+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 сентябрь 2021, 10:10

Әдибәнең мавыктыргыч дөньясы

“Илһамлы язмышлар” дип атала күренекле замандашыбыз Гөлфия Юнысованың публицистик әсәрләреннән торган яңа китабы. Исеменнән үк мавыктыргыч дөнья вәгъдә итә бу китап. Кемнең генә илһамлы тормыш белән яшәгән кешеләр хакында беләсе килмәсен дә кем генә аларның нурында коенырга теләмәсен?! Ә инде кулыңа алар хакында бәян итүче тоташ бер китап килеп эләгә икән, зур байлык бу. Рәхәтләнеп укыйсың, моңача белеп йөргән шәхесләрнең билгесез якларын ачасың, сокланасың, куанасың. Үзеңне алар урынына куеп карыйсың, чагыштырасың, көнләшәсең. Менә шундый төрле-төрле хис-тойгылар сине үз кочагына алып өертә, озак кына ычкындырмый. Бер мәл китап геройлары тормышы белән яшәп аласың.

Әдибәнең мавыктыргыч дөньясы
Әдибәнең мавыктыргыч дөньясы

Геройлары дигәнем — республикада билгеле шәхесләр, күренекле әдәбият, сәнгать әһелләре. Алар турында без нәрсә беләбез? Әйе, нинди өлкәдә хезмәт иткәнен, нинди дан-дәрәҗәләр барлыгын беләбез, гаиләсе хакында азмы-күпме хәбәрдарбыз. Ә менә шул дан-дәрәҗәләргә нинди юллар белән килгәнлеге, нинди җиңелүләр, югалтулар кичергәне мәгълүм түгел. Әйтерсең, аларның тормышы бер туры гына сызык буйлап һаман өскә үрләгән. Тормышта алай гына булмый шул. Һәр биеклек, һәр бөеклек алдында әллә никадәр чиге­нүләр, җиңелүләр тора.
Гөлфия Юнысованың публицист осталыгы да шунда: ул геройларының тормышын матурламый, үзләрен акыллырак итеп күрсәтергә тырышмый, ничек бар — шулай тасвирлый. Хәтта кайбер детальләр герой файдасына булмаса да. Мәсәлән, Мостай Кәримгә Ачык хатында ул болай дип яза: “Яшермим, Сезнең хакта төрле хәбәрләр ишетелеп торды. Гел әйбәт кенә дә түгел, әйбәт булмаганнарына ышанмадым. Әсәр­ләре­гезнең ихласлыгына, матурлыгына, яктылыгына сугарылган күңелем аларын кабул итә алмады. Яман сүзлеләр алдында җиңүче буласы килде.
Бу минем үземә дә бик кирәк иде. Әдәбият дигән изге югарылыкка гомер буе инанып, омтылып яшәр өчен...
Рәхмәт, абый, минем күңелемне һәрвакыт җиңүче иттегез”.
Менә шундый юллардагы ихласлык, эчкерсезлек мәка­ләнең героена да, авторга да табыныр чиккә җитәрлек соклану уята, күңел югарылыгына әйди.
Менә шулай геройларын күккә күтәрми генә, шаштырып бизәми генә яраттыра Гөлфия апа. Моның өчен ул кешенең күңел төпкелендә, бик тирәндә яше­релгән, хәтта искә төшерүе дә уңайсыз булган серләрне дә килешле генә итеп ача белә. Героен кимсетми, рәнҗетми генә укучыга уйланырга азык бирә, гамь һәм чәм уята.
Менә Азат Аеткулов хакындагы мәкаләдән геройның бер хатирәсе. “Бер кышкы көндә әниемнең бертуган абыйсы белән утынга китеп барабыз. Трактор чанасында аның малае да утыра. Син дә мин сөйләшеп барганда бабакай, улының аркасыннан кагып: “Минем улым инженер булачак. Ә син йөрерсең әле авыл көтүен көтеп”, — димәсенме! Хәтерем калды шулчак дип әйтү генә бик йомшак булыр иде, тамагыма ачы төер тыгылып, тын ала алмый тордым бераз. Ә инде күзләремнән атылып аккан күз яшьләрен алар күрмәде, мин чанадан төшеп, артларыннан йөгерә идем.
Укыячакмын, кеше булачакмын, дип ярсып типте йөрәгем. Азактан рәхмәт әйттем әле бу сабагы өчен бабакама”.
Мондый мисалларны әллә никадәр китерергә булыр иде. Гомумән, Гөлфия Юнысова­ның бу китабын методик әсбап итеп кулланырга була портрет очерклары язган яшь журналистларга. Югыйсә, безнең матбугатта тасвирланган геройларыбыз бөтенесе дә бер иш булып китте, бертөрле уйлыйлар, бертөрле эшли­ләр, бертөрле яшиләр. Бер мәкаләне ал да геройның исем-фамилияләрен генә үзгәртеп чык, аерма юк. Сүз кем турында баруына карамас­тан. Тормышта бөтен кеше дә максатлы булып бетми, уңган кеше һәрвакыт эшсөяр булмаска да мөмкин. Әмма аны ачыклап-тикшереп тору кая инде, әйдә, иң яхшы кеше­ләргә хас сыйфатларны тезә бирәбез. Әмма аларны никадәр күбрәк тезгән саен героебыз төссезләнә, үз йөзен югалта баруын уйлап та бирмибез, сүзнең бәсен төшерәбез.
“Әдәбият белән журналистика — иҗади мохиткә аяк басканнан алып, һәрчак ике канатым”, — дип язган автор китапка кереш сүзендә. Әйе, шагыйрәнең журналистикада колач ташлап иҗат иткән, журналистның рәхәтләнеп шигърияттә йөзгәне барыбызга да мәгълүм. Ә менә шуның язганнарында да чагылыш табуы, аны бизәп, баетып торуы — Гөлфия Юнысова калә­менең кабатланмас үзен­чәлеге. Тапкыр гына әйтелгән сүзләр, олы мәгънә сыйдырган сүзбәйләнешләр, җырлап кына торган җөм­ләләр... Заманында сәясмән Гөлфия Иделбаева­ның кирәк сүзне тәгаен урынында әйтә бел­гәнен дә яхшы хәтерлибез әле. Болар барысы да эчтәлек белән форма берлеген тәшкил итеп, очеркларны, әңгәмә­ләрне ал-ял белмичә укырлык итә, укып чыккач та әсәр йогынтысыннан арынасы кил­мичә, татлы рәхәтлек кичереп утырырга мәҗбүр итә.
...Язмамны китапның аталышыннан башлаган идем. “Илһамлы язмышлар”. Үзе дә шундый язмышлы булмаган кеше шулай дип әйтә алырмы? Юк, әлбәттә. Автор үзе дә — илһам белән яшәгән бәхетле җаннарның берсе. Ул гына да түгел, шул илһамы белән бүлешеп, башкаларга җылылык һәм яктылык өләшә.
Гөлфия Юнысованың әлеге китапка кергән байтак язмалары тәү башлап безнең “Ватандаш” журналында дөнья күргән иде. Без инде 30 елдан артык хатын-кызлар журналын җитәкләгән элекке баш мөхәррирнең даими язышуына, Матбугат йортына эзне суытмавына өйрәнеп тә беткәнбез. Әмма ел ярым буена журналның һәр санында күләмле мәкалә бастыру һәркемнең кулыннан килми. Чын публицист булу үрнәге ул!
“Илһамлы язмышлар” Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителде. Бу китап, чыннан да, журналист­ика өлкәсендәге югары бүләккә лаек булырлык дип исәплим һәм авторның шагыйрә буларак яулаган уңышлары гадел дәгъвада комачау булмас дип өмет итәм.

Рәшидә Мәһәдиева,
“Ватандаш” журналының баш мөхәррире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: