+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Нур”да үз эземне калдыруым белән бәхетлемен”

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Урал Гыйрфатуллинга – 65 яшь.

“Нур”да үз эземне калдыруым белән бәхетлемен”
“Нур”да үз эземне калдыруым белән бәхетлемен”

Салават Юлаев проспектындагы калкулыкта үзенең гүзәллеге белән Уфаны бизәп торучы “Нур” театры бинасы – башкалабызның уникаль һәм матур архитектура ядкарь­ләренең берсе. Исеменә күрә җисеме дигәндәй, театр коллективы да инде күптән таныл­ган, дан казанганнар исем­ле­гендә. Аның бай һәм күпкыр­лы иҗаты Башкорт­станның театр сәнгатен үзенең кабатланмас йөзе һәм уникаль тарихы белән баета.

“Нур” татар театры Уфада 1912 елда ук барлыкка килә. Аның оештыручысы булып Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тора. Ил һәм халык өчен авыр чорда ул оештырган театр труппасы халык күңеленә кояш нурлары кебек бик тә кирәк җылылык тарата. Шулай итеп, Башкортстанда театр сәнгатенә башлангыч салына дип әйтеп була.

Ә инде совет чорында “Нур”га игътибар юк дәрәҗәсендә була. Бары тик 80нче елларның икенче яртысында үзгәртеп кору җилләре исә башлап, татар театрын тергезү мәсьәләсе күтәрелә. Әлеге карар Уфа шәһәр Советы җитәкчеләре тарафыннан кабул ителә. Бераздан театрга аның хәзерге исеме – Уфа “Нур” татар дәүләт театры исеме бирелә.Башка чыккан яшь гаиләгә нигез салып, йорт төзү мәшәкате ничек күп булса, өр-яңа театр бинасын төзүнең дә мәшәкате дә, авырлыклары да күп була. Моны шул дәвердә театрда эшләгән, җитәкчелек дилбегәсен тоткан кешеләр үзләре генә беләдер. Әңгәмәдәшем – “Нур” театры тарихында иң озайлы вакыт – коллективка 18 ел җитәкчелек иткән Урал Гыйрфатуллин.

– Урал Рәхмәтуллович, Сезнең тормышта “Нур” театры нинди урынбили?

– “Нур” театры – минем тормышымда саллы, тирән эзләр калдырган театр. Аның директоры вазыйфасын тәкъдим иткәч, мин бер елга якын ризалыгымны бирмәдем. Язмышымдыр, соңрак җитәкчелек эшенә алындым. Инде хәзер барыбыз да белә – ул вакытлар илебез икътисады өчен иң авыр чорларның берсе булды. Бу вәзгыятьтә шундый зур төзелеш алып бару аеруча катлаулы иде. Шулай булса да, без зур өметләр һәм ышаныч белән алга таба атладык. Үткән гомерне күз алдыннан кичергәндә тормыш юлымда очраган бер генә кешенең дә юкка түгеллегенә кат-кат инанам. Алар тоташ бер чылбыр хасил итә. Шул чылбырның бер генә өлеше булса да төшеп калса яисә өзелсә, бүгенге “Нур” булыр иде микән, белмим. Моны Хак Тәгаләнең теләге дип кабул итәргә кирәк.Ул чордагы мәдәният министры Хәләф Ишморатов, төзелеш министры Миңнерәис Усманов, театрның баш архитекторы Петр Андреев, “Башгражданстрой” трестының генеральный директоры Виктор Балакин – бу шәхесләрнең һәркайсы зур ярдәм күрсәтте. Кайсы турында гына сөйли башласаң да, алар – үз эшләренә мөкиббән киткән, бирелеп эшләгән кешеләр. Ә инде шушы чылбырның иң төп бер буыны – ул, әлбәттә, республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов иде. Әгәр дә төзелеш нәкъ ул җитәкчелек иткән вакытта бармаса, бемим, бәлки, “Нур” булмас та иде.

– Бу төзелешнең төп үзенчәлекләре нидә?

– Әйе, андый үзенчәлекләр бар. Театрда хезмәт куючыларга һәм тамашачыларга да уңайлы булсын өчен барысы да бөртекләп уйланылып эшләнде. Шуларның берсе – “Нур” театры, Уфада 4 сәхнәсе булган бердәнбер театр. Әлеге көндә халыкка Зур һәм Кече заллар таныш. Шулай ук камерный һәм тагын да “Диалог” сәхнәсе дип аталган сәхнә бар. Соңгысында татар телле мәктәпләрдән укучылар килеп шөгыльләнде. Заманында театрның дүрт сәхнәсендә дә спектакльләр куелды. Мин моны әле дә горурлык белән әйтә алам. Бик көчле театр труппасы тупланды. Артистларның һәркайсының сәләтенә сокланып туймаслык. Театрга төрле режиссерларны да даими чакырып тордык. Бу да артистларның төрле яклап үсешенә ярдәм итте. Тырышып, дәртләнеп эшләгәч, нәтиҗәләр дә яхшы булды. Театр киң танылу алды, фестивальләрдә җиңү яулады.

– Үзегез күп көч салган, хезмәт иткән коллективның эшчәнлеге беләнәле дә кызыксынасызмы?

– Әлбәттә, кызыксынам! Әйтер сүзем дә бар. Барыбыз да белүебезчә, “Нур”да күптән түгел генә яңа җитәкчелек эшли башлады. Театрның директоры белән баш режиссер, тандем булдырып, эшләре бары тик уңай булсын, барлык көчләрен биреп эшләсеннәр иде. Мин аларга иҗади уңышлар телим!

– Юбилеегызны ничек үткәрергә җыенасыз?

– Минем өчен бу дата – чираттагы туган көн генә. Артык әһәмият бирмим. Чынында, гомер узганы сизелми дә икән. 65 ел бер көндәй үткән. Хаклы ялга чыкканыма да, Аллаһка шөкер, биш ел тулды. Баштагы мәлләрдә эшсез торуы авыр булды. Кеше барлык нәрсәгә дә өйрәнә икән. Мин дә ак­рынлап өйрәндем. Бакчамда төзелеш эшләре белән булашам. Әйтергә кирәк, мин моңа “Нур”ны төзегәндә өйрәндем. Төрле сызымнарны укырга, төзелеш вакытындагы иң мөһим булган нәрсәләрнең үтәлергә тиешлеген беләм. Хаклы ялда да тулыканлы тормыш белән яшим.

– Сез тормыш юлыгыз белән канәгатьме?

– Алда әйткәнемчә, тормыш юлымны үткәндә очраган кешеләрнең берсе генә дә очраклы булмагандыр. Аларның һәркайсына рәхмәтлемен.Мәктәпне тәмамлагач, сәнгать институтына юллануым да юкка гына булмагандыр. Кечкенәдән әниемнең моңлы итеп җырлавын тыңлап, үзешчән сәнгатьтә матур татар костюмнарында катнашуын күреп үстем. Үзем бию түгәрәгендә шөгыльләндем, җырларга да яраттым. Ә инде сәнгатькә, сайлаган һөнәргә олы мәхәббәтне институттагы укытучым Павел Мельниченко тудырды. Ул көчле укытучы, искиткеч шәхес иде.Хезмәт юлын башлагач, Вячеслав Стрижевскийны очраттым. Аның миңа ышанып каравы канатларымны ныгытты. Вячеслав Александрович ярдәме белән Мәскәүдә төрле курслар тәмамлавым киләчәктәге хезмәт юлымда күп юллар ачты, анда алган белемнәремне тулы куәте белән файдалана алдым дип уйлыйм. Янымда изге күңелле, ярдәм итәргә торган кешеләр тудырды.

– Урал Рәхмәтуллович, Сезнең хыялыгыз бармы?

– “Нур”ның төзелеш проекты буенча аның түбәсендә, Мәскәүдәге Зур театрдагы кебек, атлар һәм татар костюмнарындагы кешеләр сыны торырга тиеш иде. Без аның макетын эшли дә башлаган идек. Төрле сәбәпләр белән ул тәмамланмады. Менә шулар эшләнеп бетсен иде.

– Гәзит укучыларга әйтер сүзегез?

– Театрга халык мәхәббәте сүнмәсен, сүрелмәсен! Сез, журналистлар, моңа үз көчегезне салыгыз. Театр, анда хезмәт куйган һәм куючы кешеләр турында күбрәк языгыз! Минем хакта онытмавыгыз өчен “Кызыл таң” гәзитенә һәм гомеремнең һәр мизгеленә рәхмәтлемен. Әйе, мин нәкъ шушы юлдан узарга тиеш булганмын. Ә инде “Нур”да үз эземне калдыруым белән бәхетлемен!

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: