+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 сентябрь 2021, 22:25

Милли костюм көне берләштерде

Бүген Кырмыскалы районының барлык мәдәният учреждениеләрендә, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Милли костюм көненә багышланган чаралар узды.

Милли костюм көне берләштерде
Милли костюм көне берләштерде
Мәктәпләрдә “Милли костюм – халкым мирасы” темасы буенча дәресләр үткәрелде. Шуны да билгеләп үәргә кирәк, байтак укучыларның киемнәрендә нинди дә булса милли бизәк урын алган иде. Балалар бакчаларында рәсем конкурслары узды, тәрбиячеләр әңгәмәләр һәм төрле уеннар ярдәмендә балаларга милли киемнәрнең һәр халык өчен әһәмияте турында сөйләде. Ә Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләренең эшләреннән күргәзмә оештырылды. Пионерлар һәм укучылар йортында укучылар безнең яктагы халыкларның милли киемнәре белән танышты һәм күкрәкчә ясау буенча осталык дәресендә катнашты. Район мәдәният сараенда исә “Тамырларыңны бел!” башкорт костюмы фестивале узды. Ә авыл мәдәният йортлары Дуслык хороводлары, флешмоблар оештырды. Шулай, Яңа Кыешкы авылының мәдәният йорты алдындагы мәйдан бүген шау-гөр килеп торды. Фәнзия Өмәтколова авыл балаларын җыеп, күркәм бәйрәм бүләк итте. Алар төрле халыкларның милли костюмнары һәм бизәнгечләре турында байтак кызыклы мәгълүмат алды, ә кызлар үзләренә ошаган киемнәрне киеп фотога да төште. “Без төрле, әммә без бердәм” флешмобы җыелучыларны тагын да ныграк дуслаштырды.
Китапханәләрдә дә тематик чаралар узды. Шәйморатов күпфункцияле мәдәният йортына урындагы мәктәпнең 1нче сыныфы укучылары кунакка килде. Китапханәче Гөлкәй Шамил кызы Хурамшина аларга милли костюм, милли бизәнгечләрнең тарихы, үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар өчен тегелгән башкорт халык костюмын кызлар киеп тә карый алды. Ә бизәнгечләр аеруча зур кызыксыну тудырды.
Мили костюм халыкыбызның милли горурлыгын, милли аңын, хисләрен, рухын, көчен тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмый, ә аның үткәнен бүгенге көн белән бәйли, буыннар чылбырын ныгыта. Бүгенге чаралар да һәркемгә милли кием аша халкының мәдәнияте һәм тарихына “сәфәр кылырга” мөмкинлек бирде.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: