Башкорт дәүләт академия драма театры коллективының гына түгел, республикабыз сәнгате горурлыгына әверелгән бу шәхеснең гомерлек шөгыле итеп нәкъ менә сәхнәне сайлавына гаҗәпләнәсе дә түгел. Әтисе — СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәков, әнисе — РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты Рәгыйдә Янбулатова. “Алма агачыннан ерак төшми”, “Гаилә традицияләренә тугрылык” дигәннәре шулдыр.
“Без балаларны сәнгать юлын сайларга үгетләмәдек тә, тыймадык та, алар үзләре сайлады, чөнки кечкенәдән театрда, артистлар арасында, сәхнә исе иснәп үстеләр, — дип сөйләгән иде Рәгыйдә апа. — Яшь чакта, торыр урыныбыз булмау сәбәпле, театрның грим бүлмәсендә озак кына яшәргә туры килгән иде. Шунда Гөллиебез тәпи китте. Үсә төшкәч, безгә сиздерми генә үзалдына әзерләнеп, Мәскәүгә ГИТИСка укырга китте”.
Күз алдына китерик: артист ата-ана кечкенә балалары Гөлли белән Салаватны мамык шәлгә төреп эскәмиягә утырталар да алар алдында спектакльләрдән өзекләр кабатлыйлар. Балаларның хәтерендә шул да сакланып калган: рольләр язылган дәфтәрләр төрле билгеләр белән чуарланып беткән була. Ул билгеләр кайда пауза, басым ясарга, сүзләрне ничегрәк әйтергә, ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлата. Гомумән, театрның алар буынында һөнәр өчен җаваплылык иң югары ноктада була.
“Минем буын Вәли Галимов, Әмин Зөбәеров, Рим Сыртланов, Газим Тукаев, Зәйтүнә Бикбулатова кебек зур шәхесләр белән аралашып йөрү генә түгел, алар белән бер сәхнәдә уйнады, — дип горурланып искә төшерә торган булды Гөлли ханым. — Аларның һәрберсе безнең өчен олы мәктәп иде. Сугыштан соңгы елларда әтием театрның актеры да, режиссеры да, директоры да иде. Ленин урамындагы 2нче йортта безнең фатирда кичләрен әтиемнең Рәшит Нигъмәти, Баязит Бикбай кебек танылган язучылар белән ихлас сөйләшеп утыруы истә. Өйдәге түгәрәк өстәл артында соңрак Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим күренә башлады. Әтиемнең, пьеса языгыз, егетләр, шигырьгә караганда пьеса төшемлерәк бит ул, дип үгетләве хәтердә. Милли сәнгатебезне үстерүгә аның киң, нигезле караш ташлавына бүген булса сокланам. Чыннан да, театрның киләчәге булсын өчен яшьләргә игътибар кирәк. Театр актерларны, режиссерларны гына түгел, драматургларны да үстерергә тиеш.
Әти-әнием өйдә гел башкортча сөйләшәләр иде, мин дә башкортча гына сөйләшеп үстем. Урыс мәктәбенә укырга төшкән идем... урысча белмим, иптәшләрем үчеклиләр, кыерсыталар. Мин болай да йомык, оялчан бала идем. Укытучым ихлас өйрәтә, тырыша торгач, туган телемне оныттым. ГИТИСка укучылар кабул ителү белдерүе булгач, башкортча текстлар ятларга тотындым, ярый әле хәтерем әйбәт, барысын да шунда ук “эләктереп алам”. Мәскәүдә ныклап башкортча сөйләшергә өйрәндем. Абдулла абый Баязитов башкорт теленең бөтен нечкәлекләрен җентекләп төшендерде. Матур, ягымлы итеп сөйләшү күнекмәләрен гомер буе онытылмаслык итеп сеңдерде безгә. Без сәхнә аша халкыбызга туган тел хәзинәләрен түкми-чәчми җиткерергә, яшьләрдә шуңа мәхәббәт тәрбияләргә бурычлыбыз. Аннары туган телгә мөнәсәбәт минем каннан да килгән булуы гаҗәп түгел. Тел — безнең төп эш коралыбыз. Хәзер мин шуңа аптырыйм: институттан киләләр, тел белмиләр. Хәтта авылларда да телне дөрес укытмыйлар. Театрда элек тел культы хакимлек итә иде”.
(Гөлли Арслан кызы бу сүзләрне үзенә 60 яшь тулып килгәндә — 1996 елның август ахырында сөйләде).
ГИТИСны тәмамлаган 20 яшь артист (12 егет һәм 8 кыз) 1959 елда Уфага эшкә кайта. Аларның Гөлли Мөбәрәкова, Зинира Атнабаева, Шамил Рәхмәтуллин, Хәмит Яруллин, Әмир Әбдразаков, Муллаян Сөяргулов, Роза Кәримова кебек унлабы сәнгатьтә шактый зур уңышларга ирешә, кемнәрдер уртачараклар рәтендә йөри, кайберләре хәзер бөтенләй билгесез.
Әти-әнисе йолдыз сыман балкыган Башкорт академия театрында Гөлли Арслан кызын колач җәеп каршыладылар дип әйтеп булмый. Озак кына роль бирми интектерәләр. Чиктән тыш гадел һәм тыйнак Арслан Мөбәрәков балаларын укырга һәм эшкә урнаштыру артыннан йөрми, барысына да үз көчләре белән ирешсеннәр, дигән карашта тора. Рәгыйдә апаның моңа җаны әрни, әлбәттә. Яшь артист хәтта, театрны ташларга микән әллә, дип өметсезлеккә дә бирелә. Бәхетенә, юлында менә дигән изгелекле кешеләр дә очрый. Шуларның берсе, еш кына хөкүмәт концертларын оештыруда җаваплы итеп билгеләнгән талантлы композитор Нариман Сабитов яшь артистны концертларда шигырь сөйләүгә җәлеп итә. Киләчәк өчен бу тәҗрибә дә бик файдалы булып чыга. Тагын бер изге җанлы шәхес — режиссер һәм актер Рифкать Фәйзи аны ул вакытта яңа яралып килүче телевидениегә пьесалардан, хикәяләрдән өзекләр, новеллалар, шигырьләр укырга чакыра. Туры эфирда чыгыш ясау кызыклы да, җаваплы да була. Зәңгәр экран аша шактый популярлашкан Мөбәрәковка хәтта шунда бөтенләйгә калырга да уйлап куя. Театр сәхнәсеннән башка үзен күз алдына да китермәгән әнисе андый адым ясаудан тыеп кала. Бер үк вакытта шәп педагог та булган Рифкать Фәйзи соңрак, театрда Гөллинең рольләре пәйда булгач та, аның спектакльләрен даими карап, һәрчак файдалы киңәшләрен бирә.
Ул заманда олы таланты һәм иҗат кыюлыгы белән дан тоткан режиссер Шәүрә Мортазина спектакльләренә эләгү артистлар өчен бәхет санала. Шул мәлдә Вольтерның “Мөхәммәт” трагедиясен сәхнәләштерергә карар ителә. Төп рольгә Гөлли тәгаенләнә. Һәм ул Альмира исемле яшь кенә кызның азатлыкка омтылышын, фикер һәм хис тирәнлеген искиткеч оста итеп күрсәтә. Совет чорында безнең илдә бу әсәр тәүге тапкыр куела һәм аңа каршы көчләр дә байтак була. Дини темага мөрәҗәгать иткән өчен атеистлар тавыш куптарганлыктан, аны туктатып та торалар. Әмма бу үзебездә генә түгел, 1966 елда Мәскәүнең Кремль театрында Башкортстан сәнгате көннәре үткәрелгәндә дә зур уңышка ирешә. Гомумән, Гөлли Арслан кызының язмышында “Мөхәммәт” кискен борылыш ясый, шунда ул беренче тапкыр үзен чын артист итеп тоя.
Бу уңыш белән канатланган театр коллективы Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясен сәхнәләштерә. Ул чакта театр директоры булган драматург Нәҗип Асанбаев истәлекләреннән:
“Спектальдә Гөлли Шәфәкъ ролен башкаруы белән аеруча көчле тәэсир калдырды. Хәтта бу роль аны сәхнә образы итеп күтәрде. Шәфәкъ — яшь кыз, ул чакта Гөлли үзе дә яшь иде, яшьлеккә генә хас булган гүзәллекне, кайнар хисне, сөю ялкынын искиткеч гайрәтле итеп, таң калдырырлык дәрәҗәдә чагылдырды. Тагын ике дистә елдан артыграк вакыт үткәч, әсәр яңадан куелганда, Гөлли, олы яшьтәге Тәңкәбикә образын гәүдәләндереп, безне тагын таң калдырды...”
Альмира, Шәфәкъ, Тәңкәбикәдән соң инде театр белгечләре классик һәм хәзерге заман трагедиясе Гөлли Мөбәрәкованың сәхнә эшчәнлеген билгеләүче төп жанр булуын дәлилли. Мостай Кәримнең дүрт трагедиясендә уйный ул: “Ай тотылган төндә”, “Салават”, “Ташлама утны, Прометей!”, “Ярлыкау”.
Мостай Кәримнең башка жанрдагы әсәрләрендә сәхнәгә чыгуы шулай ук аның хәтерендә якты сәхифәләр булып сакланды. Мәсәлән, “Җәяүле Мәхмүт”тә — Мәдинә, “Озын-озак балачак”та — Олы инәй.
Сәхнә алиһәсе ничә образ иҗат иткәнен санап чыгу үтә авыр эштер. Төрле буын тамашачылар аның Максим Горькийның “Соңгылар”ыннан — Любовь Коломийцева, Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры”ннан — Алиман, Илшат Йомагуловның “Нәркәс”еннән — Нәркәс һәм Зөмрәд, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ыннан — Галиябану, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ыннан — Галия, Әнгам Атнабаевның өч әсәре: “Ул кайтты”дан — Шәмсинур, “Юллар өзелгән вакыт”тан — Сара Исаковна, “Балакайларым”нан Хәзинә әби һәм башка бихисап рольләрен дулкынланып, сагынып искә алалар.
Әсгать Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын” драмасы репертуарга алынгач, үзенә алтмыш биш яшьтән узган карт ана ролен биргәнгә режиссерга бераз үпкәләп тә йөри. Әмма репетицияләр барышында, үзенең табигатенә хас булганча, бөтен булмышы белән иҗат дөньясына чума. Хафаса — михнәтле гомер юлы үткән, күп тетрәнүләр кичергән авыл карчыгы. Аның эчке дөньясын шәһәрдә туып-үскән артист ничек аңлар һәм тамашачыга күрсәтер? Ул шундыйрак карчыкларны очратырга теләп, әтисенең туган ягы Белорет районына юл тота.
Гөлли Арслан кызының бу эше дә аны яңа баскычка күтәрә. Бөек Җиңүнең 30 еллыгы билгеләнгәндә тамашачы хөкеменә чыгарылган бу драма өчен 1976 елда автор Әсгать Мирзаһитовка, режиссер Рифкать Исрафиловка, Бибисара һәм Хафаса рольләрен башкарган Зәйтүнә Бикбулатова белән Гөлли Мөбәрәковага Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Әйткәндәй, Гөлли Арслан кызы 1969 елда — “БАССРның атказанган артисты”, 1975 елда “РСФСРның атказанган артисты” исемнәренә лаек булган иде. Арытабангы чор да аңа рәсми югары танылу китерде: 1981 елдан — “РСФСРның халык артисты”, 1990 елдан “СССРның халык артисты” исемнәрен йөртте. 1994 елда аңа “Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” исеме бирелде.
Гөлли Мөбәрәкова бер үк вакытта байтак еллар Уфа сәнгать институтында да укытты. Күренекле шагыйрь һәм драматург Рафаэль Сафин белән аларның бердәнбер мәхәббәт җимеше булган Аяз да шушындагы театр бүлеген тәмамлаган иде, сәнгатьтән башка һөнәр сайлады.
Данлыклы сәхнә йолдызы һәм педагог 2019 елның 20 февралендә 82нче яшендә вафат булды.
Фәрит Фаткуллин.