-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 август 2021, 09:45

Шагыйрь рухы — үлемсез

Башкортстанда Мәҗит Гафури көннәре үтте.

Шагыйрь рухы — үлемсез
Шагыйрь рухы — үлемсез

Халык шагыйрен искә алу көннәрендә Уфа шәһәрендә һәм Гафури районында язучылар, шагыйрьләр һәм журналистлар белән иҗади очрашулар оештырылды. Әдәби чараларда катнашучылар Мәҗит Гафури һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

Шагыйрьнең мемориаль йорт-музеенда Мәҗит Гафури исемендәге иҗтимагый премия лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. “Мәҗит Гафури – XXI гасыр” мәдәни фонды советы рәисе, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы Люция Камаева һәм халык шагыйре оныгының улы Мирсәет Гафури лауреатларга Мәҗит Гафури медален тапшырдылар. 2015-21 елларда дәрәҗәле премиягә танылган сүз осталары лаек булды. Алар арасында Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Австра­лиядән шагыйрь Бранко Наумовский, Кабарда-Балкар шагыйре Магомет Геки, Кырым публицисты һәм җәмәгать эшлеклесе Халидә Әхмәтҗанова, галим-филолог Флүр Сибәгатов, шагыйрь һәм тәрҗемәче Сергей Янаки, журналист һәм шагыйрә Ирина Бакке бар.
Икенче көнне лауреатлар һәм кунаклар составындагы әдәби делегация Гафури районына килде. Җилем-Каран авылында Мәҗит Гафури музее үз ишекләрен ачты. Иң яхшы милли традицияләрдә — чәкчәк һәм кымыз белән гафурилеләр кадерле кунакларны каршы алды. Курай моңнары астында язучылар һәм шагыйрьләр музейга керделәр һәм әдәби бәйрәм башланды.
Гафури районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Кинҗәбаев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәфис Аккужин һәм музей мөдире Рәсилә Нәҗметдинова сәламләү сүзләрен җиткерде. Та­тарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал һәм татар шагыйрәсе Нәҗибә Сафина чыгыш ясады. Алар бәйрәмгә Башкортстандагы коллегаларына ярдәм итү һәм Мәҗит Гафури иҗатын пропагандалау эшендә бердәмлекне белдерү өчен килгән иде.
Бәйрәмдә Башкортстанның халык язучысы, “Русиянең алтын каләме” Марсель Сәлимов оста юморы белән чарага якты оптимизм өстәде. Мәҗит Гафури тра­дицияләрен хәзерге башкорт юморында һәм сатирасында дәвам итеп, ул очрашуга килгән язучыларның, шагыйрь­ләрнең иҗади өлгергәнлегенә имтихан да кабул итте кебек.
Уфадан шагыйрь-тәрҗемәче Сергей Янаки Гафури шигырьләренең яңа тәрҗемәләрен укыды. Шагыйрь Рамил Чурагулов тамашачыларны үзенең популяр җырлары белән шатландырды. Журналистлар Юлай Низаев һәм Галина Исаева Гафури иҗатының Европа илләре осталарының аңына йогынтысы турында фикерләре белән уртаклашты. Узган еллар лауреатлары арасындагы Македон шагыйре Панде Манойлов үзенең шигырьләрен Мәҗит Гафуригә багышлап иҗат иткән. Җилем-Каран авылында яшәүче­ләрнең бөек якташыбыз истә­легенә багышлап язылган шигырьләре дә укылды. Алар Гафури тормышы һәм иҗаты белән бәйле фактларны саклап кына калмыйлар, шагыйрь эшен дәвам итеп, үзләре дә язалар. Бронзадан коел­ган Гафури һәйкәле үзенең әдәби мирасына шундый игътибардан тагы да ныграк балкып киткән кебек тоелды.
Марсель Сәлимов очрашуга нәтиҗә ясады: “Аның үлемсез иҗаты төрки телле халыкларның гына түгел, ә Евразиянең барлык халыкларының да байлыгы булып тора. Ә минем өчен ул икеләтә кадерле: мәсәлче шагыйрь, сатирик һәм мин гомерем буе эшләгән “Һәнәк” сатирик журналына нигез салган журналист буларак та”.

Ирина БАККЕ,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: