+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әткәй кызы

Кыз бала өчен әниләр якынрак, диләр. Мин, нишләптер, үземне гел “әткәй кызы”, дип санадым.

Әткәй кызы
Әткәй кызы
 Үз-үземне белә башлаганнан бирле янымда күбрәк әткәй булгангамы икән? Уй-фикерләр, теләкләр, максатлар берлегеннән микән? Бәлки, холыклар охшашлыгыннандыр – әйтә алмыйм. Әмма шушы ярты гасыр гомер дип әйтерлек юлымда әткәй иң зур урынны биләп торды. Тормышыбыз “Әткәй-әнкәй йөзенә кызыллык китермәскә” – дигән бердәнбер девизга буйсынды. Вак борчылулар-күңелсезлекләр булса, “Әткәй ишетә күрмәсен!” – дип, яшерелде, балаларга гел “Дәү әтиең нәрсә әйтер? Дәү әтиегез белсә!” – дип тукылды, иң абруйлы кеше буларак, балалар аның исеме белән тәрбияләнде. Без беркайчан да әткәй сүзеннән чыкмадык, аңа каршы килмәдек, үзебез гаилә корып, балалар үстереп, читтә яшәсәк тә, ничектер, әткәй белән әнкәй дөньябызның үзәге, безне туплаучы, берләштерүче бер көч булып тордылар.
Ни кызганыч, хәзер әткәйләр турында начар фикерләр бик күп ишетергә туры килә: балаларга тиешле тәрбия бирмиләр, эчәләр, читтә эшләргә мәҗбүр булганлыктан, гаиләсе белән бәйләп торучы җепләр ныклы түгел һәм башкалар, һәм башкалар. Шул сәбәпләр нәтиҗәсендәдер, илдә аерылышулар саны да бик күп, күпме балалар әтисез үсә, ә әтисез үскән малай алдында әти үрнәге юк, ул үзе дә гаилә коргач нинди әти булырга белми, гаилә традицияләре өзелгән. Шушылар турында уйлаган саен эч поша.
Мин үземнең хәтердә сакланган әткәй белән бәйле иң якты хатирәләрне кабаттан кичерәм дә тагын бер кабат инанам: балага әнкәй ничек кирәк булса, ата кеше сөюе, аның яклавы, тәрбиясе дә шулкадәр үк мөһим.

Әткәү

Кайдадыр ата-аналарга “әти-әни”, “әттә-әннә”, “инәкәй-әткәй” дип дәшәләр, безнең гаилдә “әткәү-әнкәү” дип эндәшү кабул ителгән. Башкаларга бу сүз сәер ишетелә иде булса кирәк, студент дусларымны алып кайтсам да, соңрак коллегаларым белән юл уңаеннан өйгә сугылсак та, мин әти-әнигә шулай эндәшкәч, “Ничек-ничек?” дип сорамый калмыйлар иде. Ике ел элек эш сәфәрләренең бер­сендә Роберт абый Миңнуллин белән авылга кереп чыктык. Ул да бу сүзгә битараф калмады, минем арттан “Әткәү. Әткәү!” – дип берничә тапкыр кабатлады һәм: “Биш хәреф, ә үзенә бөтен дөнья сый­ган!” – дип, миңнуллинча зирәк итеп, нәтиҗә чыгарып куйды.

Иң көчле куллар

Мин бәләкәй. Әткәй ятып кына тора. Ул бик каты чирләгән. Шуңа да мине аның янына караватка салып куялар да эшкә-укырга китешеп бетәләр. Әткәй торып йөри алмый, шулай да, егыла башласам, аның куллары мине тотып алырга һәрчак әзер. Безнең көннәр буена шөгылебез бер – китап, журнал уку. “Казан утлары”, “Азат хатын”, “Кызыл таң”, татар-башкорт язучыларының әсәрләре. Әткәй укып кына калмый, бар нәрсәне миңа аңлатып бара. И рәхәт инде аның белән!
...Хәтердә, әткәй белән икебез җитәк­ләшеп, Чишмә кашта йөрибез. Акрын гына барабыз – мин әткәй җаена микән, ул ми­нем көйгә микән? Күрше Чибәр әби судан кайта. “Рәшит, кайсыгыз кемне йөрергә өйрәтә?” – дип сорый ул, ихлас елмаеп. Мин бу сүзләрнең мәгънәсен еллар үткәч кенә аңладым, әткәйнең – авыр чирдән аягына яңа басып, өр-яңадан йөрергә өйрәнгән, ә минем тәпи киткән чаклар бул­ган икән ул.
Мин аның кулларының җылысын, учларындагы һәр калкулыкны, тирән сырларын хәтерлим. Нәни генә башымны мин шушы учларга салып йоклап китә идем, уянгач, аның бармакларын бөгеп, “Имән бармак – имән кисә, урта бармак – утын яра...” дип уйныйм. Шушы кулларга дөньяның барлык көче сыйганын, аларның мине якларга һәрчак әзер булуын мин белә идем, шуңа да мин үземне көчле, нык итеп тоеп үстем. Психологлар әтисез үскән балалар­ның үз-үзенә ышанычлары булмауга, тормыш ориентирлары юклыкка ишарә ясый, һәм бу сүзләр белән килешми булмый.

Чишмәләр

Чишмә каш, дигәннән, балачактан калган иң ачык хатирәләрнең берсе дә шул чишмә белән бәйле. Яныбыздагы чишмәне гомер буе карап-тәрбияләп торды әткәй. Такта кисәкләрен матур итеп ешып, анда зәңгәр буяу белән “Бу урынга чүп түкмәгез!” дип язып, чишмә буендагы чыршыга элгәне хәтердә. Чишмә бәреп чыккан урынга ничә тапкыр бурасын алыштырып, кечкенә йорт эшләп куйгандыр? Моннан 40-45 еллар элек берничә күрше абзыйлары белән чишмәнең агач улагын тимер колашага алыштырды ул. Искерә башласа, агач баскычларын яңартып куя. Кышларын капка алдын көрәп куйгач, чишмәгә китә, су юлын ача иде. Май башында барлык балалар да җыелып, Чишмә кашны җыештыру гаилә традиция­сенә әйләнгән. Моннан җиде ел элек әткәй чишмәне койма белән уратып алып, тимер капкалар, эскәмияләр, таганнар куеп, төзекләндерде. Күрше-тирә авыллардан да суга хәзер бирегә киләләр.
Әле моннан өч ел элек көзге салкын көннәрнең берсендә авылга кайтсак, әткәй утарда такта сырлап ята. Хәтсез генә коймалык әзерләгән. 75 яшьлек әнкәй дә янын­да – тотып-биреп тора.
– Койманы яңартырга уйладыңмы әллә, әткәү? Профнастил алган идең бит. Монысы нәрсәгә? – дип сорамыйча булдыра алмыйбыз.
– Күлбаш чишмәләрен коймалап алыр­га кирәк, кызым. Болары Батырша чишмәсенә булыр, исән чакта эшләп куйыйк әле, мин суын эчеп үскән чишмә бит ул, – ди әткәй.
Моңа каршы нәрсә әйтәсең инде? Сүз­сез генә такталарны ешарга, булышырга тотынабыз.
...Тимер торбадан тулып аккан суга карап, әткәй искә төшә. Тимер тимер инде – искерми, чыдый, кешеләр генә картая...

Китаплар

Әйтүемчә, әткәй мине бик иртә, өч яшемдә китап укырга өйрәтте, шуннан соң мин алардан аерылмадым да бугай. “Витаминлы хәрефләр”не әкиятләр алыштырды, аннары әткәйнең шүрлектәге китапларына чират җитте. Ул үзе дә бик күп укыды, дүрт сыйныф белем белән кал­са да, төпле белемле, акыллы кеше иде ул. “Укытучым Азат Нургалиев киткән чакта миңа китап бүләк итеп китте, “ничек тә арытаба укырга тырыш”, дип киңәш бирде”, дип еш сөйли иде әткәй. Тик балачаклары авыр сугыш чорына туры килгән буынның арытаба укырга мөм­кинлеге булмаган шул, 10 яшеннән өлкән­нәр белән беррәттән колхозга эшкә чыккан әткәй, Җиңүне якынайту өчен тир түккән.
Бервакыт өй җыештырганда мин әткәйнең киемнәре арасыннан яшел тышлы кечкенә блокнот таптым. Анда әткәй­нең шигырьләре язылган иде. Һәрвакыт җитди, уйчан, таләпчән әткәйнең күңе­лендә лирик булуы мине бик нык аптыраткан иде...
...Үсеп, редакциядә эшли башлагач, “Кызыл таң”да басылып чыккан һәр мәкаләмне әткәй укыячагын белә идем, шуңа күрә беркайчан да аңа ошамаслык әйберләр язмаска тырыштым. Ә ул гаделсезлекне, ялганны, ялагайлануны сөйми иде. Дөньяның үзгәрүенә, авыл­ларның бетүенә, колхозларның бөлүенә бик әрнеп яшәде. “Кызым, шушылар турында бер дә язмыйсыз?!” – дип, әле теге, әле бу теманы әйтеп җибәрә иде.
Минем язу өстәлендә гел генә әткәйнең рамдагы фотосы тора, ул бер компас сыман – уйчан күзләренә бер карап алу ук теге яки бу проблеманы ничек яктыртырга юл күрсәтә кебек. Гомумән, тормышта килеп чыккан сорауларны, проблемаларны хәл итәр өчен әткәй сурәте янына килеп утырсаң, җавап табылмыйча калмый. Нәкъ шигырьдәгечә, тормыш юлында салулый-нитә калсак, туктап калсак, тиешле урынга утыртырга, юл күрсәтергә әткәйнең бер сүзе, хәтта бер карашы җитә.

Кемнең йолдызы?

Җәйге кич. Бүген көне буе өлкәннәр күрше Равил абыйның тракторы белән печән кайтарды. Аны түбәгә ыргытып бетергәнче бик күп вакыт үтте. Менә, ниһаять, эшне тәмамлап бетереп, арыган әткәй абзарларны ябып килеп, ишек алдындагы бер түмәргә утырды. Көне буе күрми торгач, мин шундук аңа сарылдым.
– Әткәү, йолдызлар нигә яна? Алар нигә, шулай ашыгып, җиргә атыла? Алар биектәме? Көне буена җыелган сорауларны әткәйгә биреп калырга тырышам.
– Биектә, – дип, уйчан гына җаваплый әткәй, тезләренә менеп утырган кызын кочаклап. – Җирдә кеше туган саен күктә йолдыз кабына. Кеше әйбәт эшләр эшләсә, аның йолдызы да матур, якты булып яна. Ә инде кеше начарлык кыла икән, аның йолдызы карая. Кешеләр Җирдән киткән­дә, аның йолдызы сүнә, атылган йолдызлар – сүнгән җаннар алар...
Бала күңеленә бу сүзләр бик нык тәэсир иткән, күрәсең, мин гомер буе әт­кәйнең шушы сүзләренә ышанып яшәдем. Туган йорттан никадәр еракта булсам да, ялгыш адым эшләргә курыктым, йолдызым караер да, әткәй көяләнер, дип уйладым. Хәзер инде бу сүзләрнең уйдырма икәнен белсәм дә, җем-җем килгән күк йөзенә тыныч кына карый алмыйм.

Тәрәзә йөзлеге

Нинди генә эшкә өйрәтми безне әткәй! Балачактан хәтерлим: мунча чарачасында әткәй тәрәзә йөзлеге эшли. Бездә аны “шал” диләр. Башта алдан әзерләнгән юкә тактага бизәк төшерә. “Шушылай ярый­мы, кызым?” – дип сорый. Миңа биш-алты яшь, сөенә-сөенә баш кагам. “Кызым, бар әле без алып кил, өйдә калган бугай”, – ди ул. Әткәйнең йомышын үтәү – үзе зур мәртәбә, мин бөтен көчемә өйгә йө­герәм, ул әйткән коралны алып килеп, кып итеп янына басам. “Бәй, килеп тә җиттеңме, молодец, кызым, җитез икән­сең!” – дип, аркадан сөя әткәй. И, шул сүз­ләрдән дә рәхәтрәк, татлырак сүзләр бармы? Әткәйнең мактавы – ул үзе бер горурлык. Сүзгә дә, хискә да саран бит алар. Әмма безне әнкәйләрдән бер дә ким яратмыйлар.
Туган йортка кайткан саен, әткәйнең күзләре кебек, тәрәзәдәге шаллары каршы ала. Өйне буяган саен куптарып ала–ала, алар инде ватыла башлаган. Әмма шуларны һич кенә дә алып ташлыйсы килми, аларда әткәмнең күз нурлары саклана сыман...

Һәр утынның – үз урыны...

Җыйнаулашып утын өябез. Яратам мин бу эшне: йорт салган кебек, тип–тигез булып күтәрелгән “стена”га карап, күңел күтәрелә, эш кызу бара. Бик кечкенә чагымда әткәйнең әйткәне хәтердә: “Кызым, эшне матур итеп эшләргә кирәк, өйгән утыннарыгыз тырпаешып торса, ямьсез була ул! Һәр утынның аның үз урыны бар, әрдәнәгез тигез, матур булсын”. Утын өйгән саен аның бу сүзләре искә төшә, чыннан да, кулга тоткан һәр утынның үз урыны бар икән бит, дип аптырыйсың. Ә инде берничек тә тигез итеп ятарга теләмәгән кәкре-бөкреләрен, ул өйрәткән­чә, ике өем арасына яшерәсең. Әллә нинди мөһим эш тә түгел кебек, әмма утын өяргә өйрәтергә дә әткәйләр кирәк икән шул.
Печән чабу, чүмәлә салу, ат җигү, умарта күчен җыю, чалгы үткерләү, чыбыркы үрү – әткәй өйрәткән эшләрнең чуты-чамасы юк. Аның һәрбер сүзе – бер дәрес, һәр өйрәткәне – гомергә кирәк булачак һөнәр.

Бал бабай

Әткәй кортлар карый. Аның кулларында бал кортлары рәхәтләнеп йөри – ник берсе чагып карасын?!
Умарта тоту – ул яратып, күңел биреп башкарган шөгыльләрнең берсе иде. Март айларында ул инде мунча чарачасында умарталарга рамнар ясый. Көннәр буе шунда югала: умарталар әзерли, аларны кыра, чистарта. Аннары умарталарны чыгарыр өчен урын әзерләү, кар тарату...
Әткәйне безнең оч балалары “Бал бабай” дип йөртә. Бал аерткан көнне йортыбыз мәш килеп тора. Апамнар, абыем әткәйгә баллы рамнарны кырып торырга, сепараторны әйләндерергә булыша. Миннән өч яшькә зур апам белән минем дә эшем каты: без банкаларга салынган хуш исле, гәрәбәдәй сап-сары, җылы балны күчтәнәч итеп күршеләргә кертәбез...
Бу хатирәләр балачакның иң матур вакыйгасы булып истә калган. Шуңадыр да юкә чәчәк аткан бер мәлдә берни белән дә тыеп тота алмаслык көч мине авылга, әткәй йортына тарта...

“Ваксу Рәшит”

...Мин иртән әткәйнең кар көрәгән тавышына уянам. Аның көрәге җыр җыр­лаган кебек: шыгырт, шыгырт, шыгырт... Тыңлап ятуы шундый рәхәт! Әмма озак ятып булмый, менә инде радиодан иртәнге концерт та башланды – торырга кирәк! Озакламый малларын карап бетергән әткәй дә, үзе артыннан бер көтү суык болыты ияртеп ишектән керә. Сачинкәләрен, биялиләрен салып, мич башына куя. Аннары без чәй эчәргә утырабыз, әткәй алып кергән саф һавадан йокы да кача. И рәхәт инде шушы иртәнге минутлар! Туган нигезгә кайткан саен мин шушы минутларны сагынам.
Бервакыт шәһәр фатирында иртә белән тышта кар көрәгән тавыш ишеттем. Бөтен күңелне, балачактагы сыман, ниндидер бер рәхәтлек биләп алды. Кайда ятканымны аңлап, саташаммы әллә, дип, торып утырдым. Тәрәзәдән бик озак өлкән яшьтәге урам себерүченең карлы асфальтны кырганын карап тордым...
Әткәй капка алдын һәрвакыт кунак көткән кебек киң итеп көри. Кайткан саен “Әллә берәр кеше, кунак бар микән?” – дип уйлыйсың. Гомумән, һәр эшне җентекләп, ваксып, җиренә җиткереп эшли ул. Шуңа күрә аның кушаматы да – “Ваксу Рәшит”. Бакча утасак, чүбен чиләкләргә салып, чүплеккә илтеп бушатабыз. Печәнне түбәгә өйгәч, себерке белән себереп куймасаң, матур булмый. Малга бәрәңге-чөгендер турасаң, башта аны берничә кат юарга кирәк. Малларга суны коедан башта өйгә ташыйбыз, җылы су гына чыгарабыз. Элегрәк аның эшне шушы кадәр ваксып эшләгәненә ачу килә иде. Әнә бит, фәлән кеше сыерына суны да коедан гына эчерә, чөгендерне дә бакчасыннан йолка да мал алдына сала. Ә хәзер үз-үземне аның кылыкларын кабатлауда “тотам”: бернәрсә дә эзсез югал­­мый икән, һәр ата-ана үзенең балаларында яши. Без барыбыз да үлемсез икән!

Кәнфит

“Дружба” алып кайтканнар! “Дружба” кайтарганнар!” – Шулай шаулаша-шаулаша, бөтен бала-чага бакча артына чыгып йөгерде. Тәрәзәдән карасам, чыннан да, бик күп ир-ат җыелган. Күрше Чибәр бабам да, Зур бабам да, Якын бабай, Сабирҗан абый, Равил абый да шунда. Тик “Дружба” дигәннәре генә күренми, нәрсә икән соң ул? Мин дә өстәлдә яткан яшел сырлы түгәрәк кәнфитне авызыма озатам да шунда чыгып йөгерәм. Тик, гөнаһ шомлыгы, баскычтан төшкәндә кәнфит тамакка барып утыра. Күпме тырышсам да, ни кире чыкмый, ни бугаздан узып китми. Аяклар хәлсезләнгәннән-хәлсезләнә, аларны чак өстерәп, кешеләр җыелган җиргә барып җитәм. Эшнең нидә икәнен аңлап алган әткәй миңа ярдәмгә ашыга, әмма арканы каксалар да, урталай бөгеп, эчне кыссалар да, бармак белән тамактан этеп карасалар да, су эчерсәләр дә, теге кәнфит китми генә бит! Күпме вакыт шулай үткәндер, мин инде һушны югалта башлаган идем, күрше Чибәр бабай: “Баланы югалтабыз бит, бугазын тишәргә кирәк!” – димәсенме? Сугышта булганда аның мондый хәлне күргәне бул­ган икән.
... Башкача бернәрсә дә хәтерләмим. Тамакка утырган кәнфит кузгалып китеп, мин күзне ачып җибәргәндә иң беренче итеп баласын югалта язган әткәйнең куркынган йөзен күрәм. Көчле, батыр, беркемнән, беркайчан да курыкмый торган әткәй куркудан агарып каткан, югалып калган иде. Мин беренче тапкыр ир–атның, ата кешенең нәрсәдән курыкканын шунда, “Дружба” белән уңышсыз танышкан чакта, аңладым.

Аның моңы

Әткәй энемне йоклата. Бишек җырына, бәлки, барып та бетмидер, ул “Мәрьям­кәй” бәетен көйли:
“Кичке сәгать алтыда,
Фабрикадан кайтканда
Агуланган Мәрьямкәйне
Керттеләр больницага...”
Мин эчтән генә аңа кушылам, чөнки бу бәетне безнең гаиләдә белмәгән кеше юк. Кайчан, кайда ишеткәндер, әмма әткәй һәрберебезне шушы көйне көйләп йоклатты. Алты баласы гына түгел, 13 оныгы, дүрт туруны да әткәйнең көчле кулларында шушы җыр астында изрәп йокыга тала иде.
“Мәрьямкәй” безнең гаиләнең бер символына әйләнгән: табыннарга, бәйрәмнәр­гә туган йортка җыелсак, шушы җыр җырланылмый калмый, берәү аны башлый да, барысы да күтәреп ала. Инде кияү­ләр, киленнәр дә аның сүзләрен күптән ятлап бетергән. Бу бәетләрне беркайчан да радио-телевизордан ишеткән булмады, шулай да ул безнең йортта иң еш яңгыраганнардан санала. Нигәдер, авыр чакларда да күңелгә гел шушы бәет килә. Эчтән генә көйләсәң дә җиңел булып кала, әйтерсең лә шул җыр, шул моң, шул аһәң аша әткәй көйли кебек...

Ял сәгате

Әткәй безнең белән дәрес әзерли, төрле катлаулы биремнәр язып бирә дә, эшли алмасак, шундый җиңел итеп аңлата! Мин сурәт төшерергә яратам, рәсем матуррак килеп чыкмаса, альбомнарны алып куймыйча, әткәйне көтәм. Ул альбом битенә зур итеп “5” билгесе куйгач кына күңел була.
Яңа ел алдыннан без, җыелышып, чыршы бизәргә кәгазьдән төрле уенчыклар эшлибез. Әткәй безнең белән чакта шундый күңелле, рәхәт!
Мин аеруча шахмат-шашка ярышларын яратам. Тирә-якта бик көчле шахматчы булган әткәй безне кечкенәдән шахмат-шашка уйнарга өйрәтте. Ул еш кына “Чыгасы адымыңны алдан уйлап куй. Бер түгел, хәтта берничә уңышлы адымың булсын!” – ди торган иде. “Тормышта да шулай, һәр авырлыктан чыгу юлы бар – югалып калмагыз!” – дип кабатларга ярата торган иде ул.
Еш кына әткәй янына шахмат уйнарга Нәгыйм абый килә торган иде, аларның алышы таңга чаклы бара. Мин бу өнсез алышны карап утырырга яратам. Әткәйнең йөзе шундый уйчан, җитди. Әле соңрак, без таралышып беткәч, күрше малайлар Марат, Илназны да шахмат уйнарга өйрәтте ул. Мин аның белән горурлана идем...
Яз саен урманга каен суына алып баруы, җыйнаулашып төннәрен фото ясаганнар – барысы да истә, барысы да ба­лачакның иң якты хатирәләре булып, йөрәк түрендә саклана.

Тынгысыз

– Әткәң, абзарга чыккач, егылып кергән әле, бөере бик нык селкенгән, сезгә әйтмәскә кушты... – Әткәй үзе ишетмәгәндә әнкәй телефоннан шулай пышылдарга өлгерә. Мин тизрәк якынрак яшәүче апамнарга шалтыратам. Үзебез инде икенче көнне юлда. Кайтып төшсәк, әнкәй өйдә үзе генә.
– Әткәй кайда? – Исәнлек-саулык сорашканчы, куркышып, әнкәйгә текәләбез. – Больницага салдылармы әллә?
– Урманда бер умартасы бар иде, яңгырлар ныклап ява башлаганчы шуны алырга дип китте әле. Торып калса, жәл бит.
Лып итеп урындыкка утырабыз.
– Бәй, кулы да күтәрелми, дидең бит?
– Күтәрелми. Пинжәген үзем кидереп җибәрдем. Ния, әтәгезне белмисезмени?
Беләбез. Шуңа эндәшмибез дә. Кайсы урманга китте микән? Барып, ярдәм­ләшкәндә әйбәт булыр иде дә. Ул авырткан куллары белән ничек чыршыга менмәк кирәк тә умартаны ничек төшермәк кирәк? Төшергәч тә аны аркага асып күтәреп кай­­тасы бар бит әле... Яше дә сөб­ха­наллаһ бит инде, 87 тулырга тора...
Аптырата да, шаккатыра да инде ул безне әткәй! Әле менә көзнең бер көнендә ялга кайтып төшсәк, өйдә юк. Урманга утынга киткән. Тик торганчы коры-сары булса да алып кайтыйм әле, дип. Берничә сәгать үтүгә “пчелка”сына ярылган утын төяп, “УАЗ”игы белән кайтып та төште. Ярый әле берничә ел элек “ЗИЛ”ын саттырдык, югыйсә, шуның арбасын тутырмый кайтмый иде. Күрше Нәзия апа “Рәшитнең фәрештәләре эшләшәдер, югыйсә, берүзе шулкадәр утынны ярты көн эчендә ничек эшләсен? Я Шүрәлеләр белән дустыр”, – дип аптырый, шаярта торган иде.
– Әткәй, йөрмә әле утынга, бездән кеше көлә бит! Рәшитнең балалары булышмый, 87 яшьлек карт урманга берүзе йөри, дип әйтәчәкләр, – дибез.
Ә ул колагына да элми, иртә белән “пчелкасын” тагып чыгып китә дә төшкә инде аның арбасына ярылган утын төяп кайтып та җитә. Чүбе өйгә кайтмасын, дип, урманда кисә, тураклый, яра. Кайткач өясе кенә кала.
Быел, олы башына утын хәзерләп интекмәсен әле, дип, туганнар белән сөйләштек тә бер машина утын кайтартырга булдык. Утын сатучы озакка сузмыйча китереп, бушатып та киткән. Артыннан ук үзебез кайттык. Безне йөзен хәсрәт баскан әткәй каршы алды.
– Кем эше микән бу, белмисезме? Җизнәгез кушты микән, бер “КамАЗ” утын китереп киттеләр. Борып җибәрергә кыенсындым инде, шоферын жәлләдем.
– Бәй, бик әйбәт булган бит, нигә кайгыга төштең?
– Утын да ярасы булмагач, нәрсә эшлисең инде, кызым?
– Өярсең! – дип юатабыз аны. Чыннан да, икенче кайтуга бер машина каен утынын әткәй матур итеп өеп тә куйган.
Эшсөяр
Әткәй тормышны яратып яшәде. Аракы-тәмәке белән беркайчан да мавыкмады, сәламәт тормыш алып барды, сик­сән­не узгач та һәр иртәдә физзарядка эш­ли иде. Искиткеч эшсөяр кеше булды. Безне дә эштә тәрбияләде.
Без аның: “Торыгыз, малайлар, кояш төшкелеккә авышты!” – дигәненә уянабыз “Малайлар” диюе аның безгә, кызларына, эндәшүе. Дүрт кыз янында ике малае үссә дә, ул безне бәләкәйдән “малайлар” дип йөртте. Торсак, сәгать иртәнге җиде. Эшкә киткәнче урманга өлгерергә кирәк, ди ул. Һәм без, тезелешеп аның артыннан урманга китәбез. Биек арыш арасындагы тар гына сукмактан алдан әткәй бара, артыннан – без. Әткәй юкә ботакларын кисеп, матур итеп бәйли, без шуларны аркаларыбызга салып алып кайтабыз. Юл буе исерткеч бал исен иснәп, дөньяның матурлыгына сокланасың.
Бу безгә – көндезгә эш. Бозауларны арканлап, казларны буага куып, бакчаларга су сипкәч, көндезге эсседә, мунча чарачасында юкә чәчәге җыябыз. Аны өйгә алып кереп, карават астына салып, күләгәдә генә киптерәбез. Эй шул вакытта өйгә таралган хуш ис! Хәзер исем китеп барлап утырам: без 57шәр килограмм кипкән юкә чәчәге тапшыра идек! Кипкән чәчәкнең бер авырлыгы да калмавын исәпкә алсаң, бу кадәр чәчәкне күпме җыярга кирәк?! Аның каравы, юкәне заготовительгә тапшырып, үзебезгә кул сәгате, магнитофон кебек “дефицит” әйберләр, велосипед алабыз, өс-башны юнәтәбез.
Юкә чәчәгеннән соң абага вакыты җитә. Әткәй абагаларны көрәк белән казый, үзе безгә аңлата: “Монысы ата – абага, монысы – инә абага. Даруга инә абага гына бара, боларына тияргә ярамый!” Ул чокыган абагаларны без, кәсләрен каккалап-суккалап, бер урынга җыябыз. Ә олырак апамнар һәм абыем аларны пычак белән чистарта. Ат арбасына төяп алып кайткан абагаларны өй, гараж, абзар түбәсенә салып киптерәбез. Болыт әсәре күренсә, капчыкларыңны күтәреп, тизрәк түбәгә үрмәлисең, чылатырга ярамый, югыйсә, абагалар карая, ямьсезләнә...
Әткәй белән нәрсәләр генә җыймый­быз: сукыр кычыткан, бака яфрагы, каен бөресе, меңьяфрак, миләш, балан... Ул урманда һәр агачны, кайда нәрсә үскәнен яттан белә. Урманга ул гомер буе рәхмәт­ле булды. Ачлык-ялангачлыкны күреп үскән буынның бер вәкиле буларак, “урман кешеләрне яшәтте инде, ач үлемнән саклап калды”, – дия иде. Еш кына аның кайдалыгын сорасак, әнкәй: “Бераз йөреп кайтам, дип, урманга китте әле”, – дип җаваплый иде. Кышын – киң чаңгыларын киеп, җәен – җәяүләп, урманга еш бара иде ул. Табигатьне бик яратты. Урман чишмәләрен беркайчан да чистартмыйча узмас иде. Аның 70 яшенә кадәр егетләр сыман җиңел итеп йөгереп йөрүе дә таби­­гатькә якын булуыннан булгандыр, әйтер­сең лә агачлардан, туган як табига­теннән, җирдән көч ала иде ул.
Ә эшне, чыннан да, җимертеп эшләде. Еш кына “Алтмышка кадәр мин аруның нәрсә икәнен дә белмәдем. Кешеләр “арыдым” дигәч, ничек була икән соң ул ару, дип уйлый идем”, – дип сөйли иде. Энергия, көч ташып тора иде аңардан.
Соң ятты, иртә торды. Кура җиләгенә ул безне иртәнге җидедә илтеп куя иде. Тын урманда рәхәтләнеп һәрберебез берәр чиләк җиләк җыябыз. Без кайтканда, башка җиләкчеләр әле урман ягына атлый гына. Катыклап, тәмле итеп тамак туйдырып алгач, төштән соң тагын урманга китәбез, янә бер чиләк тутырып кайтабыз. Әткәй белән бергәләп җир җиләге, каен җиләге, шомырт җыюлар күңелле генә. Ул безне бәләкәйдән эшкә өйрәтте. Шуның өчен мин аңа гел рәхмәтле булдым. Эштән без беркайчан да курыкмадык.
Кыскасы, әткәй без, “малайлары” белән, әллә нинди эшләр майтара иде. Күрше-тирә дә, аның “малайлар” сүзен кызыкка күреп, “Рәшит, малайларын тезеп, каядыр китте әле!” – дип тәрәзәдән елмаеп карап калалар иде.
Дөрес, элегрәк, балачакта, кайчак ачу да килеп китә иде. Чөнки колхоз бә­рәң­гесен, чөгендерен эшкәртергә басуга иң алдан без менеп китәбез, иң соңыннан без кайтабыз. Башка бала-чагалар уйнап йөргәндә, аркага биштәр асып, көзге көнне балан җыярга урманга китәбез. Әмма хәзер, еллар үткәч, аңлыйм: кечкенәдән эшкә өйрәтеп, ул безгә яшәргә темп бир­гән, һәр эшне зарланмыйча, яратып башкарырга, нәтиҗәгә омтылырга өйрәткән. Тормышта һәрберебез үз урынын табу белән дә без әткәйгә бурычлы һәм рәх­мәтле.

* * *
Әлеге язманы мин моннан өч ел элек, аңа 87 яшь чагында яза башлаган идем. Әткәйгә 88 тулмады, шул елда ул Мәңге­леккә китеп барды. Җәен туган авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләргә һәйкәл төзергә өлгерде, аны ачканда канатланып йөрде. Көзен чирләде дә ап-ак карлы кышта безне ташлап китеп тә барды. Әткәй үлгәч, мин беренче тапкыр үземне көчсез, яклаучысыз калгандай тойдым. Әйтерсең лә мине терәтеп торган таш стена авып юкка чыкты!
Әлеге язмам әткәйнең рухына дога булып барып ирешсен иде. Шулай ук гаиләдә килеп чыккан беренче авырлыклар, аңлашылмаучанлыктан соң ук пырылдап, баласын күтәреп кайтып киткән, сабыен ата тәрбиясеннән мәхрүм иткән әниләрне дә уйландырсын иде: хатын-кыз ничек кенә акыллы, зирәк, тырыш булмасын, тормышта бары тик әти генә әйтә торган сүзләр, әти кеше генә өйрәтә торган эшләр бар. Ә инде сез, ир-егетләр, әтиләр, шуны белегез: балалар бәхетле булсын өчен сезнең тәрбия, сезнең киңәшләр, сезнең акыл, сезнең сөю кирәк!

Гөлнара Гыйлемханова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: