Күптән түгел гәзитебездә “Моңлы сандугачлар моннан очыш ала!” дигән мәкалә дөнья күрде. Ул Октябрьский музыка колледжында укыткан танылган педагог, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Мусинага һәм аның укучылары – быелгы Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә җиңүчеләр хакында иде.
Бу язмамның герое турында алда әйтеп киткән мәкаләдә бераз мәгълүмат булса да, аның хакында тулырак язасы килү теләге тынгы бирмәде. Шуңа күрә дә бик күп җыр конкурслары җиңүчесе Линар Шәймөхәммәтов белән гәзит укучыларыбызны якыннанрак таныштырырга булдык.
Линар Чакмагыш районы үзәгендә Тәслимә белән Радик Шәймөхәммәтовлар гаиләсендә туып-үскән. Әнисе — Чакмагыш кызы, һөнәре буенча чәчтараш. Әтисе — Благовар егете, Стәрлетамак сәнгать техникумын тәмамлагач, юллама буенча Чакмагышка килә һәм гомерен шушы төбәк белән бәйли. Ул озак еллар мәктәптә музыка укытучысы булып эшли. “Оясында ни күрсә, очканында шул була” дигәннәре нәкъ әлеге гаиләгә туры килә дә инде. Тәслимә Тәлгать кызы белән Радик Рәис улы кызлары Лиана белән уллары Линарга сәнгатькә мәхәббәтне кечкенәдән үк тәрбияли, үзләре дә җыр-моңнан аерылмый. Кызлары сәхнәдә беренче биюен ике яшендә башкара. Соңрак ул Чакмагыш сәнгать мәктәбендә хореография сыйныфында шөгыльләнә. Аны тәмамлаганнан соң район мәдәният йортының “Чакматаш” бию ансамбленә йөри. Мәктәптән соң Стәрлетамак сәнгать колледжына укырга керә һәм биюче һөнәрен сайлый.
Линар да апасы кебек үк кечкенәдән сәхнә түрендә була.
– Мин сәхнәгә ике яшемдә “Сарманай” җыры белән чыкканмын. Бу – туксанынчы еллар башы. Әти җитәкчелегендә без гаилә концертлары белән үзебезнең һәм күрше районнар авыллары буйлап гастрольләргә йөрдек. Музыкантларыбыз, җырчыларыбыз, биючеләребез – барысы да дусларыбыз, якын кешеләребез иде. Әнием бик матур җырлый, ә әтием өздереп гармунда уйный, җырлый, шигырьләр яза, сүз остасы, кыскасы, ул җитмеш төрле һөнәр иясе. Гомумән, җыр-моңга сөю безнең нәселдән килә. Әтием яклап картәтием Рәис гармунда уйнаган, картәнием Газимә матур җырлаган. Аларның парлап җырлаганын авылдашлары әле дә сагынып сөйли. Әниемнең әнисе Лена оста гармунчы булган. Ул өздереп “Саратов” гармунында уйнаган. Картәнием озак еллар буена авылдагы халык уен кораллары ансамблендә чыгыш ясаган.
Үз-үземне белә-белгәннән бирле җырлыйм, дисәм дә арттыру булмас. Әти-әнием әйтүенчә, телем “Сарманай” җырын җырлап ачылган. Еллар үткәч, шушы җырны татар дөньясына таныткан мәшһүр тальянчы, җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов оештырган “Сөн сандугачы” конкурсында беренче Гран-приемны яуладым.
Мин балалар өчен булган бик күп җыр конкурсларында катнаштым. Аларга мине әтием йөртсә, әнием сәхнә костюмнары текте. Әйткәндәй, балачакта чыгыш ясаганымны әти-әнием видеога төшереп барган. Ул видеотасмалар әле дә саклана. Шулай ук, кечкенә чагымдагы җыр язмаларым да бар. Балалар өчен иҗат иткән һәвәскәр композитор Фәүзә Гасакированың җыр альбомына минем башкаруымда ике җыр кергән. Ул да балачагымның якты бер хатирәсе. Әйе, балачагым бары тик иң-иң җылы, матур истәлекләрдән генә тора. Моның өчен дөньядагы иң кадерле кешеләрем барысын да эшләде.
Кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясап үссәм дә, мәктәптән соң сайлаган тәүге һөнәрем сәнгать дөньясыннан шактый ерак. Беренче дипломым буенча мин – юрист. Шулай да, югары уку йортында укыганда да җырдан аерылмадым. Төрле конкурсларда катнашып, үз көчемне сынап карый идем. Менә шундый бәйгеләрнең берсендә, мин кечкенәдән сәхнәдә үсеп, инде үземне шактый оста җырчы дип санап йөргәндә, профессиональ дәрәҗәдә җырлар өчен вокал дәресләре алырга кирәклеген ныклап төшендем. Чын җырчы булырга телим дип, катгый карар кабул иткәндә миңа 26 яшь тулган иде инде. Нәкъ Галия Мусинада белем алырга теләвем дә юкка түгел. Язмышымны профессиональ сәхнә белән бәйләргә йөргәндә танышларымның берничәсе Галия Закир кызында укырга тырыш, дип тәкъдим иттеләр. Октябрьский музыка колледжына укырга кергәндә минем музыкаль белемем юк иде. Шуңа күрә дә беренче елны уку җиңелдән булмады. Аллаһка шөкер, искиткеч сәләтле укытучыда белем алырга насыйп булды. Вокал серләрен ачканга, төпле белем биргәнгә, зур сәхнәгә юл ачканга Галия Закир кызына чиксез рәхмәтлемен, – ди Линар Шәймөхәммәтов.
Линар әйтүенчә, җырчылар арасында аның үз кумиры да бар. Ул – аның якташы, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Илһам Вәлиев.
– Мин Илһам Вәлиевның иҗатын күзәтеп барам. Улым тугач, хатыным Элина белән балабызга исемне дә озак эзләп тормадык, Илһам дип куштык. Әйткәндәй, тормыш иптәшем дә иҗат кешесе. Ул да Октябрьский музыка колледжын тәмамлады. Шулай ук, Хәйдәр Бигичев репертуарындагы җырларны үз итәм, яратам, аларны ныклап өйрәнәм. Әлегә үз репертуарымда халык җырларына өстенлек бирәм. Әлбәттә, заманча җырлар да бар. Тик мин сәхнәдә җырчының артык сикергәнен, кычкырганын хупламыйм. Сәхнә – ул стадион, йөгерү урыны түгел, – ди яшь җырчы.
Тормышта нинди максатларың бар дигән сорауга ул болай җавап бирде:
– Миңа Ходай Тәгалә моң, җырлау сәләте биргән. Мин шул илаһи моңны халыкка җиткерергә тиеш. Тормыштагы максатым да шушы.
– Синең иҗатны яратып өлгергән тамашачыларга гәзит аша әйтер сүзең?
– Барлык тамашачыларга да сәламәтлек телим. Соңгы вакытта бу бигрәк тә көнүзәк темага әверелде. Зур тамаша залларына җыелып, рәхәтләнеп җырлар тыңлап, спектакльләр карап, исән-имин очрашулар насыйп булсын!
Яшь, сәләтле, өметле җырчы Линар Шәймөхәммәтовка киләчәктә биек үрләр яулавын, тормышта куйган максатына ирешүен телибез. Хатыны Элина белән бергәләп, әти-әниләреннән алган тәрбияне үз гаиләләрендә дә үрнәк итеп куеп, шундый ук сәләтле, матурлыкны, тормышны яраткан балалар тәрбияләсеннәр. Нәкъ шундый җыр-моңга гашыйк гаиләләр яшәешебезне матурлый, тормышыбызны бизи.
Зөһрә ИСЛАМОВА.