торагында да кала, хәтта стипендиясе дә саклана, университетка барып имтихан һәм зачетлар бирә. Төркем старостасы вазыйфасын Муса Мөлековка тапшыра...

Бу хәл җәй көне була. Ноябрь­­дә инде егетнең армиягә китү мәсьәләсе алга килеп баса. Таһир Ахунҗанов бу хакта болай дип искә ала иде: “Равилне укуыннан аерып эшкә чакыру тикмәгә генә булды түгелме соң? Хәр­би хезмәтнең кирәклеген һәм мөһим­леген мин, Бөек Ватан сугышы ветераны, ничаклы гына аңласам да, өметле журналистны күрәләтә армия­гә җибәрәсем килеп бармады. “Хәзер генералга шалтыратып карыйм, бәлки, бер-беребезне аңлар­быз”, – дидем Карамовка. Бу тәкъ­димгә йөзе яктырып китәр микән, димен. Ә ул шунда ук: “Юк, мәшәкать­ләнмәгез. Барам. Өч абыем сугышта катнашкан, берсе корбан булып калган. Дүртенче абыем да хезмәт итеп кайтты. Әнә ике эне­кәшем атлыгып тора. Мине тыймагыз, солдат боткасы ашаудан берүк мәх­рүм итмәгез”, – димәсенме?!

Армия сафларына китәргә ике генә көн калган. Редакциядә эшләрен төгәлләгәч, әйттем: “Беләсең, редак­ция­нең бердән­бер “Волга”сы бар. Шуны ал да авылыңдагы әти-әниеңне, эне­кәшләреңне күреп, саубуллашып кил”. Булачак солдатка ях­шы кәеф тудырырга тырыштым төсле.”

Украинада өч ел армия хез­мәтен үтә, клуб начальнигы була. Елына бер-ике тапкыр гына бер ватман бите зурлыгында чыгып килгән стена гә­зитен аякка бастыра. Ай саен бер сан – өч ватман битле. Үзе фотога төшерә. Хәрби частьта теге яки бу вакыйга (мәсәлән, инспектор тикше­рүләре) барган вакытта фотогәзит чыгара. Югарыдан килгән командирлар, сәяси хезмәткәрләр аның эшенә югары бәя бирә, мондый тәҗ­ри­бәне башка беркайда да күрмәгәннәрен әйтә торган була. Киевта чыгучы хәрби округ гә­зитенә дә еш языша. Җитдирәк материал булганда имзасыннан соң “Гвардия өлкән сержанты, КПСС әгъзасы, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы” дип тә өсти. Өч ел шулай ялкынлы хезмәттә үтә.

1967 ел. Октябрь революция­сенең 50 еллыгы билгеләнә. Тәүге өч солдатны кайтарып җибәрергә әзерлә­нәләр. Равил­нең дә моннан тизрәк китәсе килә. Төп сәбәп: Мәскәүдәге сең­лесенең туена эләгү. Ә ул туйда космонавтлар Юрий Гагарин белән Борис Егоров та катнашачак икән. Равил шул хакта командирына әйтә. “Әгәр ул космонавтлардан дивизия штабына телеграмма килсә, сине җи­бәрергә мөмкиннәр”, – ди тегесе. Шулай булып чыга да – телеграмма ки­лә, Равил Мәскәүдәге туйда космонавтлар белән бергә катнаша.

Армия хезмәтен тутырып кайткан 26 яшьлек Равил Карамовны “Кызыл таң”ның Дүртөй­ле төбәге буенча үз хәбәрчесе итеп җибәрәләр. Республи­каның алдынгы Илеш, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнары. Йөзек кашы булып торган колхозлар. Яшь журналистны бирегә эшкә тәгаенләгәндә кайберәүләр, аңа тик уңай материаллар гына язарга туры килер инде, дип фаразлыйлар. Мәсәлән, Илеш­тән – игенчелекнең югары культурасына ирешкән районнан. Әмма тормыш һәр тарафта да шома гына бармый бит ул. Күп­ләрнең хәтерендәдер әле: Равил Карамовның Илештән язган “Жалобаны нигә урында карамадылар?”, “Пленумда нәрсә җитмәде?” дигән мәкаләләре ис­киткеч тәэсирле булды. Редак­циягә җавапларында райкомның беренче секретаре Тәл­гать Рахманов, тәнкыйть чыгыш­ларының бик вакытлы һәм урынлы булуын хәбәр итеп, киләчәктә андагы тәнкыйтьтән тиешле нәти­җә ясалачагын вәгъдәләде. Шун­дый язмалары белән дә үз хәбәрченең абруе бу районнарда югары булып, аның белән чын күңелдән исәпләшәләр иде.

Минемчә, Равил абый үзенең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча журналист университетларын шушы районнарда алар­ның җитәкчеләре һәм белгеч­ләре белән аралашып үткәрде. Бу төбәктәге алдынгы колхоз рәисләре (арада Социалистик Хезмәт Геройлары да бар) Үзбәк Зәйнашев, Фәй­зелгаян Яхин, Рифхәт Еникеев, Мөнә­вир Галиев, Рәзит Нурлыгаянов, Илдар Шәяхмәтов, Нәҗип Юнысов, Ирек Камалов, Вәли Кадыйров, Әмир Зәй­нетдинов, Сәгыйть Идрисов белән ара­лашуы – үз хәбәрче, гомумән, журналист Равил Карамовның иң зур табышы. Ул алар белән киңәш­лә­шә һәм бәхәсләшә ала. Нәти­җәдә, алдынгы хуҗалыклардан язылган публицистик мәкалә­ләре һәм очерклары төрле катлам укучыларында көтеп алынган бүләккә әверелә.

1970-81 елларда ул радио һәм телевидение журналисты булып эшләп ала. Күреп үтүе­безчә, бу өлкәне ул 18-19 яшь­ләрендә үк үзләштерә башлап, студент елларында камил­ләш­терә. Бу күчешне ул үзе болай аңлата:

– Озак еллар бер редак­циядә, ягъни гәзиттә генә эшләү бертөрлелеккә китерә, үз-үзеңне кабатлый башлый­сың. Менә шуннан котылу, иҗади эшне сүрелдермәс, яңа жанр даирә­сен арттыру өчен бардым мин эфирга. Кем әйтмешли, җилгә очыру булса да үкенмим. Яңа­дан гәзиткә кайткач, күк кабагым янә ачылып киткәндәй булды...

Шушы ун ел дәвамында күңеле белән аерылмаган “Кызыл таң” коллективына кабат әйләнеп кайткач, аның каләме астыннан кискен проблемаларны күтәргән телле-тешле язмалар чыгып кына тора. Ул заманда булып алган матбугат иреге дә моңа ярдәм иткәндер. Шуннан ул 1991 елда татар телендә “Вакыт” дигән бәйсез гәзит нәшер итәргә керешә. Бе­рүзе диярлек эшләп, 50 сан чыгарып, “Вакыт”ны матбугат тарихына кертеп калдыруга ире­шә.
Шул ук 1991 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы гамәлгә куган “Сельские узоры” журналын оештырырга чакыралар аны. Баш мөхәррир итеп тә­гаен­ләнгән язучы-профессор Наил Котдысов өч айдан соң вафат булгач, бу вазыйфаны Равил Карамовка ун ел – 2001 елда пенсиягә чыкканчы башкарырга туры килә. Бер үк вакытта әле ул республика умар­тачыларының “Пчеловодство и апитерапия” журналын оештырып чыгаруга да көч сала.

“Элекке шагыйрь, язучы” дигән төшенчә булмаган кебек, журналист та, әгәр ул чын журналист икән, “элекке”, “пенсия­дәге” була алмый. Журналист ул – һөнәр түгел, ә язмыш. Безнең заманда бармак белән генә санарлык шундый шәхес­ләребезнең берсе ул бүгенге юбиляр. Төгәл егерме ел лаеклы ялда дип исәпләнсә дә, калә­менә ял биргәне юк. Остазлары, замандашлары – исәннәре, мәрхүмнәре турында язмалары әледән-әле гәзите­без­дә басылып тора. 2017 ел йомгаклары буенча бишенче тапкыр “Кызыл таң” лауреаты булды. Пенсиягә чыккач, җиде китап нәшер итте.

Аннары ул бит әле төрле катлам кешеләрен белгән, исәп­ләшкән, ихтирам иткән каләм ос­тасы да. Яшь чагыннан ук рес­публиканың иң зур җитәк­челәре Зыя Нуриев, Мидхәт Шакиров белән якыннан аралашуы билгеле. Арытаба – Хөкү­мәт­нең төрле вакыттагы Рәисләре Зәкәрия Акназаров, Рим Бакиев, беренче Президент Мортаза Рәхимов белән. Ә инде “Кызыл таң”дагы беренче җитәкчесе, остазы, ике дистә ел буе КПСС өлкә комитеты секретаре Таһир Ахунҗанов белән даими элем­тәдә торды.

Мәкаләмнең йомгаклау сүзе итеп күренекле әдип Мансаф Гыйләҗевның төгәл ун ел элек “Башкортостан” гәзитендә басылган мәкаләсеннән бер генә җөмлә китерәсем килә: ”Әгәр республикада “Халык журналисты” дигән исем каралса, журналистикага гомерен багышлаган, инде аксакаллар яшенә җиткән Равил Карамов моңа, һичшиксез, тәүгеләрдән лаек булыр иде.”

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: