Кулыңа яңа китап килеп керү – туйлап килен төшерүдә катнашу кебек бит ул. Башта игътибар яшь киленнең бите-төсенә, кигән киеменә юнәлә; әти-әнисе кем, кайсы нәселдән икәнен соңрак беләсең. Тора-бара киленнең исеме дә ачыклана, холык-гадәтләре дә билгеле була. Кулга алган китап белән дә шул ук хәл бит. Башта игътибар аның тышлыгына юнәлә, китап эчендәге фоторәсемнәр карап чыгыла. Аннары эчтәлеге белән танышып, беренче тойгының дөресме-түгелме икәнлеген ачыклыйсың.
Балтач районының 90 еллыгы хөрмәтенә нәшер ителгән, ике өлештән торучы саллы китап бу җәһәттән ни күз, ни сүз тидерерлек түгел. Күз явын алып тора. Фоторәсемнәре районыбызның кабатланмас гүзәл табигатен, үзенчәлекле төрле буын кешеләренең холык-гадәтен, үткәнен һәм бүгенге көн-күрешен тулы чагылдырган. Икетомлыкны алып тотып карау бәхе-тенә ирешкәннәр, тел шартлатып, “Кайчан бу гүзәл күл-елгалар, урман-таулар төбәгенә барып чыгып булыр икән?” дип хыялланып та алды.
Полиграфия шартларыннан чыгып, ике өлешкә бүлеп бастырылган төпле әсәрне бербөтен итүче бер-ничә урынга да игътибар итми булмый. Һәр ике китапны да автор-ларның район, аның кешеләренә хөрмәт, алар турында мөмкин кадәр күбрәк язарга омтылуы берләштерә. Беренче китапның “Ими гордится район” бүлегендә исемнәре республикага, илгә таралган шәхесләр белән бергә районның шәрәфле кешеләренең фоторәсемнәреннән соң районны төрле елларда җитәкләгән “беренчеләр” янына алар командасында хезмәт иткәннәрнең исемнәре бирелә. Иң мөһиме – китапның икенче өлешен язуны тулысы белән авыл Советлары карамагына биреп, район авылларының, анда төрле елларда туып-үсеп яшәгән һәм яшәүче, моңача чыккан китапларда читтәрәк калган кешеләрнең исем-шәрифләрен, фоторәсемнәрен бирергә омтылу редакция советы эзләп тапкан алымнарның иң уңышлысы дияргә кирәк. Шул ук вакытта ике китапны бербөтен итүче гыйбрәтле, фәһемле алым да бу. Әйтик, беренче китапта шәрәфле шәхесләр арасында Фларид һәм Дамир Фәйрушиннарның рәсемнәре бар. Икенче китапта исә укучы Фларит Зөфәр улын Начар авылында үзе ярдәмләшеп ремонтлаткан (малтабар
А. Басыйров белән) район әдипләре музеенда, Кизгәнбаш авылында хезмәт ветераннары белән очрашуда күрә ала. Ә инде шул ук Кизгәнбаш авылы Сабантуе аны оештырган Фларидка тирә-як авыллар, Борай, Мишкә районнары халкының рәхмәте булып, аларның истәлекләрен яңартачак.
Н. Дилмиев, М. Вәсимов ярдәме белән районда аякка баскан объектлар да укучыга сабак булырлык: “Туган ягыңны онытмасаң, ул да сине берчак хөрмәтләр, ихтирам итәр”. Тагын бер мисал. Авторлар моңа кадәр язылган китапларда булмаган яңалык – “Духовность” бүлеген керткән. Көндәлек тормыш күрсәткәнчә, хакимият дингә каршы күп еллар көрәшеп җиңә алмагач, аны үзенеке итүдән башка чара калмады. Дин, шактый үзгәргән булса да, күңелләргә, көндәлеккә әйләнеп кайта. Районда Ислам, православие диннәре таралуы монда мәчет, чиркәү тарихы аша бирелгән. Әлбәттә, иманның совет елларында яшәве моның белән генә бетми дә, чикләнми дә.
Китаптан-китапка сакланып килгән бүлекләрнең эчтәлеге дә заман белән бергә яңартылган. Мәсәлән, беренче китапта тернәкләнеп кенә килгәне сурәтләнгән “Предпринимательство и строительство” дигән бүлекнең бүген бай эчтәлекле, күпкырлы яңа гамәлләре ачыла. “Вояж” фирмасы — фабрика дәрәҗәсенә күтәрелгән мебель цехы, үрнәк булырлык гаилә бизнесы турында тәфсилләп языла. 16 бизнес оешмасы бар икән.
