+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 август 2021, 09:45

“Максатларым, хыялларым Нишләрләр миннән башка?..”

Күренекле шагыйрь Салават Рәхмәтулланың вафатына — 40 көн.

“Максатларым, хыялларым Нишләрләр миннән башка?..”
“Максатларым, хыялларым Нишләрләр миннән башка?..”

Мин иң беренче күргән шагыйрь ул иде. Бала чакта ук әле. Төгәлрәк әйткәндә, безнең Корманайга — әтәйнең икетуганы Шәрифулла абзый белән Гөлсем җиңгиләргә килеп йөргән вакытыннан. Миннән җиде яшь ярымга өлкәнрәк, Урал, Марат абыйларымның тиңдәше, алар бергә уйнап үсте. Солтанмораттан килен булып төшкән Гөлсем җиңги Салават абыйның әтисе Ибраһимның бертуган апасы иде. Солтанморатта ялгыз гомер кичергән нәнәй янына еш бара идек — аның биш улының дүртесе сугышта хәбәрсез югал­ган, кече улы һәм бер кызы Түбән Тагилда яшәделәр. Салават абый белән алар авылында да, безнекендә дә аралаштык. (Арытаба мин дә Солтанморат урта мәктәбен тәмамладым).

Гармунда оста уйнавы белән дә безне сокландырган менә шул Салават студент булып китте. Һәм гә­зитләрдә, Башкортстан китап нәш­риятында даими чыгып килүче “Йәш көстәр” альманахында шигырь­ләре басыла башлады. Игътибарга лаек факт — бер үк елларда диярлек Авыргазы районының ике авылыннан ике яшь шагыйрь әдәбият дөньясына кыю адымнар ясады. Авыргазы елгасы буендагы данлыклы татар авылы Солтанмораттан Салават Рәхмәтуллин һәм Өршәк елгасы буендагы Төрем­бәттән аңардан ике яшь ярымга кечерәк башкорт егете Рәшит Назаров.
“Солтанморат — минем Болдино!” — дип горурланып язды шагыйрь бер әсәрендә. Солтанморат дигән авыл Башкортстанда, Татарстанда гына түгел, дөньяда бердәнбер генә түгелме икән әле?! Мәшһүр Галимҗан Ибраһимов туып-үсү белән дә аның даны еракларга таралды. Татарстан­ның халык шагыйре Роберт Миң­нуллин 2017 елда язып, класси­гыбызның авылдашлары алдында укыган шигыренең исеме дә “Солтанморат дигән изге авыл...” иде. Роберт Мөгаллим улының киң билгеле бер мәкаләсеннән дә бер өзек китерим: “Гаҗәп тә бәрәкәтле, гыйлемле, укымышлы авыл булып чыкты бу Солтанморат. Затлы авылда фәкать зат­лы шәхесләр генә туадыр, күрәсең. Чыннан да, дөньяга татар халкының бөек язучысы, күренекле галим һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибра­һимовны бүләк иткән авыл берничек тә гадиләр рәтендә була алмый. Исеме Башкортстан тарихына, татар тарихына алтын хәрефләр белән языл­ган авылның суы чыннан да шифалыдыр, туфрагы чыннан да бә­рәкәтледер! Әгәр шулай булмаса,
Г. Ибраһимовтан соң биредә бер-бер артлы атаклы драматург Фәрит Богданов, аннары күренекле шагыйрь Салават Рәхмәтулла тумаган булыр иде”.
Булачак шагыйрьнең картәтисе Садыйк Беренче Бөтендөнья сугышындагы каһарманлыклары өчен өч (!) Георгий ордены белән бүләкләнгән. Тирә-якка даны таралган сабантуйлар батыры һәм гармунчы да булган. 1921 елгы коточкыч ачлыкта, авыл Советы рәисе буларак, аның бөтен авырлыкны һәм җаваплылыкны үз өстенә ала-ала якташларын үлем тырнагыннан коткарудагы фидакарьлеге турында истәлекләр саклана.
Совет Хөкүмәте 1923-24 елларда халыкка тудырган мөмкинлекләрдән законлы файдаланып, Садыйк Рәхмәтуллин да үзенең ике иптәше белән бодай игәргә керешә. Авыргазы елгасы буенда тегермән төзиләр, ярыйсы гына табыш ала башлыйлар. Садыйк та үзенә яхшы йорт сала, каралты-курасын ныгыта, мал үрчетә.
Ләкин шул ук хөкүмәт “яңа байлар”ны көч җитмәслек салымнар белән буа. Салым түләргә хәле булмаган Садыйкның тегермәнен тартып алалар, йортларын, мал-туарын, хәтта кием-салымнарын саталар. Оста куллы, эшсөяр затны җиде баласы һәм авырлы хатыны белән урамга куып чыгаралар. Гаилә дүрт-биш ел буе бер өйдән икенчесенә күченеп йөрергә мәҗбүр була. Бервакыт Садыйкны Уфа төрмәсенә алып китеп, тугыз ай утыртып кайтаралар. Кече яшьтән үк әтисе белән бергә батрак булганлыгын, Стәрлетамактагы бер байның күн заводында озак еллар эшләвен, Совет власте урнашкач кына, техника алып, тегермән төзеп, хәлләнеп киткәнлеген раслаган документлар табылу гына аны коткара.
Садыйк картәтисенең җирләрен, тегермәнен, йорт-курасын тартып алып, үзен хөкем итүләре, аның буй җиткереп килүче улы Ибраһимның, эзәрлекләүләрдән куркып, Урта Азиягә чыгып качуы турында Салават Рәхмәтулланың байтак шигырь-поэмаларында языла.
Утызынчы еллар башында Рәх­мәтуллиннарны, кулак дип, колхозга алмый торалар. Бераздан гына бу уңган гаилә колхозчылар сафын тулыландыра. Урта Азиядән кайткан Ибраһим МТС юлламасы белән шоферлыкка һәм тракторчылыкка укый. Мөхсинә исемле авылдаш кызга өйләнә. Берсе — тракторда, икенчесе фермада эшлиләр.
Сугыш башлангач, анда җибәрү­ләрен сорап Ибраһим абзый хәрби комиссариатка берничә тапкыр барса да, син монда икмәк үстерүчеләр сафында кирәгрәксең, дип җибәрмиләр. Аның оста да, уңган да, гадел дә булуы турында истәлекләр күп безнең якларда. Сугыштан соң аңа ул заманда бик затлы булган “Победа” җиңел автомобилен бүләк итәргә җыенганнар. Ләкин ул моңа үзе каршы төшкән. “Өч улым үсеп килә, машина өчен аларның ызгышуларын телә­мим”, — дигән.
Рәхмәтуллиннарның өченче балалары Салават 1942 елның 1 февралендә туган. Балачагы турында болай дип хәтерләгәне бар иде: “25 чакрым ераклыктагы укытучы апам (әткәйнең сеңлесе) мине 7 яшем тулар-тулмастан бала карарга дип үзләренә алып китте. Җанда туган тәүге хисләр — сагыну, юксыну, сагыш... Абзар, мунча башларына менеп, туган ягыма карап җырлап утырганнарым һаман истә. Төшкә кадәр бала карап, төштән соң укып, ниһаять, уку елын тәмамлагач, мине авылыбызга кайтарып куйдылар....”
Булачак шагыйрь, әдәбият белән нык кызыксынудан тыш, бала чактан ук гармунда уйнарга өйрәнә, 9нчыда укыганда аңа хромка гармун алып бирәләр. Тиздән кулларында баян да “сайрата” башлый. Кичке уеннарда — түгәрәк уртасында, мәҗлесләрдә түрдә була. Үзенә белем биргән Саимә Гобәйдуллина, Мөбәйнә Клявлина, Нәҗибә Хәйруллина, Анна Морозова кебек укытучы да буласы килә аның. 10нчы сыйныфта чакта “Кем булырга?” дигән темага иншада ул: “Бәләбәй педагогия училищесында белем алып чыгып, укытучы булачакмын”, — дип язганын гомер буе хәтерләде. Үсмернең сәләтен күреп торган укытучылар аның омтылышын хуплый, хәтта Стәрлетамак педагогия институтына юллама да бирә. Тәүге елны керә алмый. Стәрлетамак шәһәрендәге төзелеш оешмасында балта остасы булып эшләп ала. Ниһаять, югары уку йорты студенты булу бәхете елмая, биредәге әдәби-иҗат түгәрәгенә йөри башлый. Түгәрәк әгъзалары чыгарган “Яшь көчләр” дигән стена гәзитенең рәссам-бизәүчесе итеп куялар. Түгәрәк утырышларында әдәби кулъязмалар тикшерелүен дә тыңлаштыргалап йөри.
Беркөнне башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Камилә Мәкъсүтова студентларга өйгә эш итеп хикәя язып килергә куша.
Салават берничә көн утырып, 18 битле дәфтәрне тутыра. Язмасын “Беренче мәхәббәт” дип атый.
— Салават туганым, син шигырь язып кара әле, әйбәт шигырьләр язарсың кебек, — дип канатландыргыч сүзләр әйтә укытучысы. Салпы якка салам кыстыру булгандырмы бу, әллә “Беренче мәхәббәт”тә илаһи очкын да шәйләгәндерме — монысы инде мәңгегә билгесез булып калды. Бу сөйләшүдән соң бераз вакыттан беренче шигыре туа. “Акация үсә бак­ча­да” дип атала ул. Рәхмә­тул­линнарның урамга караган бакчаларында Садыйк карт утырткан акация (сәрби) куаклары турында.
Түгәрәк утырышлары уза, “Яшь көчләр” чыга тора, Салаватның куен дәфтәрендә “үзе өчен генә” язылган шигырьләре арта бара. Берничә шигырен курсташы, түгәрәк җитәкчесе, соңрак күренекле башкорт шагыйре булып киткән Әсхәл Әхмәтхуҗинга күрсәтә. “Карале, кайчан яздың боларны? Ничек яздың? Түгәрәк утырышында укырбыз, гәзит-журналларга бергә тәкъдим итәрбез”, — дип гаҗәпләнү катыш соклану белән кабул итә тегесе шигъри язмаларны. Шуннан соң Солтанморат егетенең шигырь­ләре Авыргазы һәм Стәрлетамак район гәзитләрендә, “Кызыл таң” һәм “Ленинсы” гәзитләрендә, “Ағиҙел” журналында, “Йәш көстәр” альманахының 1963 һәм 1964 еллардагы чыгарылышларында дөнья күрә. “Ленинсы” ул заманда “Шигырь блокноты” чыгара. 1965 елда Салаватның ши­гырьләре дә “блокнот”та баш сүз белән басыла.
Шул ук елда Стәрлетамак педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган яшь белгеч туган районының Төрембәт урта мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире итеп эшкә җибәрелә. (Ул вакытта армиядә хезмәт иткән Рәшит Назаров туган авылга). Салават та Ватан алдындагы бурычын үтәп кайта. Шуннан Ишембай районының Петровский балалар йорты директоры урынбасары була, Солтанморатта озак еллар урыс теле һәм әдәбияты укыта. Бу елларда Рәмзилә исемле авылдашы белән гаилә корып, дүрт кыз үстерәләр. Үзе әйтмешли, “шагыйрьлеген ташлап”, йорт салып, көтү көтеп, “рәхәтләнеп” яши.
Әмма шигърият дөньясы барыбер үзенә бөтереп алып кереп китә. Күңелендә яңадан-яңа шигырьләр бөреләнә, куллары янә каләмгә үрелә. Тәүге җыентыгын чыгару ерак хыял гына булып кала килә әле. Шул ук вакытта аның иҗаты белән Казан да кызыксына. 1971 елда Татарстан Язучылар берлеге үткәргән өч көнлек семинарның бер көне Салават Рәхмәтуллин шигырьләренә багышлана. Аларны тикшерүдә Хәсән Туфан, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Рәдиф Гатауллин катнаша. Нәтиҗәдә, шул ук елның декабрь аенда “Казан утлары” журналында якташыбызның фоторәсеме һәм баш сүзе белән җиде шигыре басылып чыга.
“Кызыл таң”га шигырьләр алып барган саен, редакциянең әдәбият бүлегендә эшләгән Әнгам Атнабаев: “Син шигырьләр алып килдеңме, әллә шигырьләрең сине алып килдеме?” — дип шаяртып сорау бирә торган була. Үзенә булган шундый җылы мөнәсәбәтен хәтерләп, 1974 елның азакларында кулъязмалар тутырыл­ган калын гына папканы култык астына кыстыра да Уфага, Әнгам аганың өенә килә. Өлкән каләмдәше автор үзе куйган “Таңнарыма үзем барам” дигән исемне сыза да “Әйтелмәгән әйтер сүзләрем” дип язып куя. Әнгам ага шулай ук кулъязманы яшь язучылар семинарында тикшерүгә куйдыруга да ирешә. Шигырьләр әйбәт тәэсир калдыра, аларны китап итеп бастырып чыгару өчен нәшриятка тапшырырга карар итәләр. 1978 елда (36 яшендә!) Солтанморат авылы укытучысы Салават Рәхмәтуллин үзенең беренче аерым китабын (башкорт телендә) кулга ала. Китап үз укучыларын табып, аның авторы күпләрнең яраткан шагыйренә әйләнә. Бу китапны 1979 елда АКШның Гарвард университеты китапханәсенә дә соратып алуларын искә алганда, “беренче белен төерле булмавын” аңлыйсың.
Стәрлетамак язучылар оешмасына нигез салынган 1984 елда Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән Салават Рәхмәтуллин бу шәһәргә күченеп килә, биредәге мәгариф, мәдәният, матбугат органнарында эшли. Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләренә аны 51 яше тулгач, 1993 елда гына кабул итәләр. Бу вакытка дәүләт нәшриятында аның өлкәннәр өчен — “Күперләр”, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Яңгыр, яу, яу!” һәм “Быел мәктәпкә барам” дигән китаплары да дөнья күрә. Өчесенең дә тиражы 10ар мең данә!
1993 елда Уфада үзнәшер ысулы белән туган телебездә беренче “Уяну” дигән җыентыгы басылып чыкты. Баш сүз итеп бирелгән мәка­ләсендә авторның яшьрәк каләмдәше Мөнир Вафин болай дип язды: “Башкортстанда яңадан формалашып килгән татар шигъриятен шартлы рәвештә өч дулкынга бүлеп, урта буын шагыйрьләре хакында сүз кузгатсак, беренчеләрдән булып телгә Салават Рәхмәтулла исеме килә. Урта буын шагыйрьләрен әйдәп баручы Рәх­мәтулла Салават исемен бер дә юкка йөртми, күрәсең.
Уяну... Үз эченә бик күп фәлсәфә, мәгънә, табышмак алган бу кодрәтле сүз — үзе бер дөнья. Салават Рәхмәтулланың шушы исемдәге китабын кулга алган кеше яңа бер дөньяга аяк баса. Ә бу дөнья “шигърият дөньясы” дип атала.
Нури Арслан кебек мәһабәт гәүдәле, Илдар Юзеевныкы кебек калын күзлекле, Һади Такташ кебек бунтарь холыклы бу шагыйрьне бүләк иткән Солтанморатның, Кырлайлар, Болдинолар кебек, мәшһүр шагыйре белән дә тарихка керәсе алда әле. “Уяну”ны шәрехләүне нәкъ шуңа мисалдан башлыйм:

“Бөеклеккә бөекләрдән өйрән,
Пушкиннардан үрнәк ал!” —
димә.
Пушкин бөек булмый калыр иде,
Булмый калса җирдә Болдино.

Болдино булган өчен генә Пушкин бөек булгандырмы — белмим, һәрхәлдә, Салаватның биеклеге-бөеклеге җирдә Солтанморат булган өчендер, димен:

“Алтын көзләр җитә:
Диңгезләргә
Путевкалар юллап ал!” – димә.
Туган якка, авылыма кайтам:
Солтанморат —
минем Болдино!..”

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев та “Уяну” уңаеннан 1993 елда үз фикерен белдерми калмады: “Салават Рәхмәтулланың иҗаты минем күз алдында бөреләнде, шаулап чәчәк атты һәм мул уңыш бирә. Аның иҗат җимешләре башка беркемнекенә дә охшамаган: төсе дә, исе дә, тәме дә — үзенчә, нәкъ Салаватча. Аны башка беркем белән дә бутап булмый. Бу — шагыйрь өчен иң мөһим сыйфат. Аның бу сыйфатына аеруча басым ясап әйтүемнең бер сәбәбе бар, чөнки кайберәүләр аны миңа иярүдә, ягъни мәсәлән, “Атнабайча язуда” гаепләргә маташып карады. Дөрес, без барыбыз да үзебез яраткан кемнеңдер итәгенә тотынып тәпи басабыз. Монысы – борын-борыннан килгән табигый хәл. Ә тәпи баскач инде, Салават үз аяклары белән эре атлап, үз юлыннан китте, үзенең шигъри дөньясын тудырды. Ул дөнья бай: анда якты шатлык белән янәшә кара кайгы да бар, анда ташларны эретерлек мәхәббәт белән җанны ташка әйләндерерлек нәфрәт тә янәшә һәм бу хис-тойгылар барысы да Салаватның үзе күреп, үзе кичергәннәре. Шуның өчен алар бик табигый һәм ышандыра...”
Озак елларга сузылган өзеклектән соң Башкортстан “Китап” нәшрияты ХХ гасыр ахырында татар телендә дә берсеннән-берсе матур һәм эчтәлекле китаплар чыгара башлады. Бу коллектив Салават Рәхмәтулла иҗатын аеруча үз итте. 1995 елда — “Куян ник кыска койрыклы?” (балаларга), 2001 елда — “Сулар үргә акса да...” (өлкәннәргә), 2004 елда — “Очлытау итәгендә” (балаларга) һәм 2009 елда “Кояш артыннан йөгерәм” (өлкәннәргә) дигән китапларын бас­тырды. Боларның дүртесе турында да республикабыз матбугатында тәфсилләп язылды. Автор өчен генә түгел, аның шигъриятен яратучылар өчен дә куанычлы хәл булды бу.
Санап үтелгәннәрнең өчесенең әһәмиятен киметергә һич кенә дә теләмәстән (алар һәркайсы үз урынында, автор тарафыннан миңа да бүләк ителгәннәр), күңел шигъри сүзгә сусаганда “Сулар үргә акса да...” китабын кулларыма ешрак алыр булдым. Шагыйрьнең аны никадәр таләпчәнлек белән туплавына, әсәрләрен кабат-кабат эшкәртүенә шаһит булганга һәм җыентыкка кереш мәкаләне дә мин язганга гына түгелдер. 240 битле китап гел яңа әсәрләрдән генә торуы шагыйрьнең тынгы белми иҗат итүе, тормыш эчендә кайнавы хакында сөйли. Инде ятланып беткән шигырь юллары буйлап күз йөгерә. Әдәбият-шигърият әһелләре бит, икенче тапкыр уку теләген уяткан әсәрләрнең киләчәге зур, дип бик белеп әйткәннәр.
“Минем Болдино”, “Көтүче монологы”, “Бураннар”, “Таңнан буран, буран”, “Ырынбур шәлләре килгән”, “Бөре­ләр” һәм башка бик күп ши­гырьләре халык җырлары рухында сугарылган һәм чын мәгънәсендә халыкчаннар. Халык җырларында Агыйдел, Идел, Дим кебек тулы җанлы образлар бар. Салават Рәхмәтул­ланың шигырьләрендәге Стәрлета­мак, Авыргазы, Солтанморат һәм шул авыл тирәсендәге күл, таулар да шундый әдәби образга әйләнгәннәр.

Эх, юлларның юктыр
матурлары,
Туган якка илткән юл сыман!
Кайтып киләм —
авыл урамнары
Кочакларга сузган кул
сыман, —
дип башлап китә шагыйрь “Солтанморат” шигырен.
“Мәхәббәт темасына язылган шигырьләре Салаватта аеруча көчле яңгырый, — дип билгеләгән иде әдәбият галиме Риф Мөхәммәтҗанов. — Мәсәлән, “Сөюемнән башка бер­нәрсәм юк”, “Син булганда дөньям балкып тора”, “Җиңүләр җиңел яуланмый” һәм башкалар әнә шундыйлар. Шагыйрь аеруча халык җыр­ларында киң таралган антитеза алымын оста куллана. Әлбәттә, бу алым белән эш итү остасы Һади Такташ булды, үз чиратында Такташ аны халык җырларыннан үзләштергән иде. “Бураннар” дигән гаҗәеп матур парчасында Салават менә шул алым белән эш итә дә инде. Монда ул сюжетлы җыр формасын сайлап ала, үз әсәрен халыкчан юмор белән сугара. Гомумән, шигъри матурлыкны, шигъри бизәкләрне ул көнкүрешнең үзеннән эзләп таба белә:
Бишмәтемне читәннәргә элеп,
Таңнар саен карлар көрәдем.
Ләкин лирик герой инде шәһәрдә яшәгәндә шул бураннарны сагына. Буран образы туган авылын искә төшерү, сурәтләү өчен хезмәт итә. Шагыйрь, димәк, халык алымы белән эш итә, әмма сюжет сызыгын башкача үстерә:
...Авылым да таңнан
уянгандыр
Авылда бит һаман йөрәгем.
...Импорт дубленкамны
салып ташлап,
Тротуардан карлар көрәдем...”

Шигырьләренә иң күп урынны “Кызыл таң” белән “Тулпар” биргән хәлдә, башка басмалар да аны читләтми. Мәсәлән, “Башкортостан” гәзитендә, “Ағиҙел” журналында күренгәләп тора. “Казан утлары” һәм Чаллыдагы “Мәйдан” журналлары белән хезмәт­тәшлеген ныгыта. 2011 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителүе дә нигезсез түгел. Ә инде 2014 елда Татарстан китап нәшрияты Салават Рәхмәтулланың шигырь һәм поэмаларыннан торган 510 битле “Сандугачым, әйт үземә...” дигән җыентыгын бастырып чыгаруы татар әдәбияты өчен зур вакыйга булды. (Төзүчесе һәм кереш сүз авторы Роберт Миңнуллин). 2017 елда ша­гыйрьгә бәхет кояшы ике яклап чыкты дип әйтерлек. Татарстан китап нәшриятында — “Сандыктагы хәзинә”, Башкортстан “Китап” нәшриятында “Уйларга кирәк әле...” (башкорт телендә) дигән җыентыклары дөнья күрде. Икесендә дә — балалар өчен шигырьләр, поэмалар, табышмаклар, шарадалар.
Салават Рәхмәтулланың 19 ки­табының яртысыннан күбрәге мәктәп балаларына багышлануы аның яшьли сайлаган һөнәре, байтак еллар салган хезмәте буенча гына түгел, бөтен иҗат гомере буе педагог, тәрбияче булып калганлыгы турында сөйли. Белгечләр дә аның балалар психологиясен яхшы белгәнлеген дәлилли.
Мин бу мәкаләдә аның шигъриятен анализлауны максат итеп куймадым, публицистик, иҗтимагый-сәяси, лирик, романтик, сатирик-юмористик шигырь­ләренә, популяр җырлар текстларына кагылмадым. Татар филолог галим­нәре, бәлки, бу җәһәттән гыйльми тикшеренү эшләре алып баралардыр, студентлар курс һәм диплом эшләре язалардыр.
Аның иҗаты буенча матбугатта, югарыда телгә алынганнардан тыш, халык шагыйрьләре Наҗар Нәҗми, Равил Шаммас, шагыйрь Расих Ханнанов, фән докторлары Әхәт Нигъ­мәтуллин, Риф Әхмәдиев, фән кандидатлары Камил Дәүләтшин, Суфиян Сафуанов, Сәгыйдулла Хафизов, Ләйсән Кәшфи һәм башкалар саллы мәкаләләр белән чыгыш ясады.
Галимҗан Ибраһимов, Гали Ибраһимов, Хәким Гыйләҗев, Илдар Юзеев исемендәге премияләр һәм “Кызыл таң”ның 1992, 1998, 2008 еллар лауреаты Салават Рәхмәтуллага озак еллар буе йөрәк авыруы тынгы бирмәде. Бу хакта үз язмаларында да күренгәләп калды. Сез аның операция өстәлендә ятканда алган тәэсирләрдән соң 1983 елның март-апрелендә язган “Ак биләү” дигән поэмасын укып карагыз! Менә андагы кайбер аерым строфалар:

Җитмәде бит...Көн-төн эшләп,
Җитмәде очы-очка...
Тезләнеп тарттым дөньямны,
Бата-бата бурычка...
--------------------------------------------------
Гомеремнең кырык яшь дигән
Биеклеген узганчы,
Тарттым... тарттым...
тарттым, йөрәк
Мотор сыман кызганчы...
...Нәрсәдер шартлап өзелде —
Егылдым... очтым аска...
Максатларым, хыялларым
нишләрләр миннән башка?..
--------------------------------------------------
...Исән калсам, оныта алмам
Гомернең бу чакларын..
Өндә дә, төштә дә күрәм
Хирург пычакларын...
Соңгы елларда ул Уфага килеп йөри алмады, шалтыратулары да сирәгәйде. Былтыр 6 июльдә телефоннан сөйләшкәндә: “Минем 80 яшькә ел ярым бар, “Кызыл таң”га юбилей мәкаләсен син язарсың инде, фикер туплый тор”, — дигән иде. 3 ноябрьдә шалтыратканда сәламәтле­генең шактый какшавы турында әйтте.
Салават Ибраһим улы Рәхмәтул­лин моннан 40 көн элек бакыйлыкка күчте.

Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: