+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 сентябрь 2021, 17:33

Шигыренең һәр юлында – тормыш сулышы

Туймазыда яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрә Әлфирә Бикмәтовага – 85 яшь.

Шигыренең һәр юлында – тормыш сулышы
Шигыренең һәр юлында – тормыш сулышы

Купшы сүзләр сөйләмичә, ыгы-зыгы килмичә, үзен рекламаламыйча, гади генә яшәп, үз эше белән шөгыльләнүчеләр бар бу тормышта. Алар өчен рухи азык мөһим. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иҗат ялкынын гади сәләт дип кенә кабул итәләр, аннан кыенсыналар да хәтта. Әлфирә Мөсәгыйть кызы Бикмәтова әнә шундыйлардан. Банк системасында эшләп лаеклы ялга чыга ул. Гомер буе шигырьләр яза. Үзе өчен, балалары һәм якыннары өчен яза. Иҗаты турында нинди дә булса фикер ишетергә теләп, аларны редакцияләргә җибәрә. Шигырьләре басыла килә. Һәвәскәр композиторлар Булат Махиянов белән Н. Яһүдинның икесенең берьюлы бер үк шигырьгә көй язуы Әлфирә апа өчен көтелмәгән хәл була. Ә композитор Ризван Хәкимов әллә күпме профессиональ һәм һәвәскәр шагыйрьләрнең шигырьләре арасыннан нәкъ менә аныкын сайлап алып, көй язгач, бер гаҗәпләнә, бер шатлана. Бикмәтова белән Хәкимовның уртак иҗат җимеше – “Бик еш кайтам” җыры профессиональ җырчылар репертуарына керде. Композитор Фирзәр Мортазин да аның сүзләренә көй язды. Арытаба башка композиторлар да мөрәҗәгать итә аның шигырьләренә. Бүген Әлфирә Бикмәтова сүзләренә язылган утыздан артык җыр бар.

Әлфирә Мөсәгыйть кызының язмышы җиңелдән булмый. Ул гаиләдә алтынчы – төпчек бала була. Аңа дүрт яшь булганда әнисе якты дөньядан китә. Үги әни белән үсүнең әчесен дә, төчесен дә татырга туры килә – ул вакытта апалары урнашып беткән була.Мөстәкыйльлеккә омтылу, үзе эшләп икмәк табу теләге аны мәктәпне тәмамлагач та эшли башларга мәҗбүр итә. Гаилә корып, Чакмагышта яши башлыйлар. Ләкин язмыш тагын бер сынау әзерләп торган икән – ире фаҗигале һәлак була. Бераз һушын җыйгач, дүрт баласы белән туган ягына әйләнеп кайта. Туймазыда төпләнә һәм бөтен көчен балаларын тәрбияләүгә сала. Ананың тырышлыгы бушка китми, балаларының барысы да укып белем ала, үз гаиләләрен булдыра. Балалары – Әлфирә апаның горурлыгы да, яшәвенең мәгънәсе дә. Ә оныклары – сөенече. Авыр минутларда һәрвакыт шигырьләре ярдәмгә килә. Аларда – аның уй-кичерешләре.

Әлфирә апа әтисе турында бик җылы искә ала. Мөсәгыйть Саттаров – заманының укымышлы кешесе, абруйлы мөгаллим булган. Уфада “Галия” мәдрәсәсендә белем алган. Саттаров Түбәнкүл авылына нигез салучыларның берсе. (Бүген ул Туймазы шәһәре эченә кергән.) Совет чорында ул шигырьләр язуын дәвам итә, тик алар дини эчтәлекле булу сәбәпле, матбугатта басылмый. Аның репрессиягә эләкми калуын зур могҗиза дип кабул итә Әлфирә апа. Үзендә сакланган әтисенең гарәп хәрефләре белән язылган кулъязма китапларын дөньяга чыгара алуына сөенеп бетә алмый.

Әлфирә апа гомере буе каләменә һәм Туймазыда эшләп килүче “Алтын башак” әдәби берләшмәсенә тугры калды, бүген ул – дистәгә якын китап авторы. Шуларның берсе – балалар өчен “Әтәч кигән кәпәч” китабы Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән.

Гади һәм бик тыйнак хатынның, көчле ананың, һәвәскәр шагыйрәнең җиңел булмаган язмышы менә шундый.

Резеда НУРТДИНОВА.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: