-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Милли әдәбиятның тере легендасы

Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусинга – 90 яшь.

Милли әдәбиятның тере легендасы
Милли әдәбиятның тере легендасы

Ничәмә дистә еллар дәвамында республикабызны иңләп-буйлап йөрсәм дә, аюлы-бүреле урманнары, күккә ашкан таш кыялары, упкынга охшаш чокырлары белән таң калдырган, Ишембай, Белорет, Бөрҗән районнары чигенә якын урнашкан бу төбәккә барып чыгу форсаты тигәне юк иде әле. Шушындагы борынгы тарихлы Колгына авылында туып-үскән каләм остасы Ногман Мусин үз әсәрләрендә тасвирлаган табигатьне күрергә, аның халкы белән аралашырга күңел тартылып торды. Иҗат белән бәйле чараларга Ногман аганың да чакырганы булды.

Ниһаять, башкорт язучыларының зур бер төркеменә кушылып, мин дә ул тарафларга юлга чыктым. Ногман Мусин җитмеш ел инде шәһәр кешесе булса да, күңеле һәрчак туган төягендә, якташлары янында. Авылга, Ишембайга ул еш кайтып йөри, биредә яшәүчеләргә аның ярдәме бәяләп бетергесез. Менә бер мисал. Моннан сигез ел элек ул туган авылында хәзерге таләпләргә җавап бирерлек мәдәният учагы да, цивилизацияле дөнья белән тоташтыручы әйбәт юл да булмавы турында белдереп, республикабыз җитәкчесенә хат яза. Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты рәисен, урман хуҗалыгы министрын, район хакимияте башлыгын ияртеп, республика җитәкчесе Колгынага үзе килеп төшә. Ногман Сөләйман улын да шунда чакыра, халыкның тормышы белән таныша, тиздән юл да, мәдәният учагы да булачагына ышандыра.
Колач җитмәслек агачларны кисеп, кыяларның ташын тирән чокырларга тутырып, әкияттәгечә бик тиз вакыт эчендә 35 чакрым озынлыгында юл төзелә. Район үзәгеннән — 87, иң якын шәһәр Стәрлетамактан 83 чакрымда яткан Колгына һәм шул исемдәге биләмәгә керүче авыллар халкы өчен бу инде — яшәү юлы, киләчәккә юл.
Шулай ук ике ел эчендә Колгына уртасында ике мең ярым квадрат метр мәйданлы социаль-мәдәни үзәк сафка баса. Ногман ага һәм башка күпсанлы кунаклар белән берлектә миңа да аны ачу тантанасында катнашу насыйп булды.
Аның янәшәсендә Ногман ага үз куллары белән салган иҗат йорты. Дүрт бүлмәле бу бинаны әдип музей итеп файдаланырга авылдашларына бүләк иткән. Мондагы төп байлык, әлбәттә, китаплар һәм “Агизел” журналының күпьеллык төпләмәләре. Авыл тарихына кагылышлы материаллар. Әдипнең тирәннән килгән шәҗәрәсе.
Музей экспонатларын карап йөргәндә Ногман Мусинның 1961-67 елларда ук нәшер ителгән “Зөһрә”, “Горурлык”, “Авылым юлы”, “Кеше елмая”, “Җир бизәге” кебек китапларын күреп, балалык һәм үсмер елларыма кайткандай дулкынландым. Мин, татар баласы, милләтемнең Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов­ларын һәм башкорт классиклары Һәдия Дәүләтшина, Зәйнәп Биишева, Сәгыйть Агишларны һәм ул чакта әле яшь кенә булган Ногман Мусинны укып үстем. Шуны да әйтәсе килә: башкорт теле һәм әдәбияты буенча ярты гына дәрес тә алмаган безнең өчен башкортча китаплар уку бернинди читенлек тудырмый, телләр аермасын сизми идек.
Төгәл 90 ел элек туган Ногман — әти-әнисенең өч кыздан соң көтеп алган төпчек уллары. Әнисе Вәсилә — ятим калган тугыз баланың берсе — акыллы, белемле шәхес булып җитешкән, нинди генә хәлдә дә биш вакыт намазын калдырмаган, Коръән­не яттан белгән. Сөләйман Мусин тирә-якта данлыклы балта остасы бул­ган. Йорты, абзар-курасы, ихатасы, капкалары әкияттәге матурлыктан балкып торган, өй җиһазларын, хәтта савыт-сабасына кадәр үзе ясаган. Капка баганалары өчен имән алып кайтырга урманга киткән. Ихатага кергәч, арбасыннан чак төшкән, әтисе белән хатыны өйгә күтәреп алып кертеп салганнар. Шул ятудан тора алмаган, бер айдан үлгән. “Авыр күтәреп, үзәге өзелгән”, — дигән картлар. Ул арбасына салып алып кайткан өч имән багананың һәрберсен соңыннан ике ир күтәреп караган — көчләре җитмәгән.
Өч апасы белән бергә ай ярымлык Ногман ятим калган. “Вәсилә, бу малайны әйбәт кара, укыт, ул гади кеше түгел...” Бакыйлыкка күчкәндә Сө­ләйман аганың соңгы сүзләре шундый булган. Ничек кенә авыр булмасын, тол калган ана дүрт баласын аякка бастырган, укыткан, кеше иткән.
“Атадан күргән — ук юнган”, диләр. “Күргән” сүзе бу очракта туры килеп бетми. Ә инде әтисенең бөтен күркәм сыйфатлары, аеруча балта эшенә осталыгы улына әтисеннән кан белән күчкәнлеге көн кебек ачык.
Сугышка кадәр Колгынада җиде­еллык мәктәп ачыла. Ногман аны 1944 елда тәмамлый. Арытаба укырга районның башкорт балалары Макарга бара торган була. Укыган өчен 150 сум түләргә кирәк. Ногманның да укыйсы килә. “Кешедән калма, балам, укырга бар”, — дип әнисе дәртләндереп җибәрә. 1947 елда өлгергәнлек аттестаты алгач, шушы ук мәктәптә укытучы итеп калдырыла. Тагын ике елдан, әнисенең фатыйхасын алып, Стәрлетамак укытучылар институтында (ике еллык) укый. Аны тәмамлагач, үз мәктәпләренең директоры вазыйфасын тәкъдим итәләр. Ләкин егетнең менә дигән эшләп утырган директор урынына барасы килми. РОНО инспекторы итеп тәгаенлиләр. Дүрт-биш ай эчендә районның барлык мәктәпләрен йөреп чыга. Ел ахырына таба хәрби хезмәткә чакырыла.
Ногман Мусин иҗат эшенә студент чагында керешә. Моңа ул чакта институтта укыткан, соңрак “Агизел” журналының баш мөхәррире, Язучылар берлеге рәисе булган күренекле әдип Хәким Гыйләҗев йогынты ясый. Ул институтта әдәби оешманың эшен җайга сала, иҗади мохит булдыра, студентлар белән бергәләшеп стена гәзите чыгара. Ногманның шигырь­ләрен укыгач: “Башкорт поэзиясендә моңача булмаган шагыйрь туа”, — ди. Егетнең күңеленә биредә салынган орлык армия хезмәтендә чакта шигырьләр, хикәяләр булып шытым бирә. Аларны районның “Октябрь утлары” һәм Уфадагы “Ленинсе” гәзитләрендә бастыра.
Күренекле шагыйрь һәм журналист Якуп Колмый аның 1953 елның көзендә армиядән Уфага кайтуын түбәндәгечә хәтерләде:
“Ул чакта мин Ногманны күргәнем юк иде, райондашымның Колгына егете икәнлеген шигырьләре аша гына белдем. Соры шинель кигән ыспай гына егет, кыю басып, “Ленинсе” гәзите редакциясенең мин утырган бүл­мәсенә килеп керде дә:
— Саумы, Якуп агай! — дип солдатларча кулын күтәреп сәлам бирде.
Мин башта аптырабрак калдым: нинди егет икән бу, дип танымакчы булам. Тик хәтердә юк. Бераздан ул үзе таныттырды.
— Мин якташың, Колгына егете. Әле хезмәттән кайтып барам. Юл уңаенда кереп чыгарга булдым. Армиядә ике-өч хикәя язган идем, шуларның берсен сезнең гәзиткә бирмәкче булам, — диде дә сумкасыннан кулъязмасын чыгарып та сузды. Җай гына алып кәгазьгә күз төшерәм. Анда “Икенче очрашу” дип язылган. Үзем эчтән генә: “Нигә хикәя, нигә шигырьләр түгел”, — дип уйлап алдым.
— Ә шигырьләрең кайда? — дип сорыйм.
— Яңалары юк, әле язмыйрак торам, — ди бу серен яшергәндәй.
Соңрак шуны аңладым: безгә кергәндә Ногманның шигърият белән хушлашу чорын кичергән чагы бул­ган икән. Ә хикәясе, вак-төяк төзәтүләр белән, үзгәрешсез “Ленинсе”дә басылды.
— Нәрсә син, якташ, шигърияттән бөтенләй китүеңме ни бу? — дип сораган идем соңрак. Ул гадәтенчә елмая биреп куйды да әйтте:
— Макар районыннан чыккан каләм әһелләре шигырь дә мәкалә яза, бер прозаик та юк. Күңел төшми интекмәсәм, хикәяләргә ябыштым әле...”
Солдат бу көнне Хәким Гыйләҗев янына да керә. “Мин сине авылга кайтармыйм, Уфада кал, киләчәгеңне уйла”, — дип егетнең язмышын хәл итә дә куя элекке укытучысы һәм остазы. Кыскасы, икенче көнне Ногманны “Совет Башкортостаны” гәзитенә эшкә алалар. Мөхәррир Гаффан Гафаровка: “Әни ялгыз, апалар кияүгә чыгып киттеләр, ярдәм итәргә кирәк, кайтып килергә иде бит әле”, — ди. “Син тәүдә берәр атна эшләп ал, шуннан сиңа ун көнгә командировка бирермен”, — ди мөхәррир.
Әни нәрсә әйтер икән инде, дип курка-курка гына кайта. Уфада эшкә калуын ярты көн үткәч кенә әйтә. Әнисе сүзен ашыкмыйча, уйлап кына әйтә торган кеше була. “Күңелең тарткан эш булса, җәен печән, утын әзерләсәң, яшәрмен”, — ди. Шулай итеп, янә бер тапкыр әнисенең фатыйхасын алып, Уфада эшләп китә яшь прозаик.
Әмма бер елдан соң туган авылына кайтып, мәктәптә дүрт ел укыта. Башкорт дәүләт университетында читтән торып белем ала. 1958 елда Уфага килеп, “Агизел” журналында бүлек мөдире, җаваплы секретарь, “Совет Башкортостаны” гәзитендә әдәби хезмәткәр, Язучылар бер­легендә әдәби консультант, теле-видениедә журналист, китап нәш­риятында мөхәррир булып эшли.
Ногман Мусинның тәүге күләмле әсәре — “Зөһрә” повесте авыл мәктәбендә укытканда иҗат ителеп, 1956 елның июнь-июлендә “Әзәби Башкортостан” журналында басыла. Повесть һәм хикәяләрдән торган беренче китабы да (1961 ел) шулай дип атала. Гомумән, 60нчы елларда, 30 һәм 40 яшьләр арасында бу талантлы авторның янә “Горурлык”, “Авылым юлы”, “Кеше елмая”, “Җир бизәге”, “Без — авылдаш малайлар”, “Өзәрем юл кешеләре” дигән китаплары бер-бер артлы нәшер ителә. “Өзәрем юл кешеләре” — әдипнең тәүге романы, ул колхоз тормышына багышланган. Аның барлык әсәр­ләренең геройлары да — үзенең замандашлары, авыл, җир, табигать балалары.
Ногман Сөләйман улын хаклы рәвештә табигать сакчысы дип атый алабыз. Куе урманнар, биек таулар уратып алган җирдә тугангамы, ул бала чактан табигатьнең көчен һәм матурлыгын тоеп үсә. 10-14 яшьләренә туры килгән сугыш елларында ул туган җир, табигать, урманнар адәм баласын үлемнән коткаручы, саклаучы дигән фикерне гомерлеккә күңеленә сең­дерә. Шул ук вакытта халык җыр­ларында, кобаерларында, легендаларында туган табигате макталганын, данланганын ишетә. Шуңа күрә аның моннан ярты гасыр элек чыккан әсәрләре табигатькә, җир һәм урман эшчәннәренә юкка гына багышланмагандыр (“Зөһрә”, “Җир бизәге” повестьлары, “Мәңгелек урман” дилогиясе).
Әдип өчен урман яшәү чыганагы гына түгел, җир матурлыгы да булып кала. Җитмешенче елларда ул язучылардан тәүге булып, Башкортстан урманнарын саклау турында яза. Ул заманда аның борчылулары, чакырулары әллә ни яклау тапмый — табигатебез байлыклары иксез-чиксез, алар бетәрлек түгел, янәсе. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда язучының никадәрле алдан күрүчән­легенә, зирәклегенә сокланырга гына кала. Үз эченә бик күп вакыйгаларны, язмышларны сыйдырган “Мәңгелек урман” дилогиясе башкорт әдә­биятының казанышы булып санала. Башкорт халкының яшәеше урманчылык, чолыкчылык, сунарчылык белән бәйле икәнлеген сурәтли автор. “Мәңгелек” сүзенең мәгънәсе киң: кеше яши икән, урман да яши. “Урман — кешеләр булганда гына урман, урман — халык кебек үк мәңгелек” дигән фикер үзәк проблема булып тора.
Ногман Мусин, зур күләмле эпик әсәрләр язып, халыкка үзен чын мәгънәсендә оста итеп танытты. Аның “Авылым юлы” повесте темасын “Өзәрем юл кешеләре” романы дәвам итә: заман авылы, аның киләчәге, кешеләрнең туган авылы алдында җаваплылыгы. “Сайлап алган язмыш” романы геройлары да катлаулы һәм авыр юл үтәләр, аларның язмышына Октябрь революциясе, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары, ачлык михнәтләре төшә. Арытаба әдәбият сөючеләрне ул “Зәңгәртауда — ак болан” (1980 ел), “Язгы ташкыннар алдыннан” (1985), “Таң белән чык юлларга” (1988) романнары белән шатландыра. Туксанынчы елларда аның “Соңгы чолык” (замана романы), “Шунда ята батыр сөяге” (тарихи роман), “Ерткыч тиресе” повесте, байтак кына хикәяләр иҗат итә.
“Шунда ята батыр сөяге” дигән әсәремне 20 ел буена уйлап, эшләп йөрдем, — дип сөйләде ул журналист­лар белән әңгәмә вакытында. — Гайса Хөсәеновның “Алдар батыр кыйс­сасы” чыкса да, мин бу шәхес хакында язарга дигән максатымнан тайпылмадым. Кайда нинди материал күрсәм, җыеп йөрдем, китапханәләрдә утырдым, караламаларым байтак. Илдә үзгәртеп кору чоры башлангач, халык язмышы тагын да ныграк уйландырды. Алдар батыр халык өчен көрәшкән бит. Шуны күрсәтергә уйладым. Салават Юлаев Пугачевка барып кушылса, Алдар батыр, бөтен ырулар буйлап йөреп, көрәшне үзе оештырган. Петр патша белән таныш булган. Язмышы фаҗигале бетә. Роман буенча Баймакка укучылар конференциясенә чакырганнар иде, тормыш иптәшем каты авырган чакка туры килеп, бара алмадым...”
“Салават Юлаев исемендәге премия лауреатлары” җыентыгында әдәбият белгече Фатыйма Фәезова болай дип яза:
“Ногман Мусин — табигатьнең, урманның фидакарь яклаучысы. Күпчелек очерк, хикәя, повесть һәм романнарында автор урманнарны сакларга, агачларны әрәм-шәрәм итмәскә чакыра. “Табигать һәм кеше“ темасы фәнни-техник революция шартларында язучының бөтен иҗаты аша үтә. “Зөһрә” дигән беренче повесте бу темага багышланган иде, аның артыннан ук хикәя һәм повестьларының тоташ бер сериясе, аннары ике томлык “Мәңгелек урман” романы пәйда булды. Автор кеше һәм табигать арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турында сөйли. Кешеләрнең бер-берсе белән каршылыкка керүе, аларның әхлакый сыйфатлары шушы проблемага бәйле: урман — яшәү чыганагы һәм муллыгы гына түгел, ә җир бизәге дә. Шуңа күрә автор урманга мөнәсәбәт аша үз персонажларының рухи байлыгын, кешелеклелеген, үзләренең әйләнә-тирәсендәгеләргә, дөньяга гуманлы мөнәсәбәтен күрсәтә.
Ногман Мусинның “Мәңгелек урман”, “Өзәрем юл кешеләре”, “Сайлап алган язмыш” романнары темаларын ачуга совет әдәбиятында 50нче еллар башларында тотынганнар иде. Композицион яссылыкта алар “заман-
нар бәйләнеше”ндә корылганнар.
Л. Леоновның “Урыс урманы” романыннан башланып киткән бу алым
Ю. Бондаревның “Яр”, О. Гончарның “Циклон”, А. Ивановның “Мәңгелек аваз”, П. Проскуринның “Язмыш” романнарында арытабангы үсешен алды. Ногман Мусинның иҗади эзләнүләре дә совет әдәбияты казанышлары белән тыгыз бәйле. Ул үз заманының әйдәүче прозаиклары тәҗрибәсен һәм традицияләрен иҗади файдалана. Бу аеруча аның “Мәңгелек урман” дилогиясендә нык сизелә. Әсәр әдипнең жанр-стиль эзләнүләренең үзенчәлекле нәтиҗәсе булып тора. Моннан тыш, каләм остасының урманчыларның авыр хезмәтенә багышланган “Зәңгәртауда — ак болан” романын һәм аның дәвамы булган “Таң белән чык юлларга”ны телгә алырга кирәк. Бу ике романның нигезенә Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы халык хуҗалыгын аякка бас­тыру елларында урман сәнәгатендә эшләүчеләрнең фидакарьлеге темасы салынган.
Ногман Мусин әсәрләре сюжетның динамизмы, тирән драматизмы, композицион чишелешләрнең үткенлеге, геройлар гамәлләренең психологик нигезләнгәнлеге белән аерылып тора. Ул үз әсәрләрендәге вакыйгаларны вакыт һәм аралык ягыннан киңәйтә ала. Шуңа күрә дә аның романнарында үткәннәргә сәяхәт, бүгенге һәм кичәге тормышны бәйләргә омтылышы дәлилле һәм уңышлы килеп чыга”.
Педагогия фәннәре докторы, профессор Рафаил Азнагулов бәялә­мәсенә дә игътибар итик: “Ногман Мусин — тормышта оста эзләнүче, тикшеренүче, зирәк акыл белән күзәтүче, хәл-вакыйгаларны үз фантазиясе белән үстерүче, — дип язды галим. — Бер карасаң, ул рәссам да, галим дә, үз әсәренең режиссеры да. Икенче карасаң, безнең Ногман — үзе үк кара урман. Урманчылык кануннарын бары тик ул үзе генә белә. Шуңа да аны урманчылык белгече дип атарга да була. Менә шушындый киң юнәлешле, киң карашлы язучы барыбер дә мәңгелектер. Һәр әсәрнең нигезендә яхшылык белән шакшылык, изгелек белән явызлык, матурлык белән яманлык сыйфатларына ия бул­ган образларның аяусыз көрәше ята. Әнә шундый кискен көрәштә һәрчак ике якның берсе җиңеп чыгучан”.
Мәкаләнең башындарак Ногман Сөләйман улының балта эшенә маһирлыгы турында әйтә биреп куйган идем. Бу юнәлештәге эшчәнлегенә киңрәк тукталмасам, дөрес булмас, мөгаен. Тәүге йорт җиһазы — юкә агачыннан урындыкны ул бишенче сыйныфта укыганда ясый. Осталыгын да, эш колачын да арттыра бара. Авылда эшләгәндә йорт салып керә. Бура бурауга остарып китә. Якын һәм ерак туганнарын йортлы итүгә зур тырышлык сала. Республикабыз язучыларына Чишмә районы Акманай авылына якын урында дача-бакчалар өчен җир бүлеп бирелгәч, Пермьнән җыелмалы фин йортлары кайтаралар. Барысы да бертөрле булсын! Ногман Мусин исә мондый таләпләргә буйсынмыйча, Караиделдән җидегә җиде метр зурлыкта бура алып кайта һәм нигезеннән кыегына кадәр үзе эшли.
“Аклан” дип аталган бу бакча поселогы турында байтак әдипләр истәлекләр язды. Аларның барысында да диярлек Ногман агаларның йорты сокланып телгә алына. Менә, мәсәлән, шагыйрь Якуп Колмыйның төгәл 30 ел элекке язмасыннан бер өзек: “...Эчтән дә, тыштан да рәссам кулы эшләгән диярсең бу йортны. Милли орнамент, сирәк очрый торган үзенчәлекле бизәкләр сине әсир итми калмый. Яшел катыш акка буялган тәрәзә капкачлары болай да купшы йортка тагын да ямь өсти. Мондый йортта яшәве язучының үзенә дә илһам өстәп торадыр, мөгаен. Шулай булмаса, аның иҗат куәте халкыбызга яңадан-яңа фәһемле әсәрләр бүләк итәр идеме ни... Шушы йортта гына егермедән артык повесть, җиде роман, дистәләрчә хикәяләр язылган. Ә көндәлек очерк яки мәкалә — аларын санап беткесез”.
“Аклан”га кагылышлы хатирәләре белән уртаклашучы әдипләрнең күпләре бакчачылар оешмасы рәисе итеп сайланган Ногман Мусинның бирегә юл салдыруда, электр үткәрүдә һәм башка хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә фидакарь эшләвен телгә алдылар. Йортлар салу өчен төзелеш материаллары табуда да, хәтта балта остасы буларак та каләмдәшләренә (ә биредә тәүдә 40 участок булып, ул арта барган) зур ярдәм күрсәткән. Кайсы гына районга, леспромхозга барса да аны танып, хөрмәт итеп, йомышын үтәргә тырышканнар. Ул чакларны искә төшереп, әле болай ди: “Йөрмичә генә дә булмый, тегесенә барасың, монысына керәсең. Танышлыкларны да файдаланырга туры килде. Ул заманда язучыларның абруе югары иде бит. Җитәкчеләргә дә барып керә дә китә идек. Хәзер генә ул хәтта гади инструкторына да болай гына керермен димә...” Шактый өлкәнәйгәч тә әле ул “Аклан”ны Ясная поляна, Царское село, Переделкино кебек тарихи-истәлекле урынга әверелдерү артыннан йөреп карый, әмма тиешле хуплау таба алмый.
Ногман Мусинның иҗаты башлангыч чорыннан ук өлкән каләм­дәш­ләренең һәм галимнәрнең (мәсәлән, Әнүр Вахитов, Роберт Баимов, Зиннур Нургалин, Әнгам Хәбиров һәм башкалар) игътибар үзәгендә була. Әсәрләрен башкорты да, татары да егылып ятып укый. Китаплары урысчага тәрҗемә ителеп, Уфада һәм Мәскәүдә дөнья күрә.
Ә рәсми зурлау аңа көттеребрәк килә, дияр идем. “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме 50 яшендә бирелә. 60 яше тулганда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе тапшырыла (1990 елда “Советский писатель” нәшрияты чыгарган “Белый олень на Синь-горе” романы һәм Башкортстан китап нәшрияты бас­тырган “Ихлас күңелдән сөйләшү” җыентыгы өчен). 70 яшендә “Баш­кортстанның халык язучысы” исеменә лаек була.
Милли әдәбиятның тере легендасына әверелгән әдипнең күкрәген 2007 елда — Салават Юлаев, 2011 елда “Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен” орденнары бизәгән иде. Ә менә быел май ахырында “ХХI гасыр язучысы” төбәкара форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аңа Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.

Фәрит Фаткуллин.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: