-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 сентябрь 2021, 17:30

“У кинде пайрем”не күрдек

Илестанбәктә Илья көненә багышланган чара узды.

“У кинде пайрем”не күрдек
“У кинде пайрем”не күрдек
Православие динен тотучылар Илья көнен билгеләгәндә марилар “У кинде пайрем” – уңыш бәйрәмен үткәрә. Аның хөрмәтенә Илестанбәк авылында зурлап чара оештырдылар.
Быел биредә район күләмендә “Семык” бәйрәме булган иде. Аңа әзерлек барышында каенлыкта сәхнә төзеделәр, эскәмияләр урнаштырдылар, хәтта “Читән үрү” биюе өчен такта җәйделәр. Шулай итеп, ачык һавада бер дигән “концерт залы” барлыкка килде. Уңыш бәйрәмендә исә сый-нигъмәттән сыгылып торган озын өстәл дә тора – тәмледән-тәмле ризыкларны һәр хуҗабикә үзе әзерләп алып килә: кем нәрсәгә оста инде. “Әмма табында тәбикмәк һәм талкан мотлак булырга тиеш”, – дип аңлата ханымнар.

Бәйрәм башланды. Сәхнәгә урындагы йолдызлар – Олеся Шипаева җитәк­челегендәге “Йогын вуд” ансамблендә катнашучылар чыкты. Ике ир-ат гармун һәм тумырда уйнады, сигез хатын-кыз биеде һәм җырлады. Аларның һәр чыгышы үзенчәлекле, кызыклы булды. Күпчелек мари телендә сөйләшсәләр дә, барысы да аңлашылды.
Менә сәхнәгә алып баручы, шул ук Олеся Шипаева, чыкты: аның һәм ансамбльдәге ханым­нарның кулларында – көлтәләр. Димәк, бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйлиләр, ә ул, тәү чиратта, бөртеклеләрнең уңышы белән бәйле. Аннары сәхнәгә Евгений Шипаев менде: аның бәйрәмнең дини өлешен аңлатып бирүе һәм барысына да тыныч­лык, иминлек, муллык теләве сүзсез дә аң­лашылды.
Бәйрәмдә урындагы фермерларны хөрмәтлиләр. Мүзәк авыл биләмәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре юк, крестьян (фермер) хуҗалыклары исә бишәү.
– Нишләп без җирдә эшлибезме? Чөнки шунда туып-үстек, гомеребез буе авылда яшәдек. Тумышыбыз белән Калтасы районыннан без. Аннары Свердловск өлкәсенә чыгып киттек. Анда да совхоз бар иде. Аннары бирегә – Краснокамага кайттык – шулай ук җирдә эшләдек. Башка эшләр белән шөгыльләнеп карадык, әмма җирдән аерылып булмый. Без 1,5 миллион сумлык республика гранты алдык. Шул акчага җиһазлар сатып алып, сыер малы һәм кош-корт өчен катнашазык чыгара башладык. Малларны туйдырыр өчен игенчелек белән шөгыльләнергә туры килде, чөнки мал азыгын башкалардан кыйм­мәткә сатып аласы килмәде. Үзең үстергән азык барыбер арзанракка төшә, – ди үзе турында Олег Баймурзин.
Биләмә фермерларына һәм актив кешеләргә Мүзәк авыл биләмәсе башлыгы Людмила Әхмәтшина Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Әйт­кәндәй, Людмила Алексеевна илес­танбәклеләр белән рәхәтләнеп тыпырдатып биеде. Аннары биюгә тама­шачылар да төште. Хәтта әбекәйләр дә. Мари әбиләренә хас булганча, алар барысы да милли киемнән килгән. Акцияләр, флешмоблар мәҗбү­риләве буенча түгел, ә йөрәк кушуы буенча.

Ирина Вәлиева.
Краснокама районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: