+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 август 2021, 13:15

Җырлы гомер озын була

Хезмәт һәм сәнгать ветераны Фәрзәнә Галиева иҗат серләре белән уртаклашты.

Җырлы гомер озын була
Җырлы гомер озын була

Фәрзәнә апа Галиева белән танышу очраклы рәвештә булды.
1980 еллар уртасы. Илдә халыкның ачлы-туклы яшәүгә, кибеттәге дефицитка өйрәнеп килгән еллары. Фәрзәнә апа Матбугат йорты каршындагы кибеттә кассир булып эшли иде. Нәрсәнедер мин кергәнче үк, чиратка басып вакыт үткәрүемнән коткарып, алдан алып куйган чакларын да яшермим. Әмма безгә якыннан танышуга икенче нәрсә сәбәпче булды.
Байтак вакыт читтән күзәтеп йөрдем дә, бер килүемдә: “Фәрзәнә апа, касса аппараты тартмасын ачасың да, сатып алучылар булмаганда нәрсәдер язасың, әллә исәп-хисап ике төрле алып барыламы?” – дип шаяртып сорап куйдым. Ул миңа җавап бирмәде, вакыт табып ял сәгатендә кереп чыгуымны сорады.
Аның чакыруына игътибар итмичә, ул очрашуны оныткан да идем инде. Әмма беркөн кибеттә үзе каршыга чыкты. Таушалудан тузып барган дәфтәр сузды. “Укып кара әле, нәрсә әйтерсең?” – диде. Шигырь язу осталыгым булмаса да, фикеремне әйтергә булгач, укыдым. Һәм кассир булып утырган шушы ханымның күңел байлыгын, җыр-моң белән мөлдерәмә тулышкан хисләрен тоеп, кем әйткәндәй, телсез калдым.
Әлбәттә, эш урынында һәркемне мөлаем йөзе һәм игътибарлы карашы белән каршы алучы Фәрзәнә ханымның берничә елдан Гөлшат Зәйнәшева, Бикә Рәхимова, Шәриф Биккол, Нәҗибә Сафина, Марис Нәзиров, Мәхмүт Хөсәен кебек шагыйрьләр белән иҗади хезмәттәшлектә булачагын да, аның сүзләренә һәм көенә язган җырларын танылган артистлар Фәнүнә Сираҗетдинова, Асия Смакова, Ләлә Муллабаева, Римма Ибраһимова башкарачагын, бераздан Фәрзәнә апаның байтак җырларын халык җырчылары Зөһрә Сәхәбиева, Зилә Сөнәгатуллина, Вафира Гыйззәтуллина һәм Әлфия Афзаловаларның үз репертуарларына кертәчәкләрен күз алдына да китерми идем. Аннары җырларының күбесе Башкортстанда һәм Татарстанда киң популярлашып китте.
Фәрзәнә апа соңгы елларга кадәр ике республика арасында дуслык һәм туганлык җырчысы булып калды. Һаман да иҗат дәрте белән яши. Шигырьләр шәлкеме быел “Кызыл таң” гәзитендә һәм “Тулпар” журналында дөнья күрде.
Шагыйрә, үзешчән композитор буларак гәзит укучыларга таныш булса да, өлкән дустыбыз белән ихлас әңгәмә кору теләге күптән туган иде. Фәрзәнә Һидиятулла кызы – бүген “Кызыл таң” кунагы.

– Фәрзәнә апа, Сез иҗатыгыз белән татар дөньясында матур эз калдырган шәхес. Исемегез татар шигърияте антологиясенә кертелгән, ә җырларыгыз Казан радиосының алтын фондында саклана. Берничә китап, ике йөзгә якын җыр авторы да Сез. Белүемчә, иҗатка да бераз соңлабрак килдегез кебек. Әтиегез тирә-якта оста скрипкачы булган, ә әниегез моңлы җырлары белән бөтен авыл халкына юаныч биргән, дип сөйлиләр. Мондый сәләт Сездә кайдан барлыкка килде?
– Сорауга җавапны Чишмә районында урнашкан туган авылым Әминнән башлыйм әле. Кешеләре ифрат уңган, җыр-моң яратучы, дәртле аның. Талант дип әйтә алмыйм, әлбәттә, сәләт мәрхүм әти-әнидән. Әтием кырыктартмачы иде. Тирә-як авылларда халыкка кирәк-ярак өләшүче булып йөрде. Гомере бик кыска булды. Сугышка кадәрле үк фаҗигале рәвештә үлде. Әти мәрхүм булганда иң кече бала Фәриткә нибары яшь ярым гына булган. Әнкәебез 35 яшендә тол калды. Башкача бер генә ир-ат та бусагабызны атлап кермәде. Бишебез дә әнкәебезгә рәхмәтле. 92 яшенә җитеп вафат булды.
Җыр-моңга тартылу кайдан килә, дигән сорауга да җавап гади. Бик бәләкәйдән шуны хәтерлим: безнең өйне авылда нишләптер “штаб” дип йөртәләр иде. Сугыш елларында бездә бәрәңге киптерделәр, кием-салым тектеләр. Фронтка озатасы кирәк-яракны да башта бездә тупладылар. Хәтта авыр елларда аз тәэмин ителүче гаиләләргә төрле “паек”ларны да башта бездә туплап тараттылар. Әнкәйне районда да “фортовая” дип йөрткәннәре хәтердә калган. Әмин авылы Ленинград камалышыннан китерелүчеләрне дә сыендырды. Аларга да ярдәм итә идек.
Җырлы өй дип, безнең йортка гел генә районнан, Уфадан килүче артистлар туктала иде. Әй җырлаталар иде үземне. Күңелгә ошаганнарын отып калырга тырыша идем. Әнкәем сөй­ләвенчә, алар минем артист булырымны юраган. Шуңа да моң ишетсәм, күңелем белән гел генә җырга, бармакларым белән гармун теленә тартыла идем.
– Кайчан гармунда уйный башлаганыгызны хәтерлисезме?
– Бертуган абыем Хәмит бик оста гармунчы иде. Әле бәләкәйсең, күтәрә алмыйсың, дип гармунга якын да җибәрми. Аның өйдән чыгып киткәнен генә көтеп торам. Ә ул гармунын өч метр тирәнлектәге базга бау белән бәйләп төшереп куя торган иде. 6-7 яшьлек кыз өчен нәрсә инде ул баз тирәнлеге?! Баз бәрәңге белән тулы булганда төшүе җиңелрәк. Шунда уйныйм. Кайтканын ишетеп калсам, баздан чыгып өлгерәм. “Телләрен бозасың, тотынма инде”, – дигән кисәтүенә дә карамыйча өйрәндем. Баз өйрәтте.
Ун яшьләр чамасы булгандыр, беркөн Хәмит абыем тирә-якка даны таралган гармун ясаучы Сәйфетдин бабайга барып, миңа дип бер пот арышка тальян гармун сатып алды. Безгә – ишле гаиләгә бер пот арыш зур “югалту” иде. 1943 ел иде бу. Әлбәттә, сугыш барган елда арыш сатып тальян алырга рөхсәт итү әнигә дә җиңел булмагандыр. Менә шулай, чоры авыр булса да, җыр һәм моң белән үстем.
– Сезнең “Искә алсаң” дигән шигырегездә шундый юллар бар:
...Сорамагыз миннән бала чакны,
Кузгалтмагыз йөрәк ярасын,
Чабатаны искә төшерәм,
Икмәк валчыгын да иснәр өчен
Сорап тора идек күршедән...
Тирән хисле юллар. Авыл тормышы, ишле гаиләдә тәрбияләнү Сезнең шәһәргә китүегезгә нинди йогынты ясады?
– Мин авылдан сугыш беткәнгә 10 ел узгач чыгып киттем. Авыл Советыннан шәһәргә китү өчен белешмә алганда рәис, бирүен бирәм, ләкин кире кайтырсың дип ышанам, диде. Яшермим, үз теләгем белән китмәдем. Яшәве дә җиңел түгел иде. Өйдәгеләргә дә, рәискә дә “Уфага үземне эзләп чыгып китәм”, дидем. Тәүдә өс-башымны юнәткәч, бераз ныгынгач, кире кайтырмын, дип уйлаган идем. Әмма язмыш икенчерәк хәл итте.
Уфага VIII сыйныф белем белән 18 яшемдә килдем. Абыем Хәмит тә башкалада үз гаиләсе белән яши иде. Бертуган апам Фәридә миннән алдарак китеп, медицина техникумына укырга керде. Эшкә урнашу авыр. Апам бер табибның гаиләсенә бала караучы итеп урнашырга ярдәм итте. Авылдан яланаяк килгән идем. Әлеге табиб бүләк иткән туфли – үз гомеремдә беренче тапкыр кулга алган аяк киеме иде. Төсе зәңгәр булуы гына ошамады, кара булсын дип, кап-кара кремга буядым. Әкрен генә шулай шәһәр тормышына өйрәндем, үз көчем белән акча алуым шулай башланды.
– Кулга акча керә башлагач гармун сатып алу теләге тумадымы?
– Анысы инде онытылмаслык үзе бер тарих. Абыемнар белән өчкатлы баракта яшим. Бездән түбән катта Әнвәр исемле егет яши. Кушнаренко райо­нының Иске Кормаш авылыннан иде үзе. Ул да җыр ярата, тик гармунда уйный белми. Безгә кереп йөри торгач дуслаштык. 19 яшемдә аңа кияүгә чыктым. Еш кына дуслар, туганнар кунакка чакыра. Кемдә гармун күрәм, уйнамый кайтып китмим. Әнвәр бу хәлне күзәтеп йөргән дә, үземә гармун алып бирергә булды. Хәлле дә яшәми идек, әмма өебездә гармун бар иде. Беренче тапкыр ул башкаладагы хәзер “Главпочтамт” урнашкан радиостанция редакциясенә алып барды. Җырлап та кайттым әле анда. Ә авылга кайтсаң, бар дөнья онытыла. Әлек безнең Әминдә гармунчы абыйлар күп иде. Безнең өйгә җые­лышып, озын сәкегә тезелешеп утыралар да, таң атканчы җырлап гармун тарталар. Мансур Габбасов, Рәзит Әминев абыйларны әле дә хәтерлим. Сугыштан кайтмаган Әмин гармунчыларын мин алыштыра башладым.
– Кулга гармун эләккәч, Уфа шәһәре Сезгә зур сәхнә кебек тоел­гандыр инде?
– Гармун тартып кына яшәп булмый инде. Кичке укуга йөреп, XI сыйныфны тәмамладым. Әнвәр эшкә урнашуымны теләмәде. Көнчеллеге дә булгандыр. Кыскасы, без алты ел бергә яшәгәннән соң аерылыштык. Ике кыз үстерә идек инде. 1955 елда – Әлфия, 1956 елда Резеда туды. Алгарак китеп шуны да әйтим әле, әтисез калсалар да кызларым бәләкәйдән үк эшкә өйрәнеп үстеләр. Ике бала белән калдырып, Әнвәрнең ташлап китүен бик авыр кичердем. Шулай да үкенмим. Кул күтәргән чаклары да еш булды. Кызганыч хәл, үзе дә бик җәфаланып үлде. Әмма каенанамны ташламадым. Ирем мәрхүм булгач ун ел безнең белән яшәде. 83 яшендә дөнья куйды. Азаккы сәгатьләренә кадәр кадер-хөрмәтебездән ташламадык...
Ике кызым да һәрвакыт “әниебез” дип кенә торды. Икесе дә тормышта үз юлларын тапты. Резедам ике югары уку йортын тәмамлады, хәтсез еллар сәнәгать өлкәсендә эшләп, хаклы ялга чыкты. Халык медицинасы, медитация серләре, психология белән кызыксына. Киявем инде байтак еллар элек үк “безнең әнигә җыр-музыка дөньясы якты кояш кебек кирәк”, – дип заманча аппаратуралар бүләк итте. Хәзер үзем язган көй-моңнарны тасмага яздырам, дусларыма тыңлатам. Җыр сөючеләр дә яратып кабул итә шикелле.
– Сездә иҗат дәрте кабызган, җыр-моң дәрьясына алып керүче сукмак кибеттән башланды, дип әйтсәк дөрес булырмы, Фәрзәнә апа?
– Кассада сатып алучыларны хезмәтләндергәндә дә күңелдә шигырь, йөрәктә моң туа ала икән. Хәтеремдә, 1985 елда авылга бер кайтуымда дәфтәргә язган шигырьләремне тупладым да, Чишмә район гәзите редак­циясенә алып бардым. “Бик матур телдә язылган. Тик шигырь булып өлгермәгән, артык сүзләр күп, чын шагыйрьләр нәрсә дип әйтер”, диде миңа баш мөхәррир Мөфәррахов. Ул бит язма дип әйтмәде. Язуны ташламаска кирәк, дип, җитдирәк уйланып яза башладым.
Кибеттә еш кына билгеле әдибә Фәния Чанышеваны күрә идем. Шигырьләремне күрсәтергә булдым. “Укырмын, ләкин төзәтә алмам, Фәүзия Рәхимгуловага күрсәтеп кара әле”, диде. Әнә шулай чын шагыйрьләр белән аралаша башладым. Ул мине “Башкортостан кызы” журналының баш мөхәррире Гөлфия Юнысова белән таныштырды. Анда мине “күтәреп” алдылар.
Ә җыр яза башлавымның сәбәбе икенчерәк. Кибеттә кассир булып эшләгәндә Аллаһның рәхмәте, гел генә күңелемә яңа көйләр килүен тойдым. Кыюлыгым җитеп, танылган композитор Роза Сәхәветдинова янына бардым. Иҗатташ дуслар булып киттек. Шунда үземә зур ачыш ясап кайттым. Көйне нотага гына салып түгел, магнитофон тасмасына яздырып та саклап була икән. 1990 еллар башында беренче тапкыр “Әмин авылы” вальсын яздым. Аны магнитофонга күчердек. Ни хәл итәсең, нотаны өйрәнә алмадым. Шулай, ике йөзгә якын җырым бары тик “тасма юлларында” саклана. Язмышыма рәхмәтлемен. Озак еллар дәва­мында башкалабыз мәдәният йорты сәхнәләрендә пар былбыллар кебек чыгыш ясаган Нәдимә һәм Рәиф Ихсановлар белән озак вакыт иҗади дуслыкта булдык. Нәдимә байтак кына җырларымны иң беренче булып халыкка җиткерүче җырчы иде. Берничә ел элек якты дөньядан вакытсыз китеп барды. Кызы Айгөл дә – моң иясе. Ихсановлар мине үзешчән композитор буларак зур сәхнәгә менәргә сукмак салган дусларым.
– Мин Сезнең “Кызыл таң”га еш килеп йөрүегезне, андагы журналистлар белән аралашып яшәвегезне хәтерлим әле.
– Элек республикада, районнарда милли төс алган чаралар, бәйрәмнәр ешрак һәм, ничектер, дәрәҗәлерәк үтә кебек иде. Аларның күбесе “Кызыл таң” гәзите белән бәйле булды. Мин әле дә ул елларны, “Кызыл таң”чы журналистларны сагынып искә алам. Венера Нәбиеваның Казанда билгеле җәмәгать эшлеклесе, публицист Дания Шәрифуллина белән дуслыгы миңа тугандаш республика сәхнәсенә юл ачты. Алар ярдәме белән зур тарихлы “Сөембикә” журналы белән таныштым. Алар биредә берничә тапкыр иҗат кичәләремне үткәрде. Хәтта бер очрашуда җырларымны тыңлагач Роза Туфитулова: “Казанга кабат Сара Садыйкова кайтты”, – дип әйтте. Бу минем өчен иң зур бәя булды. Фәрит Габдерәхим киңәше белән Казанга баргач, Татарстан китап нәшрияты мө­хәррире Бикә Рәхимова белән таныштым, иҗатташ дуска әверелдек. Бер сүз белән әйткәндә, миңа татар дөньясындагы олы шәхесләр белән тыгыз элемтәдә дусларча аралашып яшәү бәхете тиде. Рафаэль Ильясов, Гөлшат Зәйнәшева, Нәҗибә Сафина белән очрашулар һаман да хәтер сандыгында матур истәлек булып саклана. Казан белән дуслыгым турында сүз чыкканда, шуны да әйтергә телим. Үзешчән композитор буларак мине нәкъ Казан “ачты”. 1993 еллар иде. Бер баруымда Татарстан радиосына алып килделәр. Танылган әдибә Шәмсия Җиһангирова җырымны тыңлаганнан соң, әйдәгез әле, Рафаэль абый янына кереп чыгабыз, дип алып китте. Татарстан дәүләт радиосында музыкаль тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире Рафаэль Ильясов белән шулай таныштым. Берничә җырымны тыңлагач, тасмага яздырып алып калды. Бөтенрусия яшь композиторлар конкурсы үтә, катнашыгыз, диде.
Берничә көннән Казаннан хәбәр килде, җырыгызны радиодан тапшырабыз, тыңлагыз, диделәр. Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган “Тургай гөле” дигән җырымны танылган опера җырчысы Зилә Сөнәгатуллина башкарды. Үземә дә көтелмәгән шатлык булды ул. Бу конкурста миңа беренче урын бирделәр. Мондый җиңү инде миңа иҗат дәрте һәм танылу гына түгел, ә зур сәхнәгә беренче адымнар да булды, дип уйлыйм. Бу вакыйгадан соң Гөлшат Зәйнәшева, Әлфия Афзаловалар белән дуслык ныгыды. Алар хәтта берничә тапкыр махсус рәвештә Уфага – безгә кунакка да килделәр. Менә шулай, ничектер, үзешчән композитор һәм шагыйрә буларак мин Татарстанда ныграк танылдым. Әйткәндәй, туган авылым Әминдә узган юбилеемда билгеле әдибә Нәҗибә Сафина: “Хатын-кызлар арасында үзе шагыйрь һәм композитор булучылар бармак белән генә санарлык, шуларның берсе – Сез”, — дип зур бәя бирде.
“Кызыл таң”чылардан Рәшит Гатауллин, Фәния Габидуллина, Зәрия Хәсәнова, Рим Идиятуллин, Фәрит Фаткуллиннарга рәхмәт­лемен. Алар заманында һәркайсы иҗатыма дөрес бәя биреп, киңәшләре белән ярдәм итте.
Башкортстан радиосында легендар дикторлар Әхәт Мортазин белән Лира Фәйзуллина оештырган музыкаль тапшырулар да иҗат сандыгымда матур сәхифә буларак саклана. Ә Башкортстан телевидениесендә “Рәйхан” тапшыруында берничә тапкыр кунак булдым. Боларның һәммәсен дә югары бәя буларак кабул итәм.
Форсаттан файдаланып, иҗади дусларым арасында киңәшләре белән ярдәм итүче каләм осталары Мөнир Вафин, Фәнизә Гыймадиева белән Индира Муллаяновага да рәхмәтемне җиткерәсем килә.
– Фәрзәнә апа, күз тимәсен, Сез һаман да иҗат дәрте белән янасыз, хәтерегезнең камил булуы соклану уята. Дөнья күләмендә таралган куркыныч чирләр сүрелгәч, Сезнең, “Кызыл таң” редакциясенә барып, тальянда уйнап кайтам әле, дип вәгъдә бирүегез дә куандыра. Шулай да мин күпләрне кызыксындырган бер сорауны бирмичә булдыра алмыйм. Матбугатта гына түгел, сәхнәләрдә дә Сезнең ике дистә елга якын күренмәвегезнең сәбәбе нәрсәдә, сер булмаса?
– Кызыксынучылар, хәтта югалтучылар булуын ишетү куанычлы, әлбәттә. Димәк, онытмаучылар да бар. Әмма, кем әйтмешли, дошманнар шатланмасын: шигырь язуым туктамады. Яңа җырлар да өстәлеп тора. Беләсезме, иҗат утында янып бер “кабынган” кешене туктатып-тыеп булмый. Хәтта вакытлыча да. Заманында башкала сәхнәләре дә безгә тар кебек иде. Әмма минем яшьтә хәзер алай йөрү килешми дә торгандыр. Яшь талантлар, җырчыларга юл ачылырга тиеш. Хәзер инде тыйнаграк булырга кирәк, дигән фикердәмен. Иҗат дәртем элеккечә үк. Яңа китапка яңа шигырьләремне туплый башладым. Бүлмәдә сез игътибар иткән тальянга да тузан кунмый. Уйныйм. Җырлыйм. Ә җыр-моң белән яшәгән кешенең күңеле пакъ һәм саф, уйлаган ниятләре изге була. Иҗат дәрте сүрелмәвенең дә, Ходай бүләк иткән озын гомернең сере дә шуңа бәйле дип уйлыйм мин.

Олег Төхвәтуллин
әңгәмәләште.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: