-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 август 2021, 09:51

Моңлылар да була бәхетле

Рәмилә Газизова, укытучы һөнәрен сайламаса, һичшиксез, җырчы булыр иде.

Моңлылар да була бәхетле
Моңлылар да була бәхетле

Мәктәптән күбәләк кебек очып-уйнап кайтып кергән төпчегенә Җәмига апа иркәләп, яратып карый. Ә Рәмилә шифоньер артын класс тактасы итеп, акбуры белән шунда яза-сыза да башлый. Аннан хас та укытучысы Фируза Хәким кызы сыман, тезеп утыртып куйган укучы-курчакларына дәрес аңлата башлый.
 
Ана кеше: “Кызым, үскәч укытучы булырсың инде. Мин дә шул теләгемне тормышка ашыра алмадым. Иртән мәктәпкә барганда укытучым Алия апаның ап-ак киез итекләре калдырган эзенә туры китереп басарга тырышып атлый идем. Имеш аның эзеннән барсам, һичшиксез, мин дә укытучы булачакмын... Безнең авыр балалык еллары хыялларыбызны тартып алды шул”, – дип, шаулап кайнап чыккан күмер самавырын өстәлгә китереп куя. Төпчегенең урындыкны өй түренә куеп, аңа сәхнә итеп менеп басып, моңлы тавышы белән җыр сузып җибә­рүенә дә өйрәнгән инде ул. Әле генә курчакларына дәрес бирүче, әле генә җырчыга әйләнүче кыз, каз канаты тотып, әнисенә булышам дип, йөгергәли-йөгергәли идән себерергә керешкән. Теремек кызының күңеле тулы гел изгелек булуына сөенеп, юлларыңда яхшы кешеләр генә очрасын инде, моңлы да, бәхетле дә була күр, балакаем, дип ана теләкләрен тели.
 
Үзләренең Мулла авылындагы, кирпечтән салынган ике катлы яңа мәктәпнең беренче чыгарылыш сыйныфы укучысы булган Рәмилә Рәфкать кызы 1986 елда унынчыны уңышлы тәмамлый. Шул ук елны район мәгариф бүлегеннән аны Яңа Мостафа сигезьеллык мәк­тәбенә укытучы итеп җибә­рәләр. Кечкенәдән укытучы һөнәренә гашыйк кыз остазлары Ралия Абдулла кызы һәм Фәрит Сабир улы Кәримовлардан чын педагог булу серлә­ренә зур теләк белән өйрәнә. Ул вакыттагы мәктәп директоры Хәлим Нурисламовның оста оештыручы булуын, таләп­чәнлеген рәхмәт белән кабул итеп, әлеге укытучы­ларның эш үрнәген килә­чәктә үзенең хезмәт тәҗрибәсе нигезе итеп ала. Мәктәптә укыту эшләре белән бергә авылның җәмәгатьчелек, мәдәни-оештыру чаралары да укытучылар иңендә була. Сайлаулар үткәрү, бәй­рәмнәр, Сабантуйлар һәм башка чаралар арасында Мулла авылыннан килгән сәләтле, җырга оста булган Рәмилә бу эшләрнең уртасында кайный. Эшкә башлаганның икенче елында ук Бөре дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Укучыларына карата ихтирамлы, аларны белемле итәргә бар көчен салган Рәмилә Рәфкать кызын балалар да якын күрә.
 
Яңа Мостафа авылының ямьле табигатен, аның халкын да үз итә яшь укытучы. Фатирга кереп яшәгән, инде мәрхүмә Газизә әбекәенең ак яулыклы чын татар әбисе булуына сокланып, әле дә аны рәхмәт сүзләре белән искә ала. Мәүлия апада фатирда торуын да яшьле­генең онытылмас мизгеле итеп сөйли Рәмилә ханым. Туй түрендә дә әниләре белән бер­рәттән утыра Мәүлия апасы. 1990 елда, икесе бергә мәктәптә укыткан шушы авыл егете Илдус Идият улына кияүгә чыгып, Яңа Мостафа килененә әйләнә һәм биредә төпләнеп кала алар. Кечкенә авыл­ның күркәм гаиләсенә әверелеп, заман белән һәрчак бергә атлыйлар. 1992 елны тәүгеләр рәтендә Илдус Газизов фермерлык хуҗа­лыгы оештырып җибәрә. Аерым хуҗалыкның эшен алып бару өчен кыюлык, тырышлык, уңганлык сыйфатлары гаилә башлыгының канында булганлыктан, Рәмилә Рәфкать кызы иренең көченә, аның уңышына ныклы ышана. Үзе дә аңа ярдәмләшеп, язын чәчкеч артына баса, көзен комбайнда ярдәмләшә. Ә инде уллары Алмаз һәм кызлары Айсылу үскәч, алар әтиләренең ярдәмче – уң кулына әверелә. Тире иләргә дә өйрәнә хуҗа кеше, иләнгән тиреләрдән туннар да тегә, капкалар, беседкаларны тимердән бөгеп ясый. Тирә-як авылларда бер бул­ган ике катлы кирпеч өй дә тергезәләр.
 
1997 елдан алып 2007 елга кадәр Рәмилә Газизова Яңа Мос­тафа мәктәбендә директор вазыйфасын башкара. Авылда мәктәп ябылгач, Мамады мәктәбенә йөреп укыта. Әлеге вакытта көн дә авылларыннан килеп йөреп, Борайның 3нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирә. Укучылар­ның психологиясен алга куеп, аны ныклы аңлап, төпле белем биргән бай тәҗрибәле укытучы үз эшенә бүген дә мөкиббән киткән. Гомере буе сәхнәдән төшмәгән, күңел түреннән ургылып чыккан моңы белән тамашачыны әсир иткән Мулла кызына карыйсың да, укытучылык һөнәрен сайламаса, Рәмилә ханым, һичшиксез, җырчы булыр иде, дигән фикергә киләсең. 30 ел буена Илдусына хәстәрлекле хатын, балаларына яраткан әни ул. 23 ел дәвамында бианасы Идая апага булдыклы килен булып, бергә чөкердәшеп яшәделәр. Аның кебек уңган кешеләрнең сирәк булуы турында бирелеп сөйли игелекле килен. Мулла авылында яшәгән әнисе – Җәмига апа да кызы һәм кияве янында кыш чыга. Кызының бәхетенә сөенеп бетәлми. Алмаз – әтисе сыман хезмәтне яратып, үз эшен булдырган егет. Айсылу белән кияүләре Булат Уфада яши, кызлары Мәрьямне үстерәләр.
 
Әллә каян балкып, һәр кешегә ихтирамлы эндәшкән ачык йөзле, киң күңелле Рәмилә Рәфкать кызын аны белгән һәммә кеше сөйкемле, кешелекле дип якын күрә һәм ихтирам итә. Бик бәхетле саный ул үзен. Моңлы кешенең бәхете урап йөрер, дигән сүз белән һич килешми. Гүзәл ханым Рәмиләгә тормышта һәрвакыт җырлап яшәргә насыйп булсын.

Миләүшә Әхмәтҗанова.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: