-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сәфәр авылында клуб яңартылды

Бу вакыйганы Учалы районының Сәфәр авылында яшәүчеләр елдан артык көтте.

Сәфәр авылында клуб яңартылды
Сәфәр авылында клуб яңартылды

1958 елда ук төзелгән иске клуб күптән ремонтка мохтаҗ иде. Ел дәвамында биредә капиталь ремонт үткәрелде - түбәне яңадан яптылар, фасадны, сәхнәне яңарттылар.

- Без бу хакта хыялландык кына, - дип сөйли мәдәният йорты мөдире Эльмира Моратшина. - Казанлыкны тәртипкә китерделәр, җиһазлар сатып алдык, хәзер яңа пәрдәләребез, методик кабинетыбыз яңартылды. Мондый клубта шөгыльләнәсе килә, тиздән иҗат түгәрәкләре эше яңарачак.

Чыннан да, Сәфәрдә түгәрәкләр күп, аларда 300ләп кеше шөгыльләнә. Кул эшләре түгәрәге, теннис секциясе, вокаль берләшмә эшли, «Сердәшләр» фольклор ансамбле авыл халкын үзенең иҗаты белән сөендерә. Сүз уңаенда, ансамбль яңартылган клуб сәхнәсендә үзенең яңа концерт программасын күрсәтте.

Учалы районы хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәлия Шагалина сүзләренә караганда, Учалы районындагы авыл мәдәният йортлары акрынлап заманча ял итү үзәкләренә әверелә.

- Күп кенә клубларда ремонт дистәләрчә еллар дәвамында үткәрелмәде, әмма соңгы елларда барысы да федераль, республика һәм муниципаль программалар ярдәмендә үзгәрде. «Мәдәният» гомумдәүләт проекты һәм «Кече ватан мәдәнияте» проекты үсешкә сизелерлек этәргеч бирде, - дип билгеләде Гүзәлия Шагалина.

"Кече ватан мәдәнияте " проектында районның 2 мәдәният учреждениесе – Учалы һәм Кунакбай авыллары мәдәният йортлары катнашты инде.

Агымдагы елда "Кече ватан мәдәнияте" проектының тагын бер катнашучысын - Уральск авылы клубын тәкъдир итү көтелә, – дип сөйләде республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры Эльвира Аеткулова. – Без нәтиҗәләр күрәбез – авыл клублары заманча була бара, клуб түгәрәкләре яңара.

Сәфәр мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь белгечләрне, җәмәгатьчеләрне дә җәлеп итәргә һәм ялны оештыруның яңа формаларын эзләргә ниятли. Клуб авылның мәдәни үзәге булырга тиеш, дип саный алар.

Фото: Учалы районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: