+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кулларыннан... җыр тама

“Ымлап башкару” жанры остасы Антонио Масунов турында туры мәгънәсендә шулай дияргә мөмкин.

Кулларыннан... җыр тама
Кулларыннан... җыр тама

“Ымлап җырлау” жанрында иҗат итүче бу яшь артист бүген инде безнең республикада гына түгел, аннан читтә дә бик популяр.

Антонио Масуновны күпләр “Милли аваз” иҗади төркеме аша да беләдер. Йөздән артык җыр авторы, шагыйрь, композитор, Татар­станның атказанган сәнгать эшлеклесе Мидхәт Әбделманов аны үз канаты астына алган.

Әнгам Атнабаевның 100 еллыгына багышланган кичәдә “Ашкына гомер” җыры белән чыгыш ясаганда бу билгеле җырның авторы белән танышачагын күз алдына да китерми әле Антонио. Җырын тәмамлап, сәхнәдән төшкәндә: “Ә Сез бу җырның авторының да монда икәнлеген беләсезме?”, — ди алып баручы. Шулай итеп, чарадан соң алар Мидхәт Мәҗит улы белән якыннан танышып китә. Һәм менә инде ничә еллар дәвамында “Милли аваз” һәм шул төркемнең чагу әгъзасы Антонио Масунов үзләренең җыр-моңнарын халыкка бүләк итә.

Бу коллективка килеп эләгүенә егет сөенеп бетә алмый. Монда, чынлап та, аны яраталар, ихтирам итәләр. Яшь кенә егеткә карата мондый хөрмәт юктан гына килмәгән, әлбәттә, моны ул тырышлыгы, үз-үзен аямый эшләве, һәрвакыт ниндидер яңалыкка омтылуы, ихлас булуы белән яулаган. Күрәсең, күпсанлы фанатлары да аны нәкъ шушы сыйфатлары өчен үз итәдер.

Ә бит балачагында аңа байтак сынаулар аша үтәргә туры килә. Тумыштан начар ишеткән Антонио әти-әни назыннан да иртә мәхрүм кала һәм нәнәсе тәрбиясендә үсә. Ул да үлеп киткәч, 15 яшьлек егет Чесноковка балалар йортына эләгә. Шуңа карамастан, сәламәтлеге чикле балага тормышка җайлашырга, сәләтен үстерергә мөмкинлекләр чыгып тора. Уфа шәһәрендәге 30нчы махсус коррекция мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Укыган вакытта да бик актив була егет, һәр чарада катнаша, ымлап җырлау белән дә шул чорда шөгыльләнә башлый. Башта ул мәктәп студиясендә шөгыльләнә. Инвалид балалар арасында үткәрелгән республика, Бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда, призлы урыннарга лаек була.Хәтта мәктәпне тәмамлап, медицина колледжына укырга кергәч тә, туган мәктәбен онытмый, еш кына концертларда, бәйрәм чараларында чыгыш ясый. Аның җырларын балалар да, яшьтәшләре дә, укытучылар һәм ата-аналар да ихлас кабул итә. Шулай итеп, 2014 елдан башлап “Мәрхәмәт” хәйрия фонды тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган чараларда да катнаша башлый. Әйткәндәй, бу фонд каршында 2016 елда волонтерлар өчен “Ымлап сөйләшүгә өйрәтү” буенча курслар ачыла. Бу дәресләрне Антонио алып бара, волонтерлар анда ымлау азбукасын (дактиль) һәм начар ишетүчеләр телендәге сүзләрне үзләштерә.

Шулай да сәхнә — Антонио өчен изге урын. Үзен ул башка урында күз алдына да китерми. Җырларны ул үзе сайлый – күңеленә хуш килгәннәрен. Шул ук вакытта аларны мимика, ымлау һәм артикуляция ярдәмендә матур итеп күрсәтә алырга да кирәк. Бу эштә аңа якын дуслары – җырчы Гөлсем Хөсәенова һәм инглиз теле укытучысы Гүзәл Ибраһимова ярдәм итә. Үзе әйтүенчә, урыс, татар һәм башкорт телләрендәге җырлар аңа аеруча якын, шуңа репертуарында алар төп урынны били.

Гадәттә, кешене киеменә карап каршы алалар, ә артист кеше тамашачыны һәрвакыт тәү караштан җәлеп итәрлек булырга тиеш. Антонио да үзенең имиджына зур игътибар бирә: аның сәхнә образлары чагу һәм креатив, шуңа да сәхнәдә күренү белән алкышларга күмелә дә инде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сәхнәдәге образын Антонио үзе тудыра, киемнәренең эскизларын да үзе ясый.

Соңгы вакытта Антонио Масунов, ымлап җырлаудан тыш, үз тавышы белән дә чыгыш ясый башлаган. Гөлсем Хөсәенова белән дуэтта берничә җырлары да бар. Әлеге вакытта республика районнары буйлап гастрольләрдә йөрсәләр, төрле чараларда, шул исәптән хәйрия акцияләрендә, катнашсалар, сәләтле егетнең киләчәккә планнары бихисап: иҗатташ дуслары белән берлектә яңа җырлар өстендә эшләү һәм, Уфа шәһәрендә ымлап җырлау театры ачып, Русия төбәкләрендә дә чыгыш ясау.

Ә инде бу уй-ниятләрен, күңел түрендә йөрткән хыялларын тормышка ашыру өчен аның ихтыяр көче дә, сәләте дә, тырышлыгы да, авырлыкларны җиңеп чыгарлык сабырлыгы да җитәрлек. Бу сыйфатларны үзендә булдырган, үз тамашачысын тапкан һәм аларның күңелен яулаган Антонио Масуновка уңышлар гына телисе кала.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: