Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 сентябрь , 22:35

Скульптор һәм фоторәссам мәңгелек белән сөйләшә белә

Бүген Уфа сәнгать галереясендә «Геройлар һәм вакыт» күргәзмәсе ачылды. Бер залда ике авторның эшләре, скульптуралар һәм сәнгатьчә фоторәсемнәр бергә урнашкан.

Скульптор һәм фоторәссам мәңгелек белән сөйләшә белә

Төрле илләрнең милли геройларының 50 образын юридик фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган юристы, язучы, скульптор һәм Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рафаил Зинуров иҗат иткән. Ул аларны чирек гасыр дәвамында, 1996 елдан бирле ясаган. Аның геройлары — юлбашчылар, хәрби җитәкчеләр, сәясәтчеләр, шагыйрьләр. Скульптуралар шәхеснең тарихтагы роле турында уйланырга мәҗбүр итә.
Рәссам, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы Николай Марочкин экспозициягә урамда, чараларда очраклы гына фотога төшергән кешеләрнең портретларын җыйган. Шәһәр һәм авыл халкы, балалар һәм өлкәннәр, кыю яшьләр һәм чәчләренә чал төшкән өлкәннәр. Биредә Совет демонстрацияләре дә, халык бәйрәмнәре дә, туйлар да, дискотекалар да, гади кешеләрнең гадәти көннәре дә бар. "Сюжетлар мине үзләре эзләп таба", - ди фоторәссам.
«Ике автор бер-берсен гармонияле тапкан, фотография һәм скульптура биредә диалог алып бара, тарих күпере барысын да берләштерә. Гомер шундый кыска, ә рәссам белән фотографтан башка боларның барысын да кем гәүдәләндерер, мәңгелек белән сөйләшү мөмкин булырмы? Гомумдөнья гуманистик башлангычы ике авторны берләштерә", — дип билгеләп үтте Башкортстан Рәссамнар берлегенең рәсем сәнгате секциясе җитәкчесе, Башкортстанның атказанган рәссамы Әмир Мәҗитов.
Ике автор да Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәдәният, фән, мәгариф, милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Раил Әсәдуллин кунакларны күргәзмә ачылуы белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, күргәзмәдә күп кенә танылган кешеләр, мәдәният, фән, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелган.

«Башта образ бик авыр туа — ул танылырга тиеш, беркемне дә кабатларга тиеш түгел, барысы да йөрәктән чыккан булса яхшы. Бер образны булдыруга берничә көннән алып бер ай ярымга кадәр вакыт китә. Кайчагында бер сызык, бер җыерчыкны табу өчен атналар буе эшлим. Кешенең холкын җиткерү өчен чорны белергә кирәк. 50-70 ел узачак, без барыбыз да китәчәкбез, безне бик азлар гына онытмаячак. Бу кешеләр үз халыклары өчен һәлак булдылар, аларның язмышлары батырларча булды, тик аларны бик азлар гына хәтерли. Барысы да онытыла, кеше шулай корылган», — дип саный Рафаил Зинуров.
"Портрет - кеше белән сөйләшү нәтиҗәсе, син аңардан кеше сыйфатларын чыгарасың. Мин бик күп төшердем, әмма күргәзмә өчен кешеләрнең күзләре балкыган эшләрне генә сайлап алдым. Бу - эчке оптимизм, - дип аңлатты Николай Марочкин. - Күп кенә каһарманнар үз вакыйгалары, гамәлләре белән бүген дә батырлар барлыкка килсен өчен нигез салды. Минем фикеремчә, рәсемнәрдә безнең заман геройлары төрле өлкәләрдә, төрле мәгънәләрдә тәкъдим ителгән".

Фото: Валерий Шахов

 

Автор:Ләйсән Якупова