+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Язларымда — бөтен ямьнәрем...

Журналист һәм шагыйрә Халисә Мөхәммәдиевага 65 яшь.

Язларымда — бөтен ямьнәрем...
Язларымда — бөтен ямьнәрем...


Халисә Мәсгуть кызы Мөхәммәдиева (әдәби псевдонимы — Халисә Рәйхан) 1956 елның 19 июлендә Нуриман районының Кушкүл авылында туган. Байгилде урта мәктәбен, Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлеген тәмамлый (1974-79), биредә укыган елларында “Акчарлаклар” әдәби түгәрәгенә җитәкчелек итә.
Хезмәт юлын Туймазы шәһәренең “Ленин юлы” гәзитендә мөхәррир урынбасары булып башлый, сигез елга якын “Алтын башак” әдәби берләшмәсен җитәкли. 1986 елда Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясенә күчерелә, анда балалар тапшырулары редакциясендә, халык хуҗалыгы бүлегендә эшли, соңыннан Милләтара тапшырулар берләшмәсе җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Башкортстан татарлары өчен беренче булып татар телендә тапшырулар оештыра һәм егерме елга якын үзе нигез салган “Рәйхан” программасын алып бара.
Иҗат белән мәктәп елларыннан шөгыльләнә, әсәрләре республика гәзит-журналларында басыла. Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләре әгъзасы. 2018 елдан Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре. “Кышкы яңгыр” (2004 ел), “Бал яратам” (2017 ел) китаплары, байтак хикәяләр авторы. Республиканың татар авыллары тарихын яктырткан китаплары (“Мостафа чишмәләре”, “Мы — тимяшевцы”), фәнни мәкаләләре бар. Тәрҗемә өлкәсендә дә эшли.
Халисә Мөхәммәдиева бүген — Уфа шәһәрендә оештырылган “Рәйхан” татар клубы (2019 ел) җитәкчесе.

Мең рәхмәтләр
әйтәм язларыма

Мең рәхмәтләр әйтәм язларыма:
Кайтардылар алар назларыма.
Күпме кышлар килде — туңдырдылар,
Күңел утларымны сүндерделәр.
Мең рәхмәтләр әйтәм язларыма,
Килсәләр дә алар азга гына.
Күңел тәрәзләре бозланды бит,
Учакларым яңа кузланды бит.
Мең рәхмәтләр әйтәм язларыма,
Йөрәгемдә туган сазларыма!
Җырларым да, сөюем дә — Аңа,
Күңел учакларым дөрләп яна!
Кышларымның бураннары ега,
Көзләремнең тарта ләмнәре.
Җәйләремдә яшен угы ялтлый,
Язларымда — бөтен ямьнәрем!

Икмәк

Икмәктән дә бөек ни бар җирдә?
Барыбыз да моны беләбез.
Табыннарга, сыйлар уртасына
Без тутырып икмәк теләбез.
Теләбез дә, тамак туя төшкәч,
Ипи тәлинкәсен этәбез.
Тәмле ашлар килеп торган саен,
Аны читләтеп үк китәбез.
Инде табын шаулап, кызып алгач,
Үрелеп чәкәштерсә ике як,
Икмәкләргә тама аракылар,
Аны гына уйлар микән чак!
Алма, хөрмә килә өстәлләргә,
Туңдырмалар, компот һәм сутлар,
Икмәк комачаулый барысына,
Алып куя аны ят куллар.
Табын күрке булган ипекәйнең
Кадерләре шулай югала.
Нинди заман килде: күпләр өчен
Икмәктән дә өстен юк Аллаһ….

Әнкәйнең мендәрләре

Әнкәй үстергән үрдәкләр,
Әнкәй үстергән казлар...
Бирнәгә бирде мендәрләр,
Сыңарлап түгел, парлап...
Шул мендәрләргә башымны
Куям да тынып калам...
Бер, уйларыма чуалып,
Хисләнеп, елап алам...
Балама булыр әле, дип,
Күпме көч түккән анам!
Яңгырларда, челләләрдә
Түзәргә килгән аңа....
Бәпкәләр үсеп, каз булгач,
Йоннарын йолыкканнар.
Мамыкларның төрлесенә
Төрлечә юлыкканнар:
Бер уңганы: аһ, йомшак, дип,
Тиз тәмамлаган эшен...
Икенчесе, катырак, дип,
Озакка сузган кичен...
Шулай бергәләп өмәдә
Мендәрләр тутырганнар...
Аннары, табыннар корып,
Гәпләшеп утырганнар...
Әнкәйләр әйткән: быел да
Мендәрле булдык, әнә,
Кызларымның барысына
Җитәр, күршем, син сана!
Биш кыз үстек гаиләдә:
Ун мендәр “очып китте” ...
Өй-нигезгә кайтканда да
Ятарга ястык җитте...
Инде әниләребез юк,
Мендәрләр дә искерде...
Эчләрендәге мамыкка
Таныш түгел ис керде...
Бамбуктан, эвкалипттан
Мендәрләрнең яңасы.
...Тик җаныма рәхәт бирә
Әнкәй куллары тутырган,
Әнкәй куллары тышлаган
Мендәрләрнең җылысы!

Вакыт

Эңгер генә булып ятты мизгел,
Аннан кояш булып уянды.
Көнем булып үтеп китте дә ул,
Төн эченә кереп югалды...
Менә шулай сизелми дә кала,
Үтеп китә безнең гомерләр...
Аяусыз шул вакыт дигәннәре,
Учаклардан кала күмерләр...
Йөзләренә адәм баласының
Сыр салына – вакыт эзе ул.
Беркем әле аны таба алмый:
Кайда икән вакыт үзе ул?

Тулган ай

Тау башына утырган ай —
Өр-яңа җиз самавыр.
Тирә-юньгә балкып тора,
Хәзер үк син чәйгә бар.
Ә мине күрше әбием
Чакырган иде күптән.
Аның белән һай гәпләштек:
Вакыт үткән дә киткән.
Кире кайтырга дип чыксам,
Самавырым югалган.
Биләмгә чыккан хатындай,
Әллә кая юл алган.
Уңга карап, сулга карап,
Табып алдым бит үзен!
...Тик тулган ай үпкәләгән —
Кысмады миңа күзен...

Кырым шигырьләре

Иртәнге ашымны бүген
Пешермәс булдым кинәт:
Күктүбәнең тау башында
Парны күрергә кирәк:
Әйтерсең, анда казанда
Әнкәм боткасы пешкән,
Мичтән чыккан төтенмени, —
Чынбарлык шунда күчкән.
Әнә каршы яктан гына
Кояш чыкты елмаеп.
Юнәлтеп тауга нурларын,
Боткама салды маен.
Ах тәмле дә соң һаваның
Исләре, исең китәр.
Килегез ботка ашарга,
Барыбызга да җитәр!
***
Күбекләре ташып торган сыра төсле
Дулкыннарын ярга бәрә диңгез җиле.
Без — хыялый сәгадәтле ике мәҗнүн,
Исерекбез, йөзә-гизә сөю илен.

Исерекбез эчмичә дә тамчы ширбәт:
Кара диңгез иреннәргә койганда да,
Тамчыларын тозлы түгел, татлы итеп,
Тәнебезгә ләззәт итеп тойганда да...
***
Соңгылар без, сезон ябучылар,
Диңгез бүген безне озата.
Ярда кафе: анда ялгыз бәндә
Безнең хушлашуны күзәтә.

Моңсу да шул, бераз сагышлы да,
Көзгә керә көньяк тарафлар.
Ярлар ятимләнеп бушап калды,
Ераклаша бездән кораблар.

Аң белән җан ярашалмагандай,
Җәй белән көз өзә араны.
Дулкыннар да җуя алмас инде
Йөрәктәге әче яраны:

Ярларыбыз безнең төрле якта,
Саубуллашыйк, калмыйк уртада.
Ярда кафе, уты сүнде күптән,
Әйтерсең лә тормыш туктады...

Сыйныфташлар төшкән сары сурәт

Сыйныфташлар белән төшкән сурәт
Ник чалынды бүген күзләремә?
Илле елдан артык гомер үткән! —
Куркып киттем хәтта сүзләремнән...

Ярты гасыр икән бу рәсемгә!
Я, Ходай, без монда бала гына...
Самимилек әле йөзләрдә дә,
Уйларда да сәхрә-дала гына...

Барыбыз да чиксез бәхетледер:
Балачак ул — үзе бер сәгадәт!
Малайлар шул чәчебездән тарта,
Кызлар көлешәләр, — шундый гадәт...

Кайда калды шушы хыялый чак!
Бүген килеп башны уйлар йолкый.
Сурәттәге сыннар сирәгәйде,
Күпләр инде мәңгелектә йоклый...

Кичә генә яныбызда булган
Җан дусларыбыз юк инде иртән,
Саулык сорашырга онытканмын,
Дөнья мәшәкате — чыккан истән...

Бер минутка туктап шау-шулардан,
Ник соң хәлегезне белешмәдем?
Сезнең белән бергә еламадым,
Сезгә кушылып ник көлешмәдем?

Сыйныфташлар төшкән сары сурәт
Ник чалынды бүген күзләремә?
Ходай киләчәктә аермасын:
Бергә керик гомер көзләренә...

Буран

Әле генә буран дулап алды,—
Күз ачкысыз, чиксез һәм иңсез.
...Ә аннан соң дөнья тынып калды,
Бар табигать калды һич өнсез...

Ярсу буран тынды. Юллар юллап,
Котырынган җил дә шауламый.
Шундый тынлык: әйтерсең лә инде
Беркем мәхәббәтен дауламый...

Көз мизгелләре

Агачларда калган яфракларны
Саный-саный, торам көз уртлап.
Агымсудай үтә бу гомерләр,
Өлгереп тә булмый, һай, чутлап.
***
Томан-шәлен күкрәгенә ябып,
Яңгыр – ана җирне имезә.
Сөт-тамчылар туялмас туфракка
Сикерешеп төшә, кем уза...
***
Сагышларга баткан бер карт сыман,
Көз нишләргә белми, көрсенә.
Аңлый кебек: аның моңсулыгы
Кирәк түгеллеген берсенә.
***
Хыянәтче икән бу болытлар,
Уңнан сулга йөреп торалар.
Җәйнең яңгырларын ташлап китеп,
Көз кызына ният коралар....

Дөньяларга ниләр булды?

Тәрәзәдән карап торам:
Карлар эри, тамчы тама.
Ә күңелдә шатлык хисе
Һаман әле шул бер чама...
Ә күңелдә шомлы уйлар:
Дөньяларга ниләр булды?
Ник соң әле җаныбызга
Курку катыш сагыш тулды?
Урманда юл таба алмый
Йөргәнем исемә төште.
Дәү әни бит адашканда
Кояшка карарга кушты...
“Кояшка ышан, син, балам,
Югалган бер чакта,” — диде.
“Елый күрмә, туган йортың
Кояш чыккан якта,” — диде...
Шулай таптым сукмагымны,
Булсам да мин бик кечкенә.
Бүген дә бит кояшлы көн,
Шуны аңламыйм һич кенә:
Кояш белән бергә торам,
Ул елмаеп карый күктән.
Тик үземне таба алмыйм.
Йортым табылса да күптән...

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: