+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 август 2021, 10:27

“Сәхнәдәге тормыш бераз күтәренкерәк булырга тиеш”

Күренекле режиссер Рифкать Исрафиловка — 80 яшь.

“Сәхнәдәге тормыш бераз күтәренкерәк булырга тиеш”
“Сәхнәдәге тормыш бераз күтәренкерәк булырга тиеш”

2020 елның гыйнварында Хөкүмәт йортында БАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада республика Башлыгы Радий Хәбиров, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният алдынгыларының хезмәтен югары бәяләп, аларның байтагына орденнар, медальләр, Мактау грамоталары тапшырган иде. Бу чарага чакырылган Рифкать Исрафиловны Салават Юлаев ордены белән бүләкләгәндә төбәк җитәкчесе болай дип билгеләде: “Башкортстанның данлыклы улы, М. Горький исемендәге Ырынбур дәүләт драма театрының баш режиссеры, Русиянең халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең Дәүләт һәм Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Рифкать Исрафилов белән бүген таныштырып торасы юк”.

Рифкать Вәкил улы — күренекле җәмәгать, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, 1974 елдан СССР Театр эшлек­леләре берлеге әгъзасы булып торды, әле дә Русия Театр эшлеклеләре берлеге секретаре һәм Русиянең Милли театрлар советы рәисе вазыйфаларын башкара. Илебездә андый мәшһүр режиссерлар хәзер бик аз калды. Ул — югары әхлакый сыйфатларга ия, беркемне дә кабатламаучы, зур тәҗрибәле белгеч. Республиканың бу югары бүләгенә Исрафилов башкорт милли театрын үстерүгә, Ырынбурда яшәгән­дә һәм эшләгәндә үзенчәлекле чагу спектакльләр сәхнәләштерүгә керткән өлеше өчен лаек булды.
Рифкать Мәчетле районының Яңа Мөслим авылында колхозчы гаиләсен-дә туган. Авылда үткән балалык һәм үсмер чоры аның биографиясенең бер өлеше генә түгел. Биредә ул хезмәт тәрбиясе ала, авырлыкларга биреш­мәскә өйрәнә, кешелеклелек сыйфатлары шунда формалаша.
 
Әтисен ул бик томанлы гына хәтерли. Колхозның ашлык амбары мөдире булып эшләгән Вәкил — тыныч, тырыш һәм бик намуслы кеше — сугыш башланганның иртәгәсендә үк уллары Габделәвәл, Фәрих, Равил, Рафас һәм бишенчегә Рифкать белән авырлы хәләл җефете Хәтмиямал белән хушлашып, кулына корал ала. Авыр яраланып кайтып, дөнья куя. 17 яше генә тулган Габделәвәл дә Украинаны азат иткәндә яу яланында ятып кала. Бу хәлләрдән соң 30 елдан артык вакыт үткәч, Рифкать ул якларда командировкада булганда шундагы кешеләр ярдәмендә абыйсының каберен таба.
 
“Әни, мәктәпнең дүрт кенә сыйныфын тәмамлавына карамастан, гарәп һәм латин имласында язылганны иркен укый, Коръән сүрәләрен яттан белә һәм кичләрен безгә сөйли иде, — дип хәтерли Рифкать Исрафилов. — Аның тормышы безгә чын-чынлап тәрбия мәктәбе булды. Нинди эшне дә чырайны сытмыйча, күтәренке күңел белән башкарырга, бәйрәмнәргә шатланырга өйрәтте. Аның таләпчән, каты куллы булуын да аңлый идек: барыбыз да исән калу өчен шулай кирәк, башкача мөмкин түгел. Ниндидер уңышка ирешелгәндә әнинең йөзе балкый, ул җырларга да ярата иде. Шундый авыр заманда да беребез дә мәктәптә бер генә дәресне дә калдырмады. Барыбыз да тиешле белем, һөнәр алдык. Әни безне кечкенәдән үк тапшырылган һәр эшкә җаваплы карарга, үзаллылыкка, кешелекле, ярдәмчел булырга өйрәтте. Нәкъ менә аның тәрбиясе, гаилә мохите минем шәхес булып үсүемдә хәл­­иткеч роль уйнагандыр”.
Кайбер күренекле хезмәттәшлә­реннән аермалы буларак, Рифкать Вәкил улы үзенең кече ватаны турында бервакытта да онытмый, туган җире, якташлары белән горурлана.
 
