+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Республикада мәдәни һәм тарихи мирас кадерләп саклана

Башкортстанда мәдәни мирас объектлары турындагы белешмәләрнең 98,7 проценты күчемсез милек реестрына кертелде.

Республикада мәдәни һәм тарихи мирас кадерләп саклана
Республикада мәдәни һәм тарихи мирас кадерләп саклана


Башкортстан Республикасында 2021 елга Мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән өлеше буенча максатлы күрсәткечкә ирешелгән. 1нче июльгә төбәк буенча әлеге күрсәткеч 98,7 процент тәшкил итә, бу күрсәткеч 2022 елның 1нче гыйнварына 90 процент тәшкил итәргә тиеш.

– Мәдәни мирас объекты, шулай ук аның чиге бердәм дәүләт реестрына кертелергә тиеш. Башкортстан территориясендә барлыгы 383 мәдәни мирас объекты бар, шуларның 14е – федераль, 361е – республика әһәмиятендәге, 8е – урындагы әһәмияттәге. 378 объект буенча аларны мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертү турында белешмәләр инде уңышлы кертелде, - дип сөйләде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсенең мәгълүматлар сыйфатын күтәрү бүлеге башлыгы Елена Кәримова.

Урындагы үзидарә органнарына республиканың Белорет, Бөре, Борай, Ишембай, Туймазы районнарында урнашкан мәдәни мирас объектларын кадастр исәбенә куярга кирәк.

"Мәдәни мирас объектлары һәм аларның чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына кертү эше республиканың мәдәни һәм тарихи мирасын саклауның мөһим өлеше булып тора. Алар кулланыла торган объект турында, шул исәптән аның дәүләт саклавы хакында, күчемсез милек объектларына хокук ияләренең хәбәрдар булу дәрәҗәсен арттыра. Мондый белешмәләр ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә кертелә", - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсенең мәгълүмат системалары белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Лиана Хәкимова.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге эшчәнлек Русия Хөкүмәтенең 2017 елның 31 гыйнварындагы 147-р санлы «Бизнес алып бару процедураларын гадиләштерүнең һәм Русия субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруның максатлы модельләре турында»гы боерыгы белән каралган. Бизнес-мохитне яхшырту максатларында әлеге боерык белән бизнес алып бару процедураларын гадиләштерүнең һәм төбәкләрдә инвестицион климатны яхшыртуга аеруча нык йогынты ясаучы төп факторлар буенча инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыруның 12 максатлы моделе расланды.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: