1961 елның 12 апрелендә кешелек тарихында беренче совет космонавты Юрий Гагарин җиһанга очты. Миңа, 8 апрельдә туган дүрт яшьлек кызга, ул вакытта барысы да аңлашылып та җитмәгәндер. Ләкин өлкәннәрнең шат йөзләре, бер-берсен котлаулары, кочаклашулары истә калган, ә Левитанның тантаналы тавышын кем онытыр?! Ул вакытта безнең радиоузелыбыз юк иде — әтием аның тавышын күршедә генә яшәгән картәниемнәргә барып тыңлады. Артыннан без дә иярдек. Ул вакытта безгә өлкәннәрнең “Юрий Гагарин космоска очкан!” дигәне ниндидер зур могҗиза кебек тоелган иде. Кичен, караңгы төшкәч, йолдызларга карап, анда ничек очып барып җитәләр икән, әллә җемелдәшкән шул йолдызларда да тере җан ияләре яшиме, космонавт нинди була икән, эх, шуны якыннан күрсәң иде, дип хыялланабыз.
Быел исә Советлар Союзы Герое Юрий Гагаринның җир шарында тәүгеләрдән булып җиһанга очуына 60 ел тулып китте. Насыйп булгач, иншалла, минем дә хыялым тормышка ашты: Юрий Гагарин яшәгән шәһәрне дә күрдем, аның музеенда да булдым. Космонавт йөргән эзләрдән үтү, аны белүче кешеләр белән аралашу, музей экспонатларын үз күзем белән күрү һәм фотога төшерү күңелемдә зур тәэссоратлар калдырды. Шуның белән үземне бик бәхетле саныйм! Күргән-кичергәннәремне, белгән-ишеткәннәремне, язган-теркәгәннәрне Юрий Гагаринның җиһанга очуына 60 ел тулу уңае белән укучыларга да җиткерәсем килә.
Тарихи старт
1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин авырлыгы 4725 килограмм булган “Восток” корабында Җир шарын 1 сәгать тә 48 минутта әйләнеп чыга. Бу вакытта аның белән ике яклы радиобәйләнеш булдырыла, радиотелеметрия һәм телевизион система буенча очу барышын даими күзәтеп торалар. Ләкин барысы да ал да гөл булмаган икән шул: музей хезмәткәре Валентина Григорьевнаның сөйләве буенча, башта космонавт Гагаринны “Восток” корабына нигәдер очышка кадәр тагын ике сәгать кала кертеп утырталар. Шунда аның артыннан люкның яхшы ябылмавы ачыклана, өстәвенә, Юрий Гагарин тумблерны борырга оныткан була һәм шул сәбәпле эфирда күренми. Барысы да, тагын да уңышсызлыкка очрыйбыз икән, дип юрый. Шуңа Н. С. Хрущев Байконурда Гагарин белән элемтә булдыруга җаваплы полковник Николай Мартемьяновка килеп чыккан проблемаларны тиз арада хәл итәргә куша. Очышка кадәр вакыт булганга күрә, ул барысын да эшләп өлгерә: радиобәйләнеш тә көйләнә, хәтта космонавтка күнелсез булмасын өчен Булат Окуджаваның җырларын тыңлата. Әлеге хәлләр турында совет заманында сөйләү катгый тыелган булган икән.
Валентина Григорьевна сөйләве буенча, Ю. Гагарин “Восток” корабына утырыр алдыннан бәдрәфкә барырга теләгән һәм башкаларны борчымас өчен бу эшне скафандрын чишеп тормыйча, яланда гына эшләп киткән – хәзер исә аның бу гадәтен дөньядагы бөтен космонавтлар да мотлак башкара.
...Менә стартка вакыты җитә: Бер. Ике. Өч! Шунда барысы да соңыннан бөтен җир шарына билгеле булып киткән Гагаринның “Поехали!” дигән сүзен ишетә. Һәм тын алырга да куркып, дулкынланып, арытаба ни булыр, дип көтә башлый. Бу киеренкелек ике сәгатькә якын дәвам итә. “Восток” Җир орбитасы тирәли әйләнгән чакта 40 километр магнит тасмасы яздырып алына һәм “совершенно секретно” дигән гриф астында саклауга җибәрелә.
Юрий Гагаринның “Восток” корабы капсуласы Саратов өлкәсе Смеловка авылы янында җиргә төшә һәм шул көннән башлап Җир шарында яңа космик эра башлана, ә элекке Советлар Союзы — хәзерге Русиядә 12 апрель Космонавтика көне буларак билгеләнә башлый, космонавт үзе, кешелек тарихында беренче зур батырлык ясаган шәхес буларак, күпмилләтле Русия халкының горурлыгы һәм визит карточкасына, ә Җир шары халкы өчен киң билгеле шәхескә әйләнә: бөтен кыйтгаларда аның хакында гына сөйлиләр.
Гагарин кайда туган?
Владимир өлкәсен аркылы-буй йөреп чыкканнан соң, иң борынгы шәһәрләрнең берсе Владимирга юнәлдек. Карта буенча Вязьма юнәлешендә җилдерәбез. Риваятьләрдә әйтелүенчә, бу шәһәрне чыккач, 1812 елгы француз сугышыннан кайтып килгәндә данлыклы башкорт батыры Каһым түрәне агулап үтерәләр. Дулкынландыра. Ниндирәк шәһәр икән? Матурмы? Космонавт кадәр космонавт яшәгән шәһәр булгач, бик шәптер инде, дип уйласам да, алай булып чыкмады. 30-35 мең чамасы кеше яшәгән Гагарино шәһәре үтә дә ярлы, шыксыз булып чыкты. Социализм заманында төзелгән ике катлы иске өйләр, күптән ремонт күрмәгән чокырлы юллар, җитмәсә, кибеттә азык-төлек тә бик кыйммәт — боларга, миннән бигрәк, Европада асфальтсыз авыллар күрмәгән иремнең исе китте!
Башта укучыларга, беренче космонавт Гагаринода туганмы, юкмы, дигән сорауга җавап бирик, чөнки бу турыда төрле җирдә төрлечә язалар. Әйе, туган дисәк тә бигүк дөрес булмастыр кебек. Чөнки Юрий Алексеевич 1934 елның 9 мартында Владимир өлкәсенең көнбатышында урнашкан хәзерге Гагарино районына караган Клушино дигән авылда Анна Тимофеевна һәм Алексей Иванович Гагариннарның гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Элек бу район Гжатск районы дип йөртелгән һәм Смоленск өлкәсенә караган, ә Юрий Гагарин җиһанга очканнан соң Гагарино районы дип үзгәртелгән.
Сугыш вакытында Смоленск өлкәсендә немецлар белән зур бәрелешләр бара, Гагариннарның районы да немецлар кулы астында кала. Сугыштан соң алар, Клушиноны калдырып, Гжатск шәһәренә күченеп килә. Юрий шушы шәһәрдә укый, мәктәпне яхшы тәмамлаганнан соң 1949 елның 30 сентябрендә 10нчы Люберецк һөнәрчелек училищесына укырга керә. Анда өч ел белем ала, бер үк вакытта Мәскәү өлкәсенең Эшче яшьләр мәктәбендә дә укый – музейда космонавтның биографиясенә кагылышлы мәгълүматларда шулай язылган.
Юрий Гагаринның белемгә омтылышы шулкадәр көчле була: укуын арытаба дәвам итү өчен документларын Саратов индустриаль техникумына тапшыра һәм аны да тик яхшы билгеләренә тәмамлый (1955). Студент елларында да вакытын бушка үткәрми булачак космонавт — Саратов аэроклубында шөгыльләнә һәм аның бу кызыксынуы арытаба язмышына әверелә.
1955 елда аны хәрби хезмәткә чакыралар, ә 1957 елда Төньяк флоттан истребитель-авиация полкына очучы-истребитель итеп кабул ителә. Шушы ук елда ул Валентина Горячова исемле кызга өйләнә. Яшь гаиләдә Лена һәм Галя исемле ике кыз бала туа. Фотолардан күренүенчә һәм дуслары, коллегалары, туганнарының хәтерләвенчә, шулай ук музей хезмәткәре сөйләвенчә, Гагарин хатынын, кызларын бик нык яраткан, алар белән күрешүне һәрвакыт сагынып көтеп алган.
1957 елның 26 декабрендә Юрий Гагарин Төньяк флоттан истребитель-авиация полкына чакыртыла, аны яңа очу техникасын үзләштерү һәм сынау өчен очучы итеп эшкә алалар. Гагарин шатланып ризалаша һәм 1959 елның 9 декабрендә рапорт яза, бер атнадан соң Мәскәүгә юллана. Башкалада Үзәк авиация фәнни-тикшеренү госпиталендә аның сәламәтлеген тикшерәләр, 1960 елның 3 мартында ул Хәрби-һава көчләренең Баш авиация маршалы Вершинин белән очраша. Ә 11 мартта инде яңа эш урынын кабул итә — космонавтлар әзерләү командасында шөгыльләнә башлый.
Тир түкмичә, икмәк булмый
Юрий Гагаринның тормышы һәм хезмәт юлына багышланган музей тик 2011 елда, аның космоска очуына 50 ел тулу уңае белән генә ачылган икән. Шуңа карамастан, кыска гына вакыт эчендә космонавтның тормышы һәм эшчәнлеге турында шактый мәгълүмат һәм экспонатлар туплаганнар. Башта музейның башлангыч каты гына төзелә, аннан соң өч ел буе икенче каты төзелә. Музей бик матур, заманча техника белән җиһазландырылган, монда илнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән дә киләләр.
Менә Юрий Гагаринның скафандры, ул шөгыльләнгән барокамера, эш өстәле, көндәлекләр, аның турында күренекле кешеләрнең канатлы сүзләре, эш киемнәре, орден-медальләре, “Восток” ракетасының макеты, “Восток” корабының макеты, Җир шарының космостан төшерелгән сурәтләре, космонавтның барокамерадагы эш бүлмәсе һ. б. – болар барысы да үтә дә кызыклы һәм сокландыргыч! Без дә ирем Владимир белән аның барокамерасы эченә кереп, шундагы катлаулы техникага аптырап чыктык. Искиткеч зур тизлектә әйләнгән бу камерада ул үзен космоста кебек итеп хис итәргә, шундагы катлаулы приборлар белән эш итә белергә, күзәтеп, ниләр күргәнен билгеләп барырга тиеш булган – болар барысы да әйтеп аңлата алмаслык зур тәэссоратлар калдыра. Мин күп фотолар төшердем, туктаусыз музей хезмәткәре Валентина Григорьевна белән сөйләштем, ул минем янымнан китмәде. Аңа да кызык иде, күрәсең. Чөнки бу көнне генә анда Англиядән килгән чит ил кунаклары йөргән. Валентина Григорьевна инглиз телен белми, шуңа аларга барысын да яхшылап аңлатып җиткерә алмадым, дип үкенде. “Музей бит урыслар өчен генә түгел, бөтен Җир шары өчен. Безгә инглиз, француз, немец, кытай, япон телләрендә сөйләшә һәм тәрҗемә итә белүче кешеләр кирәк, — диде, ачынып. — Ә музейда эш хакы түбән, шуңа тел белүче яшьләр эшкә килми. Кызганыч, бик кызганыч!”
Аның сөйләве буенча, Юрий Гагаринга җиһанга юл җиңел булмаган, тик аның балачактан салынган максатка омтылышы, көчле ихтыярлы, физик яктан көчле булуы, шуңа өстәп, күп укуы, ныкышмалылыгы аңа зур үрләр яуларга мөмкинлек биргән. Әйткәндәй, моны Ю. Гагарин белән бергә эшләгән, аны белгән галимнәр, коллегалары, гаилә дуслары әйткән сүзләр, истәлекләр дә раслый. Мәсәлән, Русия Фәннәр академиясе президенты, академик М. Келдыш: “Юрий Гагарин һәрвакыт үзенең хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы, батырлыгы, алдына куйган максатына ирешә белүе һәм белемгә омтылышы белән аерылып торды, ул кешелек тарихында беренче булып планетаара бәйләнешкә юл салды һәм бу тәңгәлдәге Русия фәненә зур өлеш кертте”, — дип язган.
“Юрий Гагарин җиһанны яулауда яңа эраны ачты, аның бу батырлыгы мәңгегә онытылмаячак” – монысы элекке КПСС Үзәк комитеты секретаре А. Кириленко сүзләре.
Юрий Гагарин йолдызларга юл салыр алдыннан һәр көн тырышып эшләгән, күп фәннәр үзләштергән, күп укыган, авиация техникасын өйрәнү һәм сынауга, үзен физик яктан чыныктыруга, төрле авыр күнекмәләр үтүгә күп вакыт бүлгән.
Әлбәттә, Ю. Гагаринга кадәр дә 1957-59 елларда җиһан корабларын Ледовских, Шаборин һәм Митков фамилияле өч очучы сынап карый, тик алар барысы да уңышсызлыкка очрый. Алар өчесе дә һәлак булганга күрә, социализм чорында моны халыкка җиткермәгәннәр. Тик дүртенче космонавт – Юрий Гагарин очар алдыннан гына “яңа сынауларга әзерләү өчен яңа космонавтлар отряды булдырырга һәм аларны бик яхшы итеп әзерләргә”, дигән бурыч куела. Дүртенче космонавт үзенә кадәр уңышсызлыкка очраганнарның хаталарын кабатламаска, алай гына да түгел, аеруча хәрби техниканы бик яхшы үзләштерергә тиеш була.
Ю. Гагарин Җиргә исән-сау әйләнеп кайткач, чын мәгънәсендә “Җир йолдызы”на әйләнә: аңа ике көннән “Советлар Союзы Герое”, СССР Югары Советы Президиумы указы белән “СССРның очучы-космонавты” дигән мактаулы исемнәр бирелә, аны Ленин ордены белән бүләклиләр. Дан һәм билгелелек аңа һавадан яуган кар кебек бөтерелеп ява: төрле шәһәрләр, төрле илләрдән очрашуларга чакыралар, халык алдында чыгыш ясавын үтенәләр. Юрий Алексеевич – Вьетнам, Һиндстан, Австрия, Чехословакия, Венгрия, Италия, Франция, Болгария, Финляндия, Бразилия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Англиядә һәм башка илләрдә була, аларның иң югары бүләкләренә лаек була.
Юрий Гагарин шаян холыклы кеше булган. Аның бу сыйфаты авырлыклар алдында югалып калмаска, төрле четерекле хәлләрдән имин чыгарга ярдәм иткән. Бервакыт Англия королевасы төшке ашка чакыргач, ул тәлинкә тирәли куелган пычак-калакларга карый да: “Гафу итегез, мин — гади авыл малае, калактан башка әйбер белмим, — ди. — Рөхсәт итсәгез, кашык белән генә ашар идем”. Королева да югалып калмый һәм, елмаеп: “Шушы сарайда тәрбияләнсәм дә, аларны мин дә куллана белмим”, — ди дә, Гагаринга кушылып, калак белән ашый башлый.
Үз илендә дә космонавтны күтәреп диярлек йөртәләр: аңа Калуга, Смоленск, Саратов өлкәләренең, Севастополь, Винница, Сумгаит шәһәрләренең шәрәфле шәхесе дигән исеме бирелә, аңа бу исемне Пловдив, София (Болгария) Афина (Греция), Сен-Дени (Франция), Фамагуста, Лимасол (Кипр), Тренчаске-Теплице (Чехословакия) шәһәрләре дә шатланып биргән. Юрий Гагаринны Һиндстанның Лакмау шәһәре университеты физика факультетының җиһанны тикшерү клубы әгъзасы итеп сайлыйлар, Мисырның Каһирә һәм Александрия шәһәрләре капкаларының алтын ачкычын бүләк итәләр. Хәтта Айдагы “Хыял диңгезе” һәм “Циалковский” кратерлары арасында урнашкан бер кратерга да Юрий Гагарин исеме бирелә, ул Халыкара астронавтика академиясенең мактаулы әгъзасы итеп сайлана.
Балкып сүнгән йолдыз...
“Юрий Гагарин җиһанга очканнан соң да җиң сызганып, ярсып эшләгән, бервакытта да буш вакыты булмаган диярлек, — дип сөйли Валентина Григорьевна. — Аның үзенең тормышы да балкып сүнгән йолдызга охшаган. Ләкин кыска гына гомере эчендә ул бик күпне эшләп өлгерә: шул замандагы иң популяр журналларның берсе “Красная звезда”, “Комсомольская правда”, “Авиация и космонавтика” басмаларында космонавтика буенча фәнни мәкаләләр бастыра, 1961 елда “Космоска юл” дигән данлыклы китабын яза, чөнки кая гына барса да, һәр очрашуда аны галәм кешесе дип санап: “Я, анда ничек? Аллаһның үзен күрдеңме соң?” — дип сораганнар.
Юрий Гагаринның күп вакыты космонавтлар әзерләү үзәгендә уза: биредә ул үзәк начальнигы урынбасары, космонавтлар отряды командиры булып эшли. Эш барышында тәҗрибәсе буенча фәнни хезмәт яза, профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, дәүләт имтиханнарын “отлично”га тапшырып, “Очучы-инженер-космонавт” дигән абруйлы исем ала.
Юрий Гагарин гомеренең соңгы көннәренә кадәр җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнә: СССР Югары Советы депутаты була. Ачык йөзле, аралашучан, тугры дус, тырыш һәм эшлекле холыклы, җаваплы һәм эшен хәрбиләрчә төгәл үтәгәне өчен аны барысы да хөрмәт итә һәм ярата.
“Очучы һәрвакыт очарга тиеш!”
Бу сүзләр Юрий Гагаринныкы. Хрущевның беренче космонавтны югалтасы килми, шуңа аны башкача җиһанга очырмаска, яңа ракеталарны сынаудан читтәрәк тотарга тырышалар.
Әмма язмыштан узмыш юк, диләр, “адәм баласы үзенең туган көнендә яисә аенда якты дөньядан китә”, дигән ырым да яши. 1934 елның 9 мартында туган Юрий Гагарин 1968 елның
27 мартында 34 яшендә һәлак була. Ул үзенең туган ягында — Владимир өлкәсенең Киржач районына кара-ган Новоселово авылы янында
“УТИ МИГ-15” самолетында күнекмәләр вакытында иптәше, борт-инструктор Владимир Серегин белән бергә янып үлә. Әмма һәлак булыр алдыннан: “Мин янам, бәхил булыгыз, иптәшләр!” — дип кычкырып өлгерә. Әмма бу тавышны ярты гасырдан артык халыктан яшерәләр, бу турыда Русия халкы илле елдан соң гына белә...
Һәлак булырына ике атна калгач, Юрий Гагарин көндәлегенә шундый сүзләр дә яза: “Аңлагызчы, минем шулкадәр очасым килә! Мин очудан башка яши алмыйм, очу — минем тормышым, язмышым ул. Очучы һәрвакыт очарга тиеш!” Әйтерсең лә мәңгелеккә сүнәрен белгән!
Һәлак булыр алдыннан Юрий Гагарин Айга очу хыялы белән яшәвен дә сөйләгән. Бу хакта космонавт хатынына да, иптәшләренә дә әйтә.
Алда әйтелгәнчә, төрле дипломатик миссияләр белән чит илләргә йөрү Гагаринның күп вакытын ала һәм ул физик формасын югалта. Ләкин Айга очу хыялы аны яңадан формага кайтара. Космонавт өзлексез укый, эзләнә, күп эшли. Аның көндәлекләрендә бу турыда: “Кешенең төп көче — аның рухи яктан көчле булуында”, дигән сүзләр язылган.
Көндәлекләрдә калган канатлы сүзләр дә бар. “Мин планетабызны югарыдан, “Восток” корабыннан күзәттем. Беләсезме, ул шулкадәр матур! Эй, кешеләр, ишетәсезме?! Җирдәге бу матурлыкны күз карасыдай саклагыз һәм җимермәгез!” Менә нинди васыять калдырган безгә Юрий Алексеевич!
Юрий Гагаринның, балкып янган йолдыздай, яшьли генә якты дөньядан китеп баруы Туган илебез һәм Русия космонавтикасы һәм фән өчен зур югалту булды. 1968 елның 28 мартында Советлар Союзында матәм көне игълан ителә – анысын инде мин үзем дә яхшы хәтерлим. Халык бик елаган иде. “Рекорд-64” маркалы бәләкәй генә телевизорыбыз бар иде — тәүге космонавт Юрий Гагарин белән Серегинның урнасын Кремль стенасына куячакларын сөйләделәр.
Гагарин үлгәннән соң аның исемен мәңгеләштерү максатында мәктәпләр, кораблар, колхозлар һәм совхозлар, завод-фабрикалар, югары уку йортларына бирделәр. Туган илебездә иң яхшы китап, иң яхшы җыр һәм иң гүзәл картина өчен Юрий Гагарин премияләре булдырылды. 1968-69 елларда “Помните, каким он парнем был!” дигән кинофильм һәм “Очрашу” дигән документаль фильм чыкты, космонавт туган Гжатск шәһәренә, ул белем алган Либерецк политехник техникумына, Саратов дәүләт һөнәрчелек-педагогик колледжына, И. С. Полбин исемендәге Ырынбур югары хәрби авиация училищесына Ю. Гагарин исеме бирелде. Ырынбурда аның гаиләсе белән яшәгән һәм шунда яшьләр туе узган йортны “Валентина һәм Юрий Гагариннарның йорт-музее” итеп үзгәрттеләр, Гжатскида Юрий Гагаринның искиткеч матур һәйкәле тора. Тәүге космонавтның исеме, шулай ук, “Байконур” космодромы, Хәрби-һава академиясе, Звездный шәһәрендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенә дә бирелде.
Юрий Гагаринның исеме кино һәм җыр сәнгатендә дә мәңгеләштерелде: Советлар Союзы Герое Юрий Гагарин турында Николай Добронравов сүзләренә композитор Сергей Гребенников иҗат иткән “Созвездие Гагарина” һәм “Нежность” дигән җырлар барлыкка килде. Без, сугыштан соңгы елларда туган буын, шушы җырлар үрнәгендә тәрбияләндек.
“Опустела без тебя Земля...
Если можешь, прилетай
скорей...”
һәм
“В лесах за Владимиром
сосны столетние,
И хмурое солнце под
утро встает...
Не будет, не будет полета
последнего —
Помнят люди твой первый
полет”, —
дигән юлларны мин әле дә дулкынланмыйча тыңлый алмыйм...
Мәкаләмне Юрий Гагаринның якын дусты һәм хезмәттәше Андриян Николаевның сүзләре белән тәмамлыйм: “Юра тәҗрибәле очучы, оста командир һәм бигрәк сөйкемле кеше иде. Ул итагатьле, гади, сизгер күңелле, җыйнак һәм көчле рухлы шәхес булды. Бу сыйфатларны без, аны белгән барлык кешеләр, яраттык һәм ихтирам иттек. Аның хакындагы уйларымны А. М. Горький сүзләре белән генә аңлата алам: “Син үлсәң дә кыюлар һәм рухи яктан көчлеләрдә тере үрнәк булып, һәрвакыт иреккә, яктылыкка чакыручы булып яшәячәксең!”
Минемчә дә шуннан да яхшырак әйтеп булмый торгандыр.
Миләүшә Годбодь-КОЛМӨХӘММӘТОВА.
Чехия.