Үз авылларында 7 сыйныф тәмам­лаган Рифкать 30 чакрымдагы Олы Ака урта мәктәбендә укый. Ул аттестат алган елда мәктәп тәмамлаучыларны мотлак рәвештә ике ел колхозда эшләтү турында карар чыга. Нәкъ шул чакта ВЛКСМ райкомы секретаре итеп сайланган тарих укытучысы 17 яшьлек Рифкатьне үзенә инструктор итеп чакыра. Егет аңарчы ярты ел клуб мөдире һәм колхозның комсомол оешмасы секретаре булып эшләп алган була. “Син әдәбиятны, сәнгатьне яратасың, концерт бригадалары оештыр әйдә. Без синең белән пионер лагере төзиячәкбез, син шуның белән генә шөгыльләнерсең”, — ди райком секретаре.
Рифкать шуннан соң авыллар буйлап чыгып китә, яшьләргә алда торган бурычлар, ниятләрне аңлата, алар белән репетицияләр ясый. Акча мәсьәләсе хәл ителә. Пионер лагере түгел, ә нарат урманында ул төбәктә балаларны туберкулездан кымыз белән дәвалаучы бердәнбер шифа­ханә төзелә.
 
Тиешле ике елын эшләгәннән соң Рифкать Исрафилов Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт училищесына керә. Анда ике ел укуга Уфа сәнгать училищесы ачыла һәм егет анда 2нче курска кабул ителә. Укуны кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт академия драма театрында актер булып эш башлый. Спектакльләрдә өч ел чамасы рольләр башкаргач, Мәс­кәүгә ГИТИСка режиссерлыкка укырга китә. Данлыклы театр педагоглары Анатолий Эфрос, Андрей Попов, Мария Кнебель, Георгий Товстоногов җитәкчелегендә һөнәр серләрен өйрәнә.
 
Диплом алганнан соң Мәскәүдә калу мөмкинлеге булса да, Рифкать Вәкил улы Уфага — үз итеп өлгергән иҗат коллективына зур планнар белән кайта. Аның хәтерләвенчә, ул кайткан 1973 елда академия театрына тамашачылар аз йөри. Бервакыт аңа сугыш турында спектакль карарга туры килә. Менә бер күренеш: башкорт разведчигы (хатын-кыз!) Гитлер белән аның бункерында сөйләшә. Мондый хәлнең бит булуы мөмкин түгел! Шуңа күрәдер, мөгаен, зал да ярым буш. Исрафилов диплом алды эше итеп Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” пьесасын куя. 20 кич рәттән ул аншлаг белән бара. Диплом эше әзерләргә Мәскәүгә юл тота. Кирәкле материал таба алмагач, ГИТИСтагы остазы Михаил Буткевичка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. “Татар язучысы Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре бар бит, — ди тегесе. — Ул — сезнең әдәбиятның йөзек кашы, заманында 40лап телгә тәрҗемә ителгән, аны төрки халыклар гына түгел, Балтыйк буе милләтләре дә, әрмән һәм грузиннар да, чит илләр кешеләре дә йотлыгып укый торган иде”. “Повесть бит ул!” — дип аптырый Рифкать. “Ә син аңардан инсценировка эшлә!” — ди остаз.
Әйткәндәй, бу әсәргә элегрәк байтак коллективлар, шул исәптән Камал театры да тотынып караган, әмма берни дә килеп чыкмаган. Яшь режиссер җиң сызганып эшкә керешә. Һәм, нә­тиҗәдә, “Тапшырылмаган хатлар” башкорт сәхнәсендә берничә ел рәттән аншлаг белән бара.
Арытаба — Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” повесте буенча спектакль. Янә искиткеч яхшы инсценировка языла. Бу иҗади эш тә сәнгатебез дөньясында олы вакыйгага әверелә. Тамашага халык агылып килә.
 
Ул вакыттагы яшь драматург Флорид Бүләковның “Бибинур, аһ, Бибинур” спектакле дә көтелмәгәнчә зур уңыш казана, Халыкара “Туганлык” фестивалендә “Гран-при” яулый. 1996 елның җәй уртасында драматургка, режиссер Рифкать Исрафиловка һәм төп рольне башкаручы Олег Хановка Русия Федерациясенең Дәүләт премиясе тапшырыла.
 
Рифкать Вәкил улына 24 ел хезмәт салган коллективтан китәргә туры килә. 1997 елның августында ул Ырынбур дәүләт драма театрын кабул итеп ала. Күренекле якташыбызның олы юбилее алдыннан әңгәмә корганда, әлбәттә, Ырынбур тарафларындагы сәнгатькә, хәзер инде ул 24 ел эшләүче театрга да тукталдык.
— Бу шәһәрне дә, аның халкын да яратам, — диде ул. —Театрыбызда көчле, талантлы, фидакарь белгечләр күп. һәркем үз урынында, дияр идем. Өлкәнең мәдәният министры Евгения Шевченко — безнең таянычыбыз. Өлкә җитәкчеләре, шул исәптән губернатор шәхсән үзе дә, театрга йөри, безнең эшләр, проблемалар белән кызыксына. “Шәһәребездә мәдәният процентлар белән билгеләнми, ә кешеләребезнең яхшы кәефендә күренә”, — диләр Ырынбур җитәкчеләре. Шуңа да алар турында уңай сүзләр генә әйтәм.
— Рифкать Вәкилович, Сезгә олы сәнгать юлына басарга ярдәм иткән күренекле шәхесләрне искә алыйк әле.
— Беренче чиратта — югарыда исемнәре аталган ГИТИС укытучылары. Шулай ук СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое Михаил Ульянов белән озак елларга сузылган дуслыгыбыз өчен язмышыма рәхмәт­лемен. Ул Бөтенсоюз Театр эшлек­леләре берлеге рәисе чагында мин дә анда эшләдем. Ул минем туган авылымда да булды. “Сездәге каеннар да безнең яклардагы кебек матур икән”, — дип сокланганы хәтеремдә. Мин Мәскәүгә барганда аның йорты каршысындагы “Минск” кунакханәсенә тукталам, ә Михаил Александрович иртүк шалтырата: “Ботка пеште, өстәл янына рәхим ит!” Иртәнгелекне, гадәт­тә, аларда ашадым. Мин һәрчак аның ярдәмен һәм яклавын тойдым.
— Ырынбур театрына — 166 ел, шуның соңгы 24 елында Сез анда баш режиссер. Яңа коллективка кү­негеп китү ничегрәк булды?
— Электән үк биредә менә дигән режиссерлар һәм артистлар эшләгән. Уйлавымча, режиссер Юрий Иоффе эшләгән еллар театрның алтын чоры булган. Ниндидер күңелсез вакыйга аркасында аңа китәргә туры килгән. Аңардан соң янә кемнәрдер килеп киткән. М. Гафури театрын калдырырга мәҗбүр булганнан соң илнең күп кенә театрларына эшкә чакыру алдым һәм Ырынбурны сайладым. Ул вакытта Уфа сәнгать институтында актерлар төркеме дә укыта идем, ә Уфа белән Ырынбур арасы чагыштырмача якын. Студентларым диплом алганчы ике арада йөрдем. Ырынбурны сайлаганыма үкенмим. Биредә мин очрашкан иң беренче проблема — труппада яшьләр булмавы. Театрдан театрга күчеп йөрүче артистлар күп иде. Үз мәктәбебезне оештырмыйча тотрыклы труппа булдыру мөмкин түгеллеген шунда ук аңладым. Властьларга беренче үтенечем биредә театр факультеты ачу иде. Губернатор да, башка җитәкчеләр дә мине хуплады. Бу факультет хәзер безнең театрны гына түгел, якын тирәдәге башкаларны да иҗади кадрлар белән тулыландырып тора. Хәзер инде коллективта эшләү­челәрнең 80 процентыннан артыгы — Ырынбур институтының театр факультетын тәмамлаучылар.
— Сез килгәндә театрның хәле мөшкел булган, дигәнне ишеткәнем бар...
— Бу хакта җәелеп китеп сөйлисем килми. Хәтеремдә: спектакльләрне яртылаш буш зал карый иде. Әгәр сәхнәдәге вакыйгалар ялган пафоска корылса, тамашачыны җәлеп итеп булмый. Җанлы театр түгел, ә әдәби материалны сөйләү кебек кенә килеп чыга.
 
Артистларга кабат-кабат болай дидем: “Әйдәгез, тамашачыларга без сәхнәдән мәгълүмат бирмик, аларны тетрәндерерлек күренеш эшлик”. Кичерешләр ысулы тудыру турында сөйләштек. Эшләр акрынлап алга китте. “Дон Жуан” спектакле беренче иҗади эшем булды. Актерлар яңа ритмга керде. Зал тула башлады, шуннан “Капитан кызы”н сәхнәләштердем. Бездә күпләр шулай уйлый: театр аякка баса, заллар тула, барысы да тәртиптә икән, димәк, бу һәрвакыт үзеннән-үзе дәвам итәчәк... Моны кораб белән чагыштырыйк: ул яхшы итеп төзелгән, штурвалы ышанычлы, көчле кулларда, көйле генә китеп бара. Аның юлында су асты кыялары, айсберглар очрау ихтималлыгын һәм аларны урап үтәргә кирәклеген чын профессионал булмаганнар белми, әлбәттә. Барысына да әзер булып торырга кирәк.
 
Театрыбызда, гомумән алганда, барысы да көйле, тыныч, артистлар составы көчле. Ләкин шундый хәл дә була: кайбер артистлар репетиция вакытында үзләрен дөрес тотып, сәхнәгә чыккач, үзгәрә дә китә. Артистларга мин һәрвакыт әйтәм: “Иптәшләр, алкышлар — сезнең дошман, чөнки тамаша барганда залда кул чабу спектакльнең структурасын боза. Әгәр баштан ахырга кадәр залда кыштырдаган тавыш та ишетелми икән — бу безнең уңыш. Югыйсә, кул чабулар ишетелү белән кайбер артистлар, тамашачыга ошарга тырышып, әллә ниләр кылана башлый.
— Ырынбур сәхнәсендә куйган спектакльләрегез турында сөйләп үтегез әле.
— Алар барлыгы 20дән артты, һәрберсе күңелемә якын. “Дон Жуан” турында әйттем инде. Уникаль талант иясе Олег Ханов белән А. Стритберг­ның — “Әти”, М. Лермонтовның “Маскарад” спектакльләрен чыгардык. У. Шекспирның “Ричард Өченче”се Олег якташыбызга гомум танылу һәм ил күләмендәге К. С. Станиславский исемендәге премияне китерде.
 
А. Пушкинның “Капитан кызы” повесте буенча спектакль, әлбәттә, безнең театрның визит карточкасы булып тора. Бу әсәргә без ике тапкыр мөрә­җәгать иттек, чөнки ил тарихы һәм халыклар язмышы темасы, идеясе, Пушкин тарафыннан художестволы сурәтләнеше, өстәвенә, Ырынбур тарафларына бәйле булуы белән бу тамаша безнең өчен һәрвакыт мөһим һәм актуаль. Соңгы премьералардан, уйлавымча, Я. Пулиновичның “Эльза җире” кызыклы килеп чыкты.
Мине һәрвакыт яхшы драматургия үзенә җәлеп итә. В. Шукшин, А. Вампилов, Б. Васильев әсәрләре буенча спектакльләр зур иҗади ачыш булды. Репертуардагы күп кенә кызыклы спектакльләр озак еллар барды, кайберләре бүген дә тамашачылар җыя. Ил күләмендәге театр фестиваль­ләрендә безнең берничә спектакль лауреат булды. Ә “Таңнар биредә тыныч...” дигәне Русиядә генә түгел, Франциядәге Марсель шәһә­рендә дә танылу алды.
— Режиссерларны укыта башларга җыенмыйсызмы?
— Русия режиссерлары бары тик Мәскәүдә укырга тиеш, ә башка беркайда да түгел, дигән фикердә мин. Чөнки режиссер һәрчак үзенең остазы янәшәсендә булырга, төрле спектакль­ләр карарга тиеш. Иң яхшы мәктәп әнә шул. Мин монда спектакль кую технологиясенә өйрәтә алам, ә инде режиссерлык фикерләве моның өчен бөтен шартлар булган урында гына үсә ала: Дәүләт Третьяков галереясы, Пушкин музее, яхшы мохит, аралашу. Ни генә дисәк тә, иң яхшы көчләр Мәскәүдә тупланган. Өйрәнергә теләп, миңа килсәләр, үзебезнең театрдан башка нәрсә күрсәтә алмыйм бит инде. Режиссер бит ул күп нәрсәне күрергә, чагыштырырга тиеш. Аларны башка беркайда да түгел, бары тик ГИТИСта гына әзерләргә кирәк.
— Сез үзегезнең режиссерлык ысулыгызны ничек дип билгелисез?
— Анатолий Эфрос бервакыт дәрестә болай дигән иде: “Сәхнәдәге тормыш бераз күтәренкерәк булырга тиеш”. Аның киңәшен тотып һәм үземнең режиссерлык фикерләремә тәңгәл килгәнчә эшлим. Чыннан да, сәхнәдә без гадәттә күреп өйрәнгән түгел, ә башкачарак тормыш булуы зарур.
— Режиссерлык эшчәнлегегез­дәге төп спектакль дип кайсысын атар идегез?
— “Өч сеңел”, “Дон Жуан”, “Әти”... Ниндидер канәгатьлек биргән шул спектакльләрне төп эшләрем дип саныйм.
— Режиссер, “үзенең корабын кая таба алып баруын” чамалап ерак ки­ләчәккә карый аламы? Әллә ул “су асты кыяларына” барып бәрелмәскә генә тырышырга тиешме?
— Бүген дөньяда психологик театрны үстерүгә, тирәнәйтүгә таба хәрәкәт бара. Минем дустым Анатолий Васильев үзенең чыгышында, борчылып: “Хәзер Русиядә дә, тоташ дөньяда да режиссер һөнәренең бәясе төшү күзәтелә. Режиссурага бу һөнәргә өйрәнмәгән кешеләр килә. Еш кына очракта алар — спектакль куярга ашкынучы актерлар”, — дигән иде. Кайберәүләр авангардлык артыннан куа. Әгәр спектакльдә йөрәк тибеше юк икән, теләсә кайсы авангардлык 10-15 минуттан юкка чыга. Актерлык сәнгатенең дә бәясе төшә. Үземә кирәк нәрсәләргә өйрәнгәнмен инде, артыгын белүнең хаҗәте юк дип исәпли кайбер актерлар. Бу нәрсәгә китерә? Традицион психологик театрның күркәм сыйфаты булган рухи байлыкның югалуына, сүз запасының ярлылануына.
 
— Мондый шартларда традицион психологик театр исән калырмы?
— Чын сәнгать, мәдәният, авырлыклар кичереп булса да, яшәр ул. Хәзерге көндә без җанлы кешене, аның мәнфәгатьләрен, проблемаларын санга сукмаган “күмәк мәдәният” дигән нәрсәнең һөҗүменә дучарбыз. Чын рухи байлыклар ялганнары белән алмаштырыла. Кешеләргә ялган кыйммәтләр көчләп тагыла.
Безнең заман да чын талант ияләрен тудырыр әле. Ә моның өчен иҗтимагый мохит җитлеккән булырга тиеш. Безнең ил Пушкин, Достоевский, Чеховның соклангыч мирасына ия. Башка бер ил халкында да шулкадәр байлык юк. Безнең репертуарның 60-70 проценты — классика. Театрыбызны халык ярата, аңа күмәкләп йөриләр.
Театр минем өчен — затлы сәнгать, без аны әнә шундый хәлдә тотарга тырышабыз. Бервакыт Михаил Ульянов, минем бер спектакльне карагач, болай диде: “Спектакль әйбәт, ләкин тупас уйныйлар”. Шул чакта мин безгә фикерләү нечкәлеге, интеллектуаль югарылык җитмәвен аңладым. Һәм, әлбәттә, тормышны белүебез...
 
...Һәр ел саен Рифкать Исрафи­ловның туган көнендә Яңа Мөслим авылында аның дуслары, хезмәттәш­ләре җыела. Гадәттә, ул үзенең туган көнен, ничә яшьтә булуына һәм нинди вазыйфа башкаруына карамастан, кирәкмәгән ыгы-зыгы дип исәпли. Һәртөрле тантаналардан читтә калырга тырыша. Менә аңа 80 яшь тулып килә. Язмышын 60нчы еллардан М. Гафури театры, соңгы 24 ел М. Горький театры белән бәйләгән шәхес әлеге тантаналардан баш тарта алмыйдыр.
Күптән түгел очрашканда туган көне турында сүз чыккач, Рифкать Вәкил улы 50 яшьлек юбилеен искә төшерде: “Көндәгедән иртәрәк тордым, һәрвакыт­тагыча, иң беренче булып хатыным Вера Семеновна, котлап, чәчәк гөлләмәсе һәм истәлекле бүләк бирде. Минем өчен иң кадерле бүләк — аның миңа карата кылган барлык яхшылыгы, ихтирамы, хөрмәте”.

Октябрь Вәлитов,
профессор, философия фәннәре докторы, тарих фәннәре кандидаты, Русиянең югары һөнәри белем системасының шәрәфле хезмәткәре, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе һәм мәдәният хезмәткәре, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: