Мәскәүдә “ЛИффТ-2021” V Бөтенрусия милли әдәби фестивале узды. Анда Евразия халыклары ассамблеясенең конференц-залында Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов (Мар. Сәлим) фестивальдә катнашучыларга “ХХІ гасыр язучысы” төбәкара форумы һәм республикада узган башка әдәби-мәдәни вакыйгалар турында сөйләде. Аның чыгышыннан соң җырчы һәм композитор Земфира Баймурзина “Самрау” башкорт бию ансамбле коллективы (җитәкчесе Юлия Тимергазина) белән бергә Марсель Сәлимов шигыренә язылган җырны башкарды.
Русиянең Дәүләт думасында исә Бөтенрусия әдәби фестивале лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Язучыларга дәрәҗәле бүләкләрне Русия муниципаль академиясе президенты Александр Айгистов, Русия халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев, әдәбият буенча комитет рәисе, “ЛИффТ” фонды президенты Маргарита Аль, “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссыккүл форумы” берләшмәсе генеральный секретаре, Кыргызстанның җәмәгать эшлеклесе Ассоль Молдокматова тапшырдылар. Марсель Сәлимов “Сәламәтләндерүче сатира һәм юмор өчен” алтын медаль белән бүләкләнде.
“ЛИффТ” Бөтенрусия фестивале лауреатын сайлау концепциясенең төп асылы – иҗат юнәлешләрендә үзләрен югары осталыкта күрсәткән төрле пландагы әдәбиятчыларны тәкъдим итү. Көмеш медаль конкурс нәтиҗәләре буенча бирелә. Барлык дипломантлар да алтын медальгә дәгъва итә. 2016 елдан башлап танылган урыс шагыйрьләре: Константин Кедров (Мәскәү), Александр Вепрев (Сочи), Николай Шәмсетдинов (Төмән), Виктор Пеленягрэ (Мәскәү) фестивальнең алтын лауреатлары булдылар. Алар яшәп иҗат иткән төбәкләрдә Русия халыклары ассамблеясы башлангычы белән уздырылган әдәби фестивальләр Русия халыклары әдәбиятының чын бәйрәменә әверелде.
Быел халык язучысы Марсель Сәлимов йөзендә җиңүче статусын Башкортстан Республикасы яулады.
Фестивальнең символик байрагын кабул итеп, танылган сатирик болай диде: “Бүген тормышыбызны савыктыру өчен сатира һәм юмор ковидтан прививка кебек үк нәтиҗәле. Моны республика җитәкчеләре дә, гади кешеләр дә аңлый. 2022 елда Салаватның данлы җирендә Русия халыклары һәм әдәбиятларының бердәмлеге бәйрәме киң колач белән узар дип ышанам. Башкортстан чын дусларны ярата. Кем безгә яратып килә, ул икеләтә сөю белән китә!”
Жюрига үзенең күпьеллык хезмәтен югары бәяләгән өчен рәхмәт белдереп, Мар. Сәлим моны шулай ук башкорт әдәбиятының, Русия сатирасының җиңүе дип атады. Ә сәламәтләндерүче сатира һәм юмор өчен бүләкне ул Башкортстан Республикасында быелгы Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елына, Башкортстанның Русия составына ирекле керүенә 465 ел тулуга, шулай ук Уфаның 450 еллыгына багышлый.
Фестивальдә катнашучылар өчен махсус белем бирү программасы әзерләнгән иде. М.Горький исемендәге әдәбият институтында танылган галимнәр һәм язучылар Андрей Геласимов, Сергей Дмитренко, Виктор Куллэ, Валерий Модестов, Виктор Пеленягрэ, Сергей Чередниченко осталык дәресләре үткәрделәр.
Халыкара урыс теле гыйлеме академиясе һәм башка халыкара һәм Русия академияләре академигы Марсель Сәлимов укучыларга һәм язу-чыларга “Алтын ЛИффТ. Русия язучылары” сериясендә дөнья күргән “Алтын кеше” китабын тәкъдим итте һәм “Халыкка нәрсә кирәк: баштан югары сатирамы, әллә билдән түбән юмормы?” темасына җанлы сөйләшү оештырды.
Быел фестивальне оештыручылар дөньяда урыс сүзе иреге символы буларак “Русский колокол” медален тапшырды. Аңа Донецкидан шагыйрә Анна Ревякина лаек булды. Күренекле якташыбыз да Русия халыклары ассамблеясе советы рәисе Светлана Смирнова кулыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“ЛИффТ 2015-2035” милли проекты авторы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Маргарита Аль “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды.
Ләйсән Якупова.