+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

"Баламны күрмичә дә калдым..."

"Күз яшьләремә тыгылып, өзгәләнеп, үкси-үкси елап, күкрәкләрем шартлар дәрәҗәдә утырып калдым…" - дип язган җырчы Лилия Муллагалиева.

"Баламны күрмичә дә калдым..."
"Баламны күрмичә дә калдым..."

Ул олы улының туган көнендә аның белән нинди авырлыклар күрүе турында бәян иткән.

«Кичәгедәй хәтердә, барлык кичерешләр, сөенече дә, көенече дә…

14 сәгать чирләү һәм табибларның салкын карашлары аркасында аздан гына сине югалтмадым, улым. Бу кичерешләрне мәңге онытырлык түгел.

Инде үземнең дә күз аллары караңгыланып, аңны җуяр дәрәҗәдә, көчкә тартып, сузып, өстемә атланып сине таптырдылар… Инде котылдым, ниһаять, тудырдым дип җиңел сулап куймакчы идем, юк, баланың суламавы, үпкәсе тулы су икәне, бик каты һавасызлыктан интеккәне ачыкланды.

Ул көнне бәби табучылар күп булды. Алар арасында җиңел генә туучы сабыйлар да, минем Данилым кебек, интегеп, тумас борын, дөнья белән хушлаша язганнары да бар иде. Эссе җәй көне, бала табу йорты профилактика чараларына ябылырга тора. Тулгак ясый торган махсус дарулар, системалар белән баланы берничә көн, атна алдан бер-бер артлы конвейер кебек таптыралар.

Әле дә истә, груша башлы, кап-кара төстәге җан кисәген болгап-болгап тордылар да, тиз генә алып та киттеләр. Менә шулай улымны күрмичә дә, кочаклый алмыйча да калдым. Үзем авыл кызы булганлыктан, күрәсең, ярылып, күздәге кан тамырлары шартлап, тагын әллә ниләр эшләп бетсәм дә, тиз аякка бастым, рәтләнә башладым. Сөтем дә күп булып төште. Ләкин ашатырга баламны гына бирмәделәр, ул үзе сулый алмый, пневмония һәм башка күп төрле диагнозларны санап киттеләр…

Шулай ике көннән соң махсус тын алу җайланмасына тоташтырылган, бар җиренә система, тагын әллә ниләр куелган улымны, ашыгыч ярдәм машинасы белән реанимация бүлегеннән беренче балалар хастаханәсенә алып киттеләр.

Ә бит бер нәрсә дә эшләп булмый, бар белгәннәрне укып, Ходайдан ялварып догалар укудан кала, баламаңберничек тә ярдәм итә алмый идем.

Биш көн дигәндә мине чыгардылар. Бала табу йортыннан баласыз чыгудан да олы кайгы юк. Моны кичерергә язмасын. Ярый әле улымның исән булуы бераз өмет бирә иде, тиз генә җыенып, туп-туры хастәханәгә юл тоттык…

Шулай итеп сөтемне савып, шешәләргә салып, тамчысын да әрәм итмичә көн дә улым янына йөри башладым. Баш очына утырып Аллаһымнан сорадым да сорадым… Гомер сорадым, гарип калмавын сорадым, чөнки белә идем - табиблар гел кисәтеп тордылар. Исән калган очракта да төрле авырулар булырга мөмкинлеген әйттеләр…

Илсур белән өй төзи башлаган чор. Аның тын алырлык та вакыты юк… Көн дә иртән мине илтеп куя, кич барып ала. Кайткач елый-елый сөйләшүләр, өметле күз карашлары… Шулай 21 көн узып китте, Данил аппаратсыз сулый алмый иде. Аппараттан аерып карыйлар, бер-ике сәгать эчендә бала зәңгәрләнә башлый, кабат кушалар… Өченче тапкыр аергач, Аллаһыма шөкер, ниһаять, Данил сулый башлады. Ул вакытта сөенүләр, шатланулар. Табибларның да сабыр булырга өндәп торулары, ярдәмнәре миңа көч бирә иде. Менә шулай 1 ай була дигәндә безне өйгә чыгардылар. Ай буе сөтемне бетермичә, шешәдән ашарга өйрәнгән булуга карамастан, тырышып-тырышып мин аны имәргә өйрәттем һәм 1 яшькә кадәр ашаттым.

Тормыш шулай җайланып киткәндәй булды, әмма туганда күргән травмалар Данилның үсешенә нык комачаулады. Бары тик Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, Илсурның, үзсүзле булып, табибтан табибка йөртүе, 4 яшьтән хоккейга бирүе, физик яктан гел шөгыльләнеп торуы, кыйммәтле дарулар белән вакытында дәваларга җитешә алулар, массаж 5 балл белән туган, 21 көн аппарат белән сулаган Данилны аякка бастырды.

Бүген, улым, сиңа 18 яшь. Бу сынаулар, Аллага шөкер, артта калды. Берүк сәламәт бул, бәгърем. Күпне күрдең инде син, чыдам, тырыш булырга өйрәндең. Шуңа сиңа бер кешедән дә кыек сүз әйттерәсем килми. Син башка төрле, үзеңчә, кадерле. Бәхетле бул, балам! Яратам, яклыйм, кызганам үзеңне. Аңлата алмаслык икенче төрле хис белән карыйм. Рәхмәт сиңа! Син мине әни иттең. Без синең белән күп сынауларны җиңәргә өйрәндек. Олы тормыш юлына төкле аягың белән, улым! Бәхетле, гомерле, сәламәт бул!» — дип язган җырчы.

Фото: de.ru.net


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в