Янә бер үзгәреш. “Правоохранительные органы” бүлеге беренче китапта, хәтерләвемчә, милиция хезмәтенең аякка басуы, анда хезмәт иткәннәрнең рәсемнәре, азрак суд һәм прокуратура турында әйтү белән чикләнә иде. Бу китапта исә структурасы үзгәргән эчке эшләр бүлеге янына барлыкка килгән мировой суд, суд приставлары, районара суд ише яңа структуралар кешенең көндәлек тормышына якынаюына дәлил. Шул ук рәттә 4 банк, 7 иҗтимагый оешма, халыкны социаль хезмәтләндерүче 11 оешма, традиция буенча яшәгән хәрби комиссариат, социаль тәэминат...
Элекке китаплардан аермалы буларак, районны төрле елларда җитәкләгән “беренчеләр”нең фото-рәсемнәрен сурәтләмәләр – аларның район үсешенә керткән хезмәте эшчәнлек сыйфатларын тулыландыра.
Кайчак казанышларны санау вакланып китүгә карамастан (бу инде әзерләп тапшырылган материалга редакциянең “корыч каләме” җитен-керәмәве), бу яңалык районның үсеш баскычларын шактый тулы күзалларга мөмкинлек бирә, иң мөһиме — теге яки бу шәхеснең район тарихындагы урынын анык билгеләргә ярдәм итми калмый.
Шулай итеп, элек нәшер ителгән китапларга таянып, кирәк дип тапкан фактлар, материалларны хаклы рәвештә алып-кулланып, асылда, төбәкнең күп гасырлык, ә район булып оешканнан соң үткән 90 еллык тарихы күз алдына бастырыла. Әйтик, Батырша, Колый Балтачев турындагы тарихи очеркларның монда урын алуы урынлы. Әлбәттә, башка очракта бу материалларны тулыландырып, башкачарак куллану мөмкинлеге дә бар. Әйтик, шул ук Батыршабызны төбәктә белем-мәгариф системасына нигез салучы буларак ачыклау, ул салган Карыш мәдрәсәсе мисалында Богданда, Тимкәдә, Нөркәдә, Сәйтәктә, Балтачта, башка авылларда мәчет каршында мәхәллә исәбенә эшли башлаган мәктәпләрнең халыкны дингә, мәгарифкә җәлеп итүдә әһәмияте гаять зур булган бит.
Билгеле булуынча, 1755 елгы восстаниеның рухи башлыгы, идеологы мулла Батырша халыкны өч явызлыкка (җирләрне тартып алу, ясак җыеп түләү урынына тоз сатып алуны кертү, көчләп чукындыру) каршы көрәшкә күтәргән.
1918-20 еллардагы сәнәк сугышы да продразверстка (көчләп иген җыю), дингә каршы көрәш (большевиклар партиясе уставына бу төп бурыч буларак кертелә, ә 1918 елда динне дәүләттән аеру турында закон кабул ителә) нәтиҗәсе. Бу шартларда муллалар кем яклы булуны сайлаган? Дөрес, алар Тамбов, Себер крестьяннары, Кызыл флотта хезмәт иткән Крондштадт моряклары – крестьян балалары кебек, халык ягына баскан. Шуңа егерменче еллар ахырында, колхозлар төзү башланганчы ук әле аларны Себергә, Соловкига сөргенгә озата башлыйлар. Шулай булгач, бүген дә муллаларны революциягә каршы күтәрелүдә гаепләү бик үк дөрес булмас. Монда да тарихи эзмә-эзлеклелек – борынгылар тоткан дини-сәяси кыйбланың соңгы чиккәчә дәвам ителгәнен күрәбез.
Моңа кадәр китапларда төрле бүлеккә кертеп йөртелгән районның Почет тактасына кергән шәхесләрнең, ниһаять, “Район алар белән горурлана” бүлегенә танылган якташлар – дәүләт, икътисад, эшкуарлык, сәнгать, әдәбият, тарих әһелләре белән бергә урнаштырылуы лаеклы һәм урынлы. Һәм тагын алдан ук исемләнеп, югары бәялә-нерлек алым – “Родина моя – земля Балтачевская” дигән икенче китапның тулысы белән авыл Советлары җитәкчелегендә төзелгән материалларга бирелүе бик тә урынлы.
Миңа калса, бу алым бүгенге шартларда “совет” сүзенең асыл мәгънәсен (киңәшеп эш итү) көндәлек тормышка кайтаруга омтылышка көч-дәрт биреп торуга исәп тотылган. Бу җәһәттән китап күптән түгел үткән Конституция реформасының рухына да аваздаш.
Авылларга хас тагын бер куанычлы заманча үзенчәлеккә игътибар итәсе килә. Күпләрдән аермалы буларак, авторлар өчен илнең күп гасырлы үткәне — гыйбрәт алырлык, өйрәнерлек тарих. Шуңа китапның тарихи-рәсми өлешен “Земство турында”гы (1913) законның тулы тексты белән тәмамлау да, Столыпин реформасы нәтиҗәсендә барлыкка килгән хуторлар – дәрте ташып торган крестьянга иркенләп иген игәргә ачылган мөмкинлеккә уңай караш та – үткәннәрдән сабак алып, уйланырга чакыруның чагылышы. Сәяси ирек алган авыл Советларына матди азатлык та бирелеп, земстволар кебек үзаллы эшли ала башласын иде, ди гүя, авторлар.
“Сугыш хатын-кыз эше түгел” дигән әйтем бар. Тик яу булгач, яралану була. Ә яраларны бәйләп, юатып карау-тәрбияләүне хатын-кыздан да остарак башкаручы юк. Китап авторлары районыбыздан сугышка алынып, аның төрле участокларында шәфкать туташы, санитар, зенитчы, снайпер, минометчы һ.б. вазыйфалар башкарган 84 хатын-кызның исемен, фронтка алынган ир-егетләрне алыштырып, тракторчы, комбайнчы хезмәтен башкарган дистәләрчә хатын-кызның исемнәрен китерә. 19 яшьлек Уразай авылы баласы, граната белән танк астына ташланып, дистәләгән яралыны коткарып калган Мөнәвәрә Фазыл-бәковага куелган һәйкәл шул йөзләрчә исемләнгән һәм исемсез фидакарь хатын-кызларга истәлек булырлык.
Югарыда әйтелгәнчә, һәр яхшы китап үзе турында киләчәккә уй-фикер-тәкъдимнәр тудыра алуы белән кадерле. Мин фәкыйрегездә дә кайбер тәкъдимнәр туды. Менә алар:
1. Район турында басылган китапта җыйналган, басылган материалларга таянып, авыллар тарихы буенча китаплар язу эшен дәвам итәргә, авторларга һәр яктан ярдәм оештырырга, дәртләндерү чараларын уйларга иде. Авторлар белән эшләү өчен хакимият (бәлки, редакция-нәшрият комплексы) каршында белгечләрдән эшче-консультация төркеме оештыру максатка ярашлы булыр иде.
2. Балтач РТСы, Начар авылы әдипләре, эшләп килүче мәктәп музейлары тәҗрибәсенә һәм район турында китапларда тупланган материалга таянып, бүген буш торган колхоз идарәләрендә, мәктәп биналарында авыл (коммуна, артель, кооператив, колхоз, фермер хуҗалыгы) музеен туплау-төзү эшен башларга иде. Монда, шулай ук, район Советының “Балтач таңнары” гә-зитендә (2019) агач әйберләр җыю турында мөрәҗәгатендә китерелгән кул, хезмәт, иҗат кораллары исемлегенә дә таянырга була. Вакыты җитеп, мөмкинлекләр ачылгач, мотлак тө-зеләчәк район тарихы музеен тәшкил итәчәк экспонатларны җыеп әзерләп тору ягыннан да бу уңайлы адым булачак. Китап авторлары да үткәнгә караш ташлап, алга карап яшәргә өнди бит!
3. Район үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр исемендәге (Вәлиев, Такаев, Имаев, Фагамов һ.б.) эшкуарлар, фермерлар өчен махсус бүләкләр булдырып, аны авыл эшчәннәре, эшкуарлар бәйрәмнәрендә тапшырырга мөмкин.
4. Районда мәгариф системасының барлыкка килүе һәм үсүе турында аерым хезмәт кирәк. Бу дин әһелләренең халыкны белемле итүгә, азатлыгын яклауга керткән өлешен тирәнрәк, төгәлрәк ачарга ярдәм итәчәк. Бу җәһәттән районда республика дәрәҗәсендәге Батырша исемендәге премия булдыру турында да җитди уйларга вакыт.
Менә китапта китерелгән саннар.
1913 елда Балтач волостенда эшләгән 12 дәүләт мәктәбенең 4се мари, 2се вотяк (удмурт), 5е урыс мәктәбе, берсе генә татар-башкортныкы була. Шул ук еллардан чак кына иртәрәк Шушенское авылында сөргендә “Развитие капитализма в России” әсәре өстендә эшләгән
В. Ульянов белешмә материаллар алгач, Русия татарларының белем дәрәҗәсе буенча илдә беренче урында булуына хәйран кала. Игътибар итегез: илдәге мәктәп-мәдрәсәләр, мулла үзе дә мәхәллә исәбенә яшәгән дәвер бу!
Янә бер гыйбрәтле мисал.
1950 елларда Начар авылы мәктәбендә 4 мулла-мөәзин кызы – Еникеева Хәтимә, Ризванова Наилә, Фаизова Мәүлия, Мөнирова Әминә – эшли иде. Димәк, алар әти-әниләреннән халыкка кирәкле тормыш сабаклары алган булган.
5. Китапта Балтач авыл Советының көндәлек эшен район үзәге мәшәкатьләреннән аерып карау уңышлы, уңай алым булган. Шул гамәлне дәвам итеп, Балтач авы-лының Танып дип аталган дәвереннән алып, тарихын язу эшен тизләтергә иде.
6. Авторлар соңгы елларда район хакимияте, авыл Советлары башлангычы белән төзелгән истәлек-һәйкәлләргә хаклы рәвештә зур игътибар бүлгән. Чынлап та, 50-60нчы елларда мич торбасын хәтерләтеп торган дүрткел блоклардан бүгенге һәйкәлләр эчтәлеге, зәвыгы белән кискен аерылып тора. Әлбәттә, район үзәгендәге мәһабәт ансамбль — аларның барысына да үрнәк. Алар янына Янтимердә Әхмәтхан Әхмә-диев, Уразайда Мөнәвәрә Фазыл-бәкованың сыннары өстәлде. Вакыт үтү белән чын мәгънәсендә сәнгати-тарихи һәйкәлләр ташландык хәлгә килмәсен өчен, аларның һәм башка тарихи-мәдәни биналарның исемлеген төзеп, район Советы утырышында раслап, матбугатта бастырып, “Культурно-исторический памятник регионального значения. Охраняется государством” дигән язу беркетеп кую кирәк иде.
Галимнәр (М. Зәкиев, Җ. Киекбаев, Р. Камалов) раславынча, без Урал төбәгенә күп гасырлар элек килгән угро-фин (ягъни мари, удмурт, мукшы) кабиләләре биргән исем-атамаларны кабул иткәнбез, үзләштергәнбез икән. Китапны бизәп торган Иванай, Дүртекәй, Мишкә, Янактай, Ямурза авылларындагы якташ балтачлыларыбызның тормыш-көнкүрешен тирәнтенрәк өйрәнгәндә, тарихыбызда күп нәрсәләр ачыкланыр иде.
Райондагы урыс авылларының тарихы да гыйбрәтле. Пермь губернасыннан чыккан урыслар нигезләгән дип исәпләнгән Курач авылында 1871 елгы исәп кенәгәсендә моңа кадәр ишле генә татарлар яшәгән, дип языла.
Беренче томның форзацына баш мөхәррир Рөстәм Вәлиев үзе җитәкләгән мәгълүмат үзәге һәм башка нәшриятларда Балтач районы турында, Балтач җирендә туып-үскән авторлар әсәрләренең үзенчә-лекле фотокүргәзмәсен урнаштырган. Шактый бай исемлек. Китапның беренче битендә район җитәкчелегенең туган якны өйрәнүчеләр, авыл Советы биләмәләре җитәкчелегенә рәхмәт хаты да күңелне җылытырлык.
Шуларга өстәп, район авыллары тарихына багышланган китаплар исемлеген бирү тагын да отышлырак булыр иде. Бердән, авторлар хезмәтен бәяләү – үзенә күрә бүләк, икен-чедән, тарихлары язылуын көтеп яткан авторларны дәртләндерү чарасы да булыр иде. Үзнәшер ысулы белән, еш кына авторлар исәбенә басылган китапларның эзенә төшү, табу үзе бер мәшәкать бит. Ә аларда үзләре турында язылуын көтеп яткан авторлар турында нинди дә булса белешмә булуын, кайбер фактларны ачыкларга, аныкларга да кирәк булуы бар бит. Шулай иткәндә, алга атлавы җиңелрәк булыр!
Рәиф ӘМИРОВ.