"Матбугат.ру" хәбәрчесе аның белән әңгәмә корган. Шуннан өзек тәкъдим итәбез.
- Балаларыгыз, үзегез ни хәлләрдә, Илгиз абый?
- Аллага шөкер! Улым Кәримгә 10 яшь. Әнисенең юклыгын аңлый инде. Кызым Камиләгә 5 яшь. Тумыштан инвалид, гел урын өстендә, ятып кына тора. Ул бит 900 грамм булып, башына кан савып туды. Әти-әнием булмаса, нишләр идем икән?.. Аларга гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Аеруча әни гел Камилә янында. Кыз балага әни кеше бик кирәк. Камилә авыррак сөйләшә, әмма безне аңлый. Дәвалану курслары алабыз. Махсус Казанга да, Мәскәүгә дә килеп дәваландык. Камилә берничә чир белән авырый. Нигездә, алар неврология белән бәйле. Әмма барысын да сөйлисем килми. Аңларсыз дип уйлыйм. Әлеге теманы кире кузгатасым килми. Бу хакта сүз алып бару җиңел түгел...
- Без Вәсилә Фәттахованы сәхнәдән генә күреп белә идек. Ә гадәти тормышта нинди иде ул?
- Бергә 9 елга якын яшәп калдык. Ярты ел очрашып йөргәч, гаилә корып җибәрдек. Вәсилә ачык, юмарт күңелле, тәртипле, гаилә җанлы, чын хатын-кыз иде. Бөтен кешегә карата шундый иде. Ачу сакламады. Аның ачуын чыгарырга бик авыр иде. Әмма тиз үпкәләтергә мөмкиннәр иде. Чит шәһәрләрдәге банкет, концертларга чыгып китәр алдыннан, минем белән сөйләшә иде. Миннән башка чыгып китәсе килми иде аның. “Үзем генә бармыйм. Барсам да, бергә барыйк”, - дип әйтә иде. Минем бит үз эшем дә бар. Шулай да бергә барырга җай таба идем. Аннары Кәримне дә калдырып китми идек. Гел безнең белән булды. Иҗат безнең өчен беренче урында иде. Үзем дә аның иҗаты алга баруын теләдем. Бергә булган әлеге бәхетле мизгелләрне искә алып сөйләргә генә калды...
- Вәсилә апаны яратканыгыз әллә каян күренеп тора.
- Әлбәттә! Вәсиләне, аны яратуымны онытып булмый. Ул мәңге!
Фото: intertat.ru