+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 август 2021, 12:40

Җирдә кабынган йолдыз

Танылган шагыйрә, күренекле журналист Зөһрә Котлыгилдинага – 70 яшь.

Җирдә кабынган йолдыз
Җирдә кабынган йолдыз

Бөек үзбәк шагыйре Алишер Нәваи: “Исеме онытылмаган кеше – иң бәхетле кеше” дип әйтеп калдырган. Республикада армый-талмый хезмәт куйган, үз исемен үзе булдырган, башкаларга үрнәк бул­ган шәхесләребез бихисап. Шуларның берсе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге республика Хөкүмәте премиясе лауреаты, танылган шагыйрә, 50 елдан артык гомерен матбугатка багышлаган күренекле журналист Зөһрә Котлыгилдина.
Зөһрә апа дигәндә, кечкенә буйлы, тынгы белмәс теремек ханым күз алдына килеп баса. Аның бар җиргә дә өлгерүенә хәйран калырлык. Вакытлы матбугатта әледән-әле язмалары басылып тора, телевидение тапшыруларында катнаша, китап бастыра, бакчасында җиләк-җимеш үстерә һәм башкалар. Сөйләшүебез шулар хакында.

“Журналистларның әнкәсе”

Зөһрә апаны күпләр “журна­листларның әнкәсе” дип йөртә. Моның сәбәбе – аның “Башкортостан пионеры”нда (хәзерге “Йәншишмә” гәзите) “Яшь хәбәрче мәктәбе” оештырып, башлап язучыларга журналистикада беренче адымнарын ясарга ярдәм итеп, әдәби иҗат юлына алып чыгуында.
– “Яшь хәбәрче мәктәбе”н оештырып, башлап язучыларны дәрт­ләндергәч, әй актив язышты алар! Редакциягә көн дә хатлар өелеп килә иде. Мин аларга җавап язам, бастырырдайларын эшкәртеп бирәм. Яшь хәбәрчеләрнең күпләре белән якыннан дуслаштык. Алар миңа үзләренең мәхәббәт серләрен дә сөйли иде, хәтта.
Илеш районының Карабаш авылы кызы, талантлы яшь хәбәрче Ирина Закированы мәктәпне тәмамлагач та редакциягә эшкә алдык. Аның туен, хәтта, редакциядә үткәрдек, дияргә дә була. Кызганыч, ул журналистика юлыннан китмәде.
Армиягә киткән егетләр белән дә бәйләнеш тотып, аларга үземчә киңәшләр биргән булдым, яңа чыккан китапларны җибәреп тордым. Яшь хәбәрчеләр дә миңа карата ихлас булды... Бер көн эштә кич калып утырганда, редакциягә чәчәкләр тотып Борай районының Ваныш авылыннан язышкан Гемир Нуртдинов килеп керде. Армиядән кайтышлый ук хәл белүе икән. Ул озак еллар инде Борай районы хакимиятендә эшли, – ди Зөһрә апа.
Бу мәктәпне узган берничә дистә каләм тибрәтүче киләчәктә үз һөнәре итеп журналистиканы сайлады. Яшь хәбәрчеләр арасыннан төрле җитәкче вазыйфалар биләүчеләр дә бихисап. Мәсәлән, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев – Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты. Аскын районы хакимияте башлыгы булып эшләгән, безнең арадан бик иртә киткән Ришат Дихин да яшь хәбәрче мәктәбен узган иде. Матбугат өлкәсендә эшләүчеләрне санап та бетерерлек түгел. Алар – баш мөхәр­рирләр, төрле исем-дәрәҗәләргә лаек булган фән кандидатлары, әдәби һәм журналистика өлкәсендәге премия лауреатлары. Зөһрә апа бүген дә республикадагы байтак матбугат басмаларында, радио-телевидениедә хезмәт салучы бихисап журналистларга акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора.
– “Йәншишмә”нең яшь хәбәрче мәктәбен үткән укучылар арасыннан журналистиканы киләчәк язмышы итеп сайламаганнар да үз һөнәре буенча мәктәпләрдә укучыларны матбугатка җәлеп итү буенча бик зур эш башкара. Алар яшь хәбәрчеләр түгәрәкләре оештырып, укучыларны язышырга өйрәтә, – ди Зөһрә апа. – Бер генә мисал китерәм. Туймазы районының Ярмөхәммәт авылыннан Ләлә Хә­сәнова шундый актив булды, аңардан редакциягә хат килмәгән көн булмагандыр. Университетны тәмамла­ганнан соң, үзләренең районының Бишкурай авылында укыту белән беррәттән мәктәптә яшь хәбәрчеләр түгәрәге оештырып, матбугат белән бәйләнеш урнаштырды. Үзенең улы Азамат Авзалов актив язышкан өчен “Йәншишмә” гәзитенең Габидулла Зарипов исемендәге премиясенә лаек булды. Икенче улы Айзат та яшь хәбәрче иде, еш язышты. Хәзер Айзилә исемле кызы гәзит үткәргән бөтен конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый. Шул ук мәктәптән Ландыш Рамазанова гәзиткә язышып та, язылып та төп бүләк – велосипед отты. Бишкурайдан язышучылар бик күп. Ләлә Фәнүр кызы безнең эстафетаны урында дәвам итә.
Әле төрле тарафларда яшәүче, төрле еллардагы яшь хәбәрчеләрдән сәламнәр, рәхмәтләр килеп тора. Онытмаганнары өчен үзләренә дә рәхмәт.

Уйлы-моңлы иҗат

Зөһрә Котлыгилдина әдәбиятка узган гасырның 70нче елларында килә. Шигъри, чәчмә жанрларда иҗат итә. “Уелам уйларымнан”, “Шәфәкъ нуры” җыентыкларында шагыйрәнең яшәү мәгънәсе, язмыш хакындагы шигъри уйланулары чагылыш таба. Зөһрә Котлыгилдинаның күпчелек ши­гырьләре үзенчәлекле лиризмы, халыкчан теле белән аерылып тора. Аның бик күп шигыренә көйләр языл­ган. Бигрәк тә шагыйрәнең танылган композитор Салават Низаметдинов белән иҗади дуслыгы нәтиҗәле була.
“Әнием сөенече” китабы белән әдип үзен башкорт балалар прозасы өлкәсендә уңышлы иҗат итүче хикәяче итеп таныта. “Витамин кайда үсә?” китабында да балалар өчен хикәяләр һәм шигырьләр бирелгән. Бер-бер артлы “Шәфәкъ нуры”, “Җырчы гөлләр”, “Күзләремә кара” “Ялан чәчәкләре”, “Миләш тәл­гәшләре” (бертуган апасы Миңлегөл Хисамова белән берлектә чыгарыл­ган), “Уртак язмыш” шигырь җыен­тыклары чыга. “Тамырларым — җирдә, җаным – күктә” китабында иҗади портретлар, очерклар, интервьюлар тупланган. “Хан сүзеннән югарырак Әдип сүзе” интервьюлар, мәкаләләр җыентыгы – Зөһрә Сәлимҗан кызының ире, танылган журналист һәм шагыйрь Нияз Мәһәдиев белән уртак җыентыгы. Зөһрә Котлыгилдина “Сугыш балалары – тарих яралары”, “Сугыш яралаган балачак”, “Сугыш балалары сөйли” документаль публицистика китаплар авторы да.
Дистәдән артык китап, йөзләгән җыр тексты авторы буларак, ул үз иҗаты турында болай ди: “Әлеге көндә бер китабым да, җырым да юк кебек. Миннән китте, димәк, ул – халыкныкы, башкаларныкы, минеке түгел”.
Зөһрә апа әйтүенчә, аның иҗат чишмәсе ургылып чыга башлаган мәлендә гади халык тарафыннан шигырләренең яратып кабул ителүе үзенең көченә ышанычын арттырган, аңа канатлар куйган.
– Миякә районының Җилдәр авылында яшәүче Рәйсә апа Җиһаншина миңа хатлар язды. Ул үзе дә шигърияткә гашыйк җан буларак, минем иҗатка бәя биреп, күңелемне күтәрә иде. Вакытлы матбугатта басылган беренче шигырь шәлкемнәрем чыкканнан алып, ул аларны гәзиттән кисеп алып, альбом ясап барган. Бу – искиткеч хәл бит. Хәзер инде заманалар үзгәрде, халык социаль челтәрләргә күчте. Шулай булса да, әлеге көндә дә шигъриятемне яраткан, аны халыкка җиткерүчеләр бар. Шундыйларның берсе – Әбҗәлил районыннан журналист Рәхимә Мусина. Ул “ВКонтакте” да минем иҗатка багышланган төркем ачып, шигырь­ләремне, минем сүзләргә язылган җырларны куеп бара, халыкка таныта. Шундый иҗади күңелле кешеләр булуы – үзе бер шатлык, сөенеч, – ди шагыйрә.
Зөһрә Котлыгилдина – Баязит Бикбай, Рәми Гарипов исемендәге әдәби, журналистларның Шаһит Ходайбирдин исемендәге республика Хөкүмәте премияләре лауреаты. 2005 елда Башкорт эстрадасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен ул “Бәллүр сандугач” премиясе белән бүләкләнгән. Ул, шулай ук, Башкортстан радио­сының “Юлдаш җыры” лауреаты да.

Тарихта калырдай китаплар

“Сугыш балалары – тарих яралары”, “Сугыш яралаган балачак”, “Сугыш балалары сөйли” – бу китапларны язарга Зөһрә Котлыгилдина 30 ел гомерен багышлый. Беренче китабын ул әнисе соравы буенча яза башлый. Туган авылындагы апа-инәйләренең истәлекләрен яза, туплап, китап итеп бастыра. Беренче китабын ул әнисе белән әтисе рухына багышлый.
Икенчесенә тотынырга сугыш балалары үзләре мәҗбүр итә: “Без исән чакта хатирәләребезне язып алып калыгыз”, – ди. Арытаба өч китап – өч томлык булсын инде, дип тагын эшкә алына. Соңгы китабын Зөһрә апа ире Нияз Бикҗан улы рухына багышлый, чөнки ул вете­раннарның хатирәләрен җыярга, бергә юл йөрергә ярдәм итә.
– Бу китапларны язганда бихисап кешеләр белән очраштык, таныштык, сөйләштек. Аеруча исемдә калган очрашулар да булды. Мине бер вакыйга уйландыра. Кайбер ветераннар үзләренең әниләренең башак урлаган өчен төрмәдә утыруы хакында әйтми калдырды. Халыкта һаман да курку тойгысы яшиме? Белмим. Ә бит заманы шундый булган. Бер уч бодай башагы өчен биш елга төрмәгә утыртканнар. Бу – хакыйкать. Бу – тарих. Аны яшереп кенә үткәннәрне үзгәртеп булмый. Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында яшәүче Миләүшә апа Мостафина бу хакта яшерми сөйләде. Сугыштан соң да 1946 елда (хәтта көненә кадәр хәтерли, 12 август) 500 грамм ашлык өчен әнисен 5 елга хөкем иткәннәр. Ул чакта алар Кушнаренко районының Купай авылында яшәгән. Америка паегын ашап, 3 яшьлек сеңелләре үлгән. Әнисе Черниковкадагы 7нче колониядә 7 мең хатын-кыз арасында утырган. Миләүшә яхшы укып, арытаба документларын Кушнаренко педучилищесына тапшырса да, белем алалмый. Җәен – биштәр асып, кыш, чанага салып, аена ике тапкыр җәяүләп Уфага әнисенә бәрәңге илтеп бирә. Кыз шуның белән әнисен үлемнән коткарып калган.
Язып алгач, мин ул язманы Миләүшә апаның улына – ул чактагы Уфа шәһәре башлыгы Өлфәт Мостафинга күрсәттем. Өлфәт Мансур улы әнисе сөйләгәннәрнең четерекле урынын сызып ташлар, дип көтсәм дә, ул бер генә сүзен дә, хәтта өтерен дә үзгәртмичә, кире кайтарды. Менә ул хакыйкатькә хыянәт итмәү, булган хәлләрне матурлап, бизәп, шомартмый күрсәтү үрнәге. Кешенең югары әхлакый, намуслы булуы хакында да сөйли бу мисал. Өлфәт Мансур улының җаны җәннәттә булсын. Миләүшә апага Ходай сабырлык бирсен, – ди Зөһрә апа.
Әйе, бу китапларда – илебез һәм гади кешеләр язмышы. Аларда – Башкортстанның сугыш чорындагы тыл тормышы, тарихи китапларга кермәгән һәр гаиләнең ничек яшәгәне күрсәтелгән. 300дән артык ветеран белән сөйләшенгән. Өченче китапка гына 29 район вәкилләре кергән. Чиләбе, Самара өлкәләре, Татарстан, Үзбәкстан, Казахстанда яшәгән кешеләрнең тормышы да чагылдырылган. Бу тарих – мәңгелек. Болар – документ.
Сугыш балалары турындагы китап геройлары белән Зөһрә апа әле дә бәйләнеш тота.
– Ленинград блокадасын кичергән Шакира Бикбулатова, Лира Дәүләтова “Син хәзер безнеке!” – дип, гел шалтыратып хәл белешеп торалар, бәйрәм белән котлыйлар. Затон бистәсендә яшәгән Кушнаренко районыннан Рәйсә Абъяпарова: “Безне онытма, килеп йөр”, – дип озатып кала, – ди Зөһрә апа.
Ул үзе дә аларны онытмый, 9 Май – Җиңү көнендә, Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга радио, телевидение тапшыруларында катнаштырырга ярдәм итә. Куергазы районыннан 3 сугыш баласын “Алтын тирмә” тапшыруына чакырып, катнаштыра, күчтәнәчләр биреп, озатып кала. Уфадан – Альбина Исхакова, Булгаководан – Рәймә Исламова, Факыя Шәрипова, Миңневәрә Таһирова, Йомабикә Кирәева һәм башка күпләр белән тыгыз бәйләнештә яши Зөһрә апа.
Сугыш балалары әдибәнең бу эшен арытаба да дәвам итүен тели, адреслар тәкъдим итәләр.
– Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстанга эвакуация белән килеп, монда яшәргә торып калучылар да, Ленинград блокадасын киче­рүчеләр дә, бар әле, шөкер. Сугыш булган җирләрне аякка бастыруда катнашучыларның да истәлекләрен язып чыгарырга мөмкин. Республика Башлыгы Радий Хәбировның башлангычы белән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туганнар да хәзер сугыш балалары исәбенә керә. Аларның да балачагы хәсрәтле бул­ган, авыр тормышта, юклыкта, ятимлектә үткән. Сугыш беткәч тә яшәү җиңел генә булмаган бит әле. Аларның хатирәләре дә тетрәндергеч булыр иде. Сәламәтлек һәм гомер булса, вакыт җитсә, бәлки, бу изге эшне дәвам итәрмен дә... Әлегә шул өч китапны урыс телендә чыгарырга иде. Икесе тәрҗемә ителгән инде. Чиратта – өченчесе. Тик кайчан, ничек, кайда чыгарырга – монысы катлаулы мәсьәлә, – ди Зөһрә апа.


“Бай бакча”


Зөһрә Котлыгилдина ире Нияз Мәһәдиев белән бергә Башкортстан юлдаш телевидениесе каналында “Бай бакча” тапшыруын алып барганда, зәңгәр экраннар алдында утырган меңләгән тамашачының күңелен яулады.
“Бу тапшыруга ничек килеп эләктегез?” – дигән сорауга ул болай җавап бирде:
– Берничә ел элек телевидениегә бакча турындагы бер тапшыруга чакырганнар иде. Ирем Нияз белән икәүләп шунда 16 төрле җимеш-җиләкне стаканнарга салып алып бардык. Өч төрле карлыган – ак, кызыл, кара, өч төрле крыжовник – яшел, алсу, көрән, өч төрле слива – зәңгәр, сары, кызыл, өч төрле җиләк – яланныкы (ул да безнең бакчада үсә), каен җиләге, бакча җиләге, ирга, зелпе, чия, гөлҗимеш... Моңа барысының да исе китте. Бәлки, хәтерләрендә калдырганнардыр... Гыйнвар аеның бер көнендә тележурналист Рәйсә Абдуллина урамда безне күреп, “Бай бакча” тапшыруын алып барырга тәкъдим итте. Ике ел алып бардык. Халык безне нык яратты. Бигрәк тә, юморга бай Ниязны ошаттылар.
Ә инде телевидениенең көче зурлыгын без “Бай бакча” тапшыруында алып баручы буларак чыга башлагач татыдык. Күпләр күреп, таный башлады. Урамда туктатып, бакчачылык буенча киңәшләр дә сорыйлар иде. Юкса, без Нияз белән икебез дә ул тапшыруга килгәндә, инде танылу алган кешеләр идек.
...Бакча эшенә ир кешенең кул көче кирәк шул. Әле менә майдан бирле бакчада йөрсәм дә, әллә ни кыйрата алганым юк. Бөтен үсентеләр, яңгыр яумагач, эсселектән көеп бетте диярлек. Ә чүп үләннәре, әрсез кешеләр кебек, басып алды... Шулай да, безнең бакчада бөтен дару үләннәре үсә. Иртә яздан тузганак җыеп, аңардан ел да бал эшлим. Май аенда карлыган, кура җиләге, чия һәм башка агач-куак яфракларын җыеп киптерәм. Шуннан сары мәтрүшкә, зәңгәр мәтрүшкә (аны үзебезнең туган яктан – Куергазы районының Ялчыкай авылыннан алып килеп утырткан идек), тукранбаш, җиләк яфрагы, бөтнек, әрем кебек үләннәрне җыям. Гомумән, май-июнь айларында мин шифалы үләннәр җыю белән мәшгульмен. Уфа районының Таптыково авылы яныннан кияү үләне (чабрец), Чишмә районының Енгалыш авылына барып боланут, кырлыган (иван-чай), юкә чәчәге җыеп кайттым. Кыш буена үлән чәйләре генә эчәм. Хәтта бер салганда унга якын төрен салам. Кап-кара булып чыга. Бакчадагы күрше Әфизә апа аптырап, чәйгә акча тотмыйсың икән, экономия була, ди. Ә мин экономия турында бервакытта да уйламыйм, табигать биргән байлыктан шифа, сихәтләрен күрәм, Аллаһка шөкер.

Бүләккә – ручка

Һәр кешенең нинди дә булса яратып башкарган шөгыле була. Зөһрә апада да андый шөгыльләр берничә. Беренчедән, ул бик күп укый. Шулай ук, сканворд, кроссворд, кейворд, ключвордлар чишәргә ярата.
– Бер башласам, туктый алмыйм. Бу шөгыль башны эшләтергә, хәтерне тутыктырмаска, сүзләрне искә төшерергә, яңаларын белергә, гомумән, күңелсез уйлардан арынырга ярдәм итә, – ди ул.
Тагын бер шөгыле – ул соңгы биш-алты елда ручкалар җыя. Аның бу үзенчәлекле коллекциясендә 100гә якын ручка бар.
– Элек язу машинкасында оста гына баса идем. Компьютерда өйрәнүе, бәлки, кыен да түгелдер, әмма миңа ручка белән язарга рәхәт. Әйткәндәй, “Сугыш балалары сөйли” китабын әзерләгәндә 300дән артык ручка бетергәнмен. Язганмын да сал­ганмын бер урынга, азак санап карасам, үземнең дә исем китте. Гомумән, ручкаларга карата минем ихтирамым зур. Яшел паста белән яза башласам, бөек шагыйрь Хәсән Туфанны искә алам. Ул да яшел төстәге пасталы ручка белән язарга яраткан, дип укыганым бар иде. Минем кулдан язганны белеп, дуслар, туганнар чит якларда булганда төрле матур сувенир ручкалар алып кайтып бүләк итә башлады. Кытай, Мисыр, Франция, Америка, Англия, Германия, Кипр, Тунис, Төркиядән, Русия шәһәрләреннән, Уфадагы төрле оешмаларның ручкалары бар. Минемчә, язучы кешегә иң кирәкле әйбер, ул, әлбәттә, ручка. Гомерем буена кулыма каләм тотып язышкан кеше буларак, каләм­дәшләремә үзем дә аларны бүләк итәргә яратам, – ди Зөһрә апа.

Иҗади гаилә

Котлыгилдинаның гаиләсе иҗат кешеләреннән тора. Ире Нияз Мәһәдиев – күренекле журналист һәм шагыйрь иде. Улы Азамат та әти-әнисе юлын сайлаган. Ул үзе бу хакта шушыларны бәян итте:
– Тормыш иптәшем Нияз язганнарын бастырырга ашыкмады. Язганыңны башка кешеләр укысын өчен матбугатка тәкъдим итү – үз балаңны детдомга биргән кебек була. Күңелемдәгене ак кәгазьгә төшердем – миңа шул җитте, дип әйтә иде. Вафатыннан соң “Агыйҙел”, “Бельские просторы” журналларында, “Киске Өфө”, “Йәшлек”, “Йәншишмә” гә­зитләрендә хикәяләре, шигырьләре басылды, радиодан яңгырады. Укучыларга ошады. Бер генә китабын чыгарып өлгерде. Шуның белән талантлы шагыйрь икәнлеген күрсәтте.
Шулай ук, журналистика өлкәсендә дә үзен шәп каләм остасы, сәләтле оештыручы итеп танытты. “Совет Башкортостаны”, “Известия Башкортостана”, “Йәшлек”, “Комсомольская правда”, “Аманат” басмаларында эшләде. “Оран”, “Территория города”, “Халык сүзе” кебек гәзитләрне башлап чыгарды. “Ростехнадзор регион”, “Новая экономическая газета” кебек урыс телендәге басмаларда хезмәт куйды.
Иҗатын туплап, “Бүленми икән йөрәк” җыентыгын әзерләдем.
Кызганыч, сәламәтлегенә дә, иҗатына да игътибарлы булмады шул. Каһәрле чир – инсульт өч көн эчендә алып китте...
Улыбыз Азамат та журналистиканы сайлады. Әле ул “Уфаводоканал” оешмасында матбугат секретаре булып эшли. Бәләкәйдән башкортча да, урысча да шигырьләр язды. 4 китабы чыкты. Әлегә тайм-аут алды. Киләчәктә барыбер иҗатка кайтыр, дип уйлыйм.

Киләчәккә планнар

Журналист та, язучы да хаклы ялга чыкмый, гомер буена иҗат итәләр. Зөһрә апа да нәкъ шундыйлардан. Ул киләчәккә булган иҗади планнары белән уртаклашты.
– Урыс теленә тәрҗемә ителгән шигырьләремне, “Байлар да кызыгырлык байлык” исемле публицистика китабымны чыгарырга иде. Башлаган поэмамны да тәмамлап куясым бар. Ирем Нияз Мәһәдиевның да җыентыгы әзерләнгән. Аны бастырырга ярдәм итәм, дип вәгъдәләгән кеше “юкка чыкты” да куйды. Кайдан, ничек акча табарга – белмим.
Ярты гасырга якын журналистика өлкәсендә эшләгән хезмәтләремнең исемлеген туплап, библиографик белешмәне дә күрәсе килә. Кыскасы, эшләргә дә, эшләргә, – ди журналис­тика ветераны, танылган шагыйрә Зөһрә Котлыгилдина.
“Зөһрә” гарәп телендә нур чәчеп, балкып торучы дигәнне аңлата. Зөһрә апаның әти-әнисе кызларына нәкъ шушы исемне кушып, аның исеме җисеменә туры килүен теләгәндер. Зөһрә Котлыгилдина үз тырышлыгы, эш сөючәнлеге, сабырлыгы, гадилеге, ихласлыгы, дөреслекне яратуы, кешеләргә кылган игелекләре белән башкаларга үрнәк булып тора. Әйе, әтисе Сәлимҗан Ногман улы белән әнисе Миңсылу Шәрифҗан кызының теләгәннәре тормышка аша – кызлары Зөһрә башкалар өчен янып, көеп, күпләрнең тормыш юлын яктыртучы, кешеләрне сүз белән дәвалаучы, иҗаты белән күңелләргә нур чәчүче җирдәге йолдыз булып балкып яши. Бу йолдызның озак еллар януын телибез!

